news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бер-берегезгә илһамчы булыгыз»: Гөлшат&Александр Далматовлар туеннан эксклюзив репортаж

Казан рестораннарының берсендә Гөлшат Әбделманова белән Александр Далматовның – хәзер инде Далматовларның туе узды. Туйда безнең журналистыбыз Рузилә Мөхәммәтова да бар иде. Эксклюзив репортаж тәкъдим итәбез.

news_top
«Бер-берегезгә илһамчы булыгыз»: Гөлшат&Александр Далматовлар туеннан эксклюзив репортаж
Фото: "Интертат", Рузилә Мөхәммәтова

Яшь актриса Гөлшат Әбделманова белән татар кинематографиясенә яңа дулкын булып килеп кергән кинорежиссер Александр Далматов өйләнештеләр. Драматург Мансур Гыйләҗев әйтмешли, матур күренеш – талантлы режиссерлар чибәр актрисаларга өйләнә.

  • Беренче яңалык шул: Гөлшат Александр Далматовның фамилиясенә күчәргә карар иткән, гәрчә Саша андый шартлар куймаса да. Димәк, Татарстанда Гөлшат Далматова исемле чибәр татар актрисасы барлыкка киләчәк.
  • Икенче гаҗәеп яңалык – туйның алдагы көнендә Александр Далматов Теләче районында кино төшереп йөрде, туйдан соң да кино төшерергә киткән, ди. Ягъни, съемкалар арасында гына туена йөгереп кереп чыкты, диярсең.

ххх

Туй мәҗлесе Казанның хәләл рестораннарының берсендә узды. Кунакларның да күпчелеге таныш йөзләр иде – төрле өлкәдә иҗат итәүче сәнгатькәрләр (алга таба кайберләрен санап чыгачакмын).

Яшь парның регистрация тантанасы да шул ук көнне шәһәр үзәгендәге биналарның берсендәге түбәдә үтте. Дөнья киноларындагыча итеп, кызны әтисе җитәкләп чыгып кияүгә тапшырды.

  • Киленне каршы алгандагы «бал-май, мендәр»не белгән буын, аптырамагыз – анысы да булды, дөрес, бераз башка локациядә һәм башка форматта, әмма булды.

Регистрацияне алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина, Далматовларның танышу тарихларын да тасвирлый-тасвирлый (алар кастингта танышкан. – авт.), регистрация тантанасы ясады, яшь парлар балдаклар алышты. Аннары кунаклар чиратка торып, берәм-берәм, яшь пар янында басып фотога төшә башлады.

Тантананың музыкаль өлеше парлы җырчылар Назлыгөл белән Рамилгә (кайчандыр иҗат юлын «Айфара» белән башлаган җырчылар. – авт.) тапшырылган иде. Хәзер Алсу (Назлыгөл – сәхнә исеме) белән Рамил Александр Далматов командасында кино төшерәләр: Алсу – костюмер, Рамил – администратор.

ххх

Казан түбәсендәге регистрация тантанасын икенче бер ресторанда туй мәҗлесе алыштырды.

Әйткәнемчә, хәләл ресторан. Шуңа да кунакларның чыгышы тост форматында түгел, кияү белән кәләшнең алдына басып котлау иде.

Тамада – Муса Камалов – Кариев театрының иң харизмалы һәм иң профессиональ вокаллы ир-ат артисты. Янәшәсендә – музыкант Гайсә Маликов. Күренекле җырчы Рөстәм Маликовның улы аппаратура белән эш итте, төрле тынлы уен коралларында уйнады. Җырлап кунакларның күңелен ачарга Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөһрә Шәрифуллина һәм башкалар чакырылган иде. Шулай ук гаҗәеп вокаллы Илгиз Мөхетдинов килде – аның турында алга таба язылачак.

Кыз – Аксубай якларыннан. Егет – Питрәч ягыннан. Ике як та – тыйнак һәм затлы нәсел. Сүз уңаеннан, Сашаның туганнары аның кечкенә чакта бабасы белән шәҗәрә төзүен һәм, шәҗәрәдә әнисе булмагач: «Әни безнең туган түгел икән», – диюен дә искә алдылар.

Гөлшат Әбделманова Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин курсын тәмамлап, Түбән Кама Яшь тамашачы театрында эшләгән. Бу сезоннан ул иҗатын Кариев театрында дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, Гөлшат Камал театрының сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниевның туганнан туганы булып чыкты – туйда Резедә һәм Илгиз Зәйниевлар да бар иде.

Читкәрәк китеп шунысын да өстәп куйыйм әле: әйе, нишләп Гөлшат Камал театрында түгел икән, диючеләр булды бу туганлыкны белгәч. Миңа калса, бу – табигый. Гафу итегез, изгән дә баскан бит инде Камал театрын артист балалары һәм туган-тумачасы, гәрчә аларның бөтенесе дә талант ягыннан Искәндәр Хәйруллин (Илдар Хәйруллин белән Алсу Гайнуллинаның бердәнбер уллары) дәрәҗәсендә булмаса да (арада төрлесе бар бик талантлылары да, әлегә «ялтырамаганы» да). Туганнан туган сеңлесен икенче бер режиссерның ышанычлы кулларына тапшыргач, Илгиз Зәйниевның күңеле аеруча тынычтыр. Гөлшатка Кариев театрында уңышлар телик!

Залда 80ләп кунак – барысы да булмаса да, әйткәнемчә, хәйран гына күп иде таныш йөзләр.

Әйтик, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев биредә иде. Хатынсыз гына. Чөнки Камал театры Чаллыда гастрольләрдә, нәкъ шул көнне Ләйсән Рәхимованың спектакле икән – ул «Ситса туй» комедиясендә ЗАГС хезмәткәре ролен башкара. Аксубайдан килгән кунаклар, шул исәптән, кәләшнең әнисе Мәүлия ханым да Илтөзәр белән фотога төштеләр, аның кинодагы Шәяхмәт роленә («Кеше китә – җыры кала» телесериалы) рәхмәтләрен әйттеләр. Менә шундый була ул тамашачы мәхәббәте!

Классик драматург Мансур Гыйләҗев та биредә. Хатынсыз гына. Ни өчен алай икәнен белмим.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин да биредә. Хатыны Зөлфия ханым белән. Александр Далматов Мансур хәзрәт турында документаль фильм төшергән иде – данлыклы хәзрәт шушы дуслык хөрмәтенә килгәндер. Белүемчә, яшьләргә никахны да ул укыган булган.

Тинчурин театры йолдызлары Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов та биредә. Резеда – Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмында төп рольне башкарган актриса, ә Артем Пискунов – хәзер төшерелә торган «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалында Мирзанур ролендә.

Менә пар-пар булып Әлмәт театры артистлары да килде: Ләйсән һәм Рифат Әхмәдиевлар, Резеда һәм Илсур Хәертдиновлар. Ләйсән – Далматовның «Кеше китә – җыры кала» телесериалында данлыклы Васфикамал. Ә Илсур – Васфикамалның ире.

Кариев театры актрисасы Фирүзә Зиннәтуллина да биредә. Ул да күптән Далматов командасында эшли – костюмер да, рәссам да...

Композитор Миләүшә Хәйруллина да бар. «Кеше китә – җыры кала» сериалының күңелләргә үтеп айкап чыгара торган музыкасын ул иҗат итте.

Олег Фазылҗанов та бар – Далматов белән якташлар да, аның киносында уйнаган артист та. Олегның җырлавы гына ни тора!

Баязит Зәйдулла да биредә – Ркаил Зәйдулланың улы.

Далматовның кино эшендә уң һәм сул кулларына әверелгән Алсу һәм Илмир Хәбибуллиннар гына күренмәде – югыйсә, исемлектә дә бар иделәр.

ххх

Зур, матур гына зал. Түрдәге затлы бизәлгән өстәлдә, президиумдагы кебек, кияү белән кәләш утыра. Аларның баш очына «Бәхет – ул син» дип язып куелган.

Ике яклап түгәрәк өстәлләр тезелгән. Урыннар билгеләнгән. Мин Мансур хәзрәт һәм Мансур Гыйләҗев белән бер өстәлгә туры килдем. Әмма тамаданың программасы шул кадәр зур һәм кунакларның җырлап күңелен ачучылар шулкадәр күп иде – кунакларга бер табын артында утырган кешеләр белән аралашырга да вакыт тимәде. Мансур хәзрәт белән бер табын артында утыр да, аның хатыны ачык йөзле Зөлфия ханым белән аралашырга да җитешмә, имеш! Чөнки тамада Муса Камалов гел сөйләп, нәрсә беләндер шөгыльләндереп тора – бераз ял итеп алсын иде бу егет, дип уйлый башлыйсың хәтта. Бераз пауза да бирә белергә кирәктер бит инде кунакларга! Әллә хәзер андый тәртип юкмы ул? Кунаклар үзара аралашмый дамы?

Элек кызны ата йортыннан алып китеп, ир йортына килгәч, бал-май каптырып, мендәргә бастырып каршы алалар иде бит инде. Хәзер дә авылларда бардыр ул йолалар. Далматовлар очрагында йолаларны театральләштереп, ресторан залында гына күрсәттеләр. Балын да, маен да каптырдылар

Туйдагы өч котлаудан өзек китерәм.

Илгиз Зәйниев: «Гөлшат – минем сеңлем, әниләр бертуган. Саша белән ничек танышканымны да хәтерләмим, фикерләр туры килә иде. Мин алар өчен куандым. Тормышта төрлесе булырга мөмкин. Бер-берегезне яратыгыз! Бер-берегезне хөрмәт итегез! Арага читләрне кертмәгез! Өлкәннәрне тыңлап, үзегезчә хәл итеп яшәгез! Икегезгә ничек рәхәт – шулай яшәгез!»

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Минем мәҗлесләргә йөргәнем юк. Соңгы тапкыр туйда курсташыбыз Эльвира Садриеваны Финляндиягә кияүгә биргәндә һәм курсташыбыз Рамил Вәҗиевны өйләндергәндә булганмындыр. Саша чакыргач, килмичә булмады, чөнки хөрмәтем чиксез. Сашаның гаҗәеп интуициясе бар, тоемлавы көчле. «Кеше китә – җыры кала» телесериалын төшерә башлаганда, аңа әле шикләнеп карыйлар иде, фильм чыккач – шик бетте, алга таба «Ай, Саша» дип килүчеләр күп булачак – шуларга алданмаска интуициясе җитсен иде. Гөлшатка да шул ук сүз инде. «Бу кешегә миннән нәрсә кирәк икән» дигән иләк белән яшәсәгез иде. Шушы иләгең тутыкмасын, Саша!

Сизәсездер – яши-яши, якын кешеләр азая. Хатын бик якын кеше булсын өчен өйләнә инде кеше. Эчең пошканда шыр итеп кычкырырга да бер кешең булырга тиеш. Кайчагында әниләргә усалрак сүзләр дә ычкынып китсә дә, без аның кичерүен беләбез. Чөнки бик якын кеше генә кичерә. Яхшы ир белән яхшы хатын шуны күтәрә ала торган кешеләр була. Ире эштән кайтып керде, аяк астында калган чиләккә абынды да: «Алып куймагансың шул чиләкне!» – дип кычкырды. Хатын шунда: «Үзең алып куйсаң булмыймы?» – дисә – бетте. Ул синең кеше түгел, бу – вакытлыча. Бу ирнең бит чиләккә ачуы килүе түгел, аның йә эшендә кәефен төшергәннәр, йә башка сәбәп бар, һәм аңа бушанырга кирәк – кычкырып куярдай бер кадерле кешең кирәк. Шушыны аңлауның тәме, ләззәте бар. Кычкырыр һәм шул кычкыруны сеңдерер кешең булсын! Гаилә тормышының романтикасы шул!..»

Мансур Гыйләҗев: «Соңгы арада яшь режиссерлар яшь актрисаларга өйләнә башлады. Мин инде борчыла башлаган идем – аларның иҗат итәргә куәтләре җитәрме икән? Ләкин күрәм – алар тагын да активрак эшли башлыйлар. Дәртләре уяна. Бу – уңай күренеш... Минем Гөлшатка теләгем шул: Сашаның мохитен кабул ит!» (Мансур котлавын, бик зирәк итеп, үз туганнары турындагы вакыйга белән бәйләп сөйләгән иде – әмма бөтенесе хәтердә калмаган булып чыкты, шуңа яза алмадым.)

Әлбәттә, «Икәү ятыгыз – өчәү торыгыз» кебек «туй теләкләре» дә булды. «Хәләл котлауларга кушылам» дигәне дә...

Уеннарга килгәндә, «тозсыз», «мәгънәсез», «Алла язмаган» уеннар юк иде. Мәгънәле һәм, әлбәттә, «файдалыларына» килгәндә, аукцион ясадылар, ал һәм зәңгәр ползункига акча җыйдылар, «стрем/норм» уйнадылар.

Ә инде туйның иң югары ноктасы Илгиз Мөхетдиновның җыры һәм шул җыр дулкынында сәхнә томанында кияү белән кәләшнең биюе иде.

  • Илгиз Мөхетдинов – «Кеше китә – җыры кала» телесериалының музыкаль тавышы. Сериалның һәр сериясе аның тавышы белән башланды. Хәтерлисезме: «Чорлар үтә микән, җырлар көтә микән язмышларның борма чатында? Нинди көйләр көйлик, нинди сүзләр сөйлик без кичергән хисләр хакында...»

«Мин кайтыйм инде», – дигән идем шактый озак бәйрәм иткәч һәм Илгизне тыңлап бетергәч, Саша белән Гөлшатны аерым котлап. Саша китәргә рөхсәт итмәде. Соңыннан сәбәбен дә әйтте – Әлмәт театры артисты Резеда Хәертдинова җырлавын тыңлатасы килгән икән. «Игътибар белән тыңладыңмы – театрдан китсә, Хәния Фәрхи булырлыгы бар бит аның», – диде ул. Александр Далматов моңсу чакларында Резеданы тыңлый икән. Шагыйрә Резеданың, бәлки, шигырь укыйсы да килгәндер, әмма кияү җырларга дигән икән, җырлады Резеда.

Әлбәттә, азактан кәләш букеты ыргытылды. Александр Далматов аны композитор Миләүшә Хәйруллина тотуын теләгән иде – режиссер шулай күргән. Тамада Муса Камалов мин яки Фирүзә Зиннәтуллина тотсын өчен бик тырышты. Әмма бу – режиссер билгели торган да, тамада оештыра ала торган очрак түгел. Кәләш букетын Гөлшатның дус кызларының берсе эләктерде – яңа парларга нигез салган бәхетле букет булсын!

«Бер-берегезгә илһамчы булыгыз», – дип теләдем мин яшьләргә. Иң иҗат итәр вакытлары бит... Яратып иҗат итәр вакытлары...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 сентябрь 2025
    Исемсез
    Фазылҗанов - Балык бистәсеннән
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар