Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илья Авербух Алинә Заһитова турында: «Аның матурлыгына карап сокланырга кирәк»

«Ледниковый период» тамашасы продюсеры Илья Авербух Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың тапшыру алып баручы буларак дебюты турында фикерен әйтте.

news_top_970_100
Илья Авербух Алинә Заһитова турында: «Аның матурлыгына карап сокланырга кирәк»
Абдул Фархан

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Ледниковый период» телепроектының яңа сезонында алып баручы буларак катнаша. «Ледниковый период» тамашасының продюсеры Илья Авербух яңа сезонга бәя бирде. Ул Алинә Заһитова эшчәнлеге турында да әйтте. Бу турыда Sport24 каналы хәбәр итте.

«Минемчә, программа бик матур башланды. Фикерләр төрле, әлбәттә, ләкин тамашачыларның 90 проценты моны яхшы кабул итте. Проект белән кызыксыналар, рейтинг та яхшы. Гомумән алганда, минемчә, бар да әйбәт килеп чыкты, кайбер әйберләрне тагын да яхшыртачакбыз. Киләчәктә тагын да ныграк шаккаттырырбыз әле», — диде ул.

Авербух Алинә Заһитованың алып баручы буларак эшчәнлеген югары бәяли. «Алинә — бик акыллы. Ул бик тырыша, программадан программага таба ул яхшырачак. Безнең барыбызның да, тамашачыларның да бурычы — Алинәне хуплау. Ул үзе өчен бөтенләй яңа өлкәдә», — ди Илья Авербух.

Продюсер Алинәне «проектның бизәге» дип атады. «Алинәнең матурлыгына карап сокланырга кирәк», — ди ул.

Узган ел ахырында Заһитова үзенең спорт карьерасын туктатып торуы турында хәбәр иткән иде, әмма үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң, быел спортчы күнегүләрне яңадан башлап җибәрде. 2020 елның җәендә фигуралы шуу остасы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә көндезге бүлеккә укырга керде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100