Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Диана Сәфәрованың улы Сәид: «Ә безнең әниебез күкләрдә…»

news_top_970_100
Блогер Диана Сәфәрованың улы Сәид: «Ә безнең әниебез күкләрдә…»
Социаль челтәрләр

Әнвәр Нургалиев юл фаҗигасендә һәлак булган туганы, блогер Диана Сәфәрованың улы Сәидне күрсәтте.

Әнвәр Нургалиевның хатыны Иринаның машинасында кечкенә Сәид Әнвәр абыйсының да берзаман «үсеп җитеп», картаячагы, ә аннары күкләргә менеп китәчәге турында сөйләнеп бара.

«Әлегә күкләргә теләмибез, Сәид. Иртәрәк. Әнвәр абыең озак итеп яшәсен әле, җырласын», – ди аңа Ирина апасы.

«Әйе. Безгә әле яшәргә дә яшәргә, яшәргә дә яшәргә. Ә безнең әниебез инде күкләрдә», – дип моңсулана Сәид...

«Дусларым, бу видеоны куймыйча булдыра алмадым. Тормыш иптәшем балаларны Эмилиянең туган көненә алып барып кайтты, аларга бик ошаган. Сәиднең тормыш турындагы уйланулары, фикерләү сәләте таң калдыра. 20 тапкыр караганмындыр, йөрәгем әрни. Миңа 50 яшьтә дә әти-әнисез авыр… Ә монда – сабыйлар», – дип яза ул.

32 яшьлек популяр блогер Диана Сәфәрова 9 май төнендә Башкортстанда юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Аның 3 кечкенә баласы ятим калды. Әлеге аварияне китереп чыгаруда шикләнелүче ир-ат моңа кадәр өй арестында булды. Шушы көннәрдә эш судка тапшырылды.

Әнвәр Нургалиев сүзләренчә, Диананың үлемендә гаепләнүче кеше мәрхүмәнең якыннарыннан әлегәчә гафу үтенмәгән.

«23 октябрь көнне суд булачак. Җинаятьче (Вадим) үзенең беренче күрсәтмәләреннән баш тартып, 2 адвокат яллаган. Инде дүртенче ай әнисенең пирожкиларында яши (өй арестында). Үзен бик ярата, алга таба да эчкән килеш урамнар буйлап машинада җилдерәсе киләдер.

Әлеге 4 ай эчендә аның һәм туганнарының бер генә тапкыр да гафу үтенеп, кайгы уртаклашып шалтыратканнары булмады.

Диананың исемен пычратучылар, Аллаһтан куркыгыз, экспертиза аның яклы. Чишмә суды нинди карар чыгарыр, көтәбез (авариядән соң суд гаепле кеше ягына таба борылды, аны төрмәгә япмыйча, өй аресты билгеләделәр). Без максималка булуын теләмәгән идек. Әмма җинаятьче, үз гаебен танымыйча, намуссыз тактикага күчкән икән – без дә ахырга кадәр барачакбыз. Судның гадел карарына өметләнәбез», – дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100