Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаяновтан фоторепортаж: өйләнгән, хатыны белән мунча кергән һәм камыт кигән

Алмаз Мирзаяновтан фоторепортаж: өйләнгән, хатыны белән мунча кергән һәм камыт кигән

news_top_970_100
Алмаз Мирзаяновтан фоторепортаж: өйләнгән, хатыны белән мунча кергән һәм камыт кигән
Татар эстрадасы артисты Алмаз Мирзаянов камыт киеп фотога төшкән. "Шулай әле хәлләр. Камыт-камыт дип күпме авыздан чыкты бу, әйтүчесенә дә әйтелүчесенә дә кызык булмавына карамастан, әйтелергә тиешле булган, сакаллы шаяру", - дип язган ул. 

"Бары тик акыллы кеше генә үз үзеннән көлә белә!!!"
"Шулай, Алмаз энем, камыт кигәнче бар да ярата, матур сүзләр язалар, парлы булгач, көнләшүче дә табыла, язарлар әле тагы да, исең китмәсен. Бар кеше дә нәрсә булса да куймаса, шыпырт кына тикшереп ятучылар нәрсә карар соң?"
"Азрак җүләр дә булмасаң бу дөньяда!"
"Бу фотоны мин аңлыйм инде - Алмаз тормыш йөген тартырга әзер ир-ат икәнлеген күрсәтәсен. Молодец энем, бөтен фотолар соклана торган".
"Тормыш булгач, камытын да киясен, арбасын да тартасан, кулыңа чыбыркысын да тотасын".

Алмазның бу фотоны куюы юкка түгел. 25 августта ул өйләнүе хакында хәбәр итте.


Ә бер көннән соң ул хатыны белән мунча керүе турында язып, мунчадан фото элеп куйды. "Котлауларыгыз өчен мең рәхмәт. Мунча кереп чыктык. Кызык", - дип язган иде ул. 

Бу фотосы өчен аны шактый гына тәнкыйтьләделәр дә. 

"Мине дә "кияү мунчасы" дигән нәрсә кызыктыра. Шуның өчен генә булса да өйләнергә ярыймы соң, Алмаз?"
"Ниләр булганын сөйләрсең әле?"
"Чабындыгызмы соң? Скорее чабынышкансыздыр".
"Киләсе фото нинди булыр икән?" дип ризасызлык белдерделәр. 

Шуңа күрә дә Алмаз, "Элек аерым кергәннәр мунчаны", - дип язып куйган. 

Алмазның укучылары мунчадагы фотоны да ошаткан. "Әйе, элек бергә мунча да кермәгәннәр, йокламаганнар да ә балалар каяндыр барлыкка килгән", - дип яклап язганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100