Муса Камалов: «Көрәшчегә машина кызганыч булса... Тозлыймыни ул театр машиналарны?!»
Кариев театры артисты Муса Камалов – професссиональ җырчы һәм профессиональ көрәшче. Чаллы егете. Әтисе ягыннан – Бакалы районының Мостафа авылыннан, әнисе ягы белән Аксубайга барып тоташа. Муса белән театр, милли көрәш, Чаллы һәм тормыш турында сөйләштек.
«Сезнең янга килгәндә авызны үлчәп ачарга кирәклеген беләбез бит инде...» – дип башлады Муса әңгәмәне. «Кисәтеп җибәрмәгәннәрдер бит?» – дим. «Юк инде. Болай да беләбез бит», – ди.
Сиңа Муса исемен кемгә карап куштылар: герой-шагыйрь Муса Җәлилгәме, әллә син туганда популяр булган Муса Маликовкамы?
Юк, берсенеке дә түгел. Әтинең Мөсәлим исемле бертуган абыйсын, исемен кыскартып, яратып, Муса дип йөрткәннәр. Ул мин туганчы вафат булган. Аны яраткан кебек, кеше мине дә яратсын дип, аның хөрмәтенә Муса исемен кушканнар. Хәзер Мусалар күп бугай ул.
Син – консерватория белемле җырчы һәм яхшы көрәшче. Төрле мөмкинлекләрдән нигә театрны сайладың?
Театрга килеп эләгү – язмыш эше булгандыр ул. Минем тагын бер белгечлегем бар бит – санветэксперт.
Малларда була торган «Себер язвасы» хәтергә килде.
«Африка чумасы», «кош гриппы» һәм башкалар. Базарлардагы ит тикшерү лабораторияләрендә печать сугып утыра алам, мәсәлән.
Алай икән.
Анысы да очраклы гына килеп чыкты. Көрәш белән бәйле ул. Мин бит Казан ветеринария институты тулай торагында көрәшче егетләр белән бергә яшәдем. Күнегүләрне дә алар спортзалында ясый идем. Ягъни, көндез консерваториядә укыйм да, кич тренировкаларга китәм. Алар, мине үз студентлары итеп көрәш ярышларына йөртү өчен, укырга керергә тәкъдим иттеләр. Янәсе, укысаң – укырсың, ошамаса, китәрсең. Бу сүзләрне тагын укырга керткәннәр икән дип аңламасыннар. Кирәге чыгуы да мөмкин дип, укырга кердем. Ярты елга бер сессия инде ул.
Синең ветинститут сессиясендә йөрүләреңә консерватория ничек карады?
Кешенең эш мәсьәләсендә запас варианты булырга тиеш – моны алар да аңлый. Тавыш бит ул бүген бар, иртәгә – юк, дигәндәй...
Көрәшеп, тегендә-монда «шылтырып» йөрмәсәң, тавышың тагын да ачылып, опера театры «йолдызы» була алыр идең, мәсәлән.
Бәлки, булган булыр идем – анысы да мөмкин. Хәзер инде аны бер Ходай гына белә. Мин шулай сайлаганмын икән, димәк, шулай тиеш булган. Консерваториядә укыганда: «Бу өлкәгә нәрсәгә килдең, җырчылар күп болай да», – дип әйтәләр бит инде.
I курста – «бөек җырчы булам» дип уйлыйсың, II курста да өмет бар. III курста өмет бетә башлый. IV курста «дөрес килеп эләктемме» дип уйлыйсың, V курста «хәзер нишлим инде» дип аптырыйсың. Мин консерваторияне дә, ветеринария институтын да тәмамлап диплом алгач, өйләндем. Фатир арендалап яши башладык, улыбыз туды.
Кемдер (җырчы Гүзәл Җиһаншина – авт.) эше дә, фатиры да булмаган малайга кияүгә чыкты инде алайса.
Әйе. Дөресе шул инде. Эш булмаса соң! Ул бит бу малайның перспективасы барлыгын күргән. Димәк, «дальновидный» булып чыккан ул кемдер. Эш кирәк булгач, мин «Россельхознадзор»га кердем. Ни өчен анда, дисәгез, соципотека өчен бюджет эше кирәк иде. Хатын белән икебез дә бюджет эшенә урнашып, социаль ипотека өчен чиратка бастык. Мин анда инспектор булып 2 ел чамасы эшләдем.
Нәрсәләр тикшереп йөрдең инде?
Безнең җаваплылык зонасына Казан һәм якын-тирә районнардагы фермалар, ЛПХлар (шәхси хуҗалыклар) керә иде... Кемдер «дача күршем тавыклар үрчетә» дип шикаять язарга мөмкин. Без шуны законнар буенча тикшереп йөри идек. Казан базарларын да тикшердек.
Әйбәт түләделәрме?
Юк. Зарплата 12 мең сум иде.
Андый җирдә акча булмау бик начар, кешенең тавык үрчетүче яки алардан зарланучыларга каршы торучанлыгы кимергә мөмкин.
Анысы шулай инде, ләкин бит ул «законом карается» дип әйтте, ди. Андый юлга бассаң, җан тынычлыгы бетә бит. Әйе, ул хезмәт хакына яшисе авыр иде, ләкин бу – безгә чират көтү өчен кирәк иде. 2 елдан ипотека буенча фатир алдык, һәм шул вакыт Гүзәл Рәмзилевна Сәгыйтова театрга эшкә килде. Ул консерваториядә безгә татар теле укытты. Алар очраклы гына минем хатын белән күрешкәннәр дә сөйләшеп торганнар. Артистлар киткән чак туры килгәнмедер, Гүзәл Сәгыйтова: «Безгә кешеләр кирәк», – дигән. Хатын кайтты да: «Барып кара әле», – ди.
Хатын күрә бит инде эшемнең минем эш түгеллеген. Мин бит офиста утыра яки кеше тикшереп йөри торган кеше түгел. Кирәк булса, булдырам, әлбәттә, әгәр... «Игра стоит свеч» булса. Әмма 12 меңгә... кем утырсын инде. Ул бит – кеше шикаятен тикшереп йөрү һәм прокуратура белән бәйле эшләр.
Мин фатир алгач, ул эштән китәргә йөри идем. 2 ел эшләдем. Булды! Җитте! Авыр бит ул эшкә эш эшләргә баруы. Эштән кеше арып кайтырга тиеш түгел. Арып кайтса да, илһамланып кайтырга тиеш. Ә монда берсе дә юк. Шуңа өстәп, акчасы да юк.
Театрда да акча өеп бирмиләр.
Акчасы булмаса да, анда иҗат бар. Театр белән бәйле минем бер хыял бар иде. Элек телевизордан театраль сабантуйны карап утырып, эх, шунда көрәшеп машина аласы иде, дип хыяллана идем. Шушы тусовкага барып эләгәсе иде, дип кызыга идем. Машина алган көрәшченең «Круг почета» ясавын күрә идем. Тормышка ашмаган хыял...
Театр сабантуенда көрәшеп җиңдең бит...
Көрәштем дә, җиңдем дә, машинасын гына алмадым. Бирмәделәр бит аны.
Ә әйе шул, машинасы Тинчурин театрына китте бит ул елны. Сиңа ни бирделәр?
Тәкә генә бирделәр.
Ужас бит инде: ел саен машина, сиңа килеп җиткәч – тәкә.
Гомер буе шулай булды. Хәерчегә җил каршы, диләр бит инде...
Хыял үтәлә дә кебек. Ләкин син күзаллаганча түгел, әйеме?
Ниндидер социаль программа да миңа килеп җиткәч туктала. Бу да шулай...
Димәк, гештальт ябылмаган. Көрәшәсең дә, көрәшәсең... алганчы.
Әйе, хыялларның монысына «галочка» куелмаган.
Димәк, театр турында сүз чыккач, шул хыял баш калкытты.
Театр дөньясы безгә чит түгел: консерваториянең опера студиясендә музыкаль спектакльләр куя идек. Шул ук «Аршин мал алан», мәсәлән. Миңа ошый иде. Минем музыкаль спектакльләрдә җырлыйсым да килә. Ә музыкаль театр юк. Димәк, минем кебекләр өчен алтын урталык була алмый. Минем өчен яки драма театры, яки концертларда җырлау гына бар. Ә бит җырлап кына басып торуы да кызык түгел, «маймылланасы» килә. Кыскасы, Гүзәл Рәмзилевна мине кастингка чакырган.
Шулай итеп эштә утырам, кемнеңдер шикаяте буенча ниндидер документлар тутырам... хатын шалтырата: «Бүген кастинг», – ди. «Бармыйм, эштән дә җибәрмиләр», – дим. 20 минуттан тагын шалтырата: «Гүзәл Рәмзилевна шалтыратты», – ди. Алай да бармагач, хөрмәтсезлек булыр иде. Кешедән яхшы түгел, дигән әйбер дә бар татарда. Шул әйбер бу юлы минем файдага уйнады. Җитәкченең: «Беркая бармыйсың», – дигәненә карамастан, ташладым да чыгып киттем. Килдем. «Нәрсә эшлим?» – дим. «Ни эшли беләсең?» – диләр. «Җырлыйм», – дидем дә җырладым. «Шигырь сөйлә», – диләр. «Шигырь белмим, анекдот сөйлим», – дидем. Мин матур анекдотлар белмим. Әзрәк ниерәк иде... «пошлыйрак».
Үзең балалар театрына киләсең...
Аның каравы, мин аларны көлдердем, кәефләрен күтәрдем. Гариза яздым да театр дөньясына кереп киттем. Ялгышмасам, сынау срогы да бар иде.
Театрның үз тәртипләре икән. Миңа калса, музыкаль театр катлаулырак – партияне өйрәнергә кирәк, оркестрны да тыңлыйсың, барысы да төгәл булырга тиеш. Драма театрында күбрәк психологик як әһәмиятле…
Импровизация белән дә котылып була кайчакта. Харизма да коткара.
Сүзеңне онытсаң, харизманы «җиппәрәсең» дә. Әзрәк телең дә булса, башың да эшләсә – тагын да уңышлырак булырга мөмкин. Икесен дә татып караганнан соң, бу – минем шәхсән үз фикерем. Бүгенге көндә мин канәгать. Килеп чыга шикелле. Миңа шулай тоела. Әлбәттә, бөтен кешегә ошап бетеп булмый.
Шуны сизә башладым – актер кеше тормышта да актерга әйләнә икән. Ниндидер ситуацияләрдә уйный башлыйсың – актерлыгың кабына. Бәлки, элек тә булгандыр, оялгансыңдыр. Элек «яхшы түгел» дигән әйбер бар иде – нидер эшлисе килсә, сәер күренер кебек иде. Хәзер һәр бәйрәмдә тамадага әйләнәсең, комплекслар бетә. Кемнәрдер, акча түләп, «эчке барьерларны алып кую» белән шөгыльләнә. Мин болай да оялчан кеше түгел идем инде, үземә ышаныч тагын да артты.
Труппа кабул иттеме? «Шөкәтсез үрдәк бәбкәсе» булмадыңмы?
Беренче көннән үк җайлап кына кереп киттем. Труппага рәхмәт! Мин бит Илфат абый Камалиев, Фәнис абый Кәлимуллин кебек актерларны телевизордан һәм концерт-спектакльләрдә генә күрә идем. Алар шундый гади итеп, үз итеп каршы алдылар. Мин, әле өйрәнгәнче, спектакльгә кергәнче вакыт узар, дигән идем. Узган, ди! Килүгә: «Монда керәсең, монда керәсең», – дип кертеп җибәрделәр. Өйрәнеп торырга вакыт булмады.
Суга аттылармы?
Әйе, судан чыга аласың икән – чыгасың. Сынау срогы шул булгандыр инде. Күрәсез, бүгенге көнгә кадәр эшлим әле.
Күпме булды?
4 ел булдымы икән... Әле кичә генә килгән шикелле.
Муса, тагын шундый сорау – син кайсы командада? Кариев театры икегә бүленгән, дигән караш бар бит инде.
Башланды, малай... Командалар турында белү максаты булса, сез дөрес кеше белән сөйләшмисез. Чөнки мин... шәхсән минем бер кешене дә бүлеп карыйсым килми. Мин тегендә дә, монда да түгел. Мин бөтенесе белән дә. Яшьләр белән бер гримеркада аралашабыз. Өлкәннәрне дә хөрмәт итәм: алар мине ачык йөз белән кабул итте – Илфат абыйлар, Фәнис абыйлар белән дусларча «братан» дип сөйләшәбез. Ул яктан минем өчен бүленү юк.
Театрда шундый шартлы бүленеш барлыгын миннән беренче ишетүең түгел бит инде?
Каядыр укыганым да булды. Андый сүз чыкканын ишеттем: имеш, яшьләр командасы аерым, өлкәннәр командасы аерым. Кем беләндер конфликтка керәсең килсә, нәрсәдер әйтеп, кемнедер үпкәләтергә тиешсең. Миңа бер кешенең дә бернәрсә дә әйткәне юк, нишләп мин кемнедер начар дип бүлеп ятыйм?! Шуңа күрә мин бөтен кеше белән дә әйбәт мөнәсәбәттә. Беркем дә минем «кычытмаган җирне кашып» йөрми икән, мин беркемне дә бүлеп йөрмим, бөтен кеше белән дә дус булырга тырышам. Үземә тимәсәләр, мин конфликтлы кеше түгел. Мин бит әле «Чаян» да, үземә тисәләр инде...
Тигәннәре бармы?
Театрда юк. Бәлки, минем тиз кызып китә торган кеше икәнлегемне беләләрдер...
Әле көрәшче дә...
Анысы да бар.
Тиз кыза торган кеше 4 ел эчендә бер конфликтка да кермәдемени? Театрлар гадәттә интрига оясы булып санала. Гомумән әйтүем, Кариев театрын күздә тотып түгел. Театрда бер конфликтсыз яши алгач, син тимер нервылы кеше булып чыгасың.
Интрига оясы – килешәм. Ул шуның белән кызык та дыр. Интрига булмаса, кызык та булмас иде. Ләкин бит монда сүз минем турында бара. Дөресен әйткәндә... кем беләндер талашсам, беренчедән, кәефем бозыла... икенчедән, мин әле аны анализлап йөри башлыйм. Бәлки, үзем гаепледер... Мин шундый карарга килдем – әгәр мин моңа борчылып йөриячәкмен икән, нигә конфликтка кереп торырга?
Башыңны «кабыза» алгач, димәк, син бер дә кызып китә торган кеше түгел инде, Муса. Конфликтларның күбесе баш «кабынмаганнан» килеп чыга түгелме?
Андый кызып китә торган вак-төяк була инде. Берәр куелышта берәр режиссерның берәр сүзен мин үз адресыма кабул итсәм, бик тиз кызып китәм...
Ул кызып китү ничегрәк була соң?
Әйтик, режиссер бер урынны миннән юри эшләтә дә эшләтә. Болай да эшләп карыйм, тегеләй дә эшләп карыйм – юк та юк. Нервыга тия башлый. «Алай акыллы булгач, үзең эшләп күрсәт», – дим. «Матур сүзләр» белән «словесная перепалка» булып алырга мөмкин. Мин гаепле икән... конфликт чыкса, 2 кеше дә гаепле бит инде... янына килеп гафу үтенә алам, мин башны чөеп йөри торган кеше түгел. Мин үзебезнең баш режиссер белән эшләгәндә дә үз фикеремне әйтәм – Ренат абый да аңа өйрәнде бугай инде. Күп очракта режиссерлар килешә.
Бер әйберне юри кат-кат эшләтә, дисең... Нигә юри? Ул синең потенциалыңны белеп эшләтәдер. Йөз кат эшләсә дә, «потологы» шул булган кешедән эшләтеп тормаска мөмкин. Ул яктан караганда, бу бит – сиңа ышаныч.
Бу яктан уйланганым юк иде әле. Димәк, ул минем «потолок»ның бик биектә икәнен күрә инде, әйеме? Күрәдер... ә минем нервы җитми башлый ул «потолок»ка җитәргә. Кешенең кайнап чыгу ноктасы бар бит... кыза башлыйм...
Берәрсенең яңагына менеп төшәсең дә килгән чак буламы?
Була. Кызган баштан, башкача аңлатып карыйммы соң әллә, дип уйлап куясың. Әмма беркемгә сукканым юк. Иртәгә бу мәсьәлә миңа бүгенге кебек әһәмиятле булмаячак икән, нишләп аңа бүген әһәмият бирергә тиеш, дип уйлап куям. Кешегә ачу саклап йөргәнем юк. Мин – ул мәсьәләдә бик кыска хәтерле кеше. Хатын белән булган конфликтларны да онытам. Бу, миңа калса, зур «плюс»тыр. Һәрхәлдә мин аның «минус»ын күрмим. Менә сез кызып киткән очракларны сорадыгыз, ә мин искә төшерә алмыйм. Югыйсә, кызып китә торган кеше икәнлегемне беләм бит инде, андый очраклар булган, ә хәтердә калмаган.
Кайсы командада, дип сорадым. Күрәбез бит – бер спектакльдә бер команда уйный, икенчесендә – икенче. Әйтик, баш режиссерның үз актерлары бар. Күрәбез... сукыр түгел.
Бардыр инде андый әйбер. Массалы спектакльләрдә бөтен кеше уйный бит...
Монда синнән бернинди комментарий соралмый. Кайсы командада, дип соравыма аңлатма гына бирүем.
Болар – мин килгәнче башланган әйберләрдер. Мин моның нишләп шулай булганлыгы сәбәпләренә эләкмәдем, дөресен әйткәндә. Мин бер командада да түгел, дигәнгә караганда, мин икесендә дә, дию дөресрәктер. Мин бөтенесе белән әйбәт мөнәсәбәттә.
Син театр патриотымы?
...
Мин сүгә башласам – яклаячаксыңмы? Әллә, мин сүксәм, кушылып...
Яклыйм.
Диктофонга, әлбәттә, яклыйсың. Ә диктофонсыз?
Мөгаен, яклармын. Бу театрны мин сайлаганмын икән, димәк, ул минеке. Мин аны яклаячакмын. Мин үзем ашаган җиргә кәкәй итә алмыйм, тупас итеп әйткәндә. Әйтик, минем хатынны берсе хурлап утырса, колак төбенә бирә алам бит. Монда да шулай – театр минеке. Үзем эшләгән театрны хурласам, үземне хурлау була. Кайсыдыр спектакль бигүк уңышлы булмавын танырга мөмкинмен, әмма театрны сүкмим. Театр, оешма буларак, үз функциясен үти.
Театрны тәнкыйтьләгән кешеләргә дә ачуың килмиме?
Юк. Һәр кешенең үз фикере. Тормыш шуның белән кызык та. Тәнкыйтьләгән кешенең сүзендә дөреслек бардыр. Мин эшли-эшли аны күрмимдер, читтән күренәдер. Театр тәнкыйтьчеләренең уңай гына итеп язган мәкаләләрен дә уку кызык түгел бит. Сүккәч, ниндидер интрига бар – укыйсы килә...
Ә үзеңне сүксәләр?
Укып чыгам. Үпкәләп йөрмим инде, бу бит – шул язган кешенең фикере, ул башкалар белән туры килмәскә дә мөмкин...
Ләкин башкаларга тәэсир итергә мөмкин.
Иҗтимагый фикер бар инде ул. Ләкин, Рузилә апа болай язды дип, бөтен кеше, фикер үзгәртеп, аныңча уйлый башласа нәрсә була ул?! Без бит көтүгә әйләнәбез. Һәр кешенең үз фикере кайда? Сезнең язма астында калдырган бер комментарий истә: «Нәрсәгә театр кешеләренә шундый зур бүләкләр, машина бирергә кирәк», – дип язган берсе. Ә нигә бирмәскә? «Бәллүр каләм»гә бирәләр. Көрәшчеләргә – «вообще молчу», сабантуй саен машина куела.
Сабантуй темасына килеп җиттек.
Артистлар сабантуенда ел саен машина куелып, аны көрәш батыры ала иде. Мин көрәшкән елны дәүләт үзе бирде дә үзе алды (2022 елгы Театр сабантуенда машинаны уеннарда иң күп балл җыйган театрга бирделәр. Ягъни, Театраль сабантуй проектын оештыручы Тинчурин театры алды. – авт.). Театрга машина бирәсең килсә, болай бир инде син аны. Яки бирмә инде, башка бүләкләрне зуррак яса.
Үпкәләдеңме?
Үпкәләдем.
Ничек чагылды ул үпкә?
Зарланып йөрмәдем. Ләкин кыен булды. Театрга килгән беренче елны мине көрәшкә кертмәделәр – 1 сезон эшләдем, әмма 12 ай булмаган икән, 9 ай гына. 3 аем җитмәгән. Икенче елны кагыйдәләрне үзгәртеп куйдылар – машина иң күп балл җыйган театрга биреләсе булды. Икенче елны да шул театр җиңсә, автопарк җыялармыни?! Тозлыймыни машиналарны?! Көрәшчегә машина кызганыч булса, катнашучыларга кыйммәтрәк бүләкләр ясарга кирәк. Театр кешеләре матур бәйрәмнән матур бүләкләр белән кайтсыннар. Анысы минем эш түгел инде…
Синең эш булмаса да, зыянын күрүче булып син калдың.
Алай дисәм, нигә зарланып утыра, диячәкләр.
Быел катнашырсыңмы икән?
Иң кызыгы шунда – машина алган кешене 5 ел катнаштырмыйлар иде, мине нишләтерләр икән. Машина алмадым, ә җиңдем. Быел нәрсә уйлап чыгарасылары кызык. Машинаны көрәш батырына бирүне кире кайтарырга, ә мине кертмәскә мөмкиннәр.
Син хәзер көрәш белән җитди шөгыльләнәсеңме?
Элек профессиональ шөгыльләндем, ярышларга йөрдем. Хәзер профессиональ шөгыльләнмим. Беренчедән, вакыт азайды. Бәлки, бу – сәбәп кенәдер. Хәзер спортзалга үзем өчен генә – 180 килолыга әйләнмәс өчен генә йөрим.
Хәзер авырлыгың күпме?
85.
Нормаль авырлыкмы?
Әзрәк киметсәң ярый инде. 75 булса әйбәтрәк булыр иде. Ковид белән авыртканда 65 кг га кадәр төштем. Бәләкәй малайга охшап калган идем, килешми бу сиңа, диделәр. Хәзер кабат авырлыкны киметү өстендә эшли башладым.
Диетада утырмыйсыңдыр?
Камыр ризыгы ашауны киметтем.
Хатының бәлеш пешерәме?
Төп зыян шунда да шул – хатын тәмле пешерә.
Сабантуйларда көрәшәсеңме соң син?
Авылга кайтканда, юл өстендә берәр авылга кереп, көрәшеп, берәр тәкә алып кайтып китергә тырышам.
Кайсы якка кайтып йөрисең?
Әти ягында әби исән – Бакалы районының Мостафа авылына кайтып йөрибез. Яратам мин ул авылны.
Муса, ничек уйлыйсың: театрны түгел, көрәшне сайлаган булсаң, баерак яшәп булыр идеме икән?
Андый уйлар да булды. Көрәш белән генә яшәп булмый – анысы точно! Көрәшчеләр бер-берсенә ярдәм итешеп яши – шунысы бар. Көрәшчеләр бер-берсен тарталар.
Әйе, хәзер Лаешка җыелдылар. Аларга эшләр дә табылды ахрысы.
Шулардан чыгып әйтәм шул. Әйтик, минем тирәдә сөйли белгән кешеләр күп. Көрәш тирәсендә алар күп түгел. Шуңа да мин җырлый-сөйли белгән осталыгым белән ул өлкәдә калсам, бәлки, күбрәккә ирешер идем – конкуренция булмас иде. Бәлки, ниндидер вазыйфаларга урнаштырырлар иде. Ләкин мин аннан ләззәт табар идемме икән? Инспекторлыктан киткән кебек, алар тапкан эштән дә кызык тапмасам... Мин үзем куйган бу сорауларга җавап бирә алмыйм.
Көрәш дигәннән, сөйләшеп, килешеп көрәшүләргә ничек карыйсың? Көрәш кебек матур милли спорт төренең бу ягы борчыймы?
Бу бит Олимпия төренә керми...
Шуңа теләсә нәрсә эшли алабыз, димәкчемени?
Без теләсә нәрсә эшлибез дә! Дөресе шул бит инде! Минем өчен бу – глобаль проблема түгел. Килешә беләләр икән – молодцы, тагын нәрсә диим?! Бу да бер вариант. Мин монда криминал күрмим.
Бу – көрәшнең дәрәҗәсен төшермиме? Кызыгын югалтмыймы?
Бөтенесе дә алай түгел бит инде. Рәттән андый хәл түгел. Бәлки, уннан бередер. Һәрберсе алайга китсә, тамашачыга да кызык булмый. Бәлки, хәзер андый хәл бөтенләй юктыр, калмагандыр, әйтә алмыйм.
Син башкалар көрәшен карарга йөрисеңме? Әйтик, «Манзара»га, тагын ниндидер спартакиадалар...
Юк, мин хәзер көрәш карамыйм. Махсус бармыйм. Вакыт та юк...
Анысын табар идең. Төп сәбәпне әйт.
Беренчедән, көрәшкә кайту теләге тумасын өчен. Келәмгә чыгасы килә башларга мөмкин. Икенчедән, үзәккә үткән инде. Сабантуй чорында өйгә дә кайтып кермисең бит инде – көрәштән көрәшкә йөрисең, көнгә икешәр сабантуйга бара идем. Өченчедән, авырлык куулар минем өчен проблема иде.
Арттырасыңмы? Киметәсеңме?
Киметү. Яратмыйм мин аны. Бик авыр. Көрәшкә карата карашымны үзем дә аңлата алмыйм. Бер караганда телим, икенче караганда – ишетәсем дә килми кебек. Җиңгән чакларны искә төшергәндә рәхәт – «кабатлар идем» дип уйлап куясың. Уңышсызлыклар искә төшә дә... авырлык куа-куа азапланып барасың да беренче кругтан ук төшеп каласың – кыен бит. Бу спортка мин бер яктан рәхмәтле – характерны ныгытты. Үпкәләп йөрмәскә, җиңел үткәрергә дә көрәштә өйрәнгәнмендер. Кайчакта көчле егетләрне җиңеп, көчсезләргә җиңеләсең. Кыен. Ә характер ныгый...
Сәламәтлеккә зыян килгән чаклар да булгандыр. Бәрелеп-сугылып, сындырып...
Ике «грыжа» бар. Озаграк йөрсәм, бил авырта. Мин бит инде мәҗлесләр дә алып барам. Озаграк басып торсам, аякларның хәле китә. Өйгә кайтып җиткәч, ничек машинадан чыгып өйгә керәсе икән» дип утырам. 1-2 көннән рәтләнеп китә.
Машина дигәннән, көрәшеп» бер дә машина алганың юкмыни?
Юк. Мин андый бушка килә торган әйберләргә уңмаган бугай.
Көрәшеп алган иң зур бүләгең нәрсә? Тузан суырткыч кебек «вак-төяк» кенәме әллә?
Тузан суырткычлар бар инде. Иң зурысы – суыткыч булгандыр... Бер елны бик кыйммәтле кәттә велосипед оттым.
Йөрисеңме?
Саттым. Чөнки ул елны 2 велосипед оттым. Кыйммәтрәген саттым. Икенчесе авылда ята. Хәзер, бәлки, кирәге чыгар иде. Уйлап тормаганмын.
Көрәш максаты калмагач, аны нәрсә алыштыра соң инде? Нинди зур максатлар белән яшисең?
Хәзер максат – театрны һәм җыр өлкәсен эләктерәсе килә. Шуның буенча эш алып барам. Аның өчен акча кирәк.
Син моны ничек күзаллыйсың? Концертлармыни?
Концерт өчен бит әле популярлык кирәк. Анысы җырлар аша килә. Җыр яздырырга акча кирәк.
Синең андый «попсовый» җырларың бармы соң?
Берничә эстрада җыры бар. Акча эшләр өчен... театрда күбрәк рухи байлык бит инде. Акча эшли торган урын түгел. Туйлар-мәҗлесләр алып баручы булып эшләргә туры килә. Әлегә башкача мөмкин түгел.
Бәяң күпме?
...
Кем белән кем арасында икәнеңне дә әйтмисеңме?
Алар берсе дә әйтми бит. Кайчакта берәрсен карыйсың да, болай гына мин дә эшлим, дисең. Ә бәяң андый ук түгел. Ә кайберләре шундый шәп эшлиләр, ә бәяләре арзан. Әйе, бәя кую – әле ул барысы да супер булачак, дигән сүз түгел.
Алар бит бәягә танылган булуын куша инде. «Ай тотылган төндә» спектаклендә «калым бәясенә бәклек дәрәҗәңне кушкан идем» дигән кебек. Син үзең алып барасың, үзең җырлыйсың, әйеме?
Хатын белән йөрибез. Бергә җырлыйбыз, мин алып барам. Кайчакта йөгереп йөрү дә туйдыра, бер урында тыныч кына эшләү теләге дә туа.
Хәзерге заманда кем бер урында гына эшләсен инде? Булмыйдыр ул алай.
Нишләп булмасын! Минем андый дуслар бар. Иҗатта түгел инде, производствода эшләп йөриләр, мәсәлән.
Заводта эшли дә, кайтып, диванга ятамы?
Завод, дип... Махсус икътисади зонада, мәсәлән. Аларга әйбәт түлиләр. 150 мең сум алып эшли. Әйтик, эштән соң кафега барып утыра, анда ял итә...
Ул анда эштән соң ял итергә бара, ә син эштән соң шунда эшләргә барасың...
Әйе. Дөресе шул! Безнең ял юк инде.
Заказлар күпме?
Аллага шөкер, күп! Соңгы 2 елда күп китте, ни гаҗәп. Кайчакта, әллә театрдан китимме, дип тә уйлап куясың... Юк, ярамый. Әле бит «закон подлости» дигән әйбер дә бар. Китәрсең, ә заказлар бетәр.
Ике телдә алып барасыңмы?
Әйе. Русчалы-татарчалы да, татарча да, русча да.
Кемнәр күбрәк чакыра?
Татарлар. Миңа татар мәҗлесләрен алып бару үземә рәхәтрәк.
Татарлар күбрәк бәйрәм итәмени?
Мине күбрәк татарлар чакырадыр. Исем-фамилиянең татар булуы да үзенекен итәдер – рус кешесе татарны чакырмаска мөмкин. Алар күбрәк берәр Юраны чакырадыр. Минем акцент та бардыр. Бар бит инде ул...
Син бит шәһәр егете. Күбесендә, киресенчә, татарчада акцент аларның.
Шәһәр малае булса да, мин бит Чаллыда үстем. Анда татарча сөйләшәләр. Чаллыда якын-тирә авыллардан җыелганнар бит инде. Яшьләр дә татарча сөйләшә. Казанга укырга килгәч, аптырап калдым – монда күбрәк русча сөйләшәләр икән.
Чаллыны яратасыңмы?
Яратам. Чынлап әйтәм. «Россельхознадзор»да эшләгәндә дә кайтып китәргә хыяллана идем.
Хатын кайтмагандыр инде, шуңа кайтмагансыңдыр, әйеме?
Хатын түгел. Башта кайтасы килмәсә дә, аннары: «Бик теләгең булгач, кайтыйк», – дип үзе әйтә башлады. Үзем уйланып калдым. Чөнки отпускка кайтып 2 атна торгач, күңелсез була башлый иде. Нәрсәдер җитмәгән кебек... Бәлки, мондагы ыгы-зыгыга өйрәнелгәндер. Чаллыда вакыт туктый. Рәхәт иде анда – дуслар, туганнар шунда. Хәзер башкача – Казанда тамыр җибәрелгән. Казан да бер зур авыл кебек – бер үк йөзләр.
Аның каравы, Чаллыда хәзер зур матур театр бар.
Бар. Мин Чаллы өчен шат. Кереп карап чыктым.
Муса, син Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» романын укыдыңмы?
Укымадым.
Анда синең балачагың – гопниклар чоры тасвирланган.
Безгә дә эләкте инде ул. Хәзер генә бетте.
Ни дәрәҗәдә эләкте?
Ул шәһәргә мин шуның өчен рәхмәтле: егетләрне егет буларга өйрәтте.
Гопник булып та йөрдеңме?
«Слово пацана»ны карыйм да үземне таныйм.
«Асфальт бүлә» идегезме?
Әйе. «Сбор»лар була иде. «Пацаннар» булып яши идек. Кемнең кем белән булуы бөтен кешегә билгеле иде. Беркем белән булмаганны «чморить» итәләр иде инде. Чаллы мохите үз-үзеңә ышаныч, кешенекенә тимәү, үзеңнекен бирмәү сыйфатлары тәрбияләде. Тормыш буенча «понятиеләр» барлыкка килде. Анда төп максат – безнең берәр кешене башка комплекста кыйнасалар, җыелышып бара идек...
Рәхәтләнеп сугыша идегез...
Әйе, рәхәтләнеп сугыша идек. Үтерешләр булмады. Кемнеңдер кулы сынган, башы тишелгән кебек әйберләр генә булды. Бәлки, безгә «повезло»дыр. Ниндидер «блатная романтика» бар иде.
Криминалга эләкмәүдән нәрсә коткарып калды?
Криминалга эләкмәүдән, бәлки, көрәшкә кереп китүем дә коткаргандыр. Без азаккы 5 елына эләккәнбездер инде. Аннары Казанга киттем дә читләштем инде. Ул вакытта бетте дә бугай инде.
Әти-әниең ничек кабул итте?
Алар аны белмәделәр дә. Әти белгәндер инде... әмма мохит шундый иде: яки өйдә утырасың, яки егетләр белән урамда иркен йөрисең. Мин – өйдә утырырга яратмый торган кеше. Хәзер дә шулай! Йә тегендә, йә монда...
Тегендә-монда юкны бушка аударып йөрисеңме, әллә акча эшләргә тырышыпмы?
Хәзер акча эшләп йөрим, булдырырга тырышам, үземә эш уйлап чыгарам.
Ниндидер сату-алу бизнесларың юктыр бит?
Юк. Ләкин уйлыйм. Нормаль ир кешенең берничә керем чыганагы булырга тиеш. Омтылыш булырга тиеш. Мин төрле өлкәдә шөгыльләнеп карап, кайсының яхшырак килеп чыгуын белергә телим. Әлегә минем туйлар алып бару яхшы килеп чыга. Җырлау, әлбәттә. Әмма бизнес белән дә шөгыльләнеп карыйсым килә.
Нинди бизнес икәнен күзаллыйсыңмы?
Общепит.
Кафе ачу дисеңме?
Әйе. Кеше һаман ашый. Иң мөһиме – уңышлы урын. Машина кую урыны булырга тиеш. Тәмле булырга тиеш.
Киләчәгеңне театрда күрәсеңме?
Авыр сорау. Ничек җавап бирим икән? Театрны яратам. Үземнең киләчәкнең берничә вариантын күрәм. Берсе – театр, икенчесе... театрга яшьләр кирәк, диләр бит инде. Спектакльләр яшьләргә корыла, өлкән буын кирәкми була бара. Миңа да ул көн килеп җитәчәк, нәрсә эшләп «Сау булыгыз!» дигәнне көтеп ятыйм? Миңа калса, шушы яшькә кадәр генә театрда эшли, дигән чикләү дә кертерләр. Яки килешү белән эшләүгә калдырырлар... Моны табигый кабул итәргә кирәк. Шуңа күрә киләчәк турында хәзер уйлый башларга кирәк. Мин үземне берәр оешмада җитәкче урында күрәмдер...
Тыйнак кына итеп әйткәндә, җитәкче булырмын, диде Муса.
Мәдәният өлкәсендә берәр җитәкче...
Кимендә ДК директоры, әйеме?
Әйе. Шуннан башларга да була.