Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актанышта фаҗига: «Алты ел элек әнисез калдык, бүген туган нигезебез дә көлгә әйләнде»

Актанышта зур янгын – Ямалы авылында берьюлы 5 ихата янып көлгә әйләнде. Йортларның икесе хуҗасыз булган, өчесендә кеше яшәгән.

news_top_970_100
Актанышта фаҗига: «Алты ел элек әнисез калдык, бүген туган нигезебез дә көлгә әйләнде»

10 апрель кичке 3ләр тирәсендә Татар Ямалысы авыл җирлегенең Буазкүл авылында көчле янгын чыга. Бакча ягында башланган ут күрше ихатаның маллар абзарына, аннары башка корылты-кураларга, күрше ихаталарга тарала. Көннәр коры һәм җилле булу сәбәпледер, ут яшен тизлегендә ярты урамны камап ала.

5ләр тирәсендә утны сүндерәләр. Төнгелеккә электр, газларны өзеп, кабат янгын куркынычы булмасын өчен төн буе сакта торалар. Бүген исә пыскып торучы кузларны да сүндереп бетереп, җыештыру эшләрен башларга уйлыйлар.

WhatsApp төркемнәрендә утның бер әбинең чүп ягуыннан чыгуы турында язалар. «Ялгыз яшәүче әби чүп яккан булган. Башы бик эшләп бетерми, диләр. Ул утны сүндергәннәр. Җил икенче якка борылгач, ут абзарларга капкан», – дип хәбәр итте шәхси чыганак.

«Ихатада үлән яндыру булмаган»

Татар Ямалысы авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев исә янгынның сәбәбе әлегә билгеле түгеллеген әйтте. «Әлегә бездә андый мәгълүмат юк. Анысын белмибез», – диде ул.

Бакча тирәсендә яна башлаган. Күргәннәр, сүндерергә дип сәнәкләр күтәреп чыкканнар. Хуҗалыкта эшли торган бер тракторист тракторын алып килергә йөгергән. Ул кире килгәндә, күрше апаның абзарына, ихатасына ут капкан булган. Җил белән килгән дә коп-коры такталар яна башлаган.

Бөтен районнан техника җыелды. Безнекеләр белән бер 15ләп техника булгандыр. Ярдәм иттеләр. Иң мөһиме су кирәк бит. Янгын сүндерүчеләргә ул суны ташып торырга кирәк. Үзебезнең водокачкалардан алып, янгын сүндерүчеләрнең машиналарын тутырып тордык, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы.

Авылга район башлыгы Ленар Зарипов та үз командасы белән килә. Бүген исә районда район башлыгы җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы үткәрелде, дип яза «Актаныш-информ»

103нче янгын сакчылыгы бүлегеннән Мияссәр Зарипов Татар Ямалысы авылында булган янгын турында интернетта таралган хәбәрләргә ачыклык керткән. 

Әле янгын турында тикшерү эшләре тәмамланмаган, инде интернет челтәрендә сәбәпләрен язып чыктылар. Беренчедән, янгын сүндергәндә, су белән бернинди өзеклек булмады. Безнең машиналар килгәннән соң ут читкә таралмады, ярдәмгә күрше-тирә хуҗалыкларның янгын сүндерү машиналары килде.

Икенчедән, ихатада үлән яндыру булмаган. Кемнеңдер саксыз гамәле аркасында коры үләнгә ут каба, бәлки, тәмәке төпчеген, янган шырпы бөртегеме ташлаганнардыр. Анысын тикшерү ачыклаячак. Монда шунысы аяныч – янгынны вакытында күрмәгәннәр. Ихаталар бер-берсенә бик якын урнашкан, шуңа да ут тиз үрләгән, – дигән Мияссәр Зарипов.

«Барлык туганнарны бергә җыя торган урыныбыз иде»

Биш ихатаның икесендә кеше яшәмәгән. Берсен күптән түгел генә сатып алган булганнар. Чыганаклар әйтүенчә, яңа хуҗалар йортка су керткәннәр, тиздән пластик тәрәзәләр куярга тиеш булганнар.

Йортларның берсендә яшьли әти-әнисез калган Зөлфәт Фазлыйәхмәтов исемле егет яшәгән. Ул әти-әни нигезендә, төп йортта төпләнеп калган булган. Зөлфәтнең бертуганы Зифа белән элемтәгә кердек.

6 ел элек әниебезсез калсак, бүгенге көндә туган нигезебез дә көлгә әйләнде. Шул өйдә 5 бала йөгерешеп үстек. Өебез, мунча, сарай, лапас – берни калмады. Бик куркыныч, мондый әйберне берәүгә дә күрергә язмасын.

Нигез йортта апаебыз Зөлфәт яшәде. Барлык туганнарны бергә җыя торган урыныбыз иде.

Янгын чыкканда, Зөлфәт үзе дә өйдә булмаган. Ул безнең читкә командировкага китеп эшли. Самарага җиткәч, кире борылган. Безгә дә Зөлфәт шалтыратты. Без дә ярты юлдан борылып кайттык. Хәзер ихатаны җыештырабыз. Нигезне бик тә тергезәсебез килә. Әле шок хәлендә һаман. Нәрсәне ничек эшләргә, ничек башларга баш та эшләп бетерми кебек.

Ярдәм кулы сузган кешеләргә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез, – диде Зифа.

Зөлфәткә ярдәм итү йөзеннән социаль челтәрләрдә, мессенджерларда да акча җыю турында хәбәрләр күпләп таралды. «Ятим егет. Әти-әнисе дә юк, хәзер инде торыр җире дә калмады. Оялчан, беркатлы ул үзе. Ярдәм итәр кешесе без генә – гади халык, киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, зинһар», – дип язалар.

Зөлфәт Фазлыйәхмәтов һәм аның туганнарына ярдәм итү өчен телефон номеры. Номеры картага бәйләнгән.

89600743505 (Зульфат Фларитович Ф.)

2202 2004 7810 1874 (Зифа Фларитовна. Сбербанк)

«Сандыгындагы бөртекләп җыйган акчасын да алып чыга алмаган»

Икенче бер йортта 83 яше тутырып килүче Әспирә апа Нәбиуллина яшәгән. «Көчкә генә йөри бит ул, үзе ничек чыга алгандыр», – диләр Әспирә апа турында авылдашлары.

Әспирә апа көчле авырулар, аның өстенә инсульт кичергән булган. «83 яшь тулырына 5 көн кала шундый авыр хәсрәт кичерермен, гомер буе бөртекләп җыйган мал-мөлкәте, йорты белән бергә янып, кара күмергә әйләнер, дип уйламагандыр. Документларын гына алган, сандыгындагы бөртекләп җыйган акчасын да алып чыга алмаган хәтта», – ди Әспирә апаның авылдашлары.

Әспирә апага ярдәм итү өчен халык кызы Тәзкирә апаның картасына акча җыя.

Карта номеры – 2200 5301 2811 3255 (Варина Тазкира)

Ут белән сак булыйк

Иртә килгән коры, җилле яз үзе белән бергә фаҗигаләр дә алып килә. Чүп ягучылар, ихаталарда, урманнарда учак ягучылар да күп. Коры, җилле көннәрдә янгыннар булдырмас өчен сак булыйк. Бурдан кала, уттан калмый шул.

Янгыннан зыян күргән халыкка ярдәм итү өчен гомуми счет та ачылган. «Кеше кайгысына битараф калмыйча, ярдәм итүегезне сорыйбыз», – дип яза Ямалы халкы.

Гомуми счетка акча җибәрү өчен реквизитлар:

2202 2017 0486 6280 (Ализа Дильшатовна)

89869284704 (Сбербанк)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100