Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болай ук булыр дип, башка да килмәде» – Мирзаяновларда бәби чәе

news_top_970_100
«Болай ук булыр дип, башка да килмәде» – Мирзаяновларда бәби чәе
Фото: Алмаз Мирзаяновның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Бүген Зөлфирә Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаяновларның кызларының бәби чәе узган. Нәни Нәзирә Мирзаянованың тәүге бәйрәме Казанның күркәм рестораннарының берсендә гөрләгән. Әти кеше социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәби чәеннән «туры трансляция» алып барган.

Иҗади гаиләдә шатлыклы вакыйга узган елның 5 ноябрендә булган иде. Менә сабыйга 3 ай булып килә икән инде. Мирзаяновлар әлегә авылда яшәп яталар. Әниләре белән. Ә сабыйның бәби чәен алар шәһәрдә үткәрергә карар кылган. Зал тутырып кеше җыеп, җырлап-биеп, милли рухта, мул табыннар артында, исерткеч эчемлекләрсез уздырганнар.

Бәби ашын мөхтәрәм кунак Рамил хәзрәт Юнысов башлап җибәргән. Бәйрәмне җырчы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановлар алып барган. Соңыннан аларга рәхмәт әйтеп, Алмаз: «Шәп буласын белгән идем, ләкин, болай ук «мощный» булыр дип, башка да килмәде. Зур рәхмәт сезгә. Гел шулай, тату, матур яшик», – дип, җылы сүзләрен язып куйган.

Зөлфирә һәм Алмазның якыннары, туганнары, дусларыннан кала, бәйрәмдә аларның иҗади дуслары: Айдар Тимербаев, Фирзәр Мортазин, Алсу – Азат Фазлыевлар, Илсөя Бәдретдинова һәм башкалар да булган. Хәтта Уфадан кадәр килүчеләр дә. Зөлфирә кызларына багышлап язылган яңа җырын тәүге тапкыр кунаклар алдында башкарган. Тиздән ул җыр халык ихтыярына да килеп ирешер һәм бик популяр хит булыр, дип өметләнәбез. 

Мирзаяновларны шатлыклы вакыйгалары уңаеннан тәбриклибез. Нәзирәгә әти-әнисе тигезлегендә сәламәт булып үсүен телибез. 

Видеолар: Алмаз Мирзаяновның социаль челтәрендәге сторисларыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100