Артур Mauzer хатыны Лия Шәмсина белән Дубайга күченгән
Яшьләр бал аенда ял итә, аннары эшли башларга җыеналар.
Музыкант, саксофонда уйнаучы Артур Mauzer хатыны — җырчы Лия Шәмсина белән бергә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәренә күченгән. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.
Быел җәй Артур җырчы Лия Шәмсинага өйләнде.
«Дубайга кайттык, инде үзем генә түгел, хатыным белән. Билетлар кыйммәт, очканда да нюанслар күп булды, ләкин барысын да җиңдек. Кунакханәдә яшәргә җыенган идек, ләкин ошаганы булмады. Фатир арендаларга булдык. Әлегә вакытлыча тукталдык. Яхшы фатирлар һәм кунакханәләр бәясе йөз мең сумнан башлана.
Дубайда 30 градус эссе, диңгез җылы, бәрхет чоры. Безнең бал ае, шуңа күрә ял итәбез әле. Тиздән эш көннәре башлана», — дип яза ул.
Видеода аларның яши торган фатиры, диңгез буйлары сурәтләнгән.
- Яшь җырчы Лия Шәмсинага сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.
- «Сине уйлап янам мин» — Артур Mauzer белән Лия Шәмсинаның никахы булды.
- Лия Шәмсина+Артур Mauzer: иҗади парның ярәшү мизгелләре видеосы
- Артур Mauzer белән Лия Шәмсинаның туй фотолары чыкты