Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уникенче җәлилче Рәхим Саттар: печән кибәне астында өзелгән язмыш

Бу герой-шагыйрьнең исеме киң таралмаган, яшьләр арасында аны белмәүчеләр дә бардыр. Аның турында «уникенче җәлилче» дип тә әйтәләр. Быел аның тууына 110 ел. Ул - Рәхим Саттар.

news_top_970_100
Уникенче җәлилче Рәхим Саттар: печән кибәне астында өзелгән язмыш
Салават Камалетдинов

Рәхим Саттар (Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) 1912 елның 15 августында Башкортстан Республикасының Чишмә районы Түбән Хаҗәт авылында туа. Югары белем алган, кече командирлар курсларын узган. 1937 елда  гаиләсе белән Казанга күчеп килә.

1939-1941 елларда ул «Яшь сталинчы» газетасында хәрби бүлек мөдире була. 1941 елның җәендә үз теләге белән фронтка китә, десантчы була. 1942 елның маенда чолганышта калып, фашистлар кулына эләгә һәм, берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрләрендәге хәрби әсирләр лагеренда булганнан соң, Берлин янындагы Вустрау лагерена озатыла.

Шунда ул Абдулла Алиш белән очраша һәм озакламый Муса Җәлил һәм аның иптәшләре тарафыннан оештырылган яшерен антифашистик оешманың ышанычлы вәкилләренең берсенә әйләнә. Ул «Идел-Урал» легионында гитлерчыларга каршы листовкалар язуда һәм аларны бастырып таратуда актив катнаша. 1943 елда Рәхим Саттар җитәкләгән төркем алдына бурыч куела: фронт линиясен үтеп, үзебезнекеләр ягына чыгарга, «Идел-Урал» легионында яшерен оешма төзелүе һәм легионерларның кораллы восстаниесе әзерләнүе турында совет командованиесенә хәбәр итәргә. Рәхим Саттар җитәкләгән биш кешелек төркем төркем Едлино лагереннан кача... Рәхим Саттарның шуннан соңгы язмышы билгесез.

Рәхим Саттарның ничек вафат булуы турында фаразлар гына яши. Әмма «менә бу версия дөресе» дип раслаучылар да бар. Рәхим Саттар җитәкләгән төркемгә качарга урманчы поляк ярдәм иткән. Урман эчендәге яшерен сукмаклар аша поляк аларны Варшавага кадәр озаткан. Соңыннан ул полякны дошманнар кулга алган һәм җәзалап үтергән. Качкан легионерларның язмышы ут эчендә өзелгән. Алар засадага эләгә һәм печән кибәне астында яшеренеп торган вакытта фашистлар ут ача. Бер төркем кешене тереләй яндырып үтерәләр…

Рәхим Саттарның ике баласы кала. Улы Ил аны фронтка озата. Улы кечкенә вакытта ук Рәхим Саттар хатыны белән аерылган була. Кызы Алсу хатыны Наҗия белән калган.

Ил Саттаров - республикабызда Милли социаль-икътисад институтын оештыручыларның берсе. Гомере буе әлеге югары уку йортының ректоры булып эшләгән. Герой әтисенең якты исемен, иҗатын, батырлыгын киләсе буыннарга җиткерү өчен ул күп тырышкан. Рәхим Саттар баласына багышлап бер генә хат язарга өлгерә. Хатны алганда улына тугыз яшь кенә булган. Ил абый әтисе белән гомер буе шул хат аша «аралашкан».

Ил абый әтисенең әсирлектә вакытта язылган шигырьләрен бастырып чыгарган. Рәхим Саттар Борисов, Вустрау, Радом һәм Берлиндагы хәрби әсирләр лагерьларында иҗат иткән шигырьләренең егерме дүрте 1964 елда туган иленә кайта. Җыентык турыдан-туры туганнарына түгел, ә Язучылар берлегенә тапшырыла. Рәхим Саттар лагерьдан качар алдыннан ул җыентыкны Абдулла Алишка биреп калдырган була.

Рәхим Саттарның әдәбиятка тартылуы мәктәп елларында ук булган. Күренекле татар язучысы Нәкый Исәнбәт аның татар теле укытучысы булган.

Бүгенге көндә Рәхим Саттар, аның иҗаты турында сүз әйтә алырлык белгечләребез дә күп түгел икән. Берничә кешегә шалтыратып карадым. Рәхим Саттарны өйрәнүчеләр бик аз.

Владимир Ильич Ленин музеенда герой-шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган кичә узган иде. Анда Рәхим Саттарның оныгы – ТР Милли музееның тупланмалар буенча генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова килгән иде. Калган кунаклары күбесе лаеклы ялга чыккан, өлкән яшьтәге апалар. Тамашачылар арасында гел рус сөйләме ишетелде.

 «Нигә 11 барельеф янында уникенчесе – Рәхим Саттар портреты юк?!»

Лилия ханым белән сөйләшеп алдык. Әтисе – Ил абыйның тырышлыгын күп тапкырлар ассызыклады. Рәхим Саттарның Нәсел дәвамчылары фикеренчә, Муса Җәлил һәйкәле янындагы барельефлар арасында уникенчесе дә булырга тиеш. 

Әти безгә бабайның геройлыгы турында сөйли иде, – дип әкрен генә сүзен башлады Лилия апа. Кичәдән соң аның әле күңеле дә тулган иде...

–  Кечкенәдән бабайның батырлыгы турында белә идек. Ул профессиональ десантчы булган. Рәхим бабайның әсирлеккә эләгүе дә алдан уйланылган операция булган. Бабай немец телен дә белгән, югары белемле булган. Рәхим бабай Муса Җәлил, Абдулла Алиш белән Матбугат йортында редакциядә эшләгәндә үк таныш булгандыр дип уйлыйм. Нәби Дәүли бабамның якын дусты булган. Алар фин сугышында бергә катнашкан.

Без пионер, комсомол булдык. Ниндидер чараларда, политинформация сәгатьләрендә бер тапкыр да бабам герой дип чыгышлар ясаганым булмады. Әти аның исемен торгызу өчен тырышты, ә безне ул эшкә җәлеп итмәде. Әтинең язмаларында әтисенә карата булган бөтен хисләре ярылып ята. Безгә сөйләгәндә дә күңеле тула иде. Әти һәрвакыт аның турында язган, чыгышлар ясаган. Аларның үз илләрен сатмавын исбатлап торган, чөнки ул вакытта пленда булган кешеләргә мөнәсәбәт төрле булган. Әти аның белән горурлана иде, әмма бер тапкыр да мин герой улы дип кычкырып йөрмәде. Пленда булган кешенең малае буларак, әти берничә ел югары уку йортына керә алмаган. 

1999 елда безнең гаиләдә булган барлык материалларның нөсхәләрен Милли музейга тапшырдык. Шулай итү дөрес дип саныйм, чөнки гаиләдә алар сакланмаска да мөмкин.

Рәхим бабай белән мин бүген горурланам. Беләсезме, аның исеме гаиләдә ничек сакланып калудан кала, җәмгыятьтә ничек саклануы да мөһим. Нигә 11 барельеф янында уникенчесе – Рәхим Саттар портреты юк?! - дип сөйләде ул.

«Авыл, район халкы өчен ул – герой»

Рәхим Саттар эшләгән «Яшь сталинчы» газетасы редакциясе Матбугат йортында булган. Лилия Саттарова ул бинага истәлек тактасын куюны сораячакларын әйтте. Казанның Тынычлык бистәсендә Рәхим Саттар исемен йөрткән урам да бар. Шуны да истә тотарга кирәк: Казанда кайбер җәлилчеләрнең исемнәрен генә йөрткән урамнар бар. Тынычлык бистәсендәге 129нчы рус-татар мәктәбендә Рәхим Саттарга багышланган почмак ясалган. 

Фото: © Лилия Саттарова

Фото: © Лилия Саттарова

Рәхим Саттарның туган авылында һәм район үзәге Чишмәдә да аның исемен йөрткән урамнар бар. Чишмә районы музее директоры Радик Әхмәдиев герой-шагыйрьгә багышланган бик күп чаралар булуын, авыл халкының аның белән горурланып яшәвен әйтте.

Чишмәдә Рәхим Саттар урамы

Фото: © Радик Әхмәдиев

Авыл, район халкы өчен ул – герой. Китапханәдә, музейда аның истәлегенә багышланган чаралар үткәреп торабыз. Балалар аны мәктәптә өйрәнә, шигырьләрен укыйлар. Рәхим Саттарның туган авылында мәктәп юк инде, оптимизация булды бит. Балаларны башка мәктәпкә автобуслар йөртә. Балалар өчен шигырь бәйгеләре дә оештырабыз, үзәккә үтәрлек итеп сөйлиләр. Күңелләргә үтеп керерлек бит шигырьләре. Туган көне якынлашканда районда зур чара үткәрергә җыенабыз, – диде ул.

Аның сүзләренчә, Рәхим Саттарның яшәгән нигезнең кайда булуын төгәл генә белүче дә юк. Тарихчылар ике төрле урын күрсәткән. 

«Яшерен оешмада Рәхим Саттарның роле зур булган»

Кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр турында нәфис фильм өчен сценарий язган иде. Ул ун еллап сценарий өчен материаллар туплаган. Фильм әле төшерелмәгән. Сценарийга Рәхим Саттар да кертелгән. Кинорежиссер ул күренешне ничек тасвирлавын сөйләде. 

Яшерен оешмада Рәхим Саттарның роле зур булган. Фронт сызыгын узу өчен әзер булмаган кешене җибәрмәгәннәр бит. Рәхим Саттар анда җитәкче дә булган әле. Фронт сызыгын узар өчен сыналган, ышанычлы, физик яктан көчле кеше кирәк булган. Рәхим Саттар чын командир, батыр кеше булган, шуңа ышанып җибәргәннәр.

Сценарийда Рәхим Саттарның качуы турында да бар. Ул өлештә үзем уйлап керткән урыны да бар. Менә ул профессиональ хәрби, разведчик та булган. Алар кичереп булмый торган адым ясаган. Ничек профессиональ разведчиклы төркем эскерт эчендә йоклаган? Сценарий буенча аларны бер малай күреп кала һәм ул дошманга хәбәр итә. Шулайрак язгач, ышанычлырак була, чөнки логик яктан уйлаганда аларны кемдер күрергә тиеш, әмма ул хакта бер дә мәгълүмат юк.

Фильмда Җәлилчеләр-Кормашчылар турында моңа кадәр билгеле булмаган фактлар да бар. Мәсәлән, Михаил абый Черепанов (авт. – Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының элеккеге мөдире) әйтүе буенча, Җәлилче-Кормашчыларның эшләрен Мәскәү белеп торган. Ни өчен дигәндә, Муса Җәлил һәм яшерен оешма вәкилләре Берлинда безнең чын разведчиклар белән очрашканнар. Ул разведчикларның Мәскәү белән элемтә булган, – дип сөйләде ул миңа.

Рәхим Саттарның фронт сызыгын узып, хәбәр итүе юкка булыр идеме дигән сорау туды. Алар Мәскәүнең хәбәрдар булуын белмәгәнме?

Легионерлар Мәскәүгә хәбәр ителгәнен белмәгән, – дип җавап бирергә ашыкты әңгәмәдәшем. –  Ул турыда мәгълүмат юк. Ул вакытта мәгълүматны артык таратмаганнар, сатлыкҗаннар күп булган бит. Бишәр кешедән торган төркемнәр булган, ул төркемнәрдә командирның кем булуын башка төркем вәкилләре белмәгән дә. Чын профессионаллар булган. Безнең татарлар башлы кеше булган. Татарның хәйләкәрлеге дә зур роль уйнаган. Алар бит күрә торып көпә-көндез немецларны алдап, алар кулы белән листовка бастырталар. Тегеләр соңыннан гына аңлый, – дип сөйләде ул. 

«Фронтта булган шагыйрьләргә күбрәк игътибар булсын иде»

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия апа Хәбибуллина Җиңүнең 75 еллыгына сугыш кырында ятып калган шагыйрьләр турында «Үлемсезлек җыры өзелмәс» дигән проект эшләгән иде. Ул исемлектә Рәхим Саттар да бар. 

Проектта 23 шагыйрьне яктырттым. Аларның исемнәре телгә алынмый диярлек. Аларның исемнәрен яктыртырга, гел кабатлап, язып, әйтеп торырга кирәк. Ул исемнәр югалырга тиеш түгел. Алар бер кулына мылтык, бер кулына каләм тотып сугышкан.

Ул вакытта күп шагыйрьләр «Совет әдәбияты» (авт. – хәзерге «Казан утлары») журналына җибәрә торган булганнар. Рәхим Саттарның да берничә шигыре шунда басылып чыга. 

Беләсезме, көчемнән килсә, бер паркта сугышта үлгән 35 язучының аллеясын булдырыр идем. Мәсәлән, анда һәрберсенең үз агачы, һәрберсе турында мәгълүмат булсын иде. Ул барыбер хәтергә сеңеп кала. Фронтта булган шагыйрьләргә күбрәк игътибар булсын иде, – диде ул. 

Рәхим Саттарның берничә шигырен дә язып куям. 

Өзекләр

Егетләрнең каны түгелә,

Шунда Ватан данга күмелә.

Ут кабынмый яшен яшеннәми.

Корбан бирми – халык яшәми.

ххх

Бүленгән җыр

Табигать тын иде, ул бай иде,

Ята иде тыңлап ал таңны.

Ишетә идем, җырлап, үз тавышымның

Киң урманны урап кайтканын.

Яшәү түгел иде, җыр иде ул

Шат күңелле дуслар янында.

Өзелеп калды ул җыр, бүленеп калды

Тавышы күтәрелгән чагында.

ххх

Наҗиягә

Мин күтәргән эшләр уртак безнең,

Без гомерне бергә кичердек.

Яз да бергә булдык һәм гомернең

Көзге хисен эчеп исердек.

Дошман яуларына каршы бардым,

Минем белән бергә булдың син.

Рухым сүнәр-сүнмәс тын алганда,

Ялкынлатып өскә алдың син.

Син һәрвакыт минем белән булдың,

Хәсрәтләрне бергә кичердек,

Син еракта ләззәт эчкән чакта

Рухың белән эчеп исердек.

Без һәрвакыт икәү бергә булдык.

Хәтта сине читләр үпкәндә,

Син еракта миңа шаһит булдың

Мин күзләремнән хәсрәт түккәндә.

Шуның өчен сине һәрвакытта,

Һәркайда да бергә йөреттем,

Үзең түгел - гүзәл истәлегең,

Бүген инде шуңа күнектем.

        II

Нишләр идем  син булмасаң,

Белмим, белмим, яшәр идемме?

Арлы-бирле килгән вак хәсрәтләр,

Басар микән сырхау рухымны?

Син булмасаң кояш нигә миңа,

Син булмасаң,  нигә ярсулар.

Син булмасаң тормыш юк үзе ул,

Син ул - яшәү, син ул - барсы да.

     III

        (Тагын аңа)

Кара урманга бергә киттек,

Тар сукмаклар буйлап,

Аны атлап якты юлга җиттек,

Алда ирек уйлап.

Син егылдың, хәлдән тайдың, бугай,

Артта торып калдың,

Ә мин исә һаман алда булган

Өмет белән юандым.

Әллә армадыңмы? Бер акланда

Ал чәчәкләр күреп

Алданыпмы калдың син аларга,

Зур бәйләмнәр үреп.

Ничек булды? Әйтче,  белмим,

Син артта торып калдың?

Ә мин исә тормыш биеклеген

Ялгыз көрәшып алдым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100