Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ямалы авылында янып беткән 5 йортның өчесе хуҗасыз булган

Ышанычлы чыганактан алынган мәгълүмат буенча, кеше яшәгән йортларның берсен әле яңа гына сатып алган булганнар.

news_top_970_100
Ямалы авылында янып беткән 5 йортның өчесе хуҗасыз булган
aktanysh-rt.ru

Актаныш районының Татар Ямалысы авылында олы фаҗига: бүген,10 апрель көнне анда берьюлы 5 йорт янып, мичләре генә тырпаеп утырып калды.

Фото: © aktanysh-rt.ru

Янгын кичке якта, сәгать 3ләр тирәсендә чыга. Кеше яшәми торган йорт янып китә, авыл халкы утның чүп яндырудан чыгуын сөйли. «Бер әби чүп яндырган, ди, коры курадан киткән», – дип язалар ямалылылар WhatsApp төркемнәрдә. Йортлар үзара якын урнашкан булганга, ут күрше йортка сикерә, шул рәвешле, барысы 5 йортка тарала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең Telegram каналында язылганча, «уттан барлыгы кеше яшәми торган 3 йорт һәм кеше яши торган 2 йорт зыян күргән. Аларында өлкән яшьтәге 2 апа яшәгән, аларның үзләренә зыян килмәгән. 16.15 сәгатьтә янгынны чикләп алганнар, 17.15 тә ачык ут сүндерелгән».

Ышанычлы чыганактан алынган мәгълүмат буенча, кеше яшәгән йортларның берсен әле яңа гына сатып алган булганнар.

Фото: © aktanysh-rt.ru

Бурдан кала, уттан калмый, диләр, фотоларга карагач, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат ышанасың.

Фото: © aktanysh-rt.ru

WhatsApp төркемнәреннән соңгы минутларда гына шундый хәбәр килеп иреште:

«Хәерле көннәр. Ямалы авылындагы коточкыч пожарны ишеткәнсездер инде. 5 йорт янды. Шуларның берсе – Зөлфәт исемле егет, ЯТИМ... Әти-әнисе дә юк, хәзер инде торыр җире дә калмады. Ярдәм итәр кешесе без генә – гади халык, киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, зинһар. +7 960 074-35-05 номеры картасына бәйләнгән. Зульфат Фларитович Ф. Бу группага язганга ачуланмагыз, ничек тә ярдәм итәсе килә авылдашыма. Оялчан, беркатлы ул үзе. Тамчыдан күл җыела. Битараф калмыйк, зинһар.

Бәлки, берәрегез ураза фитырын кемгә бирергә белми йөргәндер, савабы зурдан булыр, Алла бирсә».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100