Алинә Заһитованың хореографы, укытучы-остазы вафат

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм аның командасы белән эшләүче Людмила Борисова Шалашова вафат булган. Бу турыда Алинә инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.
"Минем өчен, безнең команда өчен бик кайгылы көн. Людмила Борисовна Шалашова - безнең хореограф, укытучы-остазыбыз, Даниил Глейхенгаузның әнисе вафат. Зур театрда балерина булган Людмила Борисовна мине һәрвакытта да образга керергә, аны хореография аша дөрес иттереп бирергә өйрәтте. Без бергәләп опера һәм балет карый идек, яңа образларны өйрәндек, ул бәһасез тәҗрибәсе белән уртаклаша иде. Людмила Борисовна балет сәнгатен чагылдыра торган кеше иде. Олимпиада сезонында ул миңа бик ярдәм итте. Рәхмәт сезгә, бик зур итеп. Сез һәрвакыт мине йөрәгемдә, минем программаларымда булырсыз", дип яза Алинә.

- 16 яшьлек Алинә фигуралы шуу буенча алырга мөмкин булган барлык призларны да яулаган беренче һәм бердәнбер Россия спортчысы. Ул бу җиңүләрен ике ел эчендә яулаган. 2018 елда - Олимпия чемпионы, 2019 елда - дөнья чемпионы, 2018 елда - Европа чемпионы булды.