Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бесплодие» диагнозы куелгач, Алмаз Мирзаянов нишләгән?

news_top_970_100
«Бесплодие» диагнозы куелгач, Алмаз Мирзаянов нишләгән?
"Татар-информ" архивы

Иҗади гаилә Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллинага озак көткәннән соң гына бала сөю насыйп булды. Бу бәхетле көнгә алар ничек килеп җитүләре турында Алмаз Мирзаянов «ТМТВ» каналындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында сөйләде.

«35 яшемдә әти булдым. Әйтеп бетергесез эмоцияләр кичерәм. Бу бәхеткә килү озак кебек тоелды. Әмма бездән дә озак килүчеләр бар. Без йөклелек чорын яшермәдек тә, әйтмәдек тә. Җәй көне мин авыртулар сиздем, тикшеренә-тикшеренә, операциягә килеп җиттем. 4 декабрьдә операция булды, 22 декабрьдә туй булды. Миңа күтәрергә ярамаса да, мин туйда Зөлфирәне күтәрдем. Ничек инде шундый бәхетле көндә беренче бию вакытында хатыныңны күтәрмисең?

Бәлки, күтәрү дә ярамагандыр… Шуннан соң анализларым начар булды. «Бесплодие» диагнозын күреп, агарынып чыктым. Нәрсә эшләргә? Бәлки, ялгышлыктыр, дип тә уйладым. Бала булу мөмкинлеге 2 процент кына иде, аннары ул 1 процентка гына калды. Аннары тагын 2 процент, тагын 1 процент, 3 процент... Анализ бирәм, дәваланам.

Без клиникага барабыз. Елмаеп каршы алалар. «Була, була» дигәннәре «бла-бла» булып чыкты. Шулкадәр күп анализ бирдек, ә аларның сроклары да бик кыска. Шәхси клиниканың максатларын соңрак кына аңладык. Бәлки, алар да безнең өчен тырышкандыр инде... Ул анализларның күбесе кирәк тә булмаган. Системаны аңлаган кеше безгә әйткәч кенә, барысы да аңлашылды. Чарасызлыкта калган әти-әни буларак, күзебезне тондырып, алар әйткәнне эшләдек. Аннары клиниканың баш табибы: «Табигый юл белән булмый, «ясалма»га чиратка басыгыз. Фәлән-фәлән сум акча кирәк», – диде. Акчасын да эшләрбез, дип уйладык...

Кызганычка, беренче сабыебызны югалттык. 

Бүген ни өчен минем белән шулай булды, дип уйлыйм. Мин бит 32 яшьтә генә өйләндем. Ничә ел очрашып йөреп, бәлки, мин өйләнмәс тә идем. Иртәрәк өйләнсәм, кадерен белмәс идем. Бала да тиз генә булмады бит… Мин аны шундый кадерлим хәзер. Минем аны Зөлфирәгә дә, бер кешегә дә бирәсем килми. Беренче вакытларда, Зөлфирә йокласын дип, төне буе кулымда тотып чыга идем.

Һәрнәрсәнең үз вакыты икән. Ышанырга кирәк, көтеп кенә утырырга кирәкми, юлларын эзләргә кирәк. Аллаһтан чын күңелдән сорарга кирәк, шул вакытта барысы да була икән», – дип сөйләде Алмаз Мирзаянов.

«Зөлфирә диагнозны ничек кабул итте?» – дип сорады тапшыруның алып баручысы Лилия Кадыйрова.

«Зөлфирә адекват кабул итте. Аның да ярдәме булгандыр. «Нормально була, бөтен кешенең баласы бар, безнеке дә булыр», – диде. Ул «була» дип торды. Хәзрәткә барган идек, ул «ясалма»га бармагыз, сабыегыз булыр» дип өшкереп җибәргән иде.

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем «41 көн дәвамында 41 тапкыр тәсбих тартып бала сорадык» дип сөйләгән интервьюны укыдым. Ник безгә дә шулай эшләмәскә, дип уйладым. Кичтән ниятләдем дә, иртән торып, намаз тәртибен каршыма куеп, намаз укырга җыендым. Икенче көнне үк Зөлфирә дә янәшәмә басты. Ир белән хатын бергә укыйлар икән, аларга кушылып, ничәдер фәрештә укый, диләр. Без 41 көн генә түгел, ярты еллап Аллаһтан сорадык. Бүгенге көндә 5 вакыт намаз укымыйбыз, әмма тырышабыз.

Беренчесе турында 2 атна вакытта ук белдек тә барысына да әйттек. Зур ялгышлык булган. «Бу юлы алай эшләмәгез. Сизсәләр, «әлһәмдүлилләһ» дип кенә әйтегез», – диде хәзрәт.

Бала көтүчеләргә «өметегезне өзмәгез» диясем килә. Безгә дә шулай әйттеләр. Анализлар шундый булып кая булсын инде, дип уйлыйсың инде ул. Димәк, Аллаһ Тәгалә шундый юл белән үзенә якынайтырга теләгән.

Хәзер бит ата-аналар баланың мәктәптәге ватсап төркеменнән зарлана. Синең балаңның мәктәптәге тормышыннан чат бар, кемнекедер юк, кадерен бел, ярат», – диде артист.

Зөлфирәнең икенче тапкыр бала көткәнен хәбәр итүе турында сөйләгәндә, Алмазның күзләре яшьләнде.

Җырчы баланы көтеп алулары турында «ТМТВ» каналы видеосында 06.19 минутта сөйли башлый.

Алмаз Мирзаяновтан фоторепортаж: өйләнгән, хатыны белән мунча кергән һәм камыт кигән.

Алмаз Мирзаянов яңа туган кызы турында: «Могҗизага тиң бүләк».

«Болай ук булыр дип, башка да килмәде» – Мирзаяновларда бәби чәе.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 февраль 2023
    Исемсез
    Молодцы! Исеме дэ бик матур кызыгызнын!! НЭЗИРЭ !!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100