Җанисәпкә күзәтү: халыкның уннан бере бәдрәфкә урамга йөри, 8 проценты мичкә утын яга
Хәтерләсәгез, җанисәп анкетасында бәдрәф турында да сораулар бар иде. «Интертат» хәбәрчесе торакта яшәү уңайлыклары буенча төбәкләр рейтингы төзеде.
Җанисәп анкеталары тутырганда «Өй ничек җылытыла?», «Су кергәнме?», «Өйдә канализация, бәдрәф, җылы су бармы?», «Чүп кая чыгарыла?» кебек сораулардан мин бераз гаҗәпләнгән идем. XXI гасырда алар урынсыз тоелды. Росстат сайтына куелган җанисәп нәтиҗәләре белән танышып чыккач, мин ныграк гаҗәпләндем. Ил күләмендә карасаң, бу сораулар юкка бирелмәгәне аңлашыла. XXI гасырда бөек державабызда цивилизация уңайлыкларыннан мәхрүм кешеләр күп икән әле. 2010 елда колонкадан су ташучылар, бәдрәфкә урамга йөрүчеләр, мичкә ягып өй җылытучылар, чүпне өй янындагы чокырга, күчкә, ә табак-савыт юган суны «тирескә» түгүчеләр саны берничә мәртәбә күбрәк булган.
Фикерләрне саннар белән дәлиллим. 2010 елда Россиядә 52,8 млн торак исәпләнгән. Моңа шәхси йортлар да, шәһәрдәге фатирлар да, тулай тораклардагы аерым бүлмәләр дә керә. 11 ел элек 52,8 млн торакның 12,3 миллионында яшәгәннәр бәдрәфкә урамга йөргән. Хәзер андый торак саны якынча бермә-бер кимеп, 6,7 миллионга калган. Яңа җанисәптә гомуми торак саны 64 миллионга җиткән. 11 ел элек россиялеләрнең якынча биштән бере урамдагы бәдрәфкә йөргән булса, хәзер – уннан бере. Прогресс күренә. Дистә ел элек чүпне чокырга яки күчкә якынча 10 млн йорттан чыгарган булсалар, хәзер андый йортлар саны 8 тапкырга кимегән – 1,3 млн калган. Димәк, Россиядә чүп түгүне 10 ел эчендә тәртипкә салып бетерә язганнар. Киләсе җанисәптә бу сорау булмас, мөгаен.
Канализациясе булмаган йортлар саны 10 ел эчендә 3 тапкырга кимеп, 2,7 млн калган. 2010 елда суны колонкадан 3,5 млн йортка ташыган булсалар, 2021 елда – 1,4 млн йортка. Сусыз йортлар 2,5 тапкырга кимегән. Мичкә ягып җылытыла торган йортлар саны чагыштырмача әллә ни кимемәгән: 2010 елда – 7,7 млн, ә 2021 елда – 5 млн булган. Россия Европаны, Кытайны, Японияне газ белән тәэмин итә: елына якынча 200 млрд куб м. газ сата.
Халыкның яшәү шартлары ике җанисәп арасында сизелерлек яхшырса да, аерым төбәкләрдә вазгыять әллә ни мактанырлык түгел. «Интертат» хәбәрчесе унышар иң яхшы һәм иң начар төбәкләрне барлап чыкты. Рейтингка Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь шәһәрләре кермәде, чөнки алар үзләре аерым субъект, аерым шәһәрне авыллары булган төбәкләр белән чагыштыру урынсыз.
Бәдрәфе читтә булган тораклар саны
Төбәк |
Торак саны, 2021 ел |
Бәдрәф йорттан читтә, 2021 ел |
Бәдрәф йорттан читтә, 2021 ел, % |
Мурманск өлкәсе |
313377 |
1019 |
0,3% |
Мәскәү өлкәсе |
3975160 |
56017 |
1,4% |
Чукотка автоном округы |
19805 |
285 |
1,4% |
Камчатка крае |
134609 |
2075 |
1,5% |
ЯНАО |
197454 |
3082 |
1,6% |
Магадан өлкәсе |
66181 |
1061 |
1,6% |
Сахалин өлкәсе |
217999 |
5624 |
2,6% |
ХМАО |
665551 |
17593 |
2,6% |
Ненец автоном округы |
16545 |
475 |
2,9% |
Калининград өлкәсе |
448060 |
14085 |
3,1% |
*** | *** | *** | *** |
Карачай-Черкес Республикасы |
143477 |
35491 |
24,7% |
Курган өлкәсе |
360391 |
96831 |
26,9% |
Ингушетия Республикасы |
87676 |
26825 |
30,6% |
Дагыстан Республикасы |
826480 |
266827 |
32,3% |
Калмыкия Республикасы |
94472 |
32914 |
34,8% |
Бурятия Республикасы |
364331 |
132064 |
36,2% |
Забайкалье крае |
396228 |
150410 |
38% |
Чечня Республикасы |
313613 |
153596 |
49% |
Алтай Республикасы |
76754 |
40273 |
52% |
Тыва Республикасы |
98586 |
59839 |
60,7% |
Бәдрәфе читтә булган тораклар саны буенча Кавказ төбәкләре дә антилидерлар рәтенә кергән. Аларда бәдрәфнең читтә булуы дини һәм милли традицияләр белән бәйле. Аларда йомыш үти торган урын өй эчендә булмаса да, гадәттә, уңайлыгы буенча өй эчендәгеләрдән ким түгел. Мәсәлән, Чечня, Ингушетиядә бердән болай да салкын түгел, бәдрәф тә җылытыла, җылы суы, комганы куела.
Татарстанда 169 мең торакның, яки барлык торакның 10,2 процентыныкы бәдрәфе читтә. Башкортстанда 376 мең йортта яки 22,4 процентында бәдрәф читтә. Икенче төрле әйткәндә, Татарстанда һәр унынчы йорт хуҗасының, ә Башкортстанда һәр бишенченең өй эчендә унитазы юк.
Татарстанда барлыгы 1 млн 654 мең, ә Башкортстанда 1 млн 676 мең торак исәпләнә. Аерма әллә ни зур булмагач, ике төбәкне чагыштыру кызыклы.
Су кермәгән йортлар. Суны колонкадан ташыйлар
Төбәк |
Торак саны, 2021 ел |
Су кермәгән йортлар, 2021 ел |
Су кермәгән йортлар, 2021 ел, % |
Мәскәү өлкәсе |
3975160 |
7957 |
0,2% |
Мурманск өлкәсе |
313377 |
710 |
0,2% |
Магадан өлкәсе |
66181 |
169 |
0,3% |
Калининград өлкәсе |
448060 |
1454 |
0,3% |
Камчатка крае |
134609 |
573 |
0,4% |
Кабардино-Балкария Республикасы |
249352 |
1220 |
0,5% |
ЯНАО |
197454 |
1028 |
0,5% |
Төньяк Осетия-Алания Республикасы |
235490 |
1228 |
0,5% |
Чукотка автоном округы |
19805 |
142 |
0,7% |
ХМАО |
665551 |
4895 |
0,7% |
*** | *** | *** | *** |
Омск өлкәсе |
813734 |
49932 |
6,1% |
Архангельск өлкәсе |
444074 |
27280 |
6,1% |
Иркутск өлкәсе |
1039272 |
80950 |
7,8% |
Амур өлкәсе |
340646 |
28102 |
8,2% |
Ненец автоном округы |
16545 |
1708 |
10,3% |
Яһүд автоном өлкәсе |
66815 |
7312 |
10,9% |
Бурятия Республикасы |
364331 |
43146 |
11,8% |
Забайкалье крае |
396228 |
50049 |
12,6% |
Алтай Республикасы |
76754 |
10649 |
13,9% |
Тыва Республикасы |
98586 |
14908 |
15,1% |
Өйгә су кертү өчен бөтен мөмкинлекләр булган заманда кайбер төбәкләрдә халыкның уннан бере, Бурятия, Алтай, Тыва республикаларында, Забайкалье краенда аннан да күбесе колонкадан су ташуы кызгану хисе уята. Татарстанда 15 мең йортка (0,9 процент) суны колонкадан ташыйлар.
Республикабыз әлеге күрсәткеч буенча яхшы төбәкләр рәтендә. Башкортстанда су кермәгән йортлар 58 меңгә якын (3,4 процент).
Мичкә ягып җылытыла торган йортлар
Төбәк |
Торак саны, 2021 ел |
Мичкә ягып җылытыла торган йортлар, 2021 ел |
Мичкә ягып җылытыла торган йортлар, 2021 ел, % |
Мурманск өлкәсе |
313377 |
1441 |
0,5% |
ЯНАО |
197454 |
1369 |
0,7 |
Татарстан Республикасы |
1653954 |
13657 |
0,8% |
Кабардино-Балкария Республикасы |
249352 |
2431 |
1% |
Белгород өлкәсе |
649081 |
8981 |
1,4% |
Самара өлкәсе |
1486603 |
20668 |
1,4% |
Мәскәү өлкәсе |
3975160 |
57024 |
1,4% |
Магадан өлкәсе |
66181 |
1401 |
2,1% |
Төньяк Осетия-Алания Республикасы |
235490 |
4987 |
2,1% |
Саратов өлкәсе |
1111785 |
24034 |
2,2% |
*** | *** | *** | *** |
Курган өлкәсе |
360391 |
82185 |
22,8% |
Амур өлкәсе |
340646 |
81424 |
23,9% |
Киров өлкәсе |
544354 |
132973 |
24,4% |
Хакасия Республикасы |
227402 |
56643 |
24,9% |
Яһүд автоном өлкәсе |
66815 |
17161 |
25,7% |
Псков өлкәсе |
284517 |
85081 |
29,9% |
Забайкалье крае |
396228 |
150250 |
37,9% |
Бурятия Республикасы |
364331 |
152185 |
41,8% |
Алтай Республикасы |
76754 |
35327 |
46% |
Тыва Республикасы |
98586 |
63067 |
64% |
2021 елда Омск өлкәсенә баргач, Тара шәһәрендәге йортлар утын ягып җылытылуы турында гаҗәпләнеп язган идем, миңа җирле татарларның үпкәләре килеп иреште. «Ярты Себер утын якса да, бер безне ямьсез итеп күрсәтте», – диделәр милләттәшләр. Татарстанда мичкә утын ягучылар 0,8 процент кына булгач, тулы бер шәһәрнең утын, күмер ягуы чыннан да гаҗәпләндергән иде. Себернең яртысы ук утын якмаса да, Себер федераль округында андыйларның өлеше 19 процентка җитә. Башкортстанда мичкә ягылып җылытыла торган торакның өлеше 7 процент, ә Россиядә 8 процент тәшкил итә.
Канализация булмаган торак саны
Төбәк |
Торак саны, 2021 ел |
Канализация булмаган йортлар, 2021 ел |
Канализация булмаган йортлар, 2021 ел, % |
Мурманск өлкәсе |
313377 |
982 |
0,3% |
Төньяк Осетия-Алания Республикасы |
235490 |
1057 |
0,4% |
Мәскәү өлкәсе |
3975160 |
24619 |
0,6% |
Кабардино-Балкария Республикасы |
249352 |
1880 |
0,8% |
Ингушетия Республикасы |
87676 |
705 |
0,8 |
Калининград өлкәсе |
448060 |
4620 |
1% |
Магадан өлкәсе |
66181 |
706 |
1% |
Камчатка крае |
134609 |
1598 |
1,2% |
ЯНАО |
197454 |
2368 |
1,2% |
Краснодар крае |
2394822 |
35121 |
1,5% |
*** | *** | *** | *** |
Иркутск өлкәсе |
1039272 |
142729 |
13,7% |
Курган өлкәсе |
360391 |
52825 |
14,7% |
Амур өлкәсе |
340646 |
60163 |
17,7% |
Калмыкия Республикасы |
94472 |
18427 |
19,5% |
Саха(Якутия) Республикасы |
358828 |
72599 |
20,2% |
Алтай Республикасы |
76754 |
16370 |
21,3% |
Яһүд автоном өлкәсе |
66815 |
14396 |
21,5% |
Бурятия Республикасы |
364331 |
94220 |
25,9% |
Забайкалье крае |
396228 |
119239 |
30% |
Тыва Республикасы |
98586 |
47632 |
48,3% |
Җанисәп алу Россиядә 4 процент торакның канализациясе булмавын күрсәтте. Бу – әллә ни күп түгел кебек тоелса да, бөек держава өчен абсолют саннарда аз түгел инде. Үзәк төбәкләрдә табак-савыт юган суны тышка түгүчеләр берән-сәрән генә булса, Урал тауларыннан көнчыгышка таба процентлар югары. Мәсәлән, Тываның ярты халкы канализацияне нәрсә икәнен белми икән. Иркутск, Амур, Курган өлкәләрендә канализация булмаган йортлар 13 проценттан югары. Татарстанда андый тораклар 1,6, ә Башкортстанда 8 процент.
Чүпне чокырга, күчкә түгәләр
Төбәк |
Торак саны, 2021 ел |
Чүп чыгару оештырылмаган йортлар, 2021 ел |
Чүп чыгару оештырылмаган йортлар, 2021 ел, % |
Калининград өлкәсе |
448060 |
1018 |
0,2% |
Татарстан Республикасы |
1653954 |
4054 |
0,2% |
Мурманск өлкәсе |
313377 |
839 |
0,3% |
Удмуртия Республикасы |
611389 |
1739 |
0,3% |
Белгород өлкәсе |
649081 |
1865 |
0,3% |
Чувашия Республикасы |
496664 |
1705 |
0,3% |
Мәскәү өлкәсе |
3975160 |
14063 |
0,4% |
Кырым Республикасы |
814548 |
2915 |
0,4% |
Самара өлкәсе |
1486603 |
6734 |
0,5% |
Свердловск өлкәсе |
1987645 |
9531 |
0,5% |
*** | *** | *** | *** |
Хакасия Республикасы |
227402 |
16050 |
7% |
Курск өлкәсе |
475129 |
35636 |
7,5% |
Оренбург өлкәсе |
817550 |
64475 |
7,9% |
Орлов өлкәсе |
320484 |
33402 |
10,4% |
Дагыстан Республикасы |
826480 |
97608 |
11,8% |
Алтай крае |
972470 |
123925 |
12,7% |
Яһүд автоном өлкәсе |
66815 |
9242 |
13,8% |
Саха(Якутия) Республикасы |
358828 |
55051 |
15,3% |
Алтай Республикасы |
76754 |
15276 |
19,9% |
Тыва Республикасы |
98586 |
36494 |
37% |
Чүпне чокырга түгү турында мәкалә башында телгә алынган иде. Татарстанда торак хуҗаларының 0,2 проценты гына чүпне чокырга, күчкә ташлый икән. Бу – 1000 йортка 2 йорт туры килә дигән сүз. Юк дәрәҗәсендә. Башкортстанда да чүп җыю әйбәт оештырылган (0,7 процент).
Санап үткән бөтен күрсәткеч буенча Мурманск өлкәсенең лидерлар рәтендә булуы анда тормыш шартлары сизелерлек яхшы дигән сүз түгел. Ул – төньяк төбәк, анда иген үсми, шуңа күрә авыллар юк дәрәҗәсендә. Мурманск өлкәсендә 313 мең йортның 294 меңе шәһәр җирлегендә урнашкан. Шуңа да бу төбәк тә кагыйдәләрне раслый торган чыгарылма гына.