Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар күпме калган: Мәскәү, Чиләбедә 60 мең минус, Приморье, Комида – өч тапкыр кимегән

«Интертат» 2021 елда узган җанисәп материалларын анализлап, татарлар иң күп юкка чыккан төбәкләрне барлады. Саннар – уйларга сәләтле кешене уйландыра торган.

news_top_970_100
Татар күпме калган: Мәскәү, Чиләбедә 60 мең минус, Приморье, Комида – өч тапкыр кимегән
Владимир Васильев

«Интертат» 2021 елда узган җанисәп материалларын анализлап, татарлар иң күп юкка чыккан төбәкләрне барлады. Саннар уйларга сәләтле кешене уйландыра торган.

  • 2022 елның 31 декабрендә Росстат 2021 елда Россиядә узган халык санын алу мәгълүматларын игълан итте. «Интертат» хәбәрчесе Росстат материалларын анализлап, кызыклы, ләкин татарлар өчен кызганыч фактларга тап булды.

Саннар Росстат сайтында. Мәгълүмат массивы беренче карашка зиһенне чуалдырырлык кебек тоелса да, һәр төбәктән татарлар санын чүпләп алгач, күз алдында ачык картина туа.

2010 елгы җанисәптә 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәптә – 4 713 669. Ике җанисәп арасында татарлар саны 600 меңгә диярлек (596 980) кимегән. Соңгы җанисәптә Кырым Республикасы белән Севастополь кушылды. Яңа төбәкләр белән безгә 30 952 татар кушылды. Алар булмаса, югалтулар 627 меңгә җитәр иде.

​Данис Шакиров

Фото: © Рамил Гали

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә: «Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел», – дип белдерде. Аның сүзләренчә, саннарның тәңгәл килмәве Covid пандемиясе аркасында булган. Җанисәптә 16,6 млн халык милләтен күрсәтмәгән. Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков сүзләренчә, кеше милләтен күрсәтми икән, димәк, аның янына җанисәп алучы килмәгән, ә аның шул төбәктә яшәве турында мәгълүмат дәүләт органнарыннан алына. «Югалган» 600 мең татар шушы 16,6 млн кеше арасында булырга тиеш. Бу җанисәптә милләтен күрсәтмәгән кешеләр коточкыч күп. Мәсәлән, Мәскәүдә 2010 елда 668 мең кеше милләтен күрсәтмәгән булса, 2021 елда андыйларның саны 3 миллионга якын җиткән. Башка төбәкләрдә дә хәлләр шулайрак. Димәк, Данис Шакировның сүзләрен куәтләп, 2021 елгы җанисәпнең төп дошманы дип пандемияне атый алабыз.

 

Фото: © Владимир Васильев

Татарлар саны кимүен күпме генә пандемиягә сылтасак та, тарихка рәсми саннар кереп калачак. Шуңа күрә әлеге аналитикада без рәсми саннар белән эш итәбез.

Яхшы мәгълүматтан башлыйк. Россия халыклары арасында татар халкы үзенең икенче урынын саклап кала алды, һәм Россиядә татарлар яшәмәгән бер генә төбәк тә юк. Татарстанда татарлар саны 78604 кешегә арткан.

Күңелгә ятышлы башкача мәгълүмат юк. Татарстаннан кала, Россиянең бөтен төбәкләрендә татарлар саны кимегән. 

Кырым Республикасы белән Севастопольне исәпкә алып булмый, чөнки алар – яңа төбәкләр.

2021 елда татарлар иң күп яшәгән 10 төбәк

Татарстан Республикасы

2091175

Башкортстан Республикасы

974533

Чиләбе өлкәсе

120242

Оренбург өлкәсе

116605

Ульяновск өлкәсе

111365

Төмән өлкәсе (округларсыз)

96592

Самара өлкәсе

94452

Свердловск өлкәсе

93516

Пермь крае

92472

Мәскәү шәһәре

84373

2021 елда татарлар иң аз яшәгән 10 төбәк

Калмыкия Республикасы

669      

Магадан өлкәсе

622

Орел өлкәсе

619

Брянск өлкәсе

558

Яһүд автоном өлкәсе

431

Чукотка автоном өлкәсе

345

Алтай Республикасы

317

Тыва Республикасы

180

Ненец автоном өлкәсе

140

Ингушетия Республикасы

54

2021 елда татарлар саны иң күп кимегән 10 төбәк

Төбәк

2021 ел

2010 ел

Үзгәреш,

саннарда

Үзгәреш,

процентларда

Мәскәү шәһәре

84373

149043

-64670

-43,4%

Чиләбе өлкәсе

120242

180913

-60671

-33,5%

Свердловск өлкәсе

93516

143803

-50287

-35%

Ульяновск өлкәсе

111365

149873

-38508

-25,7%

Оренбург өлкәсе

116605

151492

-34887

-23%

Башкортстан Республикасы

974533

1009295

-34762

-3,4%

Самара өлкәсе

94452

126124

-31672

-25,1%

Удмуртия Республикасы

67964

98831

-30867

-31,2%

ХМАО

79727

108899

-29172

-26,8%

Пермь крае

92472

115544

-23072

-20%

«Ковид аркасында исәпләнмәгән» 600 мең татарның 398,6 меңе соңгы таблицадагы 10 төбәккә туры килә. Күренеп тора, татарларның күбесе шул төбәкләрдә яшәгәч, югалтуны да алар күп биргән. Пандемия чорында җанисәп алучыларның һәр йортка килеп җитмәсен фаразлап, татарлар иң күп яшәгән төбәкләрдә җанисәпнең әһәмияте турында аңлату эше көчлерәк оештырылган булса, нәтиҗәсе яхшырак булмас идеме икән? Ичмаса шушы 10 төбәкне игътибардан ычкындырасы түгел иде.

Сүз уңаеннан – җанисәп алдыннан татарлар югалырга мөмкин төбәк дип Башкортстан аталган иде. Дөрес, Башкортстан татарлар иң нык кимегән ун төбәккә кергән.

Әмма:

1.Башкортстан бу исемлектә алтынчы урында;

2.Процентлар белән караганда, Башкортстан бу исемлектә татарлар иң аз кимегән төбәк – анда нибары 3,4% кына милләттәшләребезне югалтканбыз. Шул ук вакытта процент нисбәтендә татарлар иң күп яшәгән Ульяновскида югалтулар 8 тапкыр (!!!) күбрәк – минус 25,7%! 

Шуңа да Башкортстандагы татар оешмалары начар эшләгән, яки Татарстан Башкортстанны күз угыннан ычкындырган дип сөрән салып булмый. Башкортстанда югалтулар «критик» дәрәҗәдә түгел. Соңгы таблицадагы калган тугыз төбәктә критик дәрәҗәдә. Ул төбәкләрнең барысында да татар оешмалары эшли, мөфтиятләр бар, кайберләрендә дә Татарстанның вәкаләтле вәкиллекләре дә бар. Мәсәлән, иң күп татарны югалткан беренче өч төбәктә:

Мәскәү:

Татар милли-мәдәни автономиясе, җитәкчесе – Фәрит Фарисов;

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядә тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин

Җанисәп тулы көчкә барган мәлдә тагын бер татар оешмасы – «Мәскәү татарлары штабы» (җитәкчесе Рөстәм Ямалиев) «үз татарларымыз» тырышлыгы белән судта юкка чыгарылды;

Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтия Равил Гайнетдин;
Мәскәүдә татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе эшли, җитәкчесе – Дума депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Чиләбе: 

Чиләбе татарлары конгрессы – Лена Колесникова;

Татар-башкорт мәдәнияте автономиясе рәисе Марат Канафин;

Свердловск:

Урал татарлары конгрессы рәисе Ринат Аскаров;

Татарстанның Урал төбәкләре буенча вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов.

Хәзер терсәкне тешләп булмый инде. Бу төбәкләрдә киләчәктә ныграк эшләргә кирәклеге онытылмасын иде.

2021 елда татарлар саны 10 меңнән 18 меңгә кадәр кимегән төбәкләр

Төбәк

2021 ел

2010 ел

Үзгәреш,

саннарда

Үзгәреш,

процентларда

Кемерово өлкәсе

22077

40229

-18152

-45%

Түбән Новгород өлкәсе

26685

44103

-17418

-39,5%

Красноярск крае

19418

34828

-15410

-44,2%

Саратов өлкәсе

37806

52884

-15078

-28,5%

Омск өлкәсе

27470

41870

-14400

-34,4%

Пенза өлкәсе

74083

86431

-12348

-14,3%

Әстерхан өлкәсе

48313

60523

-12210

-20,2%

Волгоград өлкәсе

13115

24557

-11442

-46,6%

Иркутск өлкәсе

12130

22882

-10752

-47%

Санкт-Петербург шәһәре

20286

30857

-10571

-34,3%

Киров өлкәсе

26181

36457

-10276

-28,2%

Мәскәү өлкәсе

46066

56202

-10136

-18%

Әлеге 12 төбәктә татарлар саны 158 меңгә кимегән. Алдагы «иң алдынгы» 10 төбәкне дә кушып исәпләсәк, 557 меңгә тула яза.

Процентларда татарлар иң күп кимегән төбәкләр

Төбәк

2021 ел

2010 ел

Үзгәреш,

саннарда

Үзгәреш,

процентларда

Приморье крае

3946

10640

-6694

-62,9%

Коми Республикасы

4083

10779

-6696

-62,1%

Хабаровск крае

3283

7836

-4553

-58,1%

Забайкалье крае

2489

5857

-3368

-57,5%

Магадан өлкәсе

622

1415

-793

-56%

Кострома өлкәсе

982

2224

-1242

-55,8%

Амур өлкәсе

1546

3406

-1860

-54,6%

Иваново өлкәсе

3148

6696

-3548

-53%

Сахалин өлкәсе

2295

4880

-2585

-53%

Әлеге таблицада татарлар саны бермә-бер генә түгел, артыграк та кимүе күзәтелә. Мәсәлән, Приморье краенда татарлар саны 62,9 процентка, яки 2,69 тапкыр кимегән. Бу бит инде өч тапкыр диярлек! Татар бөтен Россиядә Приморье краендагы кебек темпларда кимегән булса, без 1,9 миллион гына калган булыр идек.

Процент нисбәтендә татарлар саны иң нык кимегән Приморье краенда да үз вәкилебез бар – Владивосток мэры урынбасары Азат Ислаев. Ул элегрәк Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе булып эшләгән иде. «Интертат»ка әңгәмәсендә татар үзәкләрен ачарга һәм үстерергә кирәклеге турында сөйләгән иде.

Татарлар санын процентларда иң күп киметүче төбәкләрнең күбесе Ерак Көнчыгыш федераль округына карый. Абсолют саннарда кимү әллә ни сизелмәсә дә, процентларның югары булуы шомландыра.

Уңайлы булсын өчен, таблицаларны банерлар рәвешендә дә тәкъдим итәбез.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Дөрөҫ һүҙ булғас ҡуймайһығыҙ. Ҡушаматтан сыҡһағыҙҙа була!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100