Альберт Исмаил һәм «Ко» Башкортстандагы татар төбәкчеләре форумында ызгыш чыгарган
Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында үткән татар төбәкчеләре форумында башкортлар һәм татарлар арасында ызгыш чыккан. Җәнҗалмы бу, әллә гап-гади аңлашылмаучанлык кынамы? «Интертат» бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты.
Бүген Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында Ык буе авыллары һәм шәһәрләрендә туган якны өйрәнү буенча фәнни-методик семинар рәвешендә түгәрәк өстәл узды. Әлеге чара Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү конференциясенең икенче этабы иде.
Барысы да яхшы кебек: темалар да җитди, кирәкле. Ләкин ниятләгәнчә барып чыкмаган шул. Татар төбәкчеләренең җитди әңгәмәсен бер мәлдә бүлергә туры килә. Җыелышка өч кеше килеп кереп, тавыш чыгара. Соңрак аларның Азат Ярмуллин, Рафиль Асылгужин исемле булулары ачыклана. Тынычлыкны бозучылар арасында элек татар тарихы, милләте белән кызыксынуы белән билгеле булган музыкант Альберт Исмаил да булган. Хәтерләсәгез, элегрәк аның «Яшә, татар!» дигән патриотик рухтагы җыры да чыккан иде. Ә соңрак Альбер Исмаил үзен башкорт дип атап, күрше республикага күченде.
Әйтергә кирәк, күптән түгел татар төбәкчеләре Уфада «Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын үтбкәргән иде. Ул чагында бүгенге кебек шау-шу чыкмасын өчен, чара турында беркемгә дә хәбәр итмәделәр. Форум узгач кына «Интертат»-ка интервью бирергә булды оештыручылар. Шөкер, ул вакытта, чыннан да, барысы да тыныч узды. Әмма бүгенге конференцияне алай атап булмый.
«Узган ел да форумда берәү килеп җүнсезләнгән иде»
Әлеге хәбәрне ишетүгә, без, беренче чиратта, форумда катнашучылар белән элемтәгә кердек. Туган төбәкне өйрәнүче, бүгенге көндә Башкорстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәүче Нурмөхәммәт Хөсәенов белән аралаштык.
«Төмәнәктә мондый чаралар гел үтеп тора. Узган ел да форум вакытында берәү килеп җүнсезләнгән иде. Ә быел өчәүләшеп килгәннәр. Бу мин күргәннәре. Бәлки күбрәк тә булгандыр алар. Мин аларны танып калдым. Берсе — Башкортстан Фәннәр академиясендә эшләүче Азат Ярмуллин, икенчесе — интернетта башкорт халкының абруен төшереп, болгатып утыручы Рафиль Асылгужин, ә өченчесе — элек Татарстанда яшәгән Альберт Исмаил. Соңгысы үзен әдәплерәк тотты, барыбер татар малае бит. Минем белән сөйләшеп торды. Татар кешесендә әзрәк өмет бар әле ул», — диде ул.
Нурмөхәммәт абый форумга килеп керүчеләрне алдан уйлап эш иткән дип шикләнә. «Аларның шулай килеп керүе алдан уйланган булган инде. Шыпырт кына әйтәм, кичә Мөслимдә конференциядә булган вакытта: „Конференцияне Төмәнәктә дәвам итү бәлки мөмкин булмас. Анда ниндидер проблемалар чыгарга мөмкин“, — дигән хәбәр килде. Мин аңладым моны. Мондый аяк чалуларда Башкортстанда шундый әйбәт эшлиләр. Аларның татарларга аяк чалулары турында бер атна сөйли алам. Безгә зыян китерү бик көчле. Шундый чараларда бу хәлләр чыкмаса, көтелмәгән яңалык булыр иде ул», — дип сөйләде төбәкче.
Нурмөхәммәт Хөсәенов әлеге хәлнең ничек килеп чыкканын да аңлатты. «Чарабыз матур гына бара иде. Конференция «Бабай утары» дип аталган этнографик комплекста узды. Бу — халыкның ял итәргә килә торган урыны. Шуңа күрә мондый хәлләр чыгар дип уйлый да алмадым.
Мин үзем шунда идем, бераз читкәрәк кенә киттем. Берзаман тавыш чыкты. Бер-бер хәл булуы ихтимал, дип тора идем инде… Шуннан соң эчкә кердем. Минем чыгышка чират җитмәгән иде әле. Карасам, болар конференцияне өзеп, бәхәс куптарганнар. «Сорау бирәбез», — диләр дә, әллә нәрсәләр турында сөйлиләр. Ә бит сорау биргәнсең икән, җавапны көтеп торырга кирәк. Шундый әкәмәт булгач, аларга җавап бирдем. Аннан чыгып киттеләр. Чыккач, мин берсеннән: «Нинди хокук белән кердегез сез монда? Сезне кем чакырды? Сез — билгесез кешеләр. Сезне чакыручы булмады» — дидем. Шуннан әкренләп китте болар.
«Китмәсәләр, полициягә биреп җибәрә идем мин аларны»
Саклык техникасы дигән әйбер бар. Менә шуның ише чараларга әтәк-сәтәк кешеләр кереп, әрсезләнеп, җүнсезләнеп йөрмәсен иде. Бәлки алар үзләре белән шартлаткыч алып кергәндер. Башка: «Хәзер егетләргә әйтеп, боларны тиз генә бөкләп салабыз да, полиция чакырып тапшырабыз», — дигән уй да килде хәтта. «Менә безнең конференциягә шундый кешеләр керде. Бәлки кесәләрендә шартлаткыч бардыр. Тикшерегез әле», — дип әйтер идек. Китмәгән булсалар, билләһи, полициягә биреп җибәрә идем мин аларны.
«Без килдек әле, безгә дә сүз бирсәгез иде, катнашыр идек», — дисәләр, кешеләрчә була. Ә алар сорамыйча, алдан әйтмичә, теркәлмичә җыенга кереп утырган. Шуның хәтле тупас булырга кирәк бит… Бу — оятсызлык, рәхимсезлек, ана сөте белән кермәгәнне… Күзеңә карап, булмаганны — булды, акны — кара, дип килеп кергәннәр.
Аларның максаты аркылы-торкылы сораулар биреп, конференцияне үткәрергә ирек бирмәү булган, дип уйлыйм мин. Чараны бәхәскә әйләндерергә теләгәннәр. «Бу — башкортлар җирлеге, сез нишлисез монда?» — дигән мәгънә бар иде анда.
Беренче, икенче, өченче, дүртенче җанисәп буенча Башкортстандагы татар авылларында яшәүчеләрнең бөтенесен башкорт дип язганнар. «Сез барыгыз да — башкорт. Башкортларны яратыгыз. Бу — башкортлар җире», — дип татарларның җанын алалар. Ниһаять, соңгы арада тарарлар үз хокукларын яклый башлады. Менә шуның белән килешә алмыйча бер җире кычыта башлады аларның, — диде ветеран төбәкче.
Альберт Борһанов: «Татар һәм башкортлар — бер күлмәкнең ике якасы»
Форум президиумында «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов та булган. Аның белән дә телефоннан сөйләшеп алдык. «Җәнҗалга хәтле барып җитмәде. Бернинди куркыныч әйбер булмады», — диде ул безгә.
«Өч кеше килгән иде. Алар провокация чыгарырга тырышып карады. Туктаттык без аларны. Мин: «Сорауларны доклад беткәч, бирерсез», — дидем. Куркыныч бернәрсә дә булмады булуын. Вак-төяк инде бу. Башкорт халкы белән дә бәйләргә кирәкми моны. Бу — килгән кешеләрнең тулы булмау комплексы гына.
Альберт Исмаилга: «Син башта татар милләте өчен эшләп, башкортларга каршы булып йөрдең, хәзер башкорт булып йөрисең», — дип әйттем. Ул үзе кермәде, программаларны гына карап йөрде. Калган икесе керде. Аларга да: «Татар һәм башкортларның проблемалары уртак. Без — бер күлмәкнең ике якасы. Бүленергә түгел, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиешбез. Кабул итүегезгә дә, килүегезгә дә рәхмәт», — дип аңлаттым. Алар чакырылган кеше түгел иде бит. Катнашырга теләк белдереп, гариза бирергә була иде. Сугышыр өчен махсус килгәннәрдер.
Берсе: «Безнең Ватанга килеп, безне акылга өйрәтәсез», — ди. «Гафу итегез, мин әйтәм, без Россиядә яшибез. Минем тормыш иптәшем дә Башкортстаннан, улым Башкортстан кызына өйләнде. Бу җир — бөтен халыкларның уртак җире. Бүлеп тормыйбыз без», — дидем.
Конференция үзе бик матур, күңелле үтте, Аллага шөкер. Бүген туксанга якын кеше катнашты. Мин бик канәгать калдым. Төрле төбәкләрдән килгәннәр иде», — диде Альберт Борһанов.
Альберт Исмаил: «Миңа аннан китәргә куштылар»
Берничә тапкыр Альберт Исмаил исеме телгә алынды. Ул тумышы белән Башкортстаннан булса да, 1995-2018 елларда Татарстанда яшәп эшләгән. Баштарак язганча, 2019 елда Башкортстанга күченгән һәм үзен башкорт дип атаган иде.
«Съездмы ул, конференцияме, мин аны аңлап бетермәдем. «Бабай утары»нда Бөтенроссия конференциясе булачагын, темасы төбәкләр тарихы һәм туризм икәнен генә ишеттем. Үзем Туймазы районында төбәкче дә булгач, туризм белән дә кызыксынгач, шунда барырга булдым. Көчкә программасын таптым. 7 сәгать 30 минуттан башлап, тугызынчы яртыга кадәр теркәлергә кирәк иде. Кайда икәне дә язылмаган. Башта Татар мәдәни үзәгенә барып килдем, анда регистрация юк. Аннары «Бабай утары»на киттем — анда да юк. Шулай йөри торгач, теркәлү вакыты беткән дә куйган.
Әле кунаклар килеп җитмәгән иде. Оештыручылар: «Син монда чакырылмаган, китәргә кирәк сиңа», — диде. Шуңа күрә урамда көтеп тордым. Танышлар белән дә аралашып алдым. Нурмөхәммәт абый белән сөйләшеп тордым. Безнең фикерләребез төрле, әмма әңгәмәбез гел дусларча үтә. Безнең арада бернинди конфликт юк. Бүген дә булмады.
Ызгышларны ишетмәдем. Ул вакытта Нурмөхәммәт абый белән сөйләшеп тора идек. Каты кычкырышкан, кереп киттек. Аңлавымча, президиумда Борһанов булган. Аның белән без күптән таныш. Болар ниндидер сорау бирергә тырышканнар, Борһанов микрофонга кычкырып, күп сораулар бирмәскә кушканмы инде. Белмим. Шулайрак ахры.
Миңа Туймазы районы башлыгы ярдәмчесе шалтыратып: «Альберт, нинди чара ул?» — дип сорады. «Мин аңлап бетерә алмыйм, ялгышмасам, Бөтенроссия конференциясе. Шәхси территориядә бара бугай. Миңа китәргә куштылар», — дидем. Шулай итеп нәрсә булганын безнең җитәкчеләр дә белмәгән. Район хакимиятенә программаны илтеп бирдем. Беркемгә әйтмичә, белдермичә, Россия күләмендәге чара үткәргәннәр. Ябык клуб шикелле.
Форумга кергән ике егет — минем танышлар. Азат Ярмуллин Башкортстан Фәннәр академиясендә, Рафиль Асылгужин архивта эшли.
Туймазы районының тарихи мәдәни үзәгенең баш белгече булып эшли башладым. Шундый матур чара турында ишеткәч, кызыксынып барырга булган идем. Җирле төбәкчеләр белән таныштым. Бернинди начар ниятем булмады. Шул яктан бик матур булды үзе.
Рафиль һәм Азат белән чыккан тавыш татар һәм башкортларның тарихка карата мөнәсәбәтенә бәйледер дип уйлыйм. Чөнки татар һәм башкортларның карашлары төрле. Аны ачыктан-ачык әйтергә кирәк», — диде ул.
Альберт Исмаил татарларны да, башкортларны да кимсетеп сөйләмәвен әйтте. «Минем беркайчан да башкортларны кимсеткәнем юк. Фейсбуктагы әллә ничә ел элек булган язмаларны карасагыз да, анда иске башкорт фотоларын, киемнәрен күреп була. Татарстанда эшләдем. Соңыннан шәҗәрә буенча башкорт булуым ачыклангач, Казан тарихчылары тарафыннан начар сүзләр яңгырады. Бу мине бик аптыратты. Үземнең бер халыкны да кимсеткәнем юк. Киресенчә, бөтен төрки халыкны яклап киләм», — диде ул безгә.
Бәхәстә катнашкан тагын ике ир-ат белән элемтәгә керәсе идек тә. Ләкин килеп чыкмады. Азат Ярмуллин да, Рафиль Асылгужин да телефоннарын алмады.