Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәхим Саттар турындагы фильм тирәсендәге бәхәс: «Муса Җәлилгә бик күп кеше кул күтәрә»

«Мир» кинотеатрында Рәхим Саттарга багышланган документаль-спиритик фильм тәкъдим ителде. Фильмны караганнан соң әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова, берәүләрне күтәрү өчен икенчеләр турында хәтерне таптарга ярамый, дигән фикерен белдерде. Ул Муса Җәлилне күз уңында тота. «Интертат» ике якның да фикерен белеште.

news_top_970_100
Рәхим Саттар турындагы фильм тирәсендәге бәхәс: «Муса Җәлилгә бик күп кеше кул күтәрә»

Герой-шагыйрь, «уникенче җәлилче» дип йөртелгән шәхес Рәхим Саттар турындагы фильмны яшьләр командасы эшләгән. «Высокий дух» фильмы рус телендә, татар телендәге эпизодлар рус теленә титрлар белән бирелә. Режиссер – Дидар Оразов. Фильмны халыкка тәкъдим итәр алдыннан ул зур командалары белән таныштырды. Һәр кеше турында, танышу тарихын сөйләде, рәхмәтләр әйтте. Ул исемнәр арасында Нурбәк Батулла, Зөлфия Камалова, Оскар Юнысов, Наилә Гәрәева һәм башкалар бар иде.

Фильм үзе сәгать ярым бара. Режиссер аны «документаль-спиритик фильм» дип тәкъдим итә. Спиритик фильм дигәч тә, рух аша аңлату. Фильмда Рәхим Саттар хакында гына түгел, гомумән XX гасыр башындагы тормыш, үзгәрешләр, вакыйгалар турында сөйләнелә.

Фильм бик күп төрле өлешләрдән тора. Чишмә авылында яшәүче бер апа дога укый, биектән төшерелгән кукуруз басулары гарәп хәрефләре язылган кара кәгазьне хәтерләтә, авылда таң атып килә, архивлардан алынган аклы-каралы өзекләр күрсәтелә, авылдагы апа җырлый, бии, тарихчылар сөйли, спектакльдән өзекләр, яшьләр җырлый, перфоманслар ясый һәм башкалар. Ул картиналар гел бер-берсен алмаштырып тора. Башта «нәрсә соң бу?» дип утырдым, аннан соң ул динамикага ияләнәсең. Яшьләр Рәхим Саттарның 5-6 шигыренә җырлар яздырган.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Фильмда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының элеккеге җитәкчесе Михаил Черепанов, Музей әйберләрен исәпкә алу һәм саклау буенча Татарстан Милли музееның генераль директор урынбасары, Рәхим Саттарның оныгы Лилия Саттарова монологлары бирелә.

 Бик нык гадиләштереп әйткәндә, фильм шулайрак корылган.

Фильм тәмамлангач та, Миләүшә Хәбетдинова Михаил Черепанов янына килеп: «Бүгенге көнгә кадәр Сез минем өчен Бөек Ватан сугышы темасын яклаучы идегез, фильмдагы эпизодлардан соң: «Сез ничек оялмыйча монда утырасыз?» – дип сорыйсым килә. Берәүләрне күтәрү өчен икенчеләр турында хәтерне таптарга ярамый. Сез Муса Җәлил исемен таптадыгыз», – дип гаепләде.

«Без барыбыз да 3әр сәгать сөйләдек, фильмда һәрберебез 5 минут сөйли», – дип акланды тарихчы.

Миләүшә Хәбетдинова: Сездән клоун ясаганнарын аңлыйсызмы?

Михаил Черепанов: Это, да, согласен...

«Легионерчылар җәлилчеләр булганмы?»

Нинди эпизодлар турында сүз бара?

Фильмнан өзек:

Михаил Черепанов:

Легионерчылар җәлилчеләр булганмы – 93нче елда ук бу сорауны куйдым. Җәлил үзе саттарчы булып чыкты. Саттар Җәлилне әлеге эшкә тарткан. Бу эш белән мари урманнарында үскән Гайнан Кормаш җитәкчелек иткән. Без моңа бик аптырадык, чөнки Җәлил – иң билгелесе, Язучылар берлеге вәкиле, Советлар Союзы герое. Аның белән беркемгә билгесез 20 яшьлек малай – Кормаш идарә иткән. Ул профессиональ разведчик булган һәм нәкъ менә аңа бу эш йөкләнгән. Ә Рәхим Саттар аның төп ярдәмчесе булган. Муса Җәлил профессиональ разведчик түгел. Муса – шагыйрь. Алар аны бу эшкә тарткан. Соңрак бу егетләр, башкаларны җәлеп итү өчен, Муса Җәлилнең авторитеты белән файдаланганнар.

Муса Җәлил шагыйрь, герой – сүз дә юк, бәхәсләшмим, ләкин легионга җибәрелгән профессиональ разведчиклар булмаса, ул бурычын үти алмас иде. Саттар, Алиш, Кормаш – махсус җибәрелгән профессионаллар.

Рафаэль Мостафин китабында «Җәлил әсирлектә уйлап тапкан» дигән сүзләр бар. Аһа, шагыйрь уйлап тапкан, ди. Егетләр, бу – җитди түгел!

Искәндәр Гыйләҗев:

Бу егетләр спектакльләр, җырлар аша легионерларга сугыш турында дөресен җиткерә алдылар.

Лилия Саттарова:

Документлар ачылмаган, шундый бурыч куелган һәм ул аны үтәргә киткән, дип без дөресен белә алмыйбыз.

«Муса Җәлилгә кулны бик күп кеше күтәрә»

Миләүшә Хәбетдинованың үзенә шалтыраттым.

Черепановтан клоун ясадылар, аны мыскыл итеп күрсәттеләр. Черепанов ул – бик зур хөрмәткә ия кеше.

Бу темага җаваплы карарга кирәк, чөнки татарның дөньяга танылган ике исеме бар: Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил. Черепанов, сораулар куя-куя, Муса Җәлил оешманы төземәгән, дип сөйли. Аны төрле интонация белән бирергә була, монда мыскыллау ишетелә. Муса Җәлилгә кулны бик күп кеше күтәрә. Ул – татарның намусы, ул – легендага әйләнгән шәхес. Аны атмаганнар, асмаганнар, ул, дәүләт дошманы буларак, гильотина астында канын түккән. Бу инде бер сорауга да урын калдырмый. Моны дөнья таный.

Татарстан акчасына төшерелгән фильмда Муса Җәлил турында дөрес булмаган мәгълүмат таратыла. Фильмда бер тарихи документ күрсәтмәделәр, – ди ул.

«Рәхим Саттар турындагы кинода үзебезнең идеалларга һөҗүм ясыйбыз»

Ул үзен рәнҗеткән башка күренешләрне да санап китте.

– Рәхим Саттар шигыренә язылган бер җырга видеода кыз кеше буш шешәләрне куенына ала, авызына якын китерә. Шигырен тәгаен генә хәтерләмим, шешәне яраттым, дигән сүзләр бар иде, дип хәтерлим.

Кыз кеше Шәрык клубында шешәләрне авызына тыгып бии. Андый эстетика булмаган. Моны бүгенге яшьләр керткән. Рәхим Саттар шигырьләрендә бу образны актарып чыгарганнар. Кем тикшергән ул шигырьләрне? Кем эксперт? Кем бәя биргән? Җәмгыятькә чыгарыр алдыннан шигырьләрне тикшерергә кирәк. Рәхим Саттарның өйрәнчек шигырьләре булгандыр, әмма кем аларны шедевр дәрәҗәсендә әдәбият тарихына керткән?

Шәриф Камалның мемориал йортын бушатып, пычрак композиция төзегәннәр һәм татар исеменнән рус тамашачысына тәкъдим итәләр. Дәүләт исеменнән мәдәни кодны шулай үзгәртергә кем хокук биргән? Илһам Шакировның шешә тотып җырлаганын күргәнегез бармы? Кайдан килгән бу Рәхим Саттар турындагы фильмга?

Фото: © Солтан Исхаков

Оскар Юсупов (иск. – «Gauga» төркеме солисты) Рәхим Саттарның иҗатын авыр рок итеп башкарды. Аның артыннан бу җырны җырлыйсы киләме? Бу очракта Рәхим Саттар кайда? Ул яшьләргә акча алу өчен һәм үзләрен «продвигать» итү өчен кирәк. Рәхим Саттар бу кинода юк, – диде галимә.

Тагын бер шигырьгә перфоманста пәке белән бию күренеше бар иде.

«Кайсы милли биюдә пәке кулланабыз? Әкиятләрдә дә герой корал белән түгел, ә акыл көче, хәйлә белән җиңә. Милли эстетик идеалда акыллы кеше беренче урында тора. «Шүрәле» әкиятендә дә җиңү өчен балта кулланмый, егет хәйләкәрлек белән ала. Рәхим Саттар турында кино чыгарганда, үзебезнең идеалларга һөҗүм ясыйбыз. Бу – мыскыл итү», – ди ул.

«Яшьләр милли мәдәниятне мыскыл итте»

Фильмда Чишмә авылында яшәүче олы яшьтәге ханымнар белән өзекләр бар. Берсе дога кыла, берсе җырлый, җырның мәгънәсен аңлата, сүзләрен онытып җибәрә, берсе бии, яшьлекләрен искә алалар. Бу апаларны күрсәткәндә экранда «Чишмә йолдызы» фәлән-фәлән» дигән язу чыга. Аларны, Чишмә авылында яшәүче фәлән апа, дип бирмиләр.

Татар әбиләрен «звезды» дип, мыскыл итеп чыгардылар. Бу хатын-кызлар гомер буе фермада эшләгән. Алар иртәнге дүрттә торып киткән, зур флягалар күтәреп йөргән, төнге уникедә өйгә кайтканнар. Бу хатыннарны шулай мыскыл итәргә кем хокук биргән? Ул әбиләр өйләрен видеога төшергәнне белмәгәндер дә. Съемка ясар өчен мендәрләрне идәнгә атканнар. Авыл йортында мендәрнең идәндә ятканы юк. Бу кадрларны күргәч, бу әби, аның туганнары шартларга җитә, – ди Миләүшә ханым.

Фильм башында «чишмә» сүзен аңлатканда «в переводе с башкирского – родник» диелә. «Бу нинди хәл? Татарстан акчасына төшерелгән кинода, башкорт теленнән тәрҗемә, дибез», – дип ярсый галимә.

Фильмда бик күп кинохроника кулланыла. Аларның Рәхим Саттарга шәхсән кагылышы юк диярлек. Физик яктан матур булмаган бер күренеш истә калды. Түбәтәйле ир-ат тауга менә алмаган атын кыйнап үтерә. Атка суккан вакытта, ирексездән күзне йомдым.

Фото: © Абдул Фәрхан

«Татар кешесе атны кыйнаганны күргәнегез бармы? Малга кул күтәрсәң, кулың черер, дип куркыталар. Безнең өчен мал – гаилә әгъзасы. Атны рәнҗетергә ярамый. Достоевскийның «Преступление и наказние» әсәрендә шундый күренеш бар. Башкорт, татарда андый әйбер юк. Бу – чорны, илне караңгы буяуларда күрсәтер өчен эшләнелә.

Бу киноны яңадан сүтеп җыярга кирәк, дөрес акцентлар куярга. Милли мәдәниятне артта калган, диләр, бии, җырлый алмаган әбиләр белән чагыштыралар. Яшьләр милли мәдәнияте мыскыл иттеләр, халыктан көлделәр, дип кабул иттем. Мондый киноны кабул итә алмыйм, кино артында белгечләр торырга тиеш. КВНщикларга (иск. – бу очракта режиссер Дидар Оразов күз уңында тотыла) мондый зур тарихны ышанып тапшырып булмый. Мин Искәндәр Гыйләҗевне генә кабул иттем», – ди ул.

Фильмга кермәгән фактлар

Миләүшә Хәбетдинова «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында фильмда урын тапмаган фактларны яза. Аның фикеренчә, бу фактлар Рәхим Саттарның шәхесен, холкын ачып бирә ала.

Кайберләрен генә кыскача язып узам. Аның шагыйрьлегенең тамырлары күрсәтелмәгән, Рәхим Саттарның абыйсы Габдрахман Саттаровның истәлекләре урын алмаган, әтисе Сөләйман мулланың кәсепләре турында әйтелмәгән. Ул истәлекләрдән цитаталар китерә. Рәхим Саттарның мәктәптә уку чоры тиешенчә ачылмаган. Фильмда Рәхим Саттарның белеме турында «ул сигезьеллыкны тәмамлаган» дип әйтелә. Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, «сигезьеллык» сүзе кеше аңында «белемсез» дигән белән тигез кабул ителә.

«Ул вакытта 8 ел белем алу хәзер институтны тәмамлауга тиң булган. Ул сигезьеллыкның Уфаның билгеле 4нче мәктәбе булуы тамашачыга аңлатылмый. Фильмда Рәхим Саттарның авыл мәктәбен ташлап китүенең сәбәбе дә аңлатылмый. Дәрескә соңга калып килүе өчен хәлфә аны кыйный, бала физик көч куллануга протест белдереп, мәктәпкә бармый. Бу кечкенә фактлар аның характерын аңлата», – ди галимә.

«Кемдер идеаль портрет ясый икән, дәвам итсен, әмма менә шундый идеаль булмаган тормыш та бар»

Фильм турында фикерен ишетергә, дип Милли музейга Лилия Саттарова янына бардым.

Фильмның идеясе турында күп тапкыр фикер алышулар булды, әмма аны режиссер ясады. Ул үз күзлегеннән чыгып эшли, спикерларны да үзе сайлый, темаларны, локацияләрне үзе билгели. Без бик күп сәгатьләр сөйләдек, ачык сөйләшү булды. Шул сөйләшүләрдән ул билгеле бер моментларны сайлап алган. Бик кызыклы килеп чыккан, дип саныйм. Фильм бер кешенең язмышы турында гына түгел. Алай була да алмый, чөнки сугышка кадәрге документлар гына бар, 1941 елдан соң истәлекләргә, пленнан кайткан дәфтәргә һәм хатларга гына таяна алабыз. Башка документлар юк. Ул бик дөрес биргән, дип уйлыйм, ХХ гасыр башында татар халкының тормышын күрсәтә. Кешеләр нәрсә аша үткән һәм нинди авырлыклар күргән. 

Фото: © Салават Камалетдинов

Минем өчен бу фильмда яшьләрнең катнашуы мөһим иде, чөнки «сугыш темасына чыгыш ясамыйбыз» диючеләр булды. Фильмның озын булуы да аклана. Ул әбиләрне дә бүлдерәсе килми, алар бик урынлы, без андый кешеләр белән көн дә очрашмыйбыз. Фильм интеллектуаль яктан үсеш таләп итә. Фильм уйландырмый икән, димәк, ул сәнгать иҗаты түгел. Аның тирәсендә фикер алышулар бара икән, димәк, лаек. Бу очракта да шулай ук. Кеше сәгать ярым фильм карады икән, озак вакыт уйланып йөрергә дә тиеш. Сораулар туарга тиеш. Ни өчен ул әбиләр ярты сәгать җырлый, сөйли? Ни өчен Черепанов ярымкараңгы цех бүлмәсендә утыра? Нигә ул 5 минут дәшми тора, карашы кая төбәлгән? Ул биргән сораулар уйландыра. Фильм яшьләрдә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. Бу темага Интернетта күбрәк эзли башладылар. Дидар гына түгел, башкалар да җәлилчеләргә мөрәҗәгать итә.

Гадәти булмаган тел белән сурәтләп, алар яшь аудиторияне җәлеп итә алды. Фильмда фикерләр бәрелеше, төрле караш, хроника бар, төрле катлам кешеләре күрсәтелә. Кемдер идеаль портрет ясый икән, дәвам итсен, әмма менә шундый идеаль булмаган тормыш та бар.

Кино тәнкыйтьчеләренең әйтер сүзләре бар икән, рәхим итегез. Фильм төзелешенә карата фикер, авыр кабул ителә торган урыннар бар икән, әйтсеннәр. Минем бу фильмга претензия юк. Барысы да килеп чыккан дип уйлыйм, – дип сөйләде ул.

«Дидар үзе бик күп кешене җәлеп итә, яндырып җибәрә алды»

Минем белүемчә, яшьләр бушка катнашты. Анда акча юк. Дидар үзе бик күп кешене җәлеп итә, яндырып җибәрә алды. Ул съемкалар миңа да авыр бирелде, чөнки чирли идем. Бу миңа танылыр өчен кирәкми, аңлыйсызмы? – диде ул.

Ул төркемдә Муса Җәлил булмаса, төркем үзе дә, башкаларның фамилияләре дә билгеле булмас иде, килешәсезме, дип сорадым.

Әйе, фильмда шул турыда сөйләнә бит. Муса Җәлилнең авторитеты булган. Җәлилнең исеме югалмый бит. Уйлап карагыз, Без башка шагыйрьләрне өйрәнсәк, дөньяга күрсәтсәк, Габдулла Тукай юкка чыгамы? Юк. Бу очракта да шулай ук, – диде Лилия ханым.

«Фильмны төшерү өчен 11 сәгатьлек хроника карадык»

Бу очракта фильмның режиссеры Дидар Оразовның фикере дә урынлы булыр, дип уйлыйм, чөнки ни өчен шулай, ә болай түгел, дигән сорауга ул гына җавап бирә ала. Аның фикеренчә, фильмга карата барлык сораулар режиссерга булырга тиеш.

Ул Рәхим Саттар белән танышу тарихын сөйләде.

Милли музейда аның турында белдем. Сөйләделәр-сөйләделәр, әмма аның тарихы миңа нык тәэсир итмәде, әмма бер мизгелдә аның шигырьләре миңа ошый башлады. Мәхәббәт һәм шешә турындагы шигырь иде ул, шул мине эләктереп алды.

Фильмны төшерү өчен 11 сәгатьлек хроника карадык. Күпмедер вакыт мин аны уйлап яшәдем, аның батырлыгын күрдем. Хис-кичерешләр ягыннан нәрсә миңа тәэсир итте? Мин күз алдына китердем: алар әсирлеккә эләккән, аларны «сатлыкҗан» дип игълан иткәннәр, алар яшәгән шартларны күз алдына китерегез, мораль халәтне күз алдына китерегез. Рәхим Саттар, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм башкалар шул вакытта шигырь, җыр, музыка ярдәмендә рухны күтәрә алган. Аны хәзер сөйләве генә җиңел. Минем рухи батырлыкны күрсәтәсем килде, – дип сөйләде режиссер.

Фото: © Салават Камалетдинов

Финанслау булдымы?

Сумманың яртысы – үземнең финанслар. Калган өлеше белән килешү нигезендә «Татмедиа»дан ярдәм булды. Без күптән хезмәттәшлек итәбез. Мин инде бик күп еллар социаль ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәм. Мин үзем радикализм, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау белән шөгыльләнәм. Хәзерге Рәхим Саттарларның эшен дә шулай дип әйтеп булыр иде.

Бөек Ватан сугышы турында фильм төшерү, һәм хәзерге вазгыятьтә төшерү авыр. Фильм Рәхим Саттарның тарихын сөйләүгә генә корылган булса, ул «Рәхим Саттар» дип аталыр иде. Минем архив, хроника аша рухны күрсәтәсем килде.

Ат белән кадрны хәтерлисезме? Ул, чыннан да, шушы кешенең соңгы аты. Ничек аны төшереп торганнар? Документаль фильмда барысы да чын бит, ул ат чыннан да үлә. Бу очракта оператор нинди хисләр кичергән?

«Мин Рәхим Саттарга рәхмәтле»

Чишмәдәге әбиләрне ничек сайладыгыз?

Сентябрь аенда Чишмә районына бардык. Ул вакытта Рәхим Саттарга багышланган чарага эләктек. Минем уйлавымча, фильмда миллилекне, авыл рухын, тормышны күрсәтеп бирә алырлык ике әби булырга тиеш иде. Ул әбиләргә сокландым. Клара апа безгә яттан Островскийны, Пушкинның 3 шигырен, Лермонтовның 2 шигырен сөйләде.

Ни өчен аларны «авыл кешесе» дип түгел, ә «йолдызлар» дип тәкъдим иттегез?

Алар – Чишмәнең «йолдызлары». Алар барлык бәйгеләрдә җиңгән, аларны җырларга чакыралар. «Йолдызлар» шәһәрдә генә була аламы?!

Команданы ничек җыйдыгыз?

Рәхим Саттарны кайтарырга ярдәм итегез, дип ярдәм сорадым. Ул кешеләр бик күп хезмәт куйды, тырышты. Авыр булды, төннәрен йокламадык, хәл калмады, әмма мин бәхетле идем, чөнки дөрес юлдан баруымны аңладым. Эшләргә кирәк, дигән уй белән яшәдем. Куркып калган булсам, шагыйрьне кайтарып булмас иде. Күп кеше «хәзер вакыты түгел», «темасы авыр», диделәр. «Вакыт түгел» дип, ул гел тарихта калыр иде. Мин бу юлны аның өчен үттем. Мин үзем дә тормышымны иҗатка багышлаган кеше, авырлыкларын беләм.

Мин Рәхим Саттарга рәхмәтле. Аның ярдәмендә үз тирәмә бик талантлы, профессиональ кешеләрне җыя алдым. Мин һәрберсенең эшенә сокланам.

Фильм чыккач, Интернетта Рәхим Саттар турында мәгълүмат артты. Бик күп кешеләрдән җылы сүзләр килде. Мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле, фильм юкка гына дога белән башланмый, – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 8 гыйнвар 2023
    Исемсез
    ачыклык
  • 8 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Рахим Саттар офицер, һава-десант батальоны командиры була. 1942 елны чолганышка эләгеп әсирлеккә төшә. Фильмда быларга ачылык бармы икән?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100