Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов яңа туган кызы турында: «Могҗизага тиң бүләк»

Зөлфирә Шәйдуллина белән Алмаз Мирзаяновлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга: аларның кызлары туды.

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов яңа туган кызы турында: «Могҗизага тиң бүләк»

Җырлы гаиләне әти-әни булулары белән котлап, Алмаз белән аралашып алдык.

Зөлфирәнең хәле ничек, Алмаз?

Аллаһка шөкер, әйбәт кенә хәлләре! Бәби табу белән хәбәргә чыгуга ук, тагын киләсе килә монда, ди. Хәзер бит күп хатын-кызлар беренчесен тапкач ук, «тагын кирәк булса үзең табарсың» ди ирләренә. Табибы да бик мактады инде, «пыст» иткән тавыш та чыгармады хатының, ди. 9 ай буена көн саен диярлек иртән торып теләкләр теләдек, Аллаһтан җиңеллек сорадык. Әлхәмдүлилләһ, бар да яхшы. 

Әле бәләкәчкә исем сайладыгызмы?

Исем буенча ике вариант бар иде. Менә хәзер төгәл сайладык инде. Тамашачыларыбыздан да киңәшләр сорадык. Икегезнең дә исемнәрегез зыңгылдап тора, «З» хәрефе булсын, диючеләр күп булды, анысын хупладык. Татар хәрефләре булмасын, уңайсызлыклары күп, диючеләр дә булды. Килешәм, ләкин, бөтен җирдән «сөрелеп» килүче мескен татар хәрефләрен исемнәрдән дә кысырыклап чыгарсак, без татар булырбыз микән киләчәктә, дигән уйлар белән, ике «Ә» хәрефе булган исем сайладык. Мулла кушкач, әйтербез, иншаллаһ. 

Сабый дөньяга билгеләнгән көндә килдеме?

Билгеләнгән срогына 5 көн кала шәһәрдәге фатирыбызга күченеп килдек. 5 көн яныннан китмәдем, саклап кына тордым, булмады. 6нчы көнендә мин бер көнгә Башкортстан ягына китәргә тиеш идем. Үзен генә калдырасы килмәде, врачы карады да, «әле авылга кайта аласыз» дигәч, кайтып киттек Теләчегә. Зөлфирә анда калды, мин Дүртөйлегә киттем. Мин кичке 6га кайтып җиткәндә, баҗай бала табу йортына илтеп куйган иде инде. Төнге 11дә нарасыебыз туды. 

Әти булу ничек соң?

Әле бит «әти» статусы гына алдым. Чын әти исемен алу өчен күп эшләр эшлисем бар әле. Аңламаслык яшьтә түгел инде мин, аңлыйм, күңел дә тулып куя. Аллаһ бүләге бит ул. Могҗизага тиң бүләк. Бәлки, берәр вакыт, бу көнгә кадәр ниләр үткәнебезне, Зөлфирә белән кочаклашып үксеп елаганнарыбызны сөйләрмен әле. Үткәне – үткән инде аның, бәлки, кирәк тә түгелдер. Киләчәк матур булсын, дип телик. Иң мөһиме – бүгенгесе. Ә бүген – авыз ерык, аяклар җиргә тими, сөбханаллаһ! 

Зөлфирә белән бәләкәчкә сәламәтлек телибез.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 7 ноябрь 2022
    Исемсез
    Котлыйм сезне без бетен гайлэбез белэн сезнен ечен бик шат,тигезлектэ устерегез сабыйыгызны,
  • 7 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бэхетле сабый булсын. Бэхетле эти эни булып тигезлектэ устерегез. Зэйнэп тугелме кызыгызнын исеме
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100