«Җан җылысы белән уйный торган актриса иде»: татар халкы Наилә Гәрәева белән хушлашты
Кичә 84нче яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Хәким кызы Гәрәева вафат булды. Бүген аны Мәрҗани мәчете яныннан соңга юлга озаттылар.
Кояш чыгар-чыкмас булып кына торганда әкрен генә зур-зур кар бөртекләре җиргә төшә. Җеназа намазына кояш та чыкты. Шулай озатты табигать татарның асыл кызын.
Мәрҗани мәчетенең ишегалды халык белән тулган иде. Монда мәрхүмнең хезмәттәшләре, якыннары, аны яраткан тамашачылары һәм дәүләт эшлеклеләре җыелган. Күпләр Наилә Гәрәева тавышын кечкенәдән хәтерли. Яраткан актрисасын озатырга килгән олы апалар радиоспектакльләр тыңлаган вакытны искә алды.
«Ул – күпме татар халкын шатландырып яшәгән кеше»
Казанда яшәүче Гөлфия ханым Садыйкова Наилә Гәрәева уйнаган «Гүзәлем Әсәл» спектаклен бәләкәй вакытта караган булган. «Шуннан гомер буе аның уйнавын яраттым. Чаллыдан яшәгәндә дә, ул уйнаган спектакльләрне карар өчен, Казанга килә идем. Ул шундый чын, җан җылысы белән уйный торган актриса иде. Карап туймаслык иде», – диде ул.
Рәйхана Ханнанова хушлашу мәрасименә Әлмәттән килгән. «Яшьләрчә әйтсәк, ул – минем «кумирым». Яшь вакыттан яраткан артисткам булды. Безнең аның кебек буласы килә иде. Ул шундый матур сөйли, матур көлә, үз-үзен матур тота иде. Бу хәбәр бик көтелмәгән булды. Казанга килгән саен ул катнашкан спектакльләргә бара идем. Ул – безнең өчен үрнәк. Наилә ханым һәрвакыт матур, мөлаем, ягымлы булды. Ул бөтен бите белән елмаеп, балкып тора иде. Урыннары җәннәттә булсын, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын. Ул – күпме татар халкын шатландырып яшәгән кеше. Наилә Хәким кызын догалардан калдырмаска кирәк», – диде ул.
Казанда яшәүче тамашачысы Гөлсия апаның күзләре яшьләнгән. «Шулкадәр ярата идем. Аның гадилеге, самимилеге… Соңгы тапкыр «Бабайлар чуагы» спектаклендә карадым. Аның рольләрен онытылып карыйсың, чөнки чын күңелдән уйный иде. Гадилеге йөзенә чыккан иде. Шундый яхшы малай үстергән. Урыны җәннәттә булсын», – диде ул.
Мәрхүмнең җәсәден алып килгәнче үк, беренче рәтне билгеләп, берничә ир-ат инде басып тора иде. Алар арасында халык язучысы Рабит абый Батулла да бар. «Наилә бөтен халыкның хәтерендә калачак. Онытыла торган шәхес түгел. Ул – бер чорны, дәверне тоткан артистка. Чәрелдек кызлардан башлап, карчыкларга кадәр уйнады. Яшь килен, яшь ана, хатын, карчык, әби... Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны җәннәттә булсын», – диде ул.
«Улын милли җанлы, милли рухлы итеп тәрбияли алган»
Хушлашу мәрасимен Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин алып барды.
Ул Галиәсгар Камал театрының сәхнәсенә якты йолдыз кебек балкып, очып керде дә 60 елдан артык җанын, күңелен биреп иҗат итте. Шул иҗаты белән татар театрының дәрәҗәсен күтәрде. 1961 елда Хәй Вахитнең «Беренче мәхәббәт» спектакле белән башлап, «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Әни килде», «Бабайлар чуагы», «Исәнме, улым» спектакльләрендә уйнап, күп төрле образлар тудырып, татар сәнгате күгендә якты маяк булды, халкыбызның күңелендә лаеклы урын алды, – диде ул.
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов кызыл розалар бәйләмен салды.
Татар театры сәнгатенең иң якты йолдызларының берсе белән хушлашабыз. Әлбәттә, берәү дә мәңгелек түгел, әмма ничек яшисең, үзеңнән соң нинди эз калдырасың бит. Репертуарында 100дән артык роле булган Наилә апабызны меңләгән тугры тамашачысы, Камал сәхнәсе озак еллар сагынып яшәр. 60 елдан артык иҗат чорында ул театр белән бер җан, бер гаилә булып яшәгән. Әйтеп үтелгәнчә, «Беренче мәхәббәт»тәге беренче роле – Рәхилә образы аша тамашачының гомерлек мәхәббәтен яулаган. Ул вакытта орчык кадәр генә, ут күзле чибәр кызга гашыйк булмаган егетләр булмагандыр. Ул беренче роле белән дә кумирга әйләнде. Ул чорда татар кызларының күбесе аның кебек киенергә, чәчен ясарга, аңа охшарга тырышкан, дип сөйлиләр. Әсәл роле аның иҗат баскычында яңадан бер камиллек үрнәге булып, аны Тукай бүләге иясе итә. Аннан соң уйнаган рольләре дә тормышның үзе кебек.
Гомер уртасына җитәрәк, төп рольләр берникадәр кимегәч тә, Наилә апа югалып калмый, ул укыта башлый. Бүгенге татар театрларының күбесендә аның шәкертләре сәхнә тота. 80нче елларда Наилә апа үзенең сәхнә йолдызы булуын кабат раслый. Бүген Наилә апаның традициясен аның улы Фәрит Бикчәнтәев уңышлы гына дәвам итә. Фәрит армиядә хезмәт иткән вакытта, күңелендә милли рухка хилафлык кермәсен өчендер инде, Наилә апа аңа даими рәвештә татар телендәге газеталарны җибәреп торган, дип сөйлиләр. Улын милли җанлы, милли рухлы итеп тәрбияли алган.
Фәрит Рәфкать улы, Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Сезнең, гаиләгезнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Бүгеннән Сезнең өчен авыр, ятим, әнисез көннәр башлана. Әни китү – аяк астыннан җир китү белән бер, ди халык. Сезгә сабырлык һәм ныклык телибез. Әниегезнең рухы иҗади эшчәнлектә көч-куәт бирсен. Наилә апаның рухы шат булып, укыган догалары, тоткан кыйбласы җәннәт ишекләрен ачсын, авыр туфрагы җиңел булсын», – дип сөйләде ул.
«Үзен мәчеттән озатырга кушты»
Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов Наилә Гәрәева белән бик күп спектакльләрдә бергә уйнаган.
– Бүген – минем өчен иң авыр көннәрнең берсе. Наилә шулай тиз безнең арадан китеп барыр, дип уйламаган идек. Безгә бик күп спектакльләрдә бергә уйнарга насыйп булды. Ул минем кызым да, хатыным да булып уйнады. «Син – минем сәхнәдәге ирем», – дип әйтә иде миңа. Наилә – искиткеч актриса, аның белән уйнавы рәхәт иде. Аның турында сөйләве дә рәхәт. Нинди генә рольне уйнаса да, истә калырлык итеп башкарды. «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә дә бергә уйнадык.
Ул зур күзләре белән карап тора иде, ул караштан тамашачылар алкышлый башлый. Бу – безнең өчен, театр өчен бик зур кайгы. Яшьләр үсәр, ләкин Наилә кебек артисткалар булырмы икән, белмим... Фәритнең кайгысын уртаклашам. Наиләнең урыны оҗмахта булсын, ул бик ышанучан кеше иде. Шуңа театрдан озатмыйбыз, ул үзен мәчеттән озатырга кушты. Без бергә 62 ел уйнадык, ул гомердә онытылачак түгел. Хуш, Наилә, – диде ул.
«Наилә апаның соңгы көчен биреп уйнаган соңгы киче»
Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова актрисаның соңгы көченнән уйнаган соңгы кичәсен искә алды.
Наилә Гәрәеваның татар театр сәнгатендәге урынын бәяләп бетереп булмый. Безнең буын кечкенә чактан радиоспектакльләрдән Наилә Гәрәева дигән артистканың матур тавышын, көлүен тыңлап, сокланып, илһамланып үсте. Без аның белән радио аша таныштык. Гомеремнең зур өлешен театр «йолдызлары», Наилә апа белән аралашып яшәргә насыйп булды. Наилә апаның эчке дөньясы бай иде. Ул укымышлы, зирәк, фикерле булды. Фикерен төгәл, камил итеп әйтә белде. Театрдагы яшьләр өчен ул дәү әнигә әйләнде. Игътибарлы, күзәтүчән, таләпчән, юмарт, кайгыртучан иде. Шуңа күрә Наилә апаны югалту – гаиләдәге якын туганны югалту кебек авыр, зур кайгы.
17 октябрь көнне ул кече залда «Исәнме, улым» спектаклендә уйнарга тиеш иде. Андый көннәрдә ул көндез үк килә, һәм без театр буфетында чәй эчеп сөйләшә идек. Ул көнне Наилә апа бик хәлсез, бик кәефсез иде. 2 сәгать сәхнәдән чыкмыйча, төп рольне ничек уйнап чыгар, дип уйлап куйдым. Спектакль башлангач залга кердем һәм бөтенләй башка Наилә апаны күрдем. Артистның шулай үзгәрә алуына шаккаттым. Ул ана образын тулы канлы итеп, гадәттәгечә уйнап чыкты. Мин аны каршы алдым. Гримеркага озата бардым, матур сүзләр әйттем. Аның күңеле булды, елмайды. «Сәхнә шулай бит инде ул, көч бирә», – диде. Әйе, сәхнә көч бирә, ләкин ул көчне аладыр да. Бу – Наилә апаның соңгы көчен биреп уйнаган соңгы киче иде. Мин ул спектакльне ахырына кадәр карадым.
18 ноябрь көнне телефоннан туган көне белән котладым. Аның әле өмете яшәүдә, күрешүдә иде. Февраль аенда булачак Рәфкать абыйның 100 еллыгы турында уйланды, борчылды. «Бәрәскәдә дә үткәрергә кирәктер», – диде. Ул Рәфкать абыйның туган ягын – Әтнә районының Бәрәскә авылын бик якын күрде, гел кайтып йөрде.
Наилә апа – 83 яшенә кадәр сәхнәдә яраткан эшен алып барган бәхетле актриса һәм бәхетле кеше, дип уйлыйм. Без аны хөрмәт белән бакыйлыкка озатабыз. Рухына дога укучылар фани дөньяда күп калды. Ул үзе җомга көнне шалтыратып: «Изге көнебез белән», – дип котлый иде. Соңгы сулышына кадәр ул кадердә, тәрбиядә булды, театр да кайгыртып яшәде. Тыныч йокла, Наилә апа, бәхил бул! Хөрмәт иткәнең, якын иткәнең өчен бик зур рәхмәт. Урының оҗмахта булсын! – диде.
«Ул гади авыл балаларын данлыклы Камал сәхнәсенә чыгарды»
Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов Наилә Гәрәеваның авылы, район өчен янып яшәве турында сөйләде.
Наилә апа тумышы белән Казаннан булса да, күңеле, җаны белән Әтнәнеке, төгәлрәк – Бәрәскә авылыныкы иде. Ул авыл тормышы белән яшәде. Авылга бик күп игелекләр кылды. Бәрәскә мәктәбе коллективы, балалар белән бик матур спектакльләр куйды. Ул гади авыл балаларын данлыклы Камал сәхнәсенә чыгарды.
Ул авылда, районда булган барлык чараларда катнашты. Күптән түгел генә Татарстандагы беренче Таш мәчетне торгызганда да Наилә апа үзеннән бик күп өлеш кертте. Ул Әтнә театры белән гел элемтәдә булды. 2011 елда театр «дәүләт театры» статусы алгач, Наилә апа театр коллективы өчен, чын мәгънәсендә, укытучы булды. Район өчен зур югалту. Наилә апайның урыннары җәннәт түрендә булсын, – дип сөйләде ул.
«Ул бөтен кешелекне җылыта алыр кебек иде»
Актрисаның иҗат юлының башы Качалов театры белән дә бәйле. 1961 елда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый. Россия һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Геннадий Прытков:
Бүген без зур театр планетасы белән хушлашабыз. Наилә планетасы башка планеталардан нәрсәсе белән аерыла? Төннәрен безгә карап торган планеталар салкын, Наилә планетасы шундый җылы, ул бөтен кешелекне җылыта алыр кебек иде. Наилә Хәким кызы Камал театрына 1961 елда килде. Бик күптән... 60 елдан артык ул театрга хезмәт итте, иң якты театр «йолдызы» булды.
Ул Качалов театрын, сабакташларын да яратты. Вакыты бик тыгыз булса да, һәр премьерага килергә тырышты. Һәр премьерадан соң аның тавышын ишетә идем. «Женя, Юра, Люся, Ира, Вадюша, поздравля вас с премьерой», – ди иде. Һәрберсе янына килеп: «Отличная актерская работа, верь мне, я не вру», – дип әйтә иде. Аның сүзләреннән соң, артистлар йөзендә бәхет балкый иде. Барыбызны да бәхетле итә белә иде, шуңа баш иясе килә. Бу дөньяда безнең белән булганы өчен рәхмәт. Без аны онытмабыз, – диде ул.
«Наилә Гәрәева бик тынгысыз, эзләнүчән кеше иде. Ул һәрвакыт эшләде, йөгерде, иҗат итте, пьесалар эзләде, яшь артистларны әзерләде. Бөтен театрда аның шәкертләре бар. Мәрхүмнәргә бездән күп кирәкми, алар дога көтә», – диде Илдар Хәйруллин.
Мәрҗани мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтахов Коръән укыды, халык җеназа намазына тезелде. Наилә Гәрәева Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде.
Мәрхүмнең туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын!