Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Наилә Гәрәеваның соңгы интервьюсы: «Үлемнән курку юк миндә. Табигый кабул итәрмен»

Журналист Раил Садретдинов Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Хәким кызы Гәрәева белән әлеге әңгәмәне, Татарстан радиосы өчен, актриса үзенең 80 яшьлек юбилеена әзерләнгән көннәрдә, 2020 елның ноябрендә яздырган. Журналист аны текст форматында «Интертат»ка тәкъдим итә.

news_top_970_100
Наилә Гәрәеваның соңгы интервьюсы: «Үлемнән курку юк миндә. Табигый кабул итәрмен»
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Паспорттагы саннар һәм күңел яше турында...

Наилә апа, сезнең кебек актрисалар, гадәттә, яшьләрен яшерергә тырыша.

Яшермим. Шушы кадәр гомер – Аллаһы Тәгаләнең миңа бүләге ул. Паспорттагы яшькә карамыйча, «күңелем белән яшь» дип йөргән кешеләрне аңламыйм. Мин һәр көнне үземә ничә яшь икәнне белеп уянам, шөкерана кылам. Бу яшькә җитүемә бик гаҗәпләнәм, бу – бик зур бәхет.

Русларда Сезнең кебек шәхесләр турында «Человек-эпоха» диләр. Үзегезне дә шулай дип саныйсызмы?

Мин чынлап та үземне хәзер дә совет заманы кешесе итеп хис итәм. Мин ул чорны бик искә төшерәм. Ул – минем балачагым. Заманында хөкүмәт тарафыннан бик күп бүләкләр алдым – «Артек»та булдым, Чехословакиягә барып кайттым. Бөтен җирдә бушка – мәктәпләр дә, түгәрәкләр дә. Пионерлар сараенда бөтен түгәрәкләрне йөреп чыктым. Артистлык сәләтем шунда ачылды. Ул вакытта радиога да чакыралар иде. Русча «Пионерская зорька» дигән тапшыруны башлап җибәрә идем. Гомумән, радио миңа бик якын. Минем анда шактый гомерем узды. Балачакта, артистка булгач та, төннәр буе калып эшли, шактый тапшырулар әзерли идек. Радио белән яшәдек. Мин әле дә иртән торам да «Татарстан» радиосын кабызам. Ул миңа бик якын.

Фото: © Салават Камалетдинов

Бүген бөтен нәрсә түләүле булуга, акчага корылуга сезнең мөнәсәбәт нинди?

Мин бу заманны бик авыр кабул итәм. Күп нәрсәләр белән килешмим. Яхшы яклары да бар инде, әлбәттә. Бөтен нәрсәдән дә зарланырга ярамый. Дөнья бит ул гел үзгәреп тора, ләкин мин күңелем белән «теге дөнья» (совет заманы авт.) кешесе. Бу заманда яшәү бик кыен. Яшьләргә үзләре булып калырга, үз урыннарын табарга, югалмаска бик авыр. Мин күбрәк яшьләр өчен борчылам. Оныгым да (Йосыф Бикчәнтәев. авт.) театр юлыннан китте. Аның өчен дә борчылам.

Театр яшьләренә сез нинди мөнәсәбәттә?

Бик әйбәт мөнәсәбәттә. Алар көн-төн театрда. Аларга яшәве бик авыр – гаиләләре, балалары бар. Аларны да сакларга кирәк. Театр – ул килеп эшләп, уйнап китү генә түгел, анда яшәргә кирәк. Шуңа күрә күп вакыт алар монда балаларын да алып киләләр, гомерләре театрда уза. Яшьләр килгәч, театр яши, дигән сүз. Мин аларга бик сокланам һәм шатланам. Уйлап кына карагыз, безнең заман кешеләренең бөтенесенең – бер генә бала. Әле аны да карарга вакыт юк иде. Безнең балалар барысы да театрда үстеләр. Яшьләр башка төрлерәк, аларга заманага җайлашу бик авыр. Алар күбрәк үзләренә бикләнгәннәр. Әмма безнең театрда яшьләр бик тату, дус яшиләр. Театрның мохитен, илһамын билгеләп торалар.

Фото: © Михаил Захаров

Сез озак еллар Казан театр училищесында, соңрак мәдәният институтында да укыттыгыз. Бүген үзегез янында эшләгән укучыларыгыздан кемнәр бар?

Иң сөендергәне – укыткан студентларымның, төпләнеп, бер эштә эшләүләре. Аларның исемнәрен ишетсәм дә шатланам. Безнең театрда үзем укыткан Венера (Афият) Шакирова, Фәрит Бикчәнтәев эшли. Марсель Хәкимович театр училищесына Илдар Хәйруллин белән икебезне үзенең ассистенты итеп алгач, укыткан беренче төркем студентларым. Ул вакытта театрда рольләрем азрак иде. Марсель Хәкимович, булышу йөзеннән, үзенә ярдәмче итеп чакырды. Аннары соң университетка кереп киттем, анда да укыта башладым. Театрда тагын Камил Камал бар иде, иртә китеп барды. Бик сәләтле артист иде. Данил Салихов – ул да беренче студентларымнан. Минзәлә, Оренбург театрларында да шәкертләрем бар.

Марсель Сәлимҗанов исемен телгә алдыгыз. Ул – сезнең тормышта зур роль уйнаган шәхесләрнең берсе. Тагын шундый кемнәрне атый аласыз?

Кеше үз язмышын үзе генә хәл итми, аның тирәсендә булган кешеләр дә зур йогынты ясый. Язмышымны хәл иткән иң беренче кеше – Ширияздан абый Сарымсаков иде. Заманында Камал театрының баш режиссеры. Мин рус мохитендә яшәдем, үстем. Татар мәктәпләре юк, рус мәктәбендә укыдым. Качалов театры каршында театр студиясе ачылды. Анда бер төркем – руслар, икенчесе – татарлар иде. Мин документларымны рус төркеменә тапшырдым. Укырга керүчеләр исемлегеннән үз исемемне эзләп торганда, арттан бер ир тавышы: «Сез татар кызымы?» – ди. «Әйе», – дим. «Ә нишләп сез рус төркеменә керәсез?» – дип сорый. «Татарча чамалы гына беләм, русча күбрәк», – дим. «Өйрәнерсез. Сезнең киләчәгегез, сезнең тормышыгыз – татар театрында», – диде. Уйлап кына карагыз әле, ул бит, пәйгамбәр кебек, минем язмышымны хәл итте. Мин татар төркемендә укып бетердем. Ширияздан абый, баш режиссер буларак, мине шактый спектакльләргә алды. Ул китеп баргач, берничә елдан театрга Марсель Хәкимович Сәлимҗанов килде. 1960 елда, икенче курста укыганда, Рәфкать Бикчәнтәев мине «Беренче мәхәббәт» спектакленә алды. Ул да минем өчен үзе бер зур бәхет булды. Ул вакытта татар театрында яшьләр юк иде. Мәскәүдән щепкинчылар укып кайтмаган. Шуңа күрә сәхнәдә уйнаган беренче ролем буларак та, әле кем белән диген, Шәүкәт ага Биктимеров белән бит ул, беренче спектакле буларак режиссер Рәфкать Бикчәнтәев һәм драматург Хәй Вахит өчен беренче әсәре сәхнәдә куелу уңаеннан да зур вакыйга булды. Шунда да кешеләрнең яхшы мөнәсәбәте, игътибарыннан миңа бәхет елмайды.

Фото: © Рамил Гали

Аннары соң Рәфкать Бикчәнтәев белән дуслашып китеп, мин аның хәләл җефете булдым. Балабыз Фәрит туды. Хәзер инде ул – әтисенең юлын дәвам итүче. Бу – үзе могҗиза түгелме?! Без театрда эшли башлаганда, Фатыйма апа Ильская, Фоат Халитов, Фатыйх Колбарисов, Гәүһәр апа Камалова, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Мәрзия апа Миңнебаева, берара директор булып алган, миңа «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә роль биреп, язмышыма зур йогынты ясаган кеше – Рәшидә апа Җиһаншина кебек олы шәхесләр эшли иде. Без бит алар белән бер сәхнәдә уйнап, үзебезгә күп белем, гыйбрәт алдык, алар белән бергә театрда яшәдек. Алар безне шундый якын итәләр, бик аралашалар иде, һәрчак булышып тордылар. Булышмасалар да, аларга карап тору гына да үзе бер мәктәп иде.

Балачак эзләрен саклаган урам, яки Нәсел-нәсәп турында

Сез үскән чорны хәзер урбанистлар «Казань деревянная» дип атыйлар. Сез үскән Подлужная урамы хәзер инде танып булмаслык булып үзгәрде. Иске, тарихи биналарның сүтелүенә мөнәсәбәтегез ничек?

Мин иске Казанны яратам һәм сагынам. Хәзер күп нәрсә туристлар өчен эшләнә. Элеккеге тарихи биналар миңа бик кадерле. Казанның тыныч вакытларын сагынам.

Подлужная урамына сезнең гаилә ничек килеп төпләнгән?

Минем әти – хәрби кеше, НКВДда эшләде. Безгә шул урамда ике катлы агач йортның беренче катында 2 бүлмәле бер фатир бирделәр. Менә шунда башта абыем, аннары апам, аннары мин туганмын. Подлужная урамы – гаҗәеп җир. Үзе шәһәр уртасында булса да, нәкъ авыл урамы кебек. Анда ат йөри, әтәчләр кычкыра, сыерлар мөгри иде. Ишегалдындагы күршеләр белән бик аралаша, дус булдык. Төрле кичәләр, бөтен бәйрәмнәрне бергә уздыра идек. Урамдагы бөтен балаларны белеп үстек. Абыем белән утын кистек. Мин бер кәлимә рус сүзен белмәгән, гел татарча гына сөйләшкән дәү әни белән үстем. Ул гел тәсбих тарта, намаз укый иде. Безне шул тәрбияләде. Өйдә татар мохите булды, гәрчә әни гел: «Өйдә русча сөйләшегез», – дип әйтә килде.

Подлужная урамында башта агач мәктәп иде, аннары таш мәктәп салдылар. Мин 7нче сыйныфка кадәр шунда укыдым. Мәктәптә бик актив булдым, бөтен бәйрәмнәрне оештыра, катнаша идем. Шулай артистка булып киттем. Әни – бик зәвыклы кеше. Әллә ни артык белеме булмаса да, эчтәге рухы бик бай иде. Минем әни матурлык дигән әйбергә мөкиббән кеше. Өйдә бөтен нәрсә матур иде. Ул киемнәрне үзе тегә – беренче имтиханга барганда, ул теккән күлмәктән, аның түфлиләрен киеп бардым. Бер толым чәч кенә үземнеке иде (көлә.). Әни театрга кереп актриса булуыма бик шатланды. Әти бик матур җырлый. Аны, еш кына, артистлар мәҗлесләргә дә чакыралар иде. Ул Салих Сәйдәшев, Хәким Сәлимҗанов белән дус иде. Бернәрсә дә тиктомалдан булмый бит ул. Һәрбер нәрсәнең нигезе була. Хәтерлим, өйдә китаплар бик күп иде. Без дәрес әзерли торган өстәл өстендә композиторлар, язучылар, шагыйрьләрнең плакатлары эленеп торды. Аларның исемнәрен, шигырьләрен белеп үстек, шулай тәрбияләндек. Рус мохите чолганышында яшәсәк тә, өйдә татарлык сакланды. Дәү әни ул яктан бик игътибарлы иде. Аның абыйсы – Казанда беренче хаҗга барган Әхмәтҗан хәзрәт, ул мәчеттә эшләде. Дәү әни Чаллы ягындагы бер авылда яшәгән, аның ире – азәрбайҗан. Минем әни – Кадыйр кызы Рауван. Ул азәрбайҗан исеме. Бабай исем кушкан да, үлеп тә киткән. Ул үлгәч, дәү әниемнең абыйсы әнием белән икесен Казанга алып кайткан. Алар Тукай урамында яшәделәр. Шуңа күрә әни дә Казан кызы кебек иде. Шәһәр кызы дигәннән, театрда эшли башлагач та моны күп ишетергә туры килде, чөнки чын татарлар авылдан чыга, дип саналды.

Әти яклап әби-бабай кайсы яктан иде?

Әти – Арча ягыннан. Мәскәүдә хәрби академия тәмамлаган кеше. Татар әдәбиятын белә, укымышлы, сәнгатьне аңлаган, гаделлекне яраткан кеше иде. Аның әти-әнисе иртә китеп барганнар, мин алар белән аралаша алмадым. Әти сугышның башыннан ахырына кадәр катнашты, бик соң гына инвалид булып кайтты һәм 1953 елда үлеп китте. Әти – аз сүзле, эшкә бирелгән кеше иде. Гел хәрби формадан йөрде. Без аны күрми дә диярлек идек. Аның мине бер тапкыр музыка мәктәбенә алып барганы гына истә. Әни өчебезне дә музыка мәктәбендә укытты. Абыем – музыкант, скрипач булды. Гомере буе симфоник оркестрда, Натан Рахлин белән эшләде. Ул чын музыкант иде. Апам фортепиано классында 4 ел гына укыды, язмышын музыка белән бәйләмәде. Мин шулай ук абыем кебек скрипка классын тәмамладым. Музыкант буларак ул миңа бик ярдәм итте һәм Фәриткә дә аның йогынтысы зур булды. Ул аның концертларына йөреп үсте. Фәрит – музыканы аңлый, күп спектакльләрен музыкаль яктан үзе бизи. Фәритне, гастрольләрдә йөреп, музыка мәктәбендә укыта алмасам да, оныгым Йосыфны 5 яшьтән музыка мәктәбенә бирдем. Хәзер музыка белән бик тә мавыга.

Еллар һәм рольләр, яки «Авырлык аша туган роль кадерле була»

Театрда эшли башлагач, «шәһәр кызы» дигән сүзләр күңелегезгә тия идеме?

Элек игътибар бирми идем, аннан сизелде. Артистларның күбесе авыл мохитендә үскәннәр. «Әни килде» спектаклендә Ана роле Марсель Хәкимовичның миңа соңгы бүләге булды. Ярты театр каршы иде. «Нинди ана инде ул? Ул бит – шәһәр хатыны. Үзе дә, тавышы да яшь», – диделәр. Әлбәттә, Галимә апа Ибраһимовадан соң бу рольгә алыну миңа да авыр булды. Үзем дә каршы килеп маташтым, әзер түгел идем. Марсель Хәкимович: «Син уйныйсың! Ә оныгыңны Йосыф уйный!» – диде. Мин: «Анда бит кыз бала», – дим. «Ир бала булачак!» – диде. Белмим, ничек ышандырып тапшыргандыр ул миңа бу рольне, мин бүгенгә кадәр аны зур вакыйга итеп кабул итәм. Иң беренче куелышта мин бит киленне уйнаган идем. Ана ролен башкарган Галимә апаның тавышы шул вакыттан колагымда сакланып калган. Ана булып сәхнәгә чыкканда сизәм: тамашачы кабул итми. Икенче пәрдәгә чыкканда: «Хәзер кемлегемне күрсәтәм мин сезгә», – дим. Шактый драматик вакыйгаларга бай пәрдә. Тирән кичерешләрне бирә алдым. Халык кул чапты, кабул итте. Авырлык белән булса да ул рольгә килдем һәм җиңдем. Әле бүгенгә кадәр бөтен сүзләрен хәтерлим бу ролемнең. Ул минем белән бергә яши. Марсель Хәкимович берара рольләр бирми башлаган иде, 10 еллап рольләрем булмады. «Әни килде»дәге Ана роле белән ул барысын да аклады. Театрда уйнауга караганда уйнамаган вакытлар бик кадерле һәм авыр була. Ул вакытта син аңлыйсың: театрны яратасыңмы, әллә үзеңнеме. Әгәр дә син үзеңне генә яратсаң, син театрдан китә дә аласың. Әгәр дә син театрны яратсаң, син бервакытта да, нинди генә авыр вакытлар булмасын, театрны ташлап китә алмыйсың. Мин ул нәрсәгә инандым.

Фото: © Салават Камалетдинов

Роль бирмәгәч, Марсель Хәкимовичка үпкәли идегезме?

Юк. Ничек үпкәлим? Мин аны миңа туры килми торган рольләр дип саный идем. Анда яшьләр өлгереп җитте. Урта яшьләр – тормышта да, сәхнәдә дә иң авыр вакыт. Яшь чакта сине өмет яшәтә, ә урта яшьләрдә уйлана, үз гамәлләреңә бәя бирә, йомгак ясый башлыйсың. Театрда уйнамый тору бик авыр. Русларда бик акыллы сүзләр бар: «В театре самая необходимая вещь – это культура страдания». Ул вакытта бик сыналасың: дөрес киттеңме ул юлдан, чынлап та яратасыңмы син театрны? Ул – зур сынау. Шул вакытта театрга Фәрит килде. Беренче тапкыр «Бичура» спектаклендә балаларын эзли торган карчыкны уйнадым. Ул бик зур тарихи вакыйга булды. Ул вакытта «авыл бетә» дигән сүзләр, спектакльләр юк иде. Минем тәкъдим буенча Фәритнең шул спектакльгә алынуы – үзе бер батырлык һәм кыюлык сорый иде. Ул рольне бик яратып эшләдем. Аннары «Хушыгыз» спектаклендә Миләүшә ролем булды. Ул – минем урта яшьләрдә уйнаган төп эшем, үземне артистка буларак яңадан сынап караган, шуңа инанган чагым. Тормышта урта яшьләрдә килгән барлык борчулар тупланган иде шушы рольдә.

Наилә апа, сез – режиссер хатыны. Актриса. Режиссер әнисе һәм артисткага кайнана. Сезгә кайсы булу кыен?

Ана булу кыен. Фәрит өчен бик борчылам да, шатланам да. Ул эштә иң кирәк әйбер – батырлык һәм кыюлык, чөнки уңышлымы, түгелме икәнен бервакытта да алдан ук әйтеп булмый. Хәзер милләтнең төп үзәге – театр, чөнки тамашачы, бирегә килеп, иң беренче чиратта үзенең татар икәнлеген таный, үзен борчыган сорауларга җавап таба. Театр милләт өчен зур эш башкара. Фестивальләр, конкурслар хәзер бик күп, аларның кадере бөтенләй бетеп бара. Ә театр әле төп бурычын үти – милләтне берләштереп тора, телне саклый. Хәзер театр барыбер икенче төрле: хәрәкәткә корылган, кешене күбрәк тышкы яктан кызыктыра. Ә без – төп урында эчке халәт булган, психологик театрда яшәгән артистлар. Әмма миллилекне әле саклый. Театрыбызны бөтен дөньяда таныйлар, беләләр, кабул итәләр.

Шушы яшьтә дә тамашачы алдында, сәхнәдә булу – зур бәхеттер?

Бәхет ул, әмма сәхнәгә чыгу бик дулкынландыра. Гомеренең актык көннәренә кадәр сәхнәдә «Әлдермештән Әлмәндәр»не уйнаган Шәүкәт абыйның: «Нишләп шулкадәр борчылам соң? Элек сәхнәгә бик җиңел чыга идем», – дигән сүзләре искә төшә. Мин катнашкан спектакльләр сирәк уйнала. Ай буе син аны көтеп торасың, ә бит син формада булырга тиеш, шуңа күрә күбрәк дулкынланасың, борчыласың. Сәхнә бит ул – үзе бер сихерле дөнья. Анда чыккач, бөтен нәрсә, борчуларың-мәшәкатьләрең онытыла, бөтенләй икенче дөньяда яшәгән кебек, яшеңне дә, күптән уйнамаганыңны да онытасың. Сәхнә серләре, могҗизасы мине әле саклый, Аллага шөкер.

Фото: © Рамил Гали

«Үлемнән курыкмыйм»

Бер әңгәмәгездә: «Сәхнәдә үлсәм дә үкенмәс идем», – дисез. Яши-яши, бу фикерегез үзгәрмәдеме?

Физик яктан үлү түгел, уйнаудан туктамыйча китеп бару – ул фикер күбрәк шул турыда. Уйнап, театрда эшләп китеп бару.

Фәлсәфи, шул ук вакытта кыенрак сорау бирсәм, үпкәләмәссез. Үлемнән куркасызмы? Үзегезне аңа әзер дип саныйсызмы?

Бу яшькә җиткәч, әлбәттә, уйлыйсың инде. «Яшь җитте, күп калмады», – дисең. Әмма болай үлемнән курку дигән әйбер миндә юк. Табигый кабул итәрмен. Бу яшькә җиткәч, «Аллага шөкер» дисең. Әнием-мәрхүмкәем 82 яшьтә китеп барды. Әзер булырга кирәк.

Әниегезне соңгы көннәренә кадәр тәрбияли алдыгызмы?

Әйе, Аллага шөкер. Шактый озак еллар Подлужнаяда яшәде, аннары соң минем янга күчте. 7 еллап миндә яшәде. Күзенә операцияләр ясаттык. Мунчаны бик яратты. Ул барыбер үзенең ялгызлыгын сизә иде. Гел үзенең агач йортын, тәрәзәләрен сагынып яшәде. Ул яшьтә, гомумән, икенче җиргә күчү кирәкми. Кеше үлгәнче үзендә яшәсен икән. Мин шундый фикердә.

Бүген үзегез генә гомер кичерәсезме?

Үзем генә. Йортның бер ягында – мин, икенче ягында – Фәритләр яши. Шунда да Аллаһы Тәгалә мине алардан аермады, бергә яшәгән кебек.

Бертуганнарыгыз исәнме әле?

Абыем 64 яшендә инсульттан китеп барды. Апамны 41 яшендә машина таптады. Апамның бер кызы бар, аның белән аралашабыз. Ул апамның төсе кебек. Рәфкать ягыннан бердәнбер сеңлесе бар. Алар белән якын итеп аралашабыз. Олыгайган саен дуслар да, туганнар да китеп бара. Ялгызлык сизелә.

Тормышыгызда авыр сүз әйтүчеләрне, аяк чалучыларны кичердегезме?

Мин аңа игътибар итмим. Үземә карата мөнәсәбәт мөһим. «Син үзеңә югары бәя бир», – диләр. Ул әйбер миңа җитешми. Шуны аңларга кирәк, театрда кеше берүзе беркем түгел, берни эшли алмый. Анда күмәк эш, бердәмлек кирәк. Театрның бер кыйпылчыгы гына мин. Берүзем – театрсыз – мин беркем түгел. Спектакль чыгарганда, иҗат иткәндә – мин шуңа үземнең өлешемне керткән бер кисәк кенә. Үземне шуның белән тынычландырам. Мактасалар да, «театрга йөргәнгә генә мине таныйсыз, беләсез» дим.

Кемнәрнең тәнкыйтен һәм мактавын чын дип кабул итәсез?

Фәрит миңа дөрес бәя бирә. Мине бик сирәк мактый. Аның белән эшләве шундый авыр. Гадәттә, таякның авыр башы миңа төшә. Һичшиксез, ана буларак, ул миңа зур бәя бирә. Фәрит – ул икенче заман режиссеры. Аның белән безнең чор артистларга эшләү авыр. Ничә спектакль эшләгәндә дә ул минем белән азапланды. «Син үзеңне уйныйсың. Ә бит ул – бөтенләй башка кеше. Син ул кешене уйна. Мин сиңа ышанмыйм», – ди. Берзаман «Шәҗәрә» дигән спектакль чыкты. Анда ул миңа төп рольне – ГУЛАГта яшәгән хатын ролен бирде. «Бирмә, минеке түгел ул», – дим. «Синеке, син әле үзеңне белмисең,» – ди. Шуны эшләгәндә: «Мин синең әйткән бер сүзеңә дә ышанмыйм», – дия-дия, минем белән газапланды. Анда шешәне тартып алу күренеше бар. Режиссер миннән моның сәбәбен сорый. Ә мин берни әйтә алмыйм. Әллә эчеп карыйм микән, дигән гөнаһлы уйлар да керде башка. Уйлый торгач, тәки таптым бит җавабын. Эчә торган кешенең үзенә «алкоголик» дип әйтергә ярамый, ул аны бервакытта да кабул итә алмый. Бу – аның мин-минлегенә тия торган сүз. Мин шуны аңладым. Спектакльдә бит һәрбер сүзнең, хәрәкәтнең сәбәбен табарга кирәк. Театрда иң кирәкле, әмма сирәк була торган күренеш – бергә эшләгән сәхнәдәшләреңнең мактавы. Бу рольдә мин шуңа ирештем. Никадәр авыр роль бирелсә, шул хәтле ул кадерле була.

Әңгәмәбезгә йомгак ясап, шуны сорыйсым килә: «Язмышыма рәхмәт, тормышымнан канәгатьмен», – дип әйтә аласызмы?

Үкенечле нәрсәләр тормышта шактый булды. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Һәрхәлдә, көчемнән килгән нәрсәне мин эшләдем – үзем сайлаган юлыма тугрылыклы булдым, бала үстердем. Бу – үзе зур бәхет, кешенең төп вазыйфасы шул. Хәзер инде оныгым да үсеп җитте, Аллага шөкер. Бөтен нәрсә дә Аллаһы Тәгалә хозурында, мин шулай кабул итәм.

Бүген күренекле актриса Наилә Гәрәеваны соңгы юлга озатабыз. Авыр туфраклары җиңел, урыны җәннәт түрләрендә булсын кадерле актрисабызның. Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100