Шушма нигә кайный: сөт комбинаты Балтачны пычратудан кайчан туктар? | intertat.tatar

Шушма нигә кайный: сөт комбинаты Балтачны пычратудан кайчан туктар?

Балтач балыкчылары бөтен ишекләргә шакып, ярдәм сорый — Шушма елгасы «кайнап» утыра. Сәбәп — Балтачтагы «Арча» сөт-май комбинатыннан агып чыккан пычрак сулар. Балтачта булган хәлләр белән «Интертат» хәбәрчесе танышып кайтты.

Балтачка керү белән беренче светофорга кадәр туп-туры барасы, аннан сулга борылып керәсе, урам тәмамлангач бераз чирәм юл белән барасы да, фантастик фильм төшереп булырлык җиргә килеп чыгасыз. Балыкчы Илдус абый Галеев «ул кайнап утыра» дигәнгә ышанмаган идем. Яр читенә якын ук килгәч тә, урта бер җирдә кап-кара булып торган урыннан күбекләр чыгып тора. Шул кайнап утырган нәрсә уртасыннан әкияттәге кебек мөгезле вә койрыклы берәр җен-фәлән килеп чыккан кебек фильм төшерергә теләүчеләр юкмы? Анда әзер «спецэффектлар» бар.

«Балыклар инде мутантка әйләнеп беткәндер»

Күргәне бер хәл, Шушма буенда сулап булмау — икенче. Балыкчылар монда көн саен диярлек килеп йөри, шуңа алар ияләнгән. Миңа башта бик читен булды, ис тамакка утыра, буа, күңелне болгата. Ничек аңлатырга белмим дә, канализация, сасыган йомырка исләре килә.

Каршы ярдан агып төшкән елганың суы ак булып күренә. Аргы якта тау башындарак шул комбинат урнашкан. Су буена тагын ике балыкчы абый килгән иде.

«Без бу елгада су коенып, балык тотып үстек инде. Кайтып керми идек Шушмадан, „сәпит“ белән көненә бишәр тапкыр төшә идек. Безне эзләп килерләр иде», — дип искә алды балыкчы Рамил абый Галимҗанов. Аның сүзләренә дусты Радик абый Хәбибуллин да кушылды: «Көненә унышар тапкыр да төшкән булды инде. Яшьлек шушында үтте», — ди ул.

Алар әйтүенчә, элек бу урынга халык күп йөри торган булган. Хәзер ул шундый кызганыч хәлдә. «Ул туктап-туктап тора иде, хәзер инде бертуктаусыз шулай кайнап утыра. Төрле җиреннән бәреп чыга, бер урында гына түгел. Каршы яктан пычрак агып төшә. Төпкә калын катлам булып шул шакшы утырган инде. Монда әле коммуналь хуҗалыкларның сулары да кушыла», — ди Илдус абый.

Суда көтү-көтү маймычлар йөзеп йөри. Шул пычрак суга да түзәме икә ул җан ияләре? «Болар инде мутантка әйләнеп беткәндер, ашарлык түгел аларны. Хәзер бу як мәхәлләдә балык тоту, су коену дигән нәрсә бетте», — балыкчылар.

Илдус абый ул балыкларга нигә шушы пычрак урынга җыелуын да аңлатты. Кайнап утырган су болганчыклана, ә балык — кызыксынучан җан иясе, шул кызыксынуы белән йөри икән. Быел моннан 10-15 км ераклыкта үлгән балыклар аккан. Элек чуртан, бәртәс, алабуга, ташбаш, кызылкүз балыклары булган. Хәзер балыкны кулга тотып та булмый, диләр. Исе сабын белән дә бетми икән.

«Штраф белән Шушмага ничек ярдәм итеп була?!»

Без сөйләшеп торган арада теге кайнап торган нәрсә тагын да җәелеп китте, зәһәр ис тагын да көчәйде. Сорау биргән саен йөткерә башладым.

Илдус Галиев сүзләренчә, бу хәл инде 2007 елда ук башланган. Ул вакытта комбинатны яңартканнар һәм ул тагын да күбрәк җитештерә башлаган. «Комбинатның егәрлеге хәзерге кебек көчле булмаганда елга үзе тырыша иде, чөнки табигатьнең үз-үзен чистарту көче бар. Хәзер инде ул көчем бетте, дип әйтә. Ул чыдый алмый. Без аны ишетмибез генә. Монда инде нинди генә реакцияләр бармый!» — дип сөйләде ул.

Балыкчылар инде бик күп инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән. Илдус абый үзе белән зәңгәр папка тотып килгән иде. Анда язган хатлары, килгән җаваплар, төзелгән актлар… Илдус әфәнде бөтен документларны машина капотына чыгарып салып күрсәтте. Аларга барысы 18 җавап килгән. Республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты комбинатка 300 мең, ә экология министрлыгы 80 мең сум штраф салган. Шуны да онытмаска кирәк, Шушма елгасының табигать һәйкәле дигән статусы да бар. Балыкчылар бу ике инстанциягә җибәрелгән соңгы хатта өч төп сорауга җавап бирүне сорый.

«Безгә „штраф түләттек“ дигән җавап килә. Безгә аларның штраф түләве кирәкми дә. Ул штраф белән Шушмага ничек ярдәм итеп була?! Нәрсә инде ул 80 мең, алар көненә бензинны күбрәк суммага яга. 10 миллион булса, бәлки, уйларлар иде. Район башлыгы яки башкарма комитеттан „бар да тәртиптә“ дигән җавап килә», — ди балыкчы.

Хәзер инде балыкчылар прокуратурага мөрәҗәгать итәргә уйлый. «Тикшергәннән соң, бу хәлне туктату буенча срок куелырга тиеш. Әгәр дә шул вакытка кадәр бу хәлне туктатырга дип язылмаган икән, комбинатка быел тагын штраф та салып булмый. Безнең көчебез шул кадәр генә. Шуңа күрә прокуратурага мөрәҗәгать итәргә телибез. Бу оешманы 90 көнгә ябарга кирәк, шундый закон бар. Шул вакыт эчендә чистарту эшен оештыра алмый икән, срогын тагын да озайтып була», — дип сөйләде Илдус абый.

Алар әйтүенчә, 2019 елда суны бәйсез эколог тикшергән, фосфатлар нормадан 146 тапкыр артык булган. «Уйлап карасаң, монда тереклек булырга тиеш түгел, бу балыклар ничек яшидер. Элек монда кысла да бар иде, ә ул чиста җирдә генә яши. Шушма Нократка кушыла, бу зур проблемага әйләнергә мөмкин», — ди Илдус әфәнде.

«Шушма хисабына баерга кирәк түгел»

Балыкчылар, әлбәттә, комбинат җитәкчелеге белән дә сөйләшкән. Алар чистарту корылмаларын ясап бетерү өчен акча юк дип аңлаткан. 100 млн сум акча туздырган да, тагын 119 млн кирәк, дигәннәр. Май-сөт комбинатының чистарту корылмаларын куеп, барысын да тәртипкә китерү өчен өч ел кирәк, ди икән. Район башлыгы ул эшләр бер ел эчендә эшләнер, дип вәгъдә итә икән.

«Миллиардлаган акча эшләгәч, чистарту корылмасын өч айда эшләп куеп була. Бездән, балыкчылардан, ярдәм кирәк була икән, без әзер дидек. Юк, алар эндәшми, алар — агызуда. Алар үзгәртеп кордылар, афәрин инде, анысына сүзем дә юк, кешеләргә эш бирәләр, киңәяләр. Әмма Шушма хисабына баерга кирәк түгел.

«Ак чәчәкләр» әкияте

«Комбинатның баш инженеры безгә „ак чәчәкләр“ турында әкият сөйли. Яңгырлар яумагач, кислород җитмәгәнлектән, кайбер үсемлекләргә әйбәт шартлар туа һәм ак чәчәкле суүсемнәр чәчәк ата, имеш. Шул чәчәкләр суга ак төс бирә. Шулай булгач, бар да тәртип димәкче булалар. Без бу әкияткә ышаныйкмы, әллә үзебезнең күзгәме? Нигә биш йөз метр гына өстәрәк ул ак чәчәкләр юк?! Анда балыклар да үлми. Гомумән, бу чәчәк ата торган елга түгел, монда агым бар. су бер җирдә дә мондый төс белән чәчәк атмый. Су яшел төстә „чәчәк“ ата, аның исе дә мондый булмый», — ди Илдус Галиев.

Балыкчылар әйтүенчә, комбинатны бүген шалт итеп туктатып куйсаң да, елга тулысы белән чистарып бетсен өчен ким дигәндә ике ташу булырга тиеш. Дәлилләп тә күрсәттеләр. Без текә ярдан кире машиналар янына күтәрелдек тә, икенче җирдән тагын су янына төштек. Анда инде агач тамырларны тотына-тотына шуышып төшәргә туры килде. Яр буенда шул «шакшыдан» җыелган лайла катламы күренеп тора. Суга нефть аккан кебек. Ул кара әйбергә таякны батырып алгач, «кара көчләр» кузгалды, тагын теге зәһәр ис бәреп чыкты. Бу әйбер әллә ничә еллар дәвамында җыелмаган бит, бу сезонда гына шундый катлам булган. Ерактарак ауган агачлар күренә, элек монда кондызлар да булган, алар да качкан. Без кире өскә үрмәләдек.

«Иң кызыгы шул: бу май заводының хуҗалары — шушы елгада су коенып, балык тотып үскән егетләр. Шунысы шаккатыра, читтән килгән кеше түгел бит. Акча нишләтә кешене. Баш инженерлары да балыкчы, ә безгә „ак чәчәкләр“ турында әкият сөйли. Аның исе бөтен Балтачка тарала, ничек түзәләрдер, бездә кеше юаш бит. Балтач халкы эндәшми. Мин авыл малае, шуңа күрә эндәшәм. Без барыбыз да авылдан. „Егетләр, бездә гаеп, әз генә түзик“, — дисәләр, без дә аңлар идек. „Егетләр, көтәбез!“ — дияр идек. Алар бит алдауга китте: без гаепле түгел», — ди Илдус абый.

«Оныкларны Шушмага төшермибез инде»

Чыннан да ул ис тараладыр бит. Бу сасы җиргә терәлеп торган урамда яшәүчеләр тоймыймы икән ул исне? Урамда кеше булмагач, бер йортның капкасын ачып кереп, кыңгырауга бастым, тагын бастым. Бер ханым килеп чыкты, итәге артында гына кечкенә малай да качып тора.

«Ий, белсәгез иде, бер дә төшеп караганым юк, безгә исе килми, җаным. Мин бит балалар белән өйдә генә торам. Биш онык бар, Фәридә апаеңның капка төбенә дә чыкканы юк. Мин үзем Салавыч авылыннан, без Шушмадан чыкмадык, кыш көне Шушма суын эчә идек. Ул вакытта авылда ике генә кое-иде, бөтен кеше су ала торгач, суы бетә иде. Без Шушма суын эчеп үстек. Безнең балалар монда үсте инде, судан чыкмадылар.

Без монда өй салырга җыенганда иремә: «Һай, монда салмыйк, Шушма якын бит», — дигән идем. «Син дә алачыктан гына Шушмага сикерерсең», — диде. Үзем дә су коенырга төшкән булды. Оныкларны Шушмага төшермибез инде. Элек йорт каршыннан малайлар балык тотарга төшеп китә иде, хәзер алай йөрүчеләр дә юк», — дип сөйләде Фәридә ханым, аның тирәсендә бәләкәй оныгы бөтерелде.

«Туйдырды инде ул завод»

Икенче йортка киттем. Бу урамга асфальт та кермәгән, вак таш кына җәелгән. Елгага да, юлына да игътибар итүче юк бугай. Икенче капкадан керүгә ишегалдында ир-ат күренде. Наил абый үзе дә балыкчы икән.

«Туйдырды инде ул завод. Су астында торбалар бар, кыш көне балык тотканда аннан су чыкканы күренеп тора. Аннан соң ул торба тыгылдымы, ул бер җирдән бәреп чыккандыр. Җил безнең якка булганда ис килә. Балыгын тотсаң, кул пычрана.

Заводны да аңлап була, ул да юган суны каядыр куярга тиеш инде, сөт тә чиста булырга тиеш бит. Алар белән дә сөйләшеп карадык», — ди ул.

Наил абый да Шушмада су коенып үскән. Хәзер анда керә торган түгел. «Керсәң, астан кап-кара ләм куба. Ул су әллә кайларга китә бит. Бер елны кыш көне шул тирәдә балык тоттык, аны чистарта торган түгел иде, исе… Белмим, ничек чистартып була аны, тик чистартасы иде…» — ди ул.

Күрше йорт гаражыннан йөк машинасы чыкты. Машина хуҗасы гараж капкаларын ябып куйды да, китәргә җыенды. Наил абый белән саубуллашып, тиз генә аның янына йөгердем.

«Кайвакыт безгә дә исе килә, кичләрен бигрәктә тә сизелә. Бик эссе көнне ныграк сизелә әле. Соңгы арада анда төшкән дә юк иде әле, вакыт юк бит. Кечкенә вакытта елгадан кайтмадык инде, балыкка да йөри идек. Әле сөйләгәннәр иде, шуннан тоткан балыкны кыздырганнар да, өйдә чыдый алмаслык ис булган, табасы белән чыгарып атканнар», — дип сөйләде Марат әфәнде.

«Журналистлар белән сөйләшмим, булды, туйдым!»

Аннан соң без Илдус абый белән елганың икенче бер җиренә бардык, ул өстәрәк урнашкан. Анда су чыннан да чип-чиста, төбе күренеп тора, кулны суга тыгып алгач та, бернинди ис килми. Балыклар да күренеп тора. Рәхәтләнеп булап була. Теге зәхмәтле урын да шундый булган инде ун ел элек. Бу ике урынны бер елга дип уйламассың да.

Көннең кыл уртасы иде, комбинатка барырга уйладык, әмма төш вакыты булгач, Илдус абый өенә чәй эчәргә алып керде. Кояш астында да озак йөрелде, таш, салкын йортка керү бик урынлы булды. Чәй артында Илдус абыйның хатыны Нурия апа белән рәхәтләнеп сөйләшеп киттек, ул да ире белән бергә балыкка йөри икән.

Аннан соң Илдус абый безне комбинат ишек төбенә кадәр озатып куйды. «Үзем кермим инде, мин аларның әкиятен ишеткән», — диде ул.

Башта завод территориясенә уза торган турникет янына бардым, сакчы абый чыкты. Беренчедән, әле төшке аш вакыты, икенчедән, җитәкчелек бинасының уң яктарак урнашуын әйтте. Сәгать 12:57, төшке аш вакыты өч минуттан тәмамлана. Ишектән чыгып уң якка, икенче бинага киттем. Минем алдан бер апа кереп бара иде, аның белән мин дә кереп киттем. Сакчы да, беркем юк, ул ападан:

Гафу итегез, җитәкчелекле ничек табып була икән? — дип сорадым.

Әйтә алмыйм шул, бу вакытта ук килмиләр әле, алар бит монда гына утырмый, җитештерүдә булырга мөмкин, — дигән җавап кайтты.

Аңлашылды — чыктым. Шул бина төбендә басып торган килеш, баш инженерга телефоннан шалтыраттым. Кем булуымны әйткәч тә, тагын бер тапкыр кабатлап сорады да: «Журналистлар белән сөйләшмим, булды, туйдым!», — дип өзеп тә куйды Руслан Гатауллин.

Бигрәк кунакчыл икәнсез. Кемне завод туйдырган, кемне журналистлар…

«Ул диңгез суы кебек чиста булмый инде»

Алар сөйләшмәсә, бәлки, администрация берәр җавап бирер… Администрация янында урамда дин әһеле булган бер олы яшьтәге абый белән бер егет сөйләшеп тора иде. Ул абыйның фикерен сорарга теләгән идем «Мин моннан түгел», — дип тизрәк китү ягын карады. Дөрестән дә бик өреккән халык яши икән. «Бу администрация бинасымы соң, шуны гына әйтегезче», — дим. «Әйе, әйе», — ди.

Кабул итүче апа мине кем янына җибәреп була икән дип, берничә тапкыр шалтыратты, район башлыгы хуҗалыкларга чыгып киткән иде. Башкарма комитет җитәкчесе янына кертергә диделәр. Көтәсе була икән, кешеләре бар. Аста утыручы апа менеп тә төште, шалтыратып та карады, бер сәгать дигәндә, миңа да икенче катка күтәрелергә рөхсәт бирделәр.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоатович янына кердем.

Исәнмесез! Шушма елгасы буенча килгән идек…

Шушма елгасы буенча тынды бит инде сораулар, нигә аны куертып йөрергә инде? Эш бара.

Димәк, эшнең баруын белмиләр.

Безгә бик күп мөрәҗәгатьләр килде, һәрберсенә язмача җавап бирдек. Бүгенге көндә Шушма елгасында элеккеге кебек пычрак акмый. Үзегез дә карап килгәнсездер.

Пычрак. Кайнап утыра ич ул.

Ул диңгез суы кебек чиста булмый инде. Сез анализлар алдыгызмы? Пычрак дип әйтергә нинди хакыгыз бар?

Күреп тә була, өске якта чип-чиста су да, без булган җирдәге каралып утырган пычрак су.

Бәлки шулайдыр, кем ничек күрә бит.

Сез мөрәҗәгатьләргә нинди җавап яздыгыз?

Район башлыгы исеменнән язмача җаваплар бирдек. Чыннан да, май заводы да, коммуналь чистарту корылмалары да Шушма елгасына су агыза, әмма «согласованно» эшлиләр. Нормативларга туры килгән «выброслар» дәүләт тарафыннан каралган.

Монда нормага туры киләме соң?

Туры килмәү ачыкланды… су пычранганнан соң. Елгага тиешле булмаган микъдарда сыйфатсыз су ташлаганнары өчен «Арча» сөт-май комбинаты җаваплылыкка тартылды, аларга ике маддә нигезендә штраф салынды.

Әле генә ни хакыгыз бар дигән иде, үзе үк пычранган булуын әйтә. Күзгә карап алдалый торган абый икән бу!

Алар штрафны түләгән дә, эшен дә дәвам итә.

Элек су ап-ак, сөт кебек булган иде.

Хәзер ул кара…

Хәзер карадыр инде. Без көн саен Шушма суын тикшермибез. Аның өчен тиешле инстанцияләр бар. Алар тикшерү белән шөгыльләнә. Безнең тарафтан хатлар язылды, тиешле нормативларга туры китерергә дигән таләп куелды.

Күпме вакыт эчендә эшләнергә тиеш ул?

«Арча» сөт-май комбинаты бүгенге көндә үзендә 220 миллионлык чистарту корылмасын эшли. Ул эш алты этаптан тора, иң кыйммәтле булган өч этабы инде эшләнде, 2022 елда ул эш тәмамланырга тиеш.

Җәйгә, кышка, кайчанрак?

Ел ахырына кадәр. Ул бик кыйммәтле эш. Узган ел башладылар. Бу бит инде беренче ел гына туган сорау түгел. Экологиягә караш үзгәрә бара бит инде, киләчәк буынга сыйфатлы табигать ресурсларын калдырырга дип сөйләшәбез. Шәхси заводка безнең тарафтан мөрәҗәгать булды, эшләр эшләнә. Халык тарафыннан да тиешле контроль булды дип саныйбыз. Алар бит үзләре бу җирлектә яши торган кешеләр. Безнең Шушма елгасын чистарту буенча үзебезнең планнар бар. Яр буен, төбен чистартырга, балыклар җибәрергә, Алла теләсә. Бүгенге көндә 260 кешегә эш урыны булдырган заводны тиз генә ябып куеп булмый. Ул элек-электән шул тәртиптә эшләгән завод бит инде, бары тик билгеле бер вакытта куелган эшендә «сбой» килеп чыккан.

Сез үзегез дә Балтачтанмы?

Әйе, Балтачтан.

Үзегез дә Шушма буенда үскәнсездер?

Юк, мин икенче елга буенда үстем. Шушмада су коенганым бар Ничек кенә булса да, мин җитәкче булып эшлим икән, миңа һәр елга кадерле, якын булырга тиеш. Яр буйларын ныгыттык, парк эшлибез. Бөтен яр буена да парк ясап бетереп булмый. Үземнең дә. Тиешле чаралар күрелә, барысы да әйбәт булыр, Алла теләсә, — дип ышандырды җитәкче.

Ул бер ел дигәнне елга ничек түзәр. Шушма өчен җан атып, борчылып йөргән балыкчылар әле дә бирешми. Табигать һәйкәленең шундый кызганыч хәлдә калуы бик кызганыч. Җырларга салынгын Шушма бит…

Шушма буе әрәмәлек,

Анда сайрый сандугач.

Әйләнәм дә шунда кайтам,

Өзелеп-өзелеп сагынгач.