news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Коткара торган түгел, су бетте»: Актаныш районында берьюлы биш ихата яна

news_top
«Коткара торган түгел, су бетте»: Актаныш районында берьюлы биш ихата яна

Актанышның Ямалы авылында берьюлы берничә ихата янып киткән. Мессенджерларда таралган видеоларда 4-5 ихатаның дөрләп януын күреп була. WhatsApp төркемнәрдә: «Ямалыда көчле янгын, 4 ихата яна. Кемнең буш техникасы бар, җибәрегез, физик көч белән генә җиңә торган түгел, техника кирәк. Зинһар, җибәрегез!» – дигән аудиоязма йөри.

«Менә, иптәшләр, авыл бөтен көе яна. Коточкыч хәл, коточкыч! Бер 5 өй янып бетте, тагын 5-6сына яну куркынычы яный. Мондагы машина, мондагы техника, мондагы кеше! Коткара торган түгел, су бетте. Баш бетмәлек хәлләр. Бөтен район техникасы җыелды, тик котылгысыз хәлләр. Аллам сакласын!» – дип сөйлиләр икенче бер видеода.

Авыл халкы көчле янгынның чүп яндырудан чыкканын әйтә. «Бер әби чүп яндырган, ди, коры курадан киткән. Котчыккыч куркыныч иде. Хәзер ялкыннары бетте инде, пыскып янып утыра. Җил генә көчәймәйсен инде», – дип яза ямалылар WhatsApp төркемнәрдә.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Алла сакласын
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар