news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әни, үзеңне сакла!»: Хәрби шәфкать туташы Гөлназ Хәбирова тарихы

Йөрәк кушуы буенча, үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына баручы хатын-кызлар - батырлык үрнәге. Башкортстанның Чакмагыш районыннан Гөлназ Хәбирова - шундыйларның берсе. Ул - шәфкать туташы. Мин аны моңарчы әниемнең дусты һәм сыйныфташы буларак кына белә идем.

news_top
«Әни, үзеңне сакла!»: Хәрби шәфкать туташы Гөлназ Хәбирова тарихы
Фото: «Интертат» өчен Гөлназ Хәбированың шәхси архивыннан тәкъдим ителде

Ил өчен җиңел булмаган заманда гүзәл затларыбыз да катгый карарлар кабул итә – бер куркып тормыйча, махсус операция зонасына юл тоталар. Кулларына автомат тотып хезмәт итүче апа-сеңелләр бар, ә бүгенге әңгәмәдәшем – шәфкать туташы. Ул госпитальләрдәге хәрбиләрнең тән яраларын да җан яраларын да «бәйләргә» тырыша.

Шулай да яу кырына китәргә хатын-кызны ни этәрә?

«Әни, үзеңне сакла!»

Туган ягым, газиз җирем булган Башкортстанның Чакмагыш районыннан Гөлназ Хәбирова – иң мәрхәмәтле һәм миһербанлы һөнәрләрнең берсен сайлаган. Ак халатлар киеп изге эш башкару була аның теләге. Ул – шәфкать туташы. Озак еллар Чакмагыш үзәк хастаханәсендә, реанимациядә хезмәт куя. Махсус хәрби операция башлангач та, шәфкать туташы яралы солдатларга ярдәмгә барырга ниятли.

«Мин анда ныграк кирәк», – дигән фикергә килә ул. Якын дусты яраланып кайткач, әлеге теләге тагын да көчәя. Гөлназ апа махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сорап, хастаханә җитәкчеләренә берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Башта тыныч кына сорый, аннан соң үтенә башлый. Шулай да, җитәкчелек аны җибәрүдән баш тарта.

Ләкин ул икенче төрле эш итәргә була. Бернигә карамыйча, махсус хәрби операциягә барыр өчен, район хастаханәсеннән китеп, яңа эшкә урнаша. Билгеле, әти-әнисе, гаиләсе белән бу хакта беренче тапкыр сөйләшү дә җиңел булмаган. Гаиләнең аны һич тә җибәрәселәре килми, әмма ул сүзендә нык тора. Гаиләсенә дә бу карарны кабул итәргә генә кала, хәер-фатыйха бирәләр, ә кызы белән улы: «Әни, үзеңне сакла!» – дип озатып кала.

Гөлназ Миңлегали кызы башта Луганск шәһәрендәге госпитальдә хезмәт куя. Алга таба, бер елга контракт төзи. Шуннан ул Курскидагы хәрби госпитальдә дәваланучыларның саулыгы сагында тора.

«Арттырып та, мактанып та әйтмим: мин — патриот»

Аларны дарулар һәм уколлар белән дә, җылы сүз һәм йөрәк җылысы ярдәмендә дә дәвалыйбыз. Анда безгә психолог та, әни дә, якын туган да булырга туры килде. Арттырып та, мактанып та әйтмим: мин — патриот! Төрле сугышларда илебез иминлеге өчен көрәшкән бабаларым рухы минем өчен шат һәм горурдырдыр!!! Бәләкәй чакларымнан ук кешеләргә ярдәм итәсем килде. Апам укытучы булып уйнаганда, мин врач булырга хыялландым. Кешеләргә ярдәм итү – тормыш девизым, – ди Гөлназ ханым.


Шәфкать туташының намуслы хезмәте хәрби җитәкчелекнең Мактау грамоталары белән дә билгеләнгән. Аннары ул «Махсус хәрби операция ветераны» дигән медаль белән дә бүләкләнгән.

Әле күптән түгел генә махсус хәрби операциядә катнашучы, батырларның гомерләрен саклап калуга олуг өлеш керткән, гаҗәеп батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән хәрби медик Гөлназ Хәбирова кунак итеп Чакмагыш гимназиясенә, яшь буын белән очрашуга чакырылган иде.

Бу очрашу батырлык һәм патриотлык турындагы бик эчкерсез әңгәмә була. Ул һәр баланың күңелендә тирән эз калдыргандыр. Укучылар бу очрашудан ныклык һәм кешелеклелек турында зур сабак ала.

Очрашу ахырында укучылар махсус хәрби операция темасына кечкенә, әмма бик әһәмиятле 3D-стикерлар ясаган. Һәр стикер – җиңүгә ышаныч белән тулы кечкенә сәнгать әсәре.

Үрнәклелек өлгесе

Гөлназ ханым татар хатын-кызларына хас булган асыл сыйфатларны туплаган зат. Гомер юлдашы Алик абый белән уллары Айвазга һәм кызлары Софияга гомер бүләк иткәннәр. Малайлары – төзүче-инженер, София – Уфа Фән һәм технологияләр университетының студенткасы.

Гомер буе сайлаган һөнәренә һәм бар булмышына тугры калып, игелекле эшләре-гамәлләре белән ихтирам яулаган, уңышларга-дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр чын мәгьнәсендә бәхетле, диләр. Гөлназ Хәбировага шикелле хатын-кызларга да бу сүзләр бик нык туры килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар