Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җанисәпкә күзәтү: кайсы милләтләр кимегән, кайсылары арткан?

Россиядә нинди милләтләр иң зуры? Кайсы милләтләрнең саны арткан, ә кайсының кимегән? «Интертат» җанисәп нәтиҗәләрен өйрәнә.

news_top_970_100
Җанисәпкә күзәтү: кайсы милләтләр кимегән, кайсылары арткан?
Владимир Васильев

Җанисәп нәтиҗәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Чираттагысы – Россиядә булган милләтләргә күзәтү. Моңарчы без төрле төбәкләрдә татарлар саны 11 ел эчендә ничек үзгәргәнен һәм илдә яшәү уңайлыкларын тикшергән идек.

2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә 200гә якын милләт кергән. Без 10 меңнән күбрәк халкы булган 75 милләтне исәпләп чыгардык һәм шуларны 2010 елгы җанисәп белән чагыштырдык. (Искәрмә рәвешендә татар халкыннан аерылып чыгарга теләгән төркемнәрне дә алдык).

2021 ел җанисәп нәтиҗәләре буенча сан ягыннан иң зур милләтләр

Милләт

2021 елда милләт саны

1

Руслар

105 579 179

2

Татарлар

4 713 669

3

Чеченнар

1 674 854

4

Башкортлар

1 571 879

5

Чувашлар

1 067 139

6

Аварлар

1 012 074

7

Әрмәннәр

946 172

8

Украиннар

884 007

9

Даргиннар

626 601

10

Казахлар

591 970

2010 ел җанисәп нәтиҗәләре буенча сан ягыннан иң зур милләтләр

Милләт

2010 елда милләт саны

1

Руслар

111016896

2

Татарлар

5310649

3

Украиннар

1927988

4

Башкортлар

1584554

5

Чувашлар

1435872

6

Чеченнар

1431360

7

Әрмәннәр

1182388

8

Аварлар

912090

9

Мордвалар

744237

10

Казахлар

647732

Таблицалардан күренгәнчә, Россиянең титуллы милләте – руслар, ике җанисәптә дә, билгеле, абсолют беренчелекне алып тора. Шулай да, аларның саны 11 ел эчендә 5,4 млнга, яки 4,9 процентка кимегән. Татарлар да, 597 меңгә, яки 11 процентка кимеп тә икенче урынны саклап калды.

2010 елда өченче урында булган украиннар 1 млнга, яки 54 процентка кимеп, сигезенче урынга төшкән. Өченче урынга 2010 елдан соң 243 меңгә, яки 17 процентка артып, алтынчы урыннан чеченнар менгән.

Башкортлар дүртенче урынны саклап калган. Алар 11 ел эчендә 12,7 меңгә, яки 0,8 процентка кимегән. Башкортларның саны үзгәрүенә җентекләбрәк күз салу кызык. Алар ике җанисәп арасында Башкортстанда 96,5 меңгә яки 8,2 процентка арткан, ә читтәге төбәкләрдә, киресенчә, 109 меңгә яки 26,5 процентка кимегән. Икенче төрле әйткәндә, башкортлар саны Башкортстанда 96,5 меңгә артуы ил күләмендә исәпләгәндә милләтне арттыра алмаган. Без биредә сәяси факторны исәпкә алмыйча, рәсми саннар белән генә эш итәбез.

Чувашлар бишенче урынны саклап калган, ләкин 369 меңгә якын, яки 26 процентка, кимегән. Вазгыять болай барса, берничә елдан чувашларны аварлар узып китә – сан аермасы 55 мең генә. Аварлар 100 меңгә, яки 11 процентка артып, сигезенче урыннан алтынчы урынга менгән. Аварлар – башлыча ислам динен тотучы, Дагыстанда күпләп яшәүче халык.

Әрмәннәр җиденче урынны саклап калган. Шулай да, алар 236 меңгә, яки 20 процентка кимегән. Өченче урыннан сигезенче урынга төшкән украиннарны телгә алдык.

2021 елда тугызынчы урында – башлыча ислам динен тотучы, Дагыстанда күпләп яшәүче даргиннар. Алар алдагы җанисәптәге мордваларның урынын алган. Даргиннар 37 меңгә, яки 6 процентка артып, уникенче урыннан менеп утырган. Мордвалар, киресенчә, тугызынчы урыннан уналтынчы урынга төшкән. Алар 260 меңгә, яки 35 процентка кимегән.

Милләтнең кимүендә бүлгәләнү дә зур роль уйнаган. Мордваларның мукшы, мордва һәм эрзя төркемнәреннән торганы мәгълүм. Алар барысы да бер милләт булса да, җанисәптә халык үзен аерып күрсәткән, һәм аерым исәпләнгән дә. Мисал өчен, мукшылар саны 4,7 меңнән 11,8 меңгә җиткән. Кыска вакыт эчендә аерым милләт табигый юл белән 2,5 тапкыр арта алмаганы көн кебек ачык. Димәк, мукшылар мордва «одеялының» бер өлешен үзләренә тарткан. Шулай бүлгәләнү нәтиҗәсендә, милләт беренче унлыктан төшеп калган.

Казахлар унынчы урынны саклап калган. Алар 56 меңгә, яки 9 процентка кимегән.

Иң күп кимегән милләтләр (процентларда)

Милләт

2021 ел

2010 ел

Үзгәреш (саннарда)

Үзгәреш (%)

1

Белоруслар

208 046

521443

-313 397

-60,1%

2

Литвалылар

13 230

31377

-18 147

-57,8%

3

Украиннар

884 007

1927988

-1 043 981

-54%

4

Поляклар

22 024

47125

-25 101

-53,3%

5

Болгарлар

11 851

24038

-12 187

-50,7%

6

Алманнар (немецлар)

195 256

394138

-198 882

-50,5%

7

Молдаваннар

77 509

156400

-78 891

-50,4%

8

Яһүдләр

82 644

156801

-74 157

-47,3%

9

Кареллар

32 422

60815

-28 393

-46,7%

10

Кореялылар

87 819

153156

-65 337

-42,7%

Иң күп кимегән милләтләр (абсолют саннарда)

Милләт

2021 ел

2010 ел

Үзгәреш (саннарда)

Үзгәреш (%)

1

Руслар

105 579 179

111 016 896

-5 437 717

-4,9%

2

Украиннар

884 007

1 927 988

-1 043 981

-54%

3

Татарлар

4 713 669

5 310 649

-596 980

-11,2%

4

Чувашлар

1 067 139

1 435 872

-368 733

-25,7%

5

Белоруслар

208 046

521 443

-313 397

-60%

6

Мордвалар

484 450

744 237

-259 787

-35%

7

Әрмәннәр

946 172

1 182 388

-236 216

-19%

8

Алманнар (немецлар)

195 256

394 138

-198 882

-50%

9

Удмуртлар

386 465

552 299

-165 834

-30%

10

Азәрбайҗаннар

474 576

603 070

-128 494

-21,3%

11

Марилар

423 803

547 605

-123 802

-22,6%

Халык саны арткан милләтләр

Милләт

2021 ел

2010 ел

Үзгәреш (саннарда)

Үзгәреш (%)

1

Кырым татарлары

257 592

2449

255 143

10418%

2

Мордва-мукшылар

11 801

4767

7 034

147,6%

3

Таҗиклар

350 236

200303

149 933

74,9%

4

Гарәпләр

16 329

9583

6 746

70,4%

5

Чиркәсләр

114 697

73184

41 513

56,7%

6

Андилар

16 758

11789

4 969

42,1%

7

Кыргызлар

137 780

103422

34 358

33,2%

8

Дидойлар

14 881

11683

3 198

27,4%

9

Чеченнар

1 674 854

1431360

243 494

17%

10

Ингушлар

517 186

444833

72 353

16,3%

11

Комыклар

565 830

503060

62 770

12,5%

12

Төрекмәннәр

41 338

36885

4 453

12%

13

Тувалар

295 384

263934

31 450

11,9%

14

Үзбәкләр

323 278

289862

33 416

11,5%

15

Ненецлар

49 646

44640

5 006

11,2%

16

Төрекләр

116 705

105058

11 647

11%

17

Аварлар

1 012 074

912090

99 984

11%

18

Балкарлар

125 044

112924

12 120

10,7%

19

Даргиннар

626 601

589386

37 215

6,3%

20

Көрдләр

24 657

23232

1 425

6,1%

21

Алтайлар

78 125

74238

3 887

5,2%

22

Нугайлар

109 042

103660

5 382

5,2%

23

Эвенклар

39 226

37843

1 383

3,7%

24

Карачайлар

226 271

218403

7 868

3,6%

25

Табасараннар

151 466

146360

5 106

3,5%

26

Лезгиннар

488 608

473722

14 886

3,1%

27

Чукчалар

16 200

15908

292

1,8%

28

Хантлар

31 467

30943

524

1,7%

29

Кабардалар

523 404

516826

6 578

1,3%

30

Агуллар

34 576

34160

416

1,2%

31

Якутлар (саха)

478 409

478085

324

0,07%

 

Мишәрләр

787

786

1

0,1%

Таблицаларда күренгәнчә, анализга алынган 75 милләтнең 31ендә халык саны арткан. Игътибар итсәк, аларның күбесе – мөселман халыклар. Тагын бер әйбер күзгә ташлана – әлеге таблицага кергән милләтләрнең күбесе үз төбәкләрендә титуллы милләт булып яши, ягъни татарлар кебек, төрле төбәкләргә сибелмәгәннәр. Татарлар саны ил күләмендә сизелерлек кимесә дә, Татарстанда 78,6 меңгә артты. Димәк, үз төбәгендә тупланып яшәүче халыклар ассимиляциягә әллә ни бирешми, җанисәптә милләтен күрсәтүдән читенсенми һәм җанисәп алучылар да алар белән санлаша. Шулай да, бу тенденция ут күршеләребез мариларга (-22,6%), мордваларга (-35%), чувашларга (-26%), удмуртларга (-30%) туры килмәгән. Үз республикаларында марилар 44,3 меңгә (15%), мордвалар 42,3 меңгә (12,7%), чувашлар 130 меңгә (16%), удмуртлар 110,7 меңгә (27%) кимегән, юкса гомуми халык саны Марий Элда 19,4 меңгә, Мордовиядә 51,2 меңгә, Чувашиядә 64,7 меңгә, Удмуртиядә 68,5 меңгә генә кимегән. Бу саннарга карагач, төбәктә халык саны 5 кешегә кимеп, титуллы милләт 10 кешегә кимегән булып чыга, ләкин бу – мантыйкка сыймый. Җанисәпнең объектив узмаганы көн кебек ачык күренә.

Төрле халыкларның җанисәптәге үзгәрешләрен күзәтү уңайлы булсын өчен, инфографика рәвешендә әзерләдек:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100