Раил Садриев: «Бәкедә коена башлагач, икенче елны балабыз туды» | intertat.tatar

Раил Садриев: «Бәкедә коена башлагач, икенче елны балабыз туды»

Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның халык артисты Раил Садриев - үзенчәлекле иҗат кешесе. Авылда яши, бәкедә коена, шәхси китапханәсендә өч меңнән артык китабы бар аның. Артист гаиләсе тормышында нинди генә хәлләр булмаган… «Интертат» Раил Садриевның өендә кунакта булып кайтты.

«Мин 4-5 китапны ачып куеп, бөтенесен берьюлы укыйм»

— Раил абый, бөтен кеше шәһәргә омтыла. Сез авылда яшәп ятасыз. Хыялыгыз авылда калу идемени?

— Авылдан килгән кеше шәһәрдә йөрсә дә, аннан авылны чыгарып булмый. Сиземләү белән яшим мин. Заманалар үзгәрә, дөньяда без белмәгән әйберләр күп. Авылда рәхәт, монда гармония бар.

Үзем үскән йортта яшим. Аны үземчә үзгәрттем. Аерым бүлмә, күп итеп китап киштәләре ясадым, 3,5 мең китабым бар. Өй эчендә мунча, бакчада кедр мунчасы бар, менә хәзер бассейн ясыйм. АНың диварында китаплар тезелеп торачак. Йортта детальләр күп, һәрберсе энергия бирә. Һәр әйбер кайдан да булса алып кайтылган. Монысы Хакасия, монысы Алтай, ә монысы Ташкенттан… Таулардагы, су төбендәге ташларга, мүкләргә кадәр җыеп алып кайтам.

Гомер тиз үтә. Тәүлегенә 24 сәгать юк ул хәзер. Биологик 15-16 сәгать калгандыр. Шуңа күрә тиз эшлибез, тиз чабабыз, картаеп өлгермибез. Миңа быел 55 яшь тула.

Бер акыл иясеннән: «Сез Ходайга ышанасызмы?» — дип сораганнар. Ул «юк», — дигән. «Ничек инде, сез бит һаман Ходай турында сөйлисез», — дигәннәр. «Мин Ходайны беләм», — дип әйткән. Мин Ходайга ышанам дип әйтү дөрес түгел, минемчә. Мин аны көн саен үземдә ачам, миңа рәхәт, яшәешнең мәгънәсе тулылана бара. Без Ходайның кечкенә генә чагылышы.

— Ә шәхсән үзегез Аллаһы Тәгаләгә ышанасызмы?

— Әлбәттә, ләкин мин бернинди диндә дә түгел. Мин ислам дине традицияләрендә үскән кеше, аның күпчелек кануннарын кабул итәм. Бер пәйгамбәр дә динне уйлап чыгармаган. Алар кешеләргә аңлату эшен алып барган. Үзләренчә аңлаган кешеләр динне барлыкка китергән, чөнки бу адәм баласын бер калыпка кертү.

Аллаһы Тәгалә минем өчен океан кебек. Ә җаннар — тамчылар. Кешеләр барысы да Аллаһның бер кисәкчәләре, бер күзәнәкләре. Баймы ул, хәерчеме — барысы да Ходай алдында бертигез.

— Шулкадәр китап нәрсәгә сезгә? Өч меңнән артык дидегезме әле…

— Күптән түгел Питердан бик зур суммага китаплар алып кайттым. Бәясен әйтсәм, котың китеп егыласың. Күбесенчә Питер һәм Мәскәүдән китаплар алып кайтам. Кайберләрен юлда, кайберләрен монда кайткач, берьюлы 4-5 китапны ачып куям да, бөтенесен бергә — параллель укыйм. Бәдрәфкә кергәндә дә китаплар тотам. Менә шундый кеше инде мин.

Бөтенесен укып чыга алмыйм, әлбәттә. Сатып алганда китапның өч җиреннән ачып карыйм: башын, уртасын һәм ахырын. Кайберләренең берничә битен генә укып өлгерәм, икенчесенә, өченчесенә күчәм.

— Шулкадәр зур өйне ничекләр төзеп бетерә алдыгыз?

— Әкренләп төзедем. Бер елда төзелгән әйбер түгел ул. Алтынчы ел китте, һаман төзим. Бакчачылык — катастрофа. Мин Хакасиягә гастрольләргә, хатын ял итәргә китте. Кайттык — бакча беткән… Бакчада хатын белән икәү эшлибез. Бакча кызык миңа, хобби кебек ул. Мин дөньяда иң бәхетле кешеләрнең берсе.

Миңа туган ягым да ямьле. Аның тарихын, киләчәген кайгыртам. Авыл минем өчен көч, яктылык урыны.

Әле менә хәзер театрга ремонт ясыйбыз, бер тик тормыйча эшлим. 2007 елда тиз-тиз төзелгән бина ишелә башлады. Ә яңасын кайчан төзерләр — белмибез, өметләнәбез генә. Ә бит бүген яшәргә кирәк. Барысын да үз көчебез белән ясыйбыз.

Минем өчен тәүлектә 25 сәгать. Бу дөньяда диван хуҗалары, дөньяны сүгүчеләр күп. Аның һәрберсе үзенчә рәхәт таба. Хатынны сүгеп тә рәхәт табып була…

— Раил абый, сез таләпчән әтиме?

— Әйе, мин таләпчән кеше. Консерватор. Мин тәртипне яратам…

Бу урында Раил абый безне табынга чәй эчәргә чакырды. Аш бүлмәсендә Раил абыйның хәләл җефете Эльмира апа коймаклар пешереп көтеп тора иде. Чәй эчкән арада Эльмира апа белән аерым сөйләшеп алдык.

«Икебездә дә аерылышу турында уйлар булды»

— Раил абыйны сездән дә яхшырак белүче юктыр, Эльмира апа…

— Раил эмоциональ, кабынып китүчән. Мин аңа караганда тынычрак, — дип Раил абый турында сөйли башлады Эльмира апа. — Сәхнә кешесе түгел мин. Раил белән холыкларыбыз аерыла, төрле кешеләр без. Төрле булганга бергә яшибез дә. Икебез дә бер елгы. Раил миннән өч айга яшьрәк.

Раил дулый, мин су сибәм. Ул бик тә талантлы, миндә идеяләр ташып тора. Ә яшьлектә инде давылы да купты. Олыгайган саен бер-береңне күбрәк аңлыйсың, бер дулкында яшисең. Театрга мөнәсәбәтем бер яклы гына түгел, чөнки Раил гел өйдә юк иде. Ул йә эштә, йә гастрольләрдә… Мин күбрәк өй кешесе, ныклы терәк, таянырдай кешең булса икән, дип ялгыз калып уйланып утырган вакытлар булды.

Мәрхүм каенанам: «Син кайгырма, ул олыгайгач гаиләгә кайта», — дигән иде. «Кайта» дигәндә, вакытын күбрәк гаилә белән уздырачак, дигән мәгънәдә. Ахыр чиктә гастрольләрдән арасың-таласың, яшең дә бара…

Дөрес, безнең гаиләдә дә төрле хәлләр булды. Раилнең бизнесы да бар иде, аны ташлап, берүзен калдыручылар да булды.

— Бу сынауларны ничек үтә алдыгыз?

— Мин сабыр кеше. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмим, ул, мөгаен, химиядер. Ә хәзер безнең гаиләдә күбрәк гармония, хөрмәт бар. Сер түгел, икебездә дә аерылышу турында уйлар булды. Тик мин киләчәк турында уйладым: картайган көндә берүзем утырып калыйммы, бердәнбер улыбыз тулы булмаган гаиләдә үссенме инде, дим. Ә Раил урынына башка ир-атны күз алдына да китерә алмадым. Андый вакытта акыл белән уйлап эш иттем. Һәм, нәрсә генә булмасын, гаиләне саклап калып бик дөрес эшләгәнмен.

Артист кеше гаиләдә түгел ул. Раил дә интервьюларында «икенче гаиләм» дип әйтә. Ул «гаиләсе» белән гастрольләргә чыгып китә. Мин көнләшәм. Анда бит олылар да, зифалар да, матурлар да бар. Раилнең дә миңа карата көнләшү хисе бар.

«Кияүгә чыгасың киләме-юкмы дип, миннән сораучы да булмады»

— Сез Раил абый белән шундый тормыш көтәчәген белә торып кияүгә чыктыгызмы?

— Белмәдем. Күп аралашырга өлгермәдек. Ул бизнесмен, укытучы иде. Фәлсәфә фәнен укытты. Раил табигатьтән артисттыр. Әмма өйдә утыра торган кеше түгел ул. Хәзер генә ул өйдә торып, китаплар укып алырга мөмкин. Бу мизгел 33 ел вакыт үткәннән соң килеп җитте, ниһаять. Быел бергә торганыбызга 33 ел!

Йокысыз төннәр, күз яшьләре, ызгыш-талаш вакыт узгач онытыла, гафу ителә икән. Инде үткәнгә кире кайтасы килми. Бу тормыш тәҗрибәсе.

Раил белән комсомолның район комитетында таныштык. Ул комсомол оешмасы сәркатибе иде. Мин Әлмәттә укыта башлап, әни авыргач, Буага кайттым. Укытырга урын булмагач, комсомолга инструктор булып урнаштым.

Бизәнеп йөрергә ярата идем. Раил миңа: «Девушка, как же много на вас штукатурки!» — дип әйтеп салды. Кызарындым, оятка калдым. Ниндидер авыл малае колакка ятышлы булмаган тавышы белән шулай әйтеп ята, дип уйлап куйдым. «Хам!» — дидем дә борылып киттем. Алай да, Раилнең авыл егете икәнен соңрак кына белдем. Ул үз-үзен карап йөрде, гел пөхтә киенде.

Аннан соң ул мине үзенең спектакленә чакырды (үзешчәннәр белән Туфан Миңнуллинның пьесасын куйдылар). «Әйдә, Яңа елны бергә каршы алыйк», — дип, өенә алып кайтты. 1987 елның ахырында йөрешә башладык, 1988 елның маенда өйләнештек. Кияүгә чыгасың киләме-юкмы дип, миннән сораучы да булмады. Күкләрдә язылган булгандыр инде ул. Өйләнешкәндә икебезгә дә 21 яшь иде. «Авыр булыр», — диделәр, яшь вакытта беркемне дә тыңламадым.

Авылда торырмын дип беркайчан да күз алдыма китермәдем. Башта без Буада яшәдек, анда өч бүлмәле фатирыбыз бар.

«Мин хәзер генә яши башлыйм кебек…»

…Улыбызны сигез ел көттек, — дип дәвам итте Эльмира апа. — Аңа быел 25 яшь тула, Алла бирса. Улыбыз безнең өчен һаман да кечкенә бала кебек. «Сез бит минем яшьтә инде өйләнешкәнсез», — дип тә куя ул. 21 яшьтә без үзебезне олы кешеләр дип санаганбыз инде.

Улыбыз Казанга укырга киткәч, мин дә Казандагы бер лицейда укытучы булып урнаштым. Казан минем өчен чит шәһәр. Анда беркем беркемгә кирәк түгел, барысы да иртән эшкә чыгып китә, кичен генә кайтып керәләр. Кунакка йөреш юк. Һәм мин кире монда кайттым. Миңа авылда яшәве рәхәт, шушы тормыштан ләззәт алам. Шартлар шәһәрдәгедән ким түгел, барысы да өй эчендә, урамга чыгып йөрисе дә юк. Бакча эшләре дә бар бит, анысы да вакытлыча гына.

— Бу кадәр зур өйне ничекләр җыештырып бетерәсез, ничекләр ашарга пешерергә өлгерәсез? Сез бит берүзегез…

— Графигым буш минем, көненә өч сәгать кенә эшлим. 32 ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куйдым, хәзерге вакытта белем бирү өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнәм. Мәктәпне куркыныч төш кебек искә алам. Атнага бер җыештырсам, шул җитә. Теплица да бар, кышкы бакча да… Раил язын илһамлана да, тегесен, монысын утырта. Көзен берүземә барысын да җыештырырга туры килә. Ә мин җир кешесе түгел. Мин күбрәк су сибәм, чүп утыйм.

Әтием Буа районы Янтуган авылыннан, әнием Чувашиянең Батыр районы Кыр Бикшиге авылыннан. Шәһәр кызы мин, Буага миңа биш яшь булганда күчендек.

Минем тагын Эльвира исемле игезәгем дә бар. Ярты сәгать аерма белән җиде айлык булып туганбыз. Беребез — 1200 грамм, икенчебез 1500 грамм авырлыкта, сукыр песи балалары кебек булганбыз. 1966 ел, анда бернәрсә булмаган. Әни үзенең сөтен пипетка белән борыныбызга салып, безне үстергән. Бөтенесе дә безне үләрләр дип уйлаган. Тизрәк исемнәр бирергә ашыкканнар, Фәридә белән Фәүзия дип кушканнар.

Капка янында әби урам себерә икән, күршеләр: «Миңкамал апа, нихәлләр, кечкенәләр үсәме?» — дип сорыйлар икән. «Әй, үсәләр, көлә дә башладылар», — дип әйтә икән әби. Үзе бармагы белән зират ягына күрсәтә икән, имеш, бер-ике көннән озаталар… Әби янына авылга кайтканда безгә: «Ул теге үлә торган кызлармы?» — дип әйтәләр иде. Без исән калгач, әти яңадан Эльвира һәм Эльмира дип исем куштырган.

Әти — 45, әни 54 яшендә вафат булды. Әни безне берүзе үстерде, аякка бастырды. Икесе дә каты авырудан киттеләр. 50 яшьтән өлкән әниләрне без инде олы дип уйлый идек. Тиздән үземә 55 яшь тула. Артка борылып карыйм да, яшәмәгән дә төсле булып китә. Мин хәзер генә яши башлыйм кебек…

«Өченче Бөтендөнья сугышы бара, аның исеме - Ковид»

— Авылда яшәсәм дә, тормышым бөтенләй башка ритмда бара, — дип сүзгә кушылды Раил Садриев. — Мин чын татар мохитендә яшим, татарча уйлыйм, татарча сөйләшәм. Аллаһ боерса, килен төшәргә тора. Улым Фәрит «Сәләт”тә Бөгелмәдәге бер сменаның директоры булды, спортчы. Татар кызына өйләнә.

Гаиләнең өметен, киләчәген өзәсе килми. Оныклар да татарча сөйләшеп йөрсен иде. Дөнья тиз үзгәрүчән, анда татар телен саклавы авыр. Әмма кискен үзгәрешләр булып, татар теленең күтәрелеше, ренессансы булыр дип өметләнәм.

— Тарих кабатлана, шулай бит?

— Әйе, тик алдан фараз ясап булмый. Минем сиземләвем бар. Бер-ике елдан соң авылда яшәве кулай булачак, дим. Үзеңнең бакчаң белән, үзең үстергән уңышыңны ашап.

Дөньяда финанс кризисы бара. Ковид — сугышның бер төре. Болайрак әйтим әле: «Өченче Бөтендөнья сугышы» бара, аның исеме «Ковид» дип атала. Ул атом коралсыз бара, чөнки аны куллансалар, сугышны башлаучыларга файда калмый. Корбаннар күп, алар арта бара. Сугышның сәбәбе бар. Теләсә нинди сугыш цивилизациянең 50-60 елга алга китешенә этәргеч бирә.

Без азаеп, чистарып чыгачакбыз. «Раил финанс интернационалларның сүзләрен хуплый», — дип әйтәчәкләр. Юк, мин аларга каршы. Аларның акчалары күп, ә галәмнең үзенең законнары бар һәм алар өстен калачак.

«Адәм баласының төп авыруы наданлыктан килә»

— Алга таба дөньяда ниләр булып бетәр дип уйлыйсыз, Раил абый?

— Биш-алты ел эчендә дөнья шулкадәр үзгәрәчәк. Күтәрелеш чоры булып алачак. Бөтен тормыш авылга күчә дип әйтмим. Мисал өчен, шәһәр халкы кибеттән әйбер алып ашый. Килер бер көн, бөтен базар фонды өсте-аска әйләнер. Кирәкмәгән банклар, структуралар юкка чыгачак. Хаос барлыкка киләчәк, ләкин аның белән идарә итеп булачак. «Магнит» белән «Пятерочка»лар юкка чыкса, миллионлаган мегаполис нишли?

1990 елда без нигә исән калдык? Халыкның дүрттән бер өлешенең дачасы бар иде. Авыл белән бәйләнеш көчле иде, ә хәзер авылда халык калмый. Миңгерәгән халыкның күбесендә депрессия.

Нигә кешене ковид җиңә? Кешенең иммунитеты булмаганга. Иммунитет кешенең мие эшчәнлегеннән тора. Сез аңлагыз, хәзер мәгълүмати сугыш бара: «Ковид дигән вирус бар, ул сезне үтерә ала», — дип башка тукыйлар. Шушы юк-барга алданып, кеше бүген үз-үзен үтерә. Кеше үз-үзенә ышанса, өметләнсә, ул яшәячәк. Мин башка кешеләргә дә бу хакта сөйләргә тырышам.

Кешенең эчке дөньясы белән тышкы дөньясы тәңгәл килмәгәндә авырулары килеп чыга. Адәм баласының төп авыруы — надан, белемсез булуында. 98 процент халык шундый. Русчасы «невежество» була аның. Аның мие юк, диләр. Адәм баласының тәне — бу дөнья тудырган материядән торган катлаулы әйбер. Организм искитмәле зур заводка тиң. Кешенең мие уйны кабул итә генә, телевизор яки ретранслятор кебек. Уй адәм баласының миендә түгел, ә читтә — аның җанында туа.

Уй матди, диләр. Бу фикер белән килешәм дә, килешмим дә. Уй матди була алмыйдыр. Секунд саен туган уй материаль булса, хаос булыр иде. Ният — материаль. Син ният белән яши башлыйсың, шуңа ышанасың. Уй зур көчкә ия.

«Помидорга ун көнгә бер генә су сибәм»

Раил абый безгә зур өе буйлап экскурсия уздырды. Бүлмәләре якты, җыйнак, пөхтә. Бар нәрсә үз урынында, бер артык әйбер юк, ә кышкы бакча теплицасында аска төшеп китә торган баз ишеге бар икән: «Салаватныкы минекеннән зуррак», — дип ачып, андагы байлыкларын күрсәтте безгә Раил абый.

«Минем өчен иң зур фән — метафизика, квант физикасы. Мин үткән тормышта чүлмәк ясаучы булганмындыр… Төрле илләрдән чүлмәкләр җыям, бераз булса да рәсем ясый беләм, пластилиннан сыннар ясыйм.

Рәсемнәр ясарга яратмыйм! Әмма бер ясасам, тиз ясыйм, Гайсә пәйгамбәрне бер сәгать эчендә ясадым», — дип үзенең һөнәрләре белән таныштырды Раил абый.

Раил абый белән Эльмира апа утызлап тавык асрый, бакчаларында бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, помидор, кыяр үсә.

«Помидорга ун көнгә бер су сибәм. 17 майда помидор ашый башладык. Кыярны 24 мартта театрның туган көнендә кышкы бакча теплицасыннан өзеп алып ашадык. Помидорларга өстәмә биологик ашлама сибәм. Мин химиягә каршы. Мәктәптә дә химияне яратмадым. Мин — гуманитарий. Метафизика һәм квант физикасын да күптән түгел ярата башладым», — дип теплицасын күрсәтте Раил абый.

Бакча почмагында кедр мунчасы тора иде. Хуҗа кешенең рәхәтләнеп эссе мунча керергә яратуы күренеп тора. «Бер кулга имән, бер кулга каен себеркесен алып, уртасына әрем өстәп чабынам. Бәкедә 1995 елдан бирле коенам. Бала булмый диделәр дә, бәкедә коенгач, икенче елны улым туды. Файдасын күрдем. Мунча керәм дә, салкын суга яки карга чумам», — диде контраст яратучы Раил абый.