Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев туганы Диана Сәфәрованың соңгы сторисларын күрсәткән

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев туганы Диана Сәфәрованың соңгы сторисларын күрсәткән
социаль челтәрләр

Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдә һәлак булган туганы Диана Сәфәрованың соңгы сторисларын күрсәтте. Диананың әнисе Рәйсә апа һәм абыйсы Әнвәр Нургалиевның туган авылы Әүрезтамакта туганнары, балалары белән бергә уздырган мизгелләре видеокадрларда сакланып калган. 

«Быел 23 гыйнварда минем балачак дустым Ралиф вафат булды. Без күршеләр булдык, бергә үстек, вакытыбызны гел бергә үткәрдек. Үсеп җиткәч төрле якларга китсәк тә, Ралиф күңелемдә яшәде. Авылга кайта башласам: «Ралиф кайттымы икән?» - дигән сорау беренче була иде. Хәзер аның йорты бушап калды, ул кайтмаячак инде.

Диана белән дә шулай ук. Ул минем тезләремдә үскән бала. Әле дә хәтеремдә, армиягә китәр алдыннан 1992 елда авылга аның белән икәү кайткан идек.

Гаиләбез белән авылга җыенганда мин һәрвакыт хатынымнан: «Диана кайтамы? Ничәдә, кайчан кайта?» - дип сорый идем. Чөнки аның белән очрашулар күңелле, җылы уза иде. Ул безнең нәселнең бизәге булган. Бу юлы да шулай ук бергәләп, вакытыбызны бик матур итеп үткәрдек. Тик арабыздан беребез дә бу Диананың авылга соңгы тапкыр кайтканлыгын белмәде шул…», - дип шәрехләгән ул постын.

Бу темага: 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100