Акчаны тикмәгә туздыру яки «Пушкин картасы»нда эстрада артистлары булырга тиешме?
Күптән түгел Татарстан театрларындагы проблемаларга багышланган түгәрәк өстәл утырышында театр әһелләре «Пушкин картасы» программасында концерт куючы җырчыларның да булуына дәгъва белдергән иде. «Интертат» эстрада җырчылары һәм театр әһелләренең фикерләрен тәкъдим итә.
- Пушкин картасы — яшьләрне мәдәнияткә тарту максатыннан оештырылган дәүләт программасы. 14-22 яшьтәгеләр виртуаль карта алырга мөмкин, аның счетына ел саен 5000 сум акча салына. Бу акчаларны бары тик махсус комиссия хуплаган чараларга гына бару өчен тотарга мөмкин.
Татарстан театрларындагы проблемаларга багышланган түгәрәк өстәл утырышында Кәрим Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов: «Бер проблема килеп чыкты — „Пушкин картасы“ на эстрада артистлары ябырылды», — дигән иде.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова болай җавап кайтарган иде: «Без эстраданы үткәрмәдек. Шуңа да безгә күпләп зарланулар ява башлады. Башка җирдә теркәлеп, безнең территориядә эшли торган продюсерлык компанияләре бар. Ягъни, башка территория оештыручысы концерт мәйданы итеп безнең Мамадышны, Буаны һәм башка районнарны сайлый. Мондый продюсерлык үзәкләре мәсьәләсе Мәскәүдә каралачак», — дип җавап кайтарган иде.
- «Пушкин картасы» проектының максаты — 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр арасында кешелек кыйммәтләренә мәхәббәт һәм сәнгать әсәрләренә эстетик караш тәрбияләү, тәнкыйди фикерләү формалаштыру; чараларда аудитория белән эшләүнең интерактив, агарту, белем бирү һәм инклюзив форматларын, шулай ук совет, чит ил классикларының аудиовизуаль әсәрләрен кулланырга тәкъдим итү.
Әйтергә кирәк, мәдәният министры Ирада Әюпованың урынбасары Юлия Әдһәмова «Пушкин картасы» турында «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә мәдәни кыйммәтләргә гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләүнең мөһим булуын әйтте:
— Проектның максаты — яшьләрнең мәдәният учреждениеләренә игътибарын җәлеп итү генә түгел, шулай ук аларның сәнгатьне өйрәнүенә этәргеч бирү, дөньяви мәдәниятнең кыйммәтләрен үзләштерү һәм яшь буынның мәдәният өлкәсендә дәрәҗәсен күтәрү. Безгә ватанпәрвәрлек хисләре, үз ватаныңа, халкыңа, гореф-гадәтләргә, мәдәни кыйммәтләргә мәхәббәт салынган гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләү мөһим.
Юлия ханым әйтүенчә, программага керә алган артистларның репертуарында халык әсәрләре, үзебезнең әсәрләр һәм чит ил классикасы булу шарт:
— Һәр чараны программага кертү-кертмәүне эксперт төркем карый. Гармонияле үсеш алган, социаль җаваплы һәм патриотик шәхес (шул исәптән, антисуицидаль, наркотикларга каршы һәм экстремистлыкка каршы юнәлештәге) формалаштыруга юнәлтелгән булырга тиеш; милли, гомумроссия һәм дөньякүләм тарихи, сәнгати, фәнни һәм мәдәни әһәмияткә ия булган матди дөнья әйберләре коллекцияләре булу шарт, — диде ул.
Пушкин картасына эстрада җырчылары да кергән
Пушкин картасы сайтын актарып караганнан соң, анда чыннан да эстрада артистлары концертлары да бар икәнлеге ачыкланды. Дөрес, барлык артистлар да юк анда.
Пушкин картасына кергән җырчылар:
Ришат Төхвәтуллин;
Әнвәр Нургалиев;
Айдар Рәкыйпов;
Марат Яруллин.
Исемлектән күренгәнчә, бу җырчыларның берсе дә чыгышы белән Татарстаннан түгел. Димәк, чыннан да җырчылар башка төбәктә теркәлү узып, Татарстанны сайлый. Федераль программа булгач, Татарстанда моңа каршы килү мөмкин түгел, гәрчә безнең мәдәният министры эстрада җырчыларын кертүгә башта ук каршы булса да. Димәк, җаваплылык бу җырчыларның үзләрендә, сораулар да аларга:
«Пушкин картасы» программасында катнашкан җырчылар концертларында югары сәнгать тәрбиялиме?
Алар программага кайсы төбәктән теркәлү узган?
Бу сорауларны җырчыларга юлладык.
Ришат Төхвәтуллин: «Операга яки башкасына гына йөрегез дип чикләү куйсалар, бик үк дөрес булмас иде»
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин сүзләренчә, яшьләр ирек ярата һәм аларга сайлау иреге куелырга тиеш. Ул бу программада Башкортстаннан теркәлгән:
— Пушкин картасы гамәлгә кертелгәнгә әле бер ел гына, ә без шул ук максатларга тугры калып, инде унынчы концерт сезонын эшлибез. Халкыбызның хәзинәгә тиң җыр сәнгатен үстерү, баету һәм таныту юнәлешендә тырышабыз. Концерт программабыз саф татар телендә. Репертуарда халык җырлары һәм биюләре, ретро җырлар, бөек җырчыларыбыз турында истәлекләр дә, шулай ук заманча җырлар да бар.
Җырлар аша тамашачыбызның зәвыгын тәрбияләү - төп максатларыбызның берсе һәм беренчесе.
Соравыгызга җавап итеп шуны әйтәсем килә — һәр концерт программабыз татар җыр сәнгатен үстерүгә юнәлдерелгән. Һәрхәлдә, без шуңа омтылабыз! Ә бәяне бары тамашачы гына бирә ала.
«Пушкин картасы» проектына эләгү бик җиңел түгел. Мәдәни чара тамашачы игътибарына тәкъдим ителгәнче Мәдәният министрлыгы каршындагы экспертлар советында модерация уза. Техник яктан да, эчтәлек ягыннан да шактый таләпләр үтәргә кирәк.
Сәнгать ул күпкырлы: җыр, кино, опера, балет, рәсем, әдәбият һ.б. Җаныңа кайсы якын, шунысын сайлау мөмкинлеге булу яшьләрне рухландыра гына дип уйлыйм. «Операга гына, яки башкасына гына йөрегез», - дип чикләү куйсалар, бик үк дөрес булмас иде. Яшьләр бит ирек ярата, бигрәк тә сайлау иреген.
Һәм, әлбәттә, әлеге проект кысаларында уздырылучы мәдәни чаралар яшьләр өчен кызыклы да, мавыктыргыч та, сыйфатлы да булырга тиеш дип уйлыйм, — дип җавап бирде җырчы.
Әнвәр Нургалиев: «Бездә халыкка күбрәк эстрада кирәк»
Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев фикеренчә, халык концертка вакытын бушка уздырыр өчен йөрми, ә үзе теләп килә. Җырчы бу программада Башкортстаннан теркәлгән:
— «Пушкин картасы» проектына минем командам гариза бирде, шуңа күрә таләпләрен, кысаларын белеп бетермим. Безнең концертлар сәламәт яшәү рәвешен, әдәплелекне, кешелеклелек сыйфатларын пропагандалый. Концертыма «Пушкин картасы» белән киләләр икән, димәк, кешенең күңеле концерт сорый. Әлбәттә, безне тәнкыйтьли алалар. Әмма халык йөри һәм сорау бар. Аңлашыла, без классик җырчы түгел.
Төптән уйлап карасак, татар телен кем тарата, аны сакларга кем күбрәк өлеш кертә? Без бары татар телендә генә җырлыйбыз, сөйлибез.
Шәхсән үзем театрны яратам. Әмма бездә халыкка күбрәк эстрада кирәк. Эстрадада гадилек бар. Әйтик, мин авыл баласы булсам, Джузеппе Вердиның «Травиата» операсына барып, актерларның җырлавын аңлый алмас идем. Костюмнарын, декорацияләрен игътибар белән карап утырыр идем. Һәр кешенең үзенең фикере бар.
Әнвәр Нургалиевка эстрада җырчыларын бу программага каршы булган кешеләрнең фикерләрен, аерым алганда Миләүшә Хәбетдинова сүзләрен җиткердем. («Мин балаларны артистларның концертына йөртүгә каршы», — дигән иде ул, фикерләре тулысынча — мәкаләнең азагында).
Тәнкыйтьче буларак, Миләүшә ханым хаклыдыр, — диде җырчы. — Безнең эстраданы һәрвакыт тәнкыйтьлиләр. Беркемне дә «Син — молодец», — дип кенә мактап утырмыйлар. Таныла башладыңмы — сине инде тәнкыйтьли башлыйлар. Бу һәр кешенең холкыннан тора.
«Эстрада концертлары заманча яшьләрне тәрбияли»
«Пушкин картасы» проекты белән эшләүче җырчы Марат Яруллин минем сорауларга җавап итеп концертына чакырды. Марат Яруллинның администраторы программага керүне «Тамаша» компаниясе әзерләп бирүен әйтте. «Тамаша» компаниясе Башкортстанда урнашкан. «Тамаша» компаниясе хезмәткәре Зәринә Зариповага мөрәҗәгать иттек:
Без Марат Яруллин, Әнвәр Нургалиев концертларын, Башкортстан төбәгендә күп кенә башкорт һәм татар концертларын 30 елдан артык оештырдык.
«Пушкин картасы»ның максаты — яшь буынга милли, эстетик мәдәниятнең кыйммәтен һәм мәхәббәтен җиткерү, милли мәдәниятне пропагандалау.
Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Марат Яруллин, Салават Фәтхетдинов кебек алдынгы артистларыбызның эстрада концертлары заманча яшьләрне үз җырлары белән тәрбияли дип саныйбыз. Әгәр студентлар, мәктәп укучылары барлык җырларны яттан белеп, концертларда җырлый икән, бу — үсеп килүче буынга классик әсәрләр һәм музей-театрлар белән беррәттән, заманча мәдәният һәм эстрада концертларының кирәклеген исбатлый, — диде ул.
Җырчы Айдар Рәкыйповның концертларына да «Пушкин картасы» программасы белән барып була. Җырчының үзенә берничә тапкыр төрле көннәрдә шалтыратып карадык — трубкасын алмады. Айдарга һәм аның администраторы Вадимга WhatsАрртан хат яздык, алар хатны укыса да, җавап кайтармады. Айдар Рәкыйповның Башкортстаннан икәнен исәпкә алсак, ул да Башкортстаннан теркәлергә мөмкин дигән фараз бар.
Вил дә тели
Башкортстаннардан күреп булса кирәк, Татарстан җырчылары да Пушкин картасына керергә җыена башлаган. Татарстанның халык артисты Вил Усманов та концертын «Пушкин картасы» проектына кертергә җыенуын әйтте:
— Әле модерацияләр узып бетерәсе бар. Барлык этапларны да үтеп бетмәдем. Бу проектка керү-кермәвем билгеле түгел әле. Эстрадада шул проект белән эшләүчеләр барлыгын беләм, — дип җавап кайтарды ул.
Татар эстрадасы җырчылары Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар:
— Без белми дә калганбыз. Күптән гариза җибәргән идек. Дөрес әйбер булса, ачып җибәрергә кирәк. Концертыбыз тулысынча әлеге карта программасы критерийларына туры килә. Килеп карарга тәкъдим итәбез. Нәфис сүз, шигърият, халык җырлары; туган телгә, туган илгә, әти-әниләргә хөрмәт; милли киемнәр, халык уен кораллары, милли бәйрәмнәребезне популярлаштыру — болар барысы да безнең программада бар, — диде җырчы.
Эстрада артистлары “Пушкин картасы» программасына керүләре таләпләргә туры килү, халыкның эстраданы соравы һәм төрлелек булырга тиеш, дигән сүзләр белән аңлатса, театр әһелләре бөтенләй башка фикердә.
Хәзер театр әһелләренә сүз бирик. Алар арасында да төрле фикер әйтүчеләр булды. Әйтергә теләгән төп фикерләре — «Пушкин картасы» программасының максаты үзгә булуында.
«Пушкин картасы» комиссиясендә утыручының берсе генә ризалыгын белдермәсә дә, гариза кабул ителми»
Казан шәһәр филармониясе артистларының да «Пушкин картасы» белән эшләвен ачыкладык. «Пушкин картасы» проектына модерация узу этаплары, комиссиядә кемнәр утыра дигән сорауларга Казан шәһәр филармониясенең PR-менеджеры Рәисә Борһаниева җавап бирде:
— «Пушкин картасы» — Россия Мәдәният министрлыгы проекты. Үзебезнең һәр чараны шушы проектка тәкъдим итәргә тырышабыз.
Сайтта алар ике этап аша модерация уза. Беренчесе — тышкы бизәлеш. Оештыручылар фотографияләргә таләпләрне югары куя, сыйфатлы, зур фотолар булырга тиеш. Мәсәлән, Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулуга багышланган концертның фотосын беренче тапкырдан ук кабул итмәгәннәр иде. Икенче таләп — эчтәлек.
Аңлавыбызча, комиссиядә берничә кеше. Шуларның берсе генә ризалыгын белдермәсә дә, гариза кабул ителми. Комиссиядә кемнәр булуын без белмибез дә. Ниндидер сораулар булса, еш кына кайнар элемтә телефоны номерын җыеп, процессны тизләтергә сорап, шалтыратырга туры килә.
Чараның урынын, ягъни геолокациясен картадан күрсәтеп кую, адресны төгәл язу таләп ителә. Мәдәният учреждениесе чара турында мәгълүматны сайтта бер тапкыр тутырып, ул башка урыннарда да планлаштырылса, адрес һәм датаны өстәп кенә барасы, ягъни янәдән тутырып, модерация узу соралмый.
Безнең Казан шәһәр филармониясе артистлары Арча, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм башка районнарга барып концертлар куя, Казандагы мәктәпләрдә дә шул карта программасы белән концертлар оештырабыз. Программабыз тәрбияви, патриотик характерда, таләпләргә туры киләбез дип саныйм. Минемчә, безнең оешма югары сәнгатьне пропагандалый һәм бу проект белән эшләүгә лаеклыбыз. Яшьләр концертларыбызга йөри.
«Пушкин картасы»нда татар концертлары күбрәк булсын, яшьләр аларны күбрәк карарга тиеш дип саныйм. Анда бит татар җырлары пропагандалана.
Безнең оешмада сценарийлар алдан уйланыла, алдан раслана. Концертлар бер көн эчендә генә әзерләнми. Сценарий язучылар өчен махсус штат каралган. Барысы да җитди формада эшләнә. Җитәкчеләр һәр концерт өчен җавап бирә, — дип аңлатты ул.
Мунча ташы: «Пушкин картасы „ярамаган тагын“ концертларга әйләндермәсме?»
Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла Пушкин картасы югары сәнгать өчен генә дигән фикердә булып чыкты.
— «Пушкин картасы» проекты әйбәт нәрсә. Ләкин аның белән эшләгән иҗади коллективлар эшенең сыйфатын бетерәчәк ул. Иҗат продукциясен ясаганда «ярамаган тагын, Пушкин картасы белән куып кертербез әле тамашачыны», — дигән кебек килеп чыкмас микән?
Ә яшьләрне югары сәнгать белән таныштыруга бер дигән әйбер бу карта. Югары сәнгать коллективлары үзләре районнарга чыгарга тиештер хәзер. Райондагы балаларның барысы да Казанга килә алмый бит. Ә картасы бар, — дип җавап бирде ул.
Фәнис Мөсәгыйтов: «Идеологик тәрбия өчен бүлеп бирелгән акчаны кирәкмәгәнгә туздыру»
Кәрим Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов эстрада артистларының театр өлешенә керүенә каршы:
— «Пушкин картасы» проектында татар эстрадасы артистларының катнашуына тискәре карыйм. Бу театрлар өлешенә керү һәм закон ягыннан да, әхлакый яктан да дөрес түгел. Чөнки бу проект мәктәп укучылары, студентлар театрга, музейларга йөреп, академик сәнгать белән танышсын өчен булдырылды. 20-30 кеше катнашында узган академик сәнгать әсәре белән 3-4 кеше катнашкан эстрада концерты арасында зур аерма бар.
Спектакль яшьләрне тәрбияләү максатын куя, әдәбиятны, телне пропагандалый. Мәдәният йортлары, мәктәпләр һәм башка дәүләт оешмаларына «Пушкин картасы» белән эстрада артистларының концертларын оештыруда тыелып торырга кирәк. Алар үзләре бу «шабашкага» юл ача бит. Мин моны идеологик тәрбия өчен бүлеп бирелгән акчаны кирәкмәгәнгә туздыру дип саныйм. Шуңа эстрада артистларының төрле юллар белән «Пушкин картасы» проекты белән акча эшләргә тырышуына чик куелырга тиеш.
Айдар Шәйхин: «Эстраданың мондый проектка кушылуы аның идеологиясенә каршы килә»
Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин да проектка эстраданы якын китермәү яклы:
— «Пушкин картасы» проекты гадәти яшь тамашачыларда мәдәният һәм сәнгатькә кызыксындыру уяту, сыйфатлы сәнгать әсәрләре белән таныштыру, илебез мәдәниятенә, тарихына мәхәббәт тәрбияләү өчен бик шәп чара. Эстраданы яратырга мөмкин, яратмаска мөмкин, монысы шәхси зәвык мәсьәләсе; татар эстрадасы исә, бернигә дә карамастан, һәрвакыт күңелгә якын һәм кадерле.
Әмма эстраданың мондый проектка кушылуы аның идеологиясенә каршы килә дип саныйм. Популяр, массакүләм сәнгать барыбер үзенә юл ярачак. Театр, классик музыка концертларына, мәдәният оешмаларының мәдәни-агарту программаларына исә мондый реклама бик кирәк. «Пушкин картасы» аркасында күпме оешмада яңа кызыклы программалар барлыкка килде бит, — диде ул.
Илфир Якупов: «Кемдер сәнгатьне аңлый, кемдер юк, кемдер икенче төрле кабул итә»
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, киресенчә, эстрада булуга каршы түгел икән:
— «Пушкин картасы»на җибәрелгән һәр гариза да проектка үтә дигән сүз түгел, һәр чараны комиссия җентекләп тикшерә. Аннан соң балаларны көн саен театр-музейга йөртү аларны ялыктыруы бар. Фәкать театрларга гына йөрсәләр, күңелләре кайтырга мөмкин. Шуңа күрә балаларга төрле сәнгать чараларына йөрү файдалы.
Җырчыларның программаларын белмим, мин аларга каршы яки алар яклы дип тә әйтә алмыйм. Бу сорауны, әйткәнемчә, комиссия әгъзалары хәл итә. Җырчыларның да әдәп-әхлак, туган җирне, якыннарны ярату турында җырлары бардыр, концерт гел бию-мәзәктән генә тормыйдыр. Шуңа күрә «Пушкин картасы» бары тик театрларга гына булсын, бары тик безгә генә килсеннәр дип тә әйтү дөрес булмас.
Мәсәлән, безнең залда 800 кеше бар. Спектакльгә 800 төрле караш. Шул ук рәсемнәр галереясен карап йөргәндә дә, бер кеше картинаны мактый ала, икенче кеше бөтенләй башка детальләре белән кызыксынып китә һ.б. Кемдер сәнгатьне аңлый, кемдер юк, кемдер икенче төрле кабул итә.
Бервакыт укытучылардан: «Пушкин картасы»н кулланып, укучылар белән татар классик әсәрләренең куелышын видео аша булса да кереп карар идек. Бу мөмкин түгел, мәсьәләне хәл итеп буламы?» — дигән эчтәлектәге хат килде.
Театр — катлаулы сәнгать. Аның өчен зур сәхнә кирәк. Районнарга гастрольгә бара калсак та, бөтен спектакльләрне дә сыйдыра алмас идек. Шуның өчен безнең театрдан читтә торган милләттәшләребезнең татар сәнгатеннән ераклашмауларын телибез. Читтән булса да, «Пушкин картасы»н кулланып, видеотрансляцияләрне карау мөмкинлеге булсын иде.
Сүз дә юк, спектакльне тере килеш карарга кирәк, видеоязмадан спектакль карау — кино карау түгел. Әмма сәхнәсе булмаган районнарга без бара алмыйбыз. Сорау булганда тәкъдим туа, без видеоязма тәкъдим итәргә әзер. Әгәр спектакль репертуардан төшеп кала икән, без аны ютубка урнаштырабыз, — дигән фикерен әйтте.
«Массакүләм мәдәният артыннан баргач, нинди югары мәдәниятне үстерербез микән?»
КФУ доценты, әдәбият галимәсе, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, яшьләр классик мәдәният белән таныш түгел һәм картаның төп максаты — яшьләрне театр-музейларга кайтару:
— «Пушкин картасы» проекты кысаларында музей, театр чараларын, филармония, консерваториядә уздырыла торган мәдәни-агарту лекцияләрен күз алдында тотам. «Пушкин картасы» проектына музыка тарихына багышланган кичәләр керсә, шулай ук әйбәт.
Классик (элитар) культура дигәндә, «Пушкин картасы» буенча балалар мәдәният өлкәсендә мәгълүмат тупларга тиеш. Ул бүгенге эстрада белән бәйле булырга тиеш түгел дип саныйм, чөнки эстрада болай да телевизорда, радиода бик күп урын ала, һәм ул дөнья яшьләргә инде яхшы таныш. Төп максат — яшьләрне театр-музейларга кайтару. Алар классик мәдәният белән таныш түгел.
Балаларны хәзер мәктәптән алып, каядыр алып бару зур мәшәкать. Беренчедән, алар мәктәптән тыш түгәрәкләргә йөри. Икенчедән, өй эшләрен әзерләп, вакытлары калмый. Шуңа күрә, балаларны мәктәптән кузгатмас өчен, алар янына барып спектакльләр, лекцияләр оештырсалар, отышлы булыр иде. Сыйныфны җыеп алып барыр өчен класс җитәкчесе бик күп килешүләр аша узарга тиеш, шуңа укытучылар үзләренә җаваплылык алмый.
Бездә хәзер мәдәни чылбырлар өзелә башлады. Балалар Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевның кем икәнен беләме соң? Баланы аларның иҗаты белән таныштырмыйча, массакүләм тамашага алып бару дөрес түгел. Массакүләм мәдәният артыннан баргач, нинди югары мәдәниятне үстерербез микән?
Мин балаларны артистларның концертына йөртүгә каршы. Алар нигез белән таныш түгел. Эстрада дигәндә, мәсәлән, минем Илһам Шакиров калдырган мәдәни байлыкларны күрәсем, тыңлыйсым килә.
Әлбәттә, җырчыларның керткән өлеше зур. Телне үстерергә тырышалар, даими үз аудиторияләре бар. Мәсәлән, Фирдүс Тямаев Милли җыенда җанисәп вакытында гармунын тотып, «Без — татарлар!» дип чыгыш ясады. Эстрада артистлары, сүз дә юк, милли җанлы. Әмма «Пушкин картасы»ның максаты үзгә.
Эстраданың бу проектта булуында җинаять юк. Ләкин дәрәҗәне үзебез билгеләргә тиеш.
Тәкъдим: «Дәүләт «Пушкин картасы“ның акчасын дөрес тотуны контрольгә алсын иде»
Миләүшә Хәбетдинова бу очракта артистларга «Пушкин картасы» программасыннан түгел, башка ресурстан акча бүленеп бирелсен иде, дигән фикердә:
— «Пушкин картасы» — мәдәниятне үстерә, балаларны классика белән таныштыра торган проект. Бу очракта артистлар җиңел юл белән акча эшләргә юл таба. Әлбәттә, аларга да ярдәм булырга тиеш, ләкин башка ресурстан булсын иде.
Күз алдыгызга китерегез, авылларда бу карта буенча күпме тормышка ашмаган чаралар бар! Проектта һәр чараны да теркәп булмый, аның билгеле бер таләпләре була. «Пушкин картасы”н классик характердагы мәдәни-агарту концертларына бирү яклы мин.
Без мәктәптә укыганда да көндезге спектакльләргә йөртәләр иде. Кичке спектакльләр турында сүз алып барабыз икән, транспорт мәсьәләсе хәл ителмәгән. Әле дә ярый Камал театры белән Тинчурин театрлары метро янында, транспорт күп йөри торган урында урнашкан. Театрга килсәгез, шуны күрерсез: кеше кичке 9дан соң да калмый, автобуслар йөрми дип, торып чыгып китә.
Укучы бу спектакльләрдән нинди белем белән чыгарга тиеш, ул үзе өчен нәрсә ача? — дигән сорау куярга тиешбез. Кызганыч, балалар классик мәдәният турында мәгълүмат тупламый, чөнки татар әдәбияты дәресләрен кыскарттылар, татар тарихы, географиясе укытылмый. Ул мәгълүматны музей, театр, филармониянең лекторий-курсларына барып тыңлап булыр иде.
Икенче мәсьәлә дә бар, бала театрга билетны сатып алса да, театрга кадәр килеп җитми, кайсы кача, кайсы болай гына бармый. Аннан соң, «Пушкин картасы» белән спектакльләрдән трансляция дә оештырып булыр иде.
Хәзер, әйтик, «Хәзинә» музеена ай дәвамында бушка керергә була, Бакый Урманче, Харис Якупов һ.б. шәхесләребезнең иҗаты белән танышырга мөмкин. Әмма музейга килүче аз, чөнки әйткәнемчә, укытучы балаларны мәктәптән алып чыгып китә алмый. Мәктәп баласы музейга бару өчен чыгымнарны үзе капларга тиеш була, моны һәр гаилә дә тәэмин итә алмый.
Дәүләт «Пушкин картасы»ның акчасын дөрес тотуны контрольгә алсын иде, — дип тәкъдим итте ул.