news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кинорежиссер Александр Далматов белән актриса Гөлшатның мәхәббәт тарихы – эксклюзив

Кинорежиссер Александр Далматов белән актриса Гөлшат Абделмәнова шушы көннәрдә никах укытты.

news_top
Кинорежиссер Александр Далматов белән актриса Гөлшатның мәхәббәт тарихы – эксклюзив
Фото: Александр Далматовның шәхси архивыннан

Кинорежиссер Александр Далматов, 2 көн кастинглар үткәреп, Мәдинә роленә актриса сайлады да югалды. «Мирзанур роленә артист таптыңмы?» – дип сорап шалтыратам. «Мин әле башка проект белән йөрим», – ди. «Нинди проект?» – дим. «Шәхси проектым – өйләнеп йөрим», – диде ул.

Соңгы 2 елда Сашаның күп вакыты Түбән Кама юлында узганын чамалый идем, чөнки Гөлшат Абделмәнова – Түбән Кама Яшь тамашачы театры актрисасы.

Саша, көзгә туйга чакырам, дип ышандырды.

Александр Далматов белән Гөлшат Абделмәнованың никах фотолары матбугат чараларын урап чыкты инде. Ә без, эксклюзив буларак, Саша белән Гөлшатның мәхәббәт тарихын тәкъдим итәбез.

Александр белән Гөлшат Нурихан Фәттах повесте буенча төшерелүче «Кырык бернең май аенда» фильмына әзерлек вакытында танышканнар. 2023 елның 15 феврале булган ул – Александр датасын да төгәл хәтерли. Гөлшат – Казан театр училищесы студенткасы – теркәлү узып кастингка килгән. «Шул вакытта исеме янына «матур кыз» дип язып куйганмын. Шуннан соң аралаша башладык. 2 ел аралаштык һәм быел өйләнешергә булдык. Бөтен серләрне сөйләп тормыйм – анысы үзебезнең арада», – дип сөйләде Далматов.

Гөлшатны бәхетле итә аласыңа тәгаен ышанып өйләнәсеңме?

Һәр кеше кемнедер бәхетле итәсенә һәм үзе бәхетле буласына ышанып өйләнә. Без дә, мәңгегә бергә булабыз, дип өйләнешәбез.

Гөлшатның иң яхшы сыйфатлары? Сине яратуыннан тыш.

Ул сабыр, тыныч, кеше эшенә катышмый, игътибарны үзебезгә генә юнәлтә белә. Аның миңа иң ошаган сыйфаты – кеше сүзен тыңлап, кеше эшенә кысылып, вак-төяк белән башын катырмавы.

Гөлшат синнән шактый яшь. Хәзергечә «буыннар теориясе» белән әйтсәк, «ул – зумер, син – миллениал» дигәндәй. Җиңел аңлашасызмы?

Яшермим: яшь арасы – 10 ел. Әлегә яшь мәсьәләсендә андый аңлашылмаучанлыклар чыкканы юк. Чөнки ир кеше бит ул картаймый, яшь булып кала. Шуңа күрә бар да әйбәт булачак.

Син – оптимист. Шулай булсын, картайма! Гөлшат Түбән Кама ТЮЗында эшли иде. Казанга кайтачакмы?

Әйе, ул Казанга күчеп килде инде.

Фамилиясен үзгәртәчәкме?

Әлегә белмибез.

Синең «Кырык дүртнең май аенда» фильмында Резеда Сәлахова уйнады, «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектаклендә – Энҗе Сәйфетдинова, «Кеше китә – җыры кала»да – Ләйсән Әхмәдиева. Барысы да матур актрисалар. Гөлшат өчен дә шундый берәр гениаль роль булырмы?

Монда бит барысын да кинога туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Мәсәлән, миңа барлык таныш-белешләр арасында да рольгә алмаганга үпкәләүчеләр бар. Ә мин рольгә туры килгән һәм булдыра алган кешеләрне генә алам. Беренче чиратта – туры килергә тиеш, булдыруын – булдыра алучылар күптер. Шуңа күрә барысы да проектлардан һәм язмыштан торачак.

Туй сәяхәте көтеләме?

Әлегә, дөнья тыныч түгел чагында, беркая да бармаска булдык. Казанда гына булабыз.

Съемкаларга әзерлек ничек бара?

«Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалы буенча 4 район белән сөйләштек: Кама Тамагы. Яшел Үзән, Лаеш һәм Чистай. Сериалның бер өлешен Кама Тамагында төшерәчәкбез – миңа анда бик ошый. Чөнки Туфан абыйның туган ягы, табигать тә бик матур. Эш бара. Июльнең икенче яртысында төшерә башлыйбыз. Әле артистлар билгеләнеп бетмәде. Бу арада эшләнмәгән шул эшләрне эшләп алырбыз, дим. Барысы да яхшы булыр дип ышанам.

Бәхетле булыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар