«Йолдызлык»тан Хәсән Туфан турында татарча хикәят, яки «Пушкин картасы»на – татар шагыйре
«Созвездие – Йолдызлык» театры беренче татарча премьерасын Балтачта күрсәтте. Хәбәрчебез моңарчы рус телендә уйнаган актерларның татарча уйнавын күреп кайтты.
Башта үзен бары тик рус телендә эшләүче театр буларак күрсәткән «Созвездие – Йолдызлык» театры үз өстенә татарча спектакльләр кую миссиясен дә йөкләде – үзенең күренекле татар шагыйре Хәсән Туфан иҗатына багышланган «Ерак йолдыз яктысы» («Свет далекой звезды») спектаклен татарчага тәрҗемә иткән. Премьера өчен Балтач мәдәният йорты сайланган.
Спектакль «Пушкин картасы» хисабына күрсәтелде. Балтач мәдәният сараеның 365 урынлы залы югары класс укучылары белән шыгрым тулган иде. Хәтта урын җитмәде.
Театрлар хәзер спектакль алдыннан яки артыннан тамашачы белән аралашу алымын актив куллана: тамашачыга башланыр алдыннан спектакль һәм аның геройлары, куелу алшартлары турында мәгълүмат бирелә яки спектакль артыннан тамашачы белән аралаша. Бу – баланы алдан әзерләү, яки соңыннан ныгытып кую.
Ягъни, баланың тамаша каравы – аның мәдәният-сәнгать йортына килеп эстетик ләззәт алу белән бергә күпмедер мәгълүмат чыганагы да булырга тиеш. Шуңа да спектакль алдыннан сәхнәгә алып баручы Таһир Исмәгыйлев чыкты.
«Узган елның декабрендә без «Свет далекой звезды» спектакленең премьерасын чыгардык. Ул рус телендә иде. Спектакль тамашачыга шулкадәр ошады ки, аның татарчасын да сорадылар. Безгә бу эштә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ярдәм итте – без, ул оештырган грантлар конкурсы аша мөмкинлекләр алып, спектакльне тәрҗемә итә алдык. Безнең артистларыбызның күбесе татар телендә уйнамый иде. Әмма, максат куелгач, алар татар теле укытучылары ярдәмендә текстны татарча өйрәнә алдылар. Максатларга ирештекме икән – спектакльне карап җавап таба алырсыз.
Сез шагыйрьнең авыр язмышы турында беләсездер. Аның «Ант» поэмасында совет властена каршы өндәү бар, дип гаепләп, сөргенгә озаталар. Аның яраткан хатыны, Камал театры актрисасы Луиза Салигаскәрова ире исән калсын өчен тырыша – йорт җиһазларын, чәчләрен сатып, иренә посылкалар сала. Сатар әйбере калмагач, кан бирә башлый. Алар очрашканмы, бәхетле булганмы – бу хакта сез спектакльне карагач белерсез. Бу әсәр барлык репрессия корбаннарына дога булып яңгырасын иде!» – дип, спектакльгә кереш буларак аңлатып үтте алып баручы Таһир Исмәгыйлев.
«Ерак йолдыз яктысы» — Хәсән Туфан шәхесенә багышланган, ләкин, шәхес кысаларын узып, татар шагыйре язмышын күрсәтә торган, притча жанрына якынлаштырган сәхнә әсәре. Спектакльнең режиссеры Рәшит Заһидуллин әлеге татарча спектакльне русчасының татарча тәрҗемәсе дип кенә санамый. Оештыручылар әйтүенчә: «Бу – спектакльнең татар телендәге версиясе. Ләкин артистлар алдына куелган максталар һәм сюжет канвасы үзгәртелмәде», – дигән ул.
Спектакльдә Хәсән Туфанны абыйларының Уфага – «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрүләре, шагыйрьнең Урта Азия якларына чыгып китүе, Казанда Луиза Салигаскәрованы очратуы, аларның гаилә коруы, шагыйрьнең милләтчелектә гаепләнеп кулга алынуы, сөргенгә сөрелүе, Луизасының аңа посылкалар салуы, каләмдәшләре белән мөнәсәбәтләре сурәтләнә. Эпизодлар майлы буяу белән ясаган картиналар кебек түгел, ә җиңелчә штрихлар белән ясалган төсле. Болар аудиторияне күздә тотудан килә. Спектакль – тамашачыны тетрәндергән сәхнә әсәре булуы өстенә, балалар өчен Хәсән Туфан иҗатын һәм тормышын сурәтләгән әдәбият дәресе дә иде чөнки.
Дөрес, шигырьләренең сайлануы сораулар тудыра. Алар күбрәк идемедер шунда. Шагыйрьнең «Кайсыгызның кулы җылы – бәйлисе бар йөрәкне», «Агыла да болыт агыла» кебек киң аудиториягә билгеле булган популяр юллары үз заманы өчен актуаль булган, әмма өйрәнчегрәк шигырьләре белән буталыбрак калды кебек. Әлбәттә, әдәбиятчылар гына белгән шигырьләр шагыйрьнең яшь чагын сурәтләгәндә яңгырый, таныш шигырь юллары – соңрак. Ләкин спектакльнең 1 сәгать 20 минут барганын исәпкә алсак, шушы вакыт эчендә артистлар тамашачыны күпме шигырь белән күмеп китте! Мәхәббәт тарихы һәм лозунг рәвешендә яңгыраган шигырьләр бергә буталып, бераз диссонанс тудырды. Театраль мәхәббәт һәм театраль фаҗигане тамаша кылганда, кайбер шигырьләр барабан кагып торган кебек тәэсир итте.
Мөгаен, без «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең беренче татарча спектаклен бер гасырлык татар профессиональ театры контекстында, татар дәүләт театрларына куелган таләпләр куеп бәяләргә иртәрәктер. Гәрчә ул мондый театрларның кайбер спектакльләреннән югарырак торса да. «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасында нигездә зур сәхнә тәҗрибәсе һәм зур популярлыгы булмаган яшь артистлар уйный. Аларга әле үз исемнәре өчен эшлисе дә эшлисе. Әмма иң мөһиме аларда – яшьлек энергетикасы һәм сәламәт амбицияләр бар. Алар шуның белән алдыра.
Спектакльдә иң кирәк мизгелдә барлыкка килгән серле карт образы кертелгән (Инсаф Ганибаев). Без өлкәннәр бу картны Хозыр Ильяс кебек тә, шагыйрьнең яклаучы фәрештәсе итеп тә тоябыз. Ул бездә өмет уята. Ә балалар аны аңлап бетердеме икән? Аның мистик образ булуын ничек җиткереп бетереп була икән? Әллә ул вазифа укытучылар өстенә калдымы? Ул образның булуы әбиләребез кабатлаган: «Саклаучы фәрештәләрең янәшәдә булсын!», «Хозыр Ильяс юлдашың булсын!» дигән теләкләрен искә төшерә. Спектакльне бөек шагыйребезне шушы көчләр саклап калган һәм явыз көчләр тырнагы астында һәлак итмичә халкыбызга кайтарган дип ышанып карыйбыз.
Спектакльнең пьеса авторы – Елена Крайнова. Режиссер Рәшит Заһидуллин профессиональ команда туплаган: сценограф – Әсәл Исмәгыйлева, композитор – Юрий Чаплин, хореографлар – Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар. Барысы да үз җирлегебездә тәрҗияләнгән белгечләр.
Спектакльдә театр артистлары Искәндәр Нуриҗанов, Айгөл Хәбибуллина, Кәрим Сөләйманов, Тимерхан Закиров, Ренат Гайнуллин, Инсаф Ганибаев, Денис Крутовских катнаша. Әлбәттә, алар сәхнәдән татар телен җиткерү миссиясе йөкләнгән татар театрында эшләсәләр һәм татар телендә камил сөйләшү вазыйфаларына керсә, аларның сөйләменнән зарланырга мөмкин булыр иде. Бу очракта аларга рәхмәт әйтергә генә кала.
Хәсән Туфан ролен башкарган Искәндәр Нуриҗанов Казан театр училищесының рус теле бүлегендә укыган, Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган. Хәзер ул «Созвездие – Йолдызлык» арт-резиденциясе артисты. «Мин рус бүлегендә укысам да, татар телендә уйнау хыялы бар. Ул тормышка ашса, бәхетле булыр идем», – дигән иде ул русча премьерадан соң. Ниһаять, актер хыялын тормышка ашырды. Әйтергә кирәк: егетнең татар теле шактый камил.
НКВД тикшерүчесен уйнаган Денис Крутовских – рус егете. «Әйе, мин текстларны педагог белән өйрәндем, әмма мин текстны ятлап кына сөйләмим, кайчан ни әйтүемне аңлап эшлим. Музыкаль белемем булу һәм музыкаль ишетү сәләте миңа текстны җиңел үзләштерү мөмкинлеге бирде», – диде ул.
Хәсән Туфанга акырынган, типкәләгән һәм кәгазьләренә кул куйдырырга маташкан тикшерүче өлешчә генә татарча сөйләшә, күбесенчә русча «акырына». «Аның бит мәгънәсе дә шунда. Власть вәкиле шагыйрь белән рус телендә – рәсми дәүләт телендә сөйләшә. Әмма кирәк булганда, шагыйрьнең имзасын алу максат итеп куелганда, вәкил шагыйрьнең туган телендә дә дәшә ала: «Мин синең телеңдә дә сөйләшә алам – син кул куй», – ди ул», – дип аңлатты актер.
Туган телеңдә дәшүче һәр зат сиңа дусларча мөнәсәбәттә булмаска да мөмкин, әгәр синең белән синең телендә сөйләшәләр икән, аның мең төрле сәбәбе була ала, дип уйлап куйдым. Бу спектакльдән бик күп мәгънәләр табып була иде.
Балалар спектакльне яратты. Укытучылар соңыннан дәрестә бу спектакль буенча фикер алышачакларын да әйтте.
Хәзер атнага бер сәгать әдәбият укытылып, баладан татар әдәбияты турында тирән белем, татар язучылары турында мәгълүматлы булуын таләп итә алмыйбыз. «Тукай белән Җәлилне генә беләләр», – дип күпме шыңшысак та, безнең бу проблемага адекват чишелеш юлларыбыз юк.
Миңа калса, «Созвездие – Йолдызлык» театры шушы ихтыяҗны күздә тотып, үз чишелешен тәкъдим итә: татар әдәбияты классигы турында спектакль әзерләп, районнар белән сөйләшеп, аны «Пушкин картасы» хисабына күрсәтүне оештыра. Бу – икеләтә файда: театр «Пушкин картасы» акчаларын алса, балалар Хәсән Туфан турында мәгълүматлы була – димәк, алар тагын бер татар әдәбияты классигы турында беләчәк.
Бераз читкәрәк китеп, «Пушкин картасы» темасына. Эченә 5 мең сум федераль акча салынган «Пушкин картасын» кемнәр генә ауламый! «Пушкин картасы»на мәдәни чаралар тәкъдим ителгән порталны ачып карасак, Марат Яруллин, Ришат Төхфәтуллин, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Әнвәр Нургалиев, Чулпан Йосыпова, Рифат Зарипов һәм башка бик күпләр үз иҗатларын район мәдәният йортларында «Пушкин картасы» белән сатып йөрүен күрәбез. Ә бит әлеге картага салынган федераль акчаларны үз шәхесләребезне пропагандалауга куллана алабыз. Татарстан мәктәпләрендә татар баласына татар әдәбиятын өйрәнерлек дәрәҗәдә укыту өчен вакыт мөмкинлекләре каралмаган икән, без «Пушкин картасын» атнага бер генә калган әдәбият дәресенә ярдәмлек итә алабыз. Моның өчен үз эстрадабызның комачауламавы, театрларның балаларга кәмит тамашалар түгел, шәхесләребез турында мәгълүматны кызыктыра алырлык дәрәҗәдә бирә торган әсәрләр тәкъдим итүе кирәк.
Тагын бер кат ассызыклыйм. Җәмәгать, безнең балалар татар әдәбиятыннан шыр надан, һәм бу – алар гаебе түгел. Ә шул баланы мәдәни үстерү өчен бирелгән федераль акча хисабына без аңа Чулпан Йосыпованың яки Мирзаяновларның җырлавын тәкъдим итәбез икән, бу – җинаять үк булмаса да, яхшы гамәл түгел инде. Без аңа Фатих Кәрим, Һади Такташ, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Лена Шагыйрьҗан һәм тагын күп шагыйрьләребез турында сөйли алыр идек ләбаса.
Мин бу очракта, үрнәк мисал итеп, «Созвездие – Йолдызлык» театрын китерәм.