Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова һәлак булган авария эшен судка тапшырдылар

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова һәлак булган авария эшен судка тапшырдылар
Фото: https://www.bashinform.ru, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы, танылган блогер Диана Сәфәрова һәлак булган авария буенча җинаять эшен тикшереп бетереп, судка тапшырганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 9 майда Чишмәдә Революция урамында булды. Мәрхүмә Диананың 3 баласы ятим калды, аларны әбисе һәм бабасы опекага алган.

Прокуратура белешмәсе буенча, тикшерү барышында ачыклаганча, җинаятьтә гаепләнүче исерек килеш рульгә утыра. Ул зур тизлектә хәрәкәт итә, алдагы машинаны узарга чыккач, кырыйдан интервалны сакламый. Шул сәбәпле Диана Сәфәрова идарә итә торган «Хонда Цивик» баганага бәрелә. Диана урында ук үлә. Авария ясаучы качып китә.

  • «Гел янәшәбездә бул» – Диана Сәфәрованың улы, теләкләр теләп, әтисенә чишмә суы эчерә
  • Диана Сәфәрованы гаепләүче блогерларга аның яклаучысы: «Намусыгыз кайчан уяныр икән?»
  • Блогер Диана Сәфәрова үлгән аварияне китереп чыгаруда шикләнелүчегә арест вакыты озайтыла
  • Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың әнисе аңа элегрәк ничек булышканын сөйләде
  • «Яралар яңадан яңарды...» – Бүген фаҗигале һәлак булган Диана Сәфәрованың кырыгы
  • Әнвәр Нургалиев блогер Диана Сәфәрованың әнисе һәм балалары белән авылга кайтып килгән
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100