Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәлил Шәйхетдинов Муса Галләмовны орыша: «Без көрәшкәндә баш та, к.т тә авыртмады!»

«Манзара» бәйгесендә Хәлил Шәйхетдинов аягы авыртуны сәбәп итеп, абсолют батырга көрәшүдән баш тарткан Муса Галләмовның халык алдында тетмәсен тетте. «Соңгы арада көрәшчеләр түгел, аферистлар барлыкка килде», — ди ул. «Интертат» Муса Галләмовның да фикерен белеште.

news_top_970_100
Хәлил Шәйхетдинов Муса Галләмовны орыша: «Без көрәшкәндә баш та, к.т тә авыртмады!»
https://www.instagram.com/halil_shayhutdinov/

Хәлил Шәйхетдинов: «Без көрәшкәндә бот та авыртмады, баш та, к... тә!»

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш һәм җыр бәйрәменә әйләнгән «Манзара» премиясе узды. Гадәттә, ел башында цирк бинасында уза торган «Манзара»ны быел җәй уздырырга уйлаганнар.

Көрәш ярышларында, әлбәттә, нинди дә булса «мөгез» чыкмый калмый. «Манзара» тәмамлана дигәндә генә Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, үзе дә көрәшче һәм көрәш җанатары булган Хәлил Шәйхетдинов сәхнәгә менеп, микрофонны кулына алып, көрәшчеләргә ачулы тонда мөрәҗәгать итте.

Хәлил Хәмитовичны сәхнәгә менгезгән сәбәп — Муса Галләмовның, аяк авыртуы сәбәпле, абсолют батырга көрәшүдән баш тартуы. Нәтиҗәдә, 100 мең күләмендә акча өчен 85 кг үлчәү авырлыгында җиңгән Ринас Садаров һәм 110 кг үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Булат Мусин көрәште. Халык көткән көрәш - Муса Галләмовның Булат Мусин белән көрәше булмый калды. Нәтиҗәдә, җәйге «Манзара» ның абсолют батыры булып, Булат Мусин танылды.

Халыкны гаҗәпкә калдырды бу хәл. Дөрестән дә, әгәр аягы авырта икән, нигә ул җирәбәгә кадәр ул хакта әйтмәгән? Җирәбәгә чыккач кына аягы авырта икәнен белгәнме?

Хәлил Хәмитович, җитәкче һәм көрәшче буларак, бу вакыйганы уздырып җибәрә алмагандыр. Кулына микрофон алу белән: «Мине төшермәвегезне сорыйм», — диде. Шулай да «Манзара» да булган халык Хәлил Хәмитовичның әйткән сүзләрен яттан хәтерли торгандыр.

— Без аяк авырта, бот авырта, бу төш, теге төш авырта дип көрәшмәдек. Аяк та катмады, мускул да катмады — соңгы сулышыбызга кадәр келәмдә көрәштек. Моннан соң сүз шул, Муса сиңа да кагыла, башкаларга да кагыла, чыгасыз икән, димәк, көрәшәсез. Яки кереп тә тормагыз. Мускулларыгыз, башка җирләрегез катса, башка кермәскә кирәк. Миңа килеп: «Менә Хәлил абый, Раил (Раил Нургалиев — 2018 елда „Манзара“ премиясе абсолют батыры — ТИ) кермәде бит», — диләр. Раил миңа: «Хәлил абый, мин бер ай буе шөгыльләнәмәдем, футбол тибеп йөрдем, шуңа кермәдем», — диде. Әзер түгел икәнсез, кермәгез. Кергәнсез икән, көрәшегез. Табиб беркемне дә көрәштән чыгармады.

Моны күргән тамашачы бүтән килми монда, кул селтәп кайтып китә. Мин дә шулай ук. Монда менә аксакаллар утыра. Без көрәшкән вакытта аяк та авыртмады, бот та авыртмады, баш та авыртмады, к... тә. Спектакль ясап монда… — диде ул.

Менә шушы урында халык дәррәү килеп кул чапты. Күптән ишетәсе килгән сүзләре булган, күрәсең. Муса исә ике кулын да биленә куеп, йөреп торды, берара күтәрелеп, Хәлил Хәмитовичка да карап алды.

Хәлил Шәйхетдинов: «Сезнең өчен оят миңа»

Хәлил Шәйхетдинов шушы ук сүзләрне язып, үзенең инстаграм битендә пост та урнаштырган. Көрәшчеләрнең тетмәсен тетте дип атала торгандыр бу күренеш.

— Әйттең ни, әйтмәдең ни… Файдасыз. Үзара көрәшмәс өчен нәрсә генә уйлап тапмыйлар! Без андый түгел идек! Без азакка кадәр көрәштек! Без келәмдә көндәшләр (хәтта дошманнар!), келәм читендә якын дуслар булдык. Тормыш буйлап чын туганнар кебек бергә бардык һәм барабыз. Без җиңелергә курыкмадык! Без келәм читендә бүләкләрне, акчаларны бүлмәдек. Без чын егетләр, чын ир-атлар булдык… Безне хөрмәт итәләр иде. Хәзер дә шуның өчен хөрмәт итәләр. Хәзер ул алышлар каралы-аклы фотолар да гына сакланган инде.

Тамашачылар алдында оят миңа. Оештыручылар да, без дә сез көрәшчеләрне ничек тә әйбәтрәк итеп бүләкләү юлларын эзлибез. Дөресен әйтәм, сезгә тәкә бирергә дә кызганычч. Нинди машиналар, фатирлар һәм зур акчалата призлар турында сүз була ала? Әгәр дә без шулай эшләсәк, сез бары тик онлайн көрәшә башлаячаксыз.

Гафу итегез, бу пост бөтен көрәшчеләргә дә кагылмый. Сезнең арада тәртипле, җиңү, намусларын сатмый торганнары да бик күп.

Тик соңгы арада көрәшчеләр түгел, ә сөйләшүчеләр, аферистлар барлыкка килде. Моны бетерергә кирәк! Теләгән кеше аңлар. Сезнең өчен оят миңа… — дип борчулы да, ачулы да тонда пост урнаштырган ул. 

Фотода да Хәлил Хәмитович белән Муса арасында барган сөйләшүнең кискенлеге күренә.

Комментарийларда Хәлил Хәмитовичның фикерләрен күтәреп алганнар. Анда кереп, бераз укып карасаң, татарның бөтен көрәшчесе дә сатылган икән дигән фикер туарга мөмкин. Дөреслекнең күзенә туры карыйк — юк та түгел бит.

Җырчы, җәйге «Манзара» ны алып баручы Зөлфәт Зиннуров та пост астында үзенең фикерен белдергән. «Минем бер хыял бар. Сәеррәктер дә бәлки, ләкин шулай да… Үз авырлыкларында булган көрәшчеләр үзләре җыелышып һәрберсе 10 мең сум атып (сумма шартлы рәвештә) уртак казна булдырырга. Кем җиңә — барлык сумма аныкы. Вәт көрәш булыр иде!» — дигән ул. Хәлил Шәйхетдинов аны да җавапсыз калдырмаган: «Килешәм. Старт взносы ясап, шушындый турнирларга түләп кертергә. Тик бу егетләр анда да җаен табачаклар», — дигән.

«Хәзер көрәшчеләр кызлар кебек»

Пост астында көрәшчеләр үзләре дә теләктәшлек сүзләре язып куйганнар. «Дөрес сүзләр, Хәлил Хәмитович!» — дигән Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, Әлмәт көрәшчесе Искәндәр Мортазин.

«Менә бу пост ичмасам, менә бу җитәкче! Чын көрәш алышларын күптән күргән юк. Капчык кебек чыгып очалар кайберәүләр финалда. Җан атып утырган буласың бит әле, ә ул сөйләшкән дә, җанатарын да, тренерын да һәм беренче итеп үзен дә саткан!», «Молодец, Хәлил Хәмитович! Бу мәсьәләне сезнең дәрәҗәдәге кеше күптән күтәрергә тиеш иде. Алайса көрәштән адәм хурлыгы ясап, клоунада оештырып бетерделәр. Әле көрәшчеләргә акча тиешенчә бирелми, игътибар җитми, диләр. Бәлки аларга игътибар артыгы белән күптер», — дип үз фикерләрен белдерүчеләр дә байтак булып чыкты.

«Хәзер көрәшчеләр кызлар кебек, бер-берсеннән куркалар», — ише сүзләр дә күрергә була.

Khemze777 исеме астында теркәлгән бер инстадашы исә болай ди:

— Мин бу сүзне биш, алты ел элек әйткән идем, ә хәзер калган кешеләр инанды! Миңа көрәш карарга килгән кешеләр өчен авыр иде. Алар көрәшне яратып, кул чаптылар, җан аттылар. Көрәштә сөлге һәм тәкә булырга тиеш бүләккә! Син миңа, мин сиңа дип, машина өлеше барыбер тамачак дип көтеп утыручылар 80%. Акчаны эшләп алганда гына аның тәме була.

Һәр көрәшченең үз вакыты бар. Беркем белән дә сөйләшү булырга тиеш түгел. Кемнең кайсы район өчен көрәшкәнен паспорттагы теркәлүгә карау дөрес түгел! «Син кая барасың, мин анда барам», «бүләк нинди? Хи, мин андый бүләккә бармыйм» дип уйлаган көрәшчеләр күп. Сөйләшүне сиздең икән, куарга да чыгарырга! — дигән ул кискен тонда.

Кыскасы, пост астындагы комментарийлардан чыгып, көрәшчеләр спектакль куярга өйрәнеп беткән һәм киләчәктә көрәшчеләргә көрәш сарае урынына драма һәм комедия театры ачылачак икән дигән фикергә килергә була. Тик шулай да тәкә белән сөлге бүләк дигән кешеләргә «Манзара» ның коммерция турниры икәнен исләренә төшерәсе килә. Авыл Сабан туенда рәхим итеп, тәкә белән сөлге төп бүләк, әлбәттә.

Муса Галләмов: «Аларның әйткәненнән генә курыкмыйм»

Бу хәл, әлбәттә, Муса Галләмовның нәкъ үзенә кагылды. Мусаның аяк авырта дигән сүзләрен Хәлил Хәмитович та, халык та чынга алырга теләмәде. Бер авыздан: «Үлгәнче көрәш», — диделәр. Мусаның кәефе кырылган, күңеле төшкән кебек тоелды. Көрәшче дуслары бер-бер артлы килеп, аны җилкәсеннән кагып киттеләр. «Мин бөтен кешегә дә "чулкиларымны", чыккан тамырларымны күрсәтә алмыйм бит инде», — диде ул чалбар балагын күтәреп. 

— Ул миңа гына түгел, бөтен кешегә әйтте аны. Хәлил Хәмитовичның үз фикере, минем үз фикер бар. Минем, мәсәлән, аяклар авырта. Мин бит инде бөтен кешегә шушы "чулкиларны", тамырларны чыгарып күрсәтә алмыйм. Тик мин шул килеш тә килдем. Чөнки 130да көндәшләр әкрен, мин тизрәк. Шуңа күрә дә мин 130да көрәшәм дип килдем, абсолютка көрәшәм дип килмәдем.

Хәлил Хәмитовичлар монда шоу күрергә теләде. Дөрестән дә, тамашачыга матур көрәш кирәк. Мин, мәсәлән, абсолютка көрәштә Булат Мусинга каршы матур көрәш күрсәтә алмаган булыр идем.

Кәеф төшмәде инде. Андый сүзләр күп әйтәләр бит инде. Җитәкче кешеләр бит, әйтә торган, әйтергә тиеш кешеләр. Әйтсеннәр. Телләре бар. Аларның әйткәненнән мин курыкмыйм. Куркам бары Аллаһы Тәгаләдән, — диде Муса, Хәлил Хәмитовичның бу сүзләренә җавап итеп. 

Бу адымны сөйләшү дип әйтеп буламы икән? Муса, көрәшүдән баш тартып, аннары Мусин откан 100 меңне икәүләп бүләләр микән? Әле өченче Ринас Садаров та бар. Ә бәлки ул да абсолют батыр калган Мусинга юри җиңелгәндер? Алайса бер 100 меңне өчкә бүләсе була түгелме? Бик кызыклы арифметика килеп чыга монда.

Коммерция турниры дигәч тә, бөтен дөньяга танылган дәрәҗәле көрәшчеләрнең шундый адымга барасына барыбер дә күңел ышанмый минем. Көрәш дөньясы шундый сазлыкка кереп баткан микәнни соң? Акча дип, еллар буе туплаган дәрәҗәңне пычракка чыгарып ату була түгелме соң бу?..

Ә Сабантуйдагы сөйләшүләрнең барлыгына ышанам. Шуңа күрә, сөйләшүләр булган, бар һәм булачак дигән "якты, матур" хыяллар белән яшисе дә яшиседер инде тамашачы халкына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100