Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова соңгы тугыз айда беренче тапкыр бозда чыгыш ясаганда егылды — видео

Әлеге тамаша Алинәнең хореографы, мәрхүмә Людмила Шалашова истәлегенә багышланган иде.

news_top_970_100
Алинә Заһитова соңгы тугыз айда беренче тапкыр бозда чыгыш ясаганда егылды — видео
Абдул Фархан

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Мәскәүдә «Фигуралы шууга гашыйклар» тамашасында чыгыш ясаганда егылды. Әлеге шоу Даниил Глейхенгаузның әнисе, хореограф Людмила Шалашова истәлегенә багышланган иде.  

Заһитова Outro композициясенә биеде. Ул ике тапкыр өчле лутц башкарды, аннары өчле флипка чыкканда егылды. Видео 2.07 минутында әлеге мизгел сурәтләнгән.

Алинәнең быел гыйнварда чыгыш ясаганнан бирле, бозда биегәне юк иде. Былтыр декабрьдә ул карьерасын туктатуын хәбәр итте. Хәзер Беренче каналда «Ледниковый период» тамашасында алып баручы булып эшли.

Хореограф Даниил Глейхенгауз 18 яшьлек Алинәнең егылуын «бәхетсезлек очрагы» дип атады. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«Без моны Хавьер Фернандес артыннан калган тишек аркасында дип шаярттык», — ди ул «Алинәнең егылу сәбәбе боз сыйфатында булмадымы икән?» - дигән сорауга җавап биргәндә: «Әлбәттә юк, бу — бәхетсезлек очрагы, кабыргадан очып чыкканда була торган хәл», — дигән Глейхенгауз.

Шушы ук тамашада Алинә Заһитова икенче номер күрсәтте. Ул «Эсмеральда» биюен башкарды.

«Миңа аның „Эсмеральда“ номеры бик ошады. Теләсә нинди тәнәфес спортчы өчен дулкынландыргыч була, бозны да тоемларга кирәк. „Эсмеральда“да ул яхшы биеде. Минемчә, төп премьера уңышлы узды», — ди хореограф.

  • Былтыр 31 августта Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм аның командасы белән эшләүче хореограф Людмила Борисовна Шалашова вафат булган, дип язган идек.
  • Илья Авербух Алинә Заһитова турында: «Аның матурлыгына карап сокланырга кирәк»
  • Алинә Заһитова курткасын сала алмаган мизгелле видеоны 22 миллион тапкыр караганнар
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100