Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык артисты Наилә Гәрәева истәлегенә: «Наиләнең үлеме башка китереп суккан кебек булды»

Кайгылы хәбәр. 84нче яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Гәрәева вафат булды. «Интертат» мәшһүр актриса турында истәлекләр барлады.

news_top_970_100
Халык артисты Наилә Гәрәева истәлегенә: «Наиләнең үлеме башка китереп суккан кебек булды»
Фото: «Татар-информ»/ Салават Камалетдинов

Наилә Гәрәева – татар театрына 60 елдан артык гомерен багышлаган актриса. Ул 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасына кабул ителә. Наилә Гәрәеваның иҗат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә уйналган 100дән артык образ бар.

Иң беренче һәм төп роле – Хәй Вахитнең «Беренче мәхәббәт» әсәрендә Рәхилә. 1966 елда Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә төп героиня Әсәл образы өчен, актриса 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

  • Рольләре: Зөбәйдә – «Зөбәйдә – адәм баласы», Әни – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Рәмзия – «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит); Зөбәрҗәт – «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим); Гөлтәкин – «Айдын» (Җ.Җаббарлы); Диләфрүз – «Диләфрүзгә дүрт кияү», Миләүшә – «Дуслар җыелган җирдә», Миләүшә – «Хушыгыз!», Надия – «Монда тудык, монда үстек», Сәлимә – «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин); Энҗе – «Кол Гали» (Н.Фәттах); Агазия – «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим); Изабелла – «Чамасына күрә чарасы», Джульеттаның сөт анасы – «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир); Сюзанна – «Фигароның өйләнүе» (П.-О.Бомарше); Марианна – «Тартюф» (Ж.-Б.Мольер); Бибкәйнур – «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Алия – «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Шамбодэ – «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Күрше – «Бичура» (М.Гыйләҗев); Сабира – «Зәңгәр шәл», Шәмсия – «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Меме – «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Бибинур – «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков); Галимә – «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш); Ануш – «Ханума» (А.Цагарели); Анфиса – «Өч сеңел» (А.Чехов); Абруй – «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев) һәм башкалар.

Соңгы елларда «Бабайлар чуагы»нда Хәлимә Әмировна, «Әтәч менгән читәнгә»дә Миңниса, «Исәнме, улым» спектаклендә Ана рольләрен башкарды. Вафаты көнне дә ул Камал театры сәхнәсендә куелучы «Зәңгәр шәл» спектаклендә уйнарга тиеш була.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Наилә апа – театрның легендасы»

«Көтмәгән идек. Йөреп тора шикелле иде, китте дә барды», – ди Наилә Гәрәева турында Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов.

Без аның белән бер йортта, янәшә генә тора идек. Наилә апа – ул легенда, театрның легендасы. Театрга килгәнче, аларның спектакльләрен карап, сокланып үстек. «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә уйнады, бик легендар булды ул. Бергәләп гастрольләргә йөрдек. «Аерылабыз» дигәнендә Ринат абый белән Наилә апа – минем әти-әнине, мин аларның малайларын уйнадым. Әле «Бабайлар чуагы»нда да бергә уйнадык. Минем рольне башта Ирек абый уйнады, аннары Наил абый, Наил абый авыртынгач, Хәлим абый уйнады. Алар китеп баргач, мине керттеләр. Шулай алар белән бергә «Бабайлар чуагы»нда уйнап йөрдем. Легендалар белән уйнадым, дип шатлана алам.

Рәфкать абый Бикчәнтәев аны училищедан күреп, «Беренче мәхәббәт»кә Рәхиләне уйнарга алган. Ул спектакль бик матур барган. Шәүкәт абый белән парлап, матур итеп уйганнар. Шуннан танышып киткәннәр дә, Рәфкать абый белән кавышканнар. Йөрәк җимешләре – Фәрит Рәфкатович (Фәрит Бикчәнтәев – Камал театрының баш режиссеры).

Әлбәттә, бик авыр. Көтмәгән идек. Белеп булмый шул кемнең кайчан китәсен. Яхшы гына йөреп тора шикелле иде, китте дә барды, – дип уртаклашты Әсхәт Хисмәтов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов белән дә Наилә Гәрәева «Бабайлар чуагы»нда уйнаган. «Наиләнең үлеме башыма китереп суккан кебек булды», – диде Ринат Таҗетдинов бу хәбәргә.

«Ул миңа гел «Илгизкәй» дип эндәшә иде»

Драматург, режиссер, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев:

Наилә апа – бөтен тормышын, бөтен гаиләсенең тормышын татар театрына багышлаган шәхес. Без аның уйнаган легендар рольләре турында театр тарихы дәресләрендә укып белә идек. «Беренче мәхәббәт», Гүзәлем Әсәл, Диләфрүз һәм башкалар. Ул һәрвакыт үзенә дә, башкаларга да таләпчән булды.

Гаиләләре белән театрда эшләсәләр дә, эш вакытында беркайчан туган-дус дип тормады. Үз фикерен әйтә, бәхәсләшә, үз карашын белдерә иде.

Шәхсән мин аңа бик рәхмәтле. Камал театрында куелган беренче пьесам – «Мәхәббәт турында сөйләшик»тә ул баш рольне уйнады. Спектакль 10 ел барды. Аннары аның юбилеена багышлап «Бабайлар чуагы»н яздым, 2010 елдан бүгенге көнгә кадәр уйнадылар, ике мәртәбә юбилеен шул спектакль белән үткәрде. Ул миңа гел «Илгизкәй» дип эндәшә, хәлләремне сорашып, теләкләр теләп тора иде. Бик моңсу... Урыны җәннәттә булсын.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Театрга аның рольләренә килгән кешеләр инде без»

Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова:

Театрга Наилә апаның рольләренә кызыгып килгән кешеләр инде без. Актриса буларак, мин аны бик ярата идем. Бик яхшы күңелле кеше иде Наилә апа, урыны җәннәттә булсын инде. Кешеләргә начарлык теләгән кеше түгел, яхшы күңелле, һәр кешегә яхшылык тели торган кеше иде.

Аның рольләре бик күп инде, санап бетерә торган түгел. «Анам кыры» дигән телевизион спектакльне бик яратып караган идем. Бәйрәмнәрдә, җыелышларда, «Зәңгәр шәл»дә күрешә идек. Азакка кадәр шундый зур рольләр уйнады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Гел аркадан сөя торган иде»

«Миңа аеруча игътибарлы булды Наилә апа, Әтнәдән булгангадыр инде», – дип сөйләп китте Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров.

Наилә апа белән театрга килгәннән бирле таныш. Без студентлар белән гел дустанә мөнәсәбәттә булды. Спектакльләребезне карап, гел мактый торган иде. Миңа аеруча да игътибарлы булды.Чөнки ул Әтнә килене иде, мин – Әтнә егете. Шуңа күрә дә миңа карата җылы мөнәсәбәттә булгандыр инде. Гел аркадан сөеп китә торган иде, гел киңәшен бирә торган иде. Ничә яшенә кадәр студентлар укытты.

Наилә апа сәхнәдә образлар тудырганда да ихлас иде. Кече залда «Исәнме, улым» дигән спектакле барды. Мин аны премьерада гына карадым да, тагын бер карармын, дип йөрдем дә, карап булмады инде, нишләтәсең.

Бүген «Зәңгәр шәл» спектаклен куябыз. Кызлар сәхнәдә вакытта, без, егетләр, үз чыгышыбызга әзерләнгәндә, Наилә апа гел безнең янда утыра торган иде. Чөнки безнең сәхнәдән соң әбиләр һәм бабайлар сәхнәсе бара. Анда да акрын гына килеп, мине, Эмильне, шундагы егетләрнең барыбызның да җилкәбездән кагып чыгып, «молодцы, егетләр» дия торган иде. Мин аның бервакытта да кайгылы йөргәнен күрмәдем. Ул гел кеше белән җылы итеп, елмаеп сөйләште, һәрвакытта да ихлас иде.

Бу хәбәрне ишетү аяз көнне яшен суккандай булды. Кинәт кенә әйтеп куйдылар да… Кеше тормышы бүген – бар, иртәгә – юк, дип уйлап куйдым. Андый артистларыбызның безнең арадан китүе, әлбәттә, бик кызганыч.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Аларның тавышларын булса да киләчәк буынга җиткерәсебез килде»

Наилә Гәрәеваның ире Рәфкать Бикчәнтәев – Әтнә ягыннан. Наилә Гәрәева Әтнә театрында «Әни килде» спектаклендә төп рольне башкарган булган. Актриса, шагыйрә, «Китап» радиосының тапшырулар мөхәррире Гөлинә Шәйхи Наилә Гәрәева белән сәхнәдә уйнавын искә алды.

Наилә апа белән без 2018 елда таныштык. Ул чакта без Әтнә татар дәүләт драма театрында «Әни килде» («Әниемнең ак күлмәге») спектаклен чыгардык. Наилә апа – Ана, ә мин килене Римма идем. Шундый дәрәҗәле артист белән беренче ролемне уйнап чыктым. Репетицияләр барышында Наилә апа үзенең киңәшләрен биреп торды. Шулар бик нык ярдәм итә иде миңа. Ә спектакльдән соң мактау сүзе ишетү икеләтә бәхет иде.

Фото: © шәхси архив, «Әни килде» спектакленнән

Аннан мин «Китап» радиосында эшли башлагач, без радиоспектакльләр яздыра башладык. Беренчесе итеп, нәкъ менә Наилә апа кебек легендаларыбыз уйнаган «Бабайлар чуагы»н һәм «Исәнме, улым»ны яздырдык. Аларның тавышларын булса да киләчәк буынга җиткерәсебез килде. Әле ярый җитешкәнбез. Күңелдә зур үкенеч калыр иде...

Кем белә бит, театр дөньясында, бәлки, беркайчан да, ул кадәр үк калебе белән сәхнә өчен яралганнар инде башка булмас та. Шуңа күрә, исән чакта кадерлисе иде… «Исән кешегә аның шулары да бик мөһим икән!», – дигән иде Наилә Гәрәева үзе «Исәнме, улым» спектаклендә...

Фото: © шәхси архив, «Әни килде» спектакленнән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100