Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортка әйләнгән Альберт Исмаил: «Чуваш булырга да әзер идем, мари булырга да»

«Яшә, татар» җырының авторы, альтернатив стильдә башкаручы музыкант күптән түгел генә үзенең башкорт икәнлеген игълан итте. Татар җәмәгатьчелеге моны җанисәп алдыннан булган сәясәт дип кабул итә. Дамир Исхаков Альберт Исмаилның бу адымы артында материаль кызыксыну бар дип саный.

news_top_970_100
Башкортка әйләнгән Альберт Исмаил: «Чуваш булырга да әзер идем, мари булырга да»
Михаил Захаров, Салават Камалетдинов

Альберт Исмаил — татар дөньясында бик билгеле шәхес. Тумышы белән Башкортстаннан булган Альберт татар милли чараларында актив катнашты, ул полиглот, музыкант буларак та танылды. Ул ике дистә ел Казанда яшәде. Аның «Яшә, татар!» дигән патриотик җыры да бар. Альберт милли үзаңы югары булган шәхесләр исемлегендә иде.

2017 елның сентябрендә «Татар-информ”га интервьюсында ул «Татар теле сакланып калырмы?» дигән сорауга бик үзенчәлекле итеп җавап бирде.

«[Татар теле] калыр, Алла бирсә, җәннәттә дә, бәлки, кемдер җәһәннәмдә дә татарча сөйләшеп йөрер, шуңа ышанасым килә».


Күптән түгел генә Альберт Исмаил үзен башкорт дип игълан итте. Ул бу хакта башта социаль челтәрләрдә игълан итте, соңыннан БСТ каналында чыгыш ясады.


«Сюрприз итеп мин башкорт булып чыктым. Без тумыштан бирле үзебезне татар булып саналдык. Татар булып үстек. Ике яктан да башкорт булып чыктым. Бернинди борчылу булмады, сөенү булды. Үзем өчен кем икәнемне исбатладым. Шушы мәгълүмат кешегә көч бирә. Ул мизгелдә син ялгыз түгел, зу-ур бер башкорт дигән дөньяның әгъзасы буласың. Җаваплылык та туды, йаваплылык сизәм. Үзләрен татар дип санап йөргән якташларыма шәҗәрәләрен төзергә ярдәм итә, юнәлеш бирәм», — диде үз чыгышында Альберт.

Альберт Исмаилның бу адымын социаль челтәрләрдә бик нык хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә булды.

«Үәт афарин! Шәжәрәне белергә мотлаҡ кәрәк! Аят сүрәләр һәм хәҙистәр бар, кем үҙенең милләтен белә тора үҙен икенсе халыҡ вәкиле итеп йөрөтә, шуның урыны тамуҡта булыр тип әйтелгән. Күп безнең күршеләргә уйланырға сәбәп бар…» — дип яза Ринат Рамазанов.

Рафаэль Рамус музыкантның бу адымын кабул итмәвен яза:

«Син бит татар, Альберт. Үзең әйттең авылың татар икәнен. Нигә син башкорт пропагандистларының кармакларына эләктең. Сибайга бар, чын башкортлар белән аралаш, аңларсың кем икәнеңне. Татарның тарихын архивларда бозу белән Мәскәү шөгыльләнә…

Ә Башкортстанда башкорт булу хәзер бик файдалы. Сиңа башкорт чыгышлы авыллар дигән карта да бирерләр, ә анда татарлар яши. Төрле кабиләләр турында дигән тарихны да уйлап табарлар. Татарлар җир алу өчен башкортларга якынайган бит. Татарларны ваклау һәм кимет файдалы. Альберт, син чын тарих белән шөгыльләнмисең, ә кемгәдер хезмәт итәсең».

Ришат Мохтаров исә бу ызгыш ике милләт өчен дә зыянлы дип язган,

«Альберт, сине сатлык дип атаучылар — коллар! Комментларын укып та тормыйм, алар үзләре сатлык! Татар белән башкорт арасында ут кабызучылар нәкъ менә алар! Бүлүчеләр алар!»

«Акчага сатылырга мөмкин, ләкин бөтен дөньяга шаулап сатылу ул бераз куркынычрак нәрсә»

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Альберт Исмаилның бу адымын кискен тәнкыйтьләде.

«Халыкны исәпкә алганда кайбер шәхесләр үзләрен эльф дип яздырдылар. Мин бу шәхеснең үзен башкорт дип игълан итүен эльф дип яздыру белән бер әйбер дип уйлыйм. Ләкин аның артында материаль стимул бар ахрысы. Чөнки ул шәхес акчага күнеккән. Акча бәрабәренә яңа исем алырга тырышу бик сәер күренеш.

Документлар нигезендә аның татар икәнлеге расланды. Аның бөтен бабалары татар булган. Ә ул 17 елгы халык исәбе мәгълүматларын китерә. Ул авыл хуҗалыгы исәбен алу булган. Анда беренче урында җир биләмәләре булган, җир биләмәсе аша кешенең милләтен билгеләгәннәр. Җир биләмәләре зур булганнар башкорт милләтенә кертеп язылган. Ул вакытта шундый гадәт булган. Ул «сословное землевладение”гә кергән нәрсә. Ул шул документны чыгарып, минем бабалар башкорт дип йөри икән, бу бик зур ялгыш. Мин аны номиналь башкорт дип уйлыйм. Һәрхәлдә барлык бабалары да татар булган.

Без шуны онытмаска тиешбез — Башкортстан җирлегендә башкорт дип язылган кешеләрнең яртысы да татарлар. Мин тарихчы буларак исбатлый алам, ул турыда күп язылды. Без хәзер паспортка карамыйбыз, паспорт юк та инде. Теленә караганда, без анда татарны күпләп табарбыз дип уйлыйм.

Башкортстанда бер кызык төр милләт бар. Аларны «служивый башкортлар» дип әйтеп була. Мостай Кәримнән башланган нәрсә. Алар Башкортстан кысасында үсү өчен мәҗбүр булдылар кемдер булып язылырга башкорт булып. Ул сәясәтчеләр арасында да, язучылар, артистлар арасында да булды. Мин бу Альбертны шул рәткә кертергә кирәк дип саныйм.

Татар кешесенә моның нинди тәэсире булачак?

Бернинди тәэсире дә булмаячак. Чөнки Башкортстанның көнбатыш өлешендә яшәгән татар шәхесләренең абсолют күпчелеге беркайчан да башкорт ди язылмаячак. Татар булып калачаклар. Ә инде Альбертны мин бераз кызгандым. Акчага сатылырга мөмкин, ләкин бөтен дөньяга шаулап сатылу ул бераз куркынычрак нәрсә. Шуңа күрә аның иҗтимагый йөзе алга таба бик начар хәлдә калачак дип уйлыйм.

 Мостай Кәрим калмаган бит әле.

— Мостай Кәрим башка төрлерәк урын алып тора. Мостай Кәрим беренче түгел, Мәҗит Гафури бар. Алар телләр якын булу сәбәпле, материаль әйбер алу өчен башкортка да эшләгән, ләкин аңа карап алар татардан ераклашмады. Чөнки Мостай Кәримнең әсәрләрен татарлар да укыды. Ул безгә зур зыян китермәде. Ә Альбертның бу адымы, бигрәк тә халык исәбен алыр алдыннан, билгеле ул татарга каршы юнәлдерелгән. Ләкин нәтиҗәсе булмаячак.

Административ ресурс куллансалар, Башкортстанда татарлар кимергә мөмкин. Әмма бу халык шулай дип әйткән сүз түгел. Исәп алганнан соң яздырырга мөмкиннәр. Башкортстанның төп бурычы — икенче урынны саклап калу. Чөнки икенче урында татар булса, бераз сәеррәк килеп чыга бит. Шушы республиканың хуҗасы булырга теләгәннәр өчен. Шуңа да алар төрле юллар кулланырга мөмкин. Әзер булырга кирәк.

Һаумыһыгыз, Альберт!

Альберт белән бик күптән аралашкан юк икән инде. Шуңа да, элеккечә килешеп бетмәс дип, башкачарак сөйләшә башладым.

Альберт, һаумыһыгыз!

— Хә-хә-хә-хә.

Хәлдәрегез нисек?

— Хәлләр Аллага шөкер. Үзегездә?

 Һеззең хәер догала! Альберт, һеззең менән татарса һөйләшәсеме, башкортсамы башкорттарзың асыл улы менән?

— Син татарча сөйлә, мин туймазыча сөйлим.

Ярый. Альберт, сез ни өчен үзегезнең милләтегез башкорт дигән фикергә килдегез? «Син татармы?» дип сораганнан соң «Юк» дип язып куйдыгыз?

— Соңгы вакытларда «милләтең кем» дип сораганда, һәрвакыт мин белмим дип әйтеп килә идем. Чынлап та, бер яктан Башкортстанда туып, яшәп, үзебезне өлешчә башкорт та, өлешчә татар да хис иттек. Ләкин бу мәсьәләгә нокта куярга дип мин шәҗәрә эшләренә керешеп, тикшереп чыктым. Бөтен яклап башкорт булып чыккач, инде мин башкорт икән. Шулай булып чыкты ул.

Һәм сез шулай дип язгач, кешеләрнең нинди реакциясе булды? Кемдер сезне сатлыкҗан дип тәнкыйтьли, кемдер әйтә молодец, Альберт ди.

— Ризасызлык белдергән кешеләр күп булмаса да, алар күп акыргач, күп булып тоела. Ләкин алар бер процент та юктыр бәлки. Чөнки күпчелеккә минем кем булуым барыбер. Иң мөһиме — кеше бул, дип әйтәләр. Йә иң мөһиме: мөселман булу, кеше булу, барыбыз да төркиләр.

Сәясәттә булган кешеләрнең, әлбәттә, ачулары чыккан. Ләкин мин гаепле түгел. Мин башкорт булгач, бабалар башкорт булгач, нишлим соң.

Альберт, син бит инде күренекле кеше. Җанисәп алдыннан шушындый адымга баруыңны материаль файда өчен диючеләр бар. Материаль файдасы бармы башкорт булуның, берәр кеше түләдеме?

— Юк шул. Сәясәтчеләр, сәясәттәге кешеләрнең пычраклыгы ерактан ук күренеп тора. Шундук гаепли башлыйлар. Бәлки алар үзләре шундыйдыр, үзләре гел сатылып йөри торганнардыр — шундук акчаны күз алдына китерәләр. Мин үзем кебек кешеләргә ярдәм итә башладым, шул гына. Шундый икеле ситуациядә яшәмәс, үзеңнең кем икәнеңне белер өчен кешеләргә ярдәм итәм.

Әлбәттә, кешенең сайлау иреге бар. Татар булу, башкорт булу арасында түгел, икенче яссылыкта. Хәзер мин сиңа аны аңлатам. Син тумыштан башкорт булырга мөмкин, шул ук вакытта син татар сәясәтен кабул итәргә мөмкинсең. Кабул итсәң, син сәяси яктан татар булып саналырсың, ләкин этник яктан син берничек тә үзгәрә алмыйсың. Этник яктан син башкорт булып тугансың икән, башкорт булып каласың, мари булып тугансың икән, мари булып каласың. Ә сәяси яктан син хет төрек, хет татар бул.

Татар-төрек тарихына күз салсак, ул метрика китапларында да бик анык күренә. Төрек-татар таифәсендә булган башкортлар дигән идентификация барлыкка килә башлый. 1916 елда бик нык популярлашып китә. Төрки халыкларны берләштерү кирәк булган ул вакытларда., сәяси, матди, икътисади яктан кирәк булгандыр ул. Әмма бик күп кеше аны кабул итмәгән, кемдер кабул иткән. Аны көчләп кертү шулай ук дөрес түгел. Шуңа күрә мин ничек уйлыйм? Һәр кешенең үз ихтыярында булып кала бу мәсьәлә. Этнос буларак, милләт буларак син ничек тугансың шундый һәм сәясәт ягыннан. Мәсәлән, Төркия кебек. Тарихтан без беләбез, Төркиядә этник төрекләр 10 процентны гына тәшкил иткән, ләкин алар үз идеологиясен, этник идеологиясен таратып, көчәйтеп, бүген 100 процент төрек.

Татар-төрек идеясенең менә шундый нәтиҗәсе була алмаган. Чөнки безнең специфика икенчерәк. Чөнки бездә, аеруча Башкортстанда җирбиләүчелек булган — частное землевладение, шуңа барып терәлгән. Чөнки бер үк вакытта башкорт милләт тә, шул ук вакытта сосоловие дә. Яки икенче сүз белән әйткәндә — таифә, таифә ул — социаль төркем. Башкортстанга барып төртелгән дә ул, алга таба китә алмаган. Ногайларга таба киткән ул, тик бүген ногайлар арасында да бик күп икеләнү бар. Хаҗитархан шәһәре буенча, анда да бик күп төрле бәхәсләр бара. Кемдер үзен әстерхан татары, кемдер үзен ногай дип атый.

Альберт Исмаил, сез кем соң алайса? Милләтең сәяси яктан нинди синең, үз теорияң буенча?

— Милләт ягыннан — башкорт. Сәяси яктан — элеккеге татар. Ләкин мин үземнең язган җырларымнан ваз кичмим. Кайчандыр чын күңелдән татар милләтенә, татар идеясенә, татар-төрек идеясенә мин хезмәт иттем. Һәм мин моңа бер грамм да үкенмим.

Альберт, син бит инде «Яшә, татар» дип язган идең, хәзер «Яшә, башкорт!» дип үзгәртәсеңме ул җырны?

— Юк, юк. Ул татар өчен язылган, татар өчен булып калсын ул. Һәм гомумән, мин ул җырларны язганда, иҗат иткәндә мин күз алдымда татарны гына түгел, гомумән, төрек дөньясын күз алдында тоттым.

Альберт, син миңа интервьюда әйткән идең җәһәннәмдә дә татарча сөйләшерләр дип, җәһәннәмдә хәзер башкортча сөйләшәләр дип әйтәсеңме, әллә татарча сөйләшерләр микән?

— Ә, искә төште. Анда ни уңайдан? Милләт бик әллә ни кирәкми, гарәпчә өйрәнегез, җәннәттә бит барыбер җәннәт теле ул гарәп теле дип әйтүчеләр бар. Мин шунда хисләнеп әйткән идем — гарәп теле генә түгел, җәннәттә дә, җәһәннәмдә дә татар теле булыр дип. Әлбәттә, бу шаяру гына булган, аны Ходай гына белә. Фарсылар да үз ягына борырга тырыша, җәннәттә икенче тел, фарсы теле була дип. анысы инде Ходайның эше.

Без инде дөньялыкка кайтыйк. Безгә башта дөньяда яшәргә кирәк, аннары Алла бирсә, анда күрербез, кем нинди телдә сөйләшер.

— Шулай итеп җәннәттәге татар теле сызып ташланамы?

— Юк. Бу бит мәҗази мәгънәдә әйтелә. Ягъни, аны туры мәгънәдә түгел, күчермә мәгънәдә кабул итәргә кирәк. Шигъри, шагыйранә бер гыйбарә дип кабул итәргә кирәк аны. Югыйсә, һәрбер сүздә туры мәгънә эзли башласаң… Гипербола була бу.

Хәзер син башкорт телен өйрәнәсеңме инде?

— Башкорт телен өйрәнәм. Әдәби телләргә булган хөрмәттән. Мин татар әдәби телен дә хөрмәт итәм, башкорт телен дә. Өстәвенә без үзебезнең диалектыбызны да мәдәният кысаларында үстерергә тырышабыз. Аны үстереп әдәби тел ясарга максатыбыз юк, әмма мәдәният өлкәсендә, этнография, җыр өлкәсендә киң кулланырга җыенабыз.

 Альберт Исмаилны Казанда танымаганнар, шуңа күрә ул үпкәләп киткән дип язды телеграм каналлар.

— Белмим, нәрсәдән чыгып шундый сүз таралгандыр? Мин мондый фикер чыксын өчен хәтта ишарә дә бирмәгән идем, каян чыккандыр. Нишләптер кешеләр шулай уйлаган. Менә кешеләрнең үзләреннән сорарга кирәк. Ник алар шулай уйлаган икән?

Үпкә булмагандыр бит?

— Юк, әлбәттә. Нинди үпкәләр булсын инде. Матур шәһәр, матур кешеләр, шундый матур яшәдек, Шәрык клубларына, Хәтер көннәренә йөрдек, «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнаштык, альтернатив музыканы үстерергә тырыштык. Бик күңелле узды.

Альберт, син хәзер татар халкына хезмәт итәчәксеңме, әллә башкорт халкынамы?

— Әйе, сәясәтем һәм бөтен көчем беренчедән, безнең төбәктә яшәүче һәм безнең төбәктә генә булмаган башкорт халкына, икенчедән төрки дөньясына. Төрки дөньясы эчендә әлбәттә, бөтенесе инде, бөтенесе керә шунда, гомумтөрки. Мин Гөлзадә апа шикелле.

Син язып куйгансың, татар дигән сүз 19-20 гасырларда булмаган дип, без булмаган булып чыгабызмы алайса?

— Метрикаларда күренми.

Ә бу халык кем булып чыга соң?

— Кызык сорау. Әйдә без аны бергә казыйк та карыйк.

Татар дигән халык булмаган әйеме?

— Вряд-ли… Казан ягыннан килгән кешеләр гел нишләптер йә чуваш, йә мөселман чуваш дип язганнар метрикада, мин шуңа аптырадым. Бер Татарстанның төрле авылларындагы метрикаларны карарга кирәк, нәрсә язганнар икән анда. Үземә кызык, анда татар сүзе юк микәнни. Бу соравым бөтен тыңлаучыларга, укучыларга — эзләп карыйк әле бергәләп, бар микән татар дигән әйбер, нәрсә язганнар анда.

Халык бар, ә атамасы юк, әйеме?

— Әйе, җырдагыча килеп чыкты.

Альберт, ә ничек шулай килеп чыкты икән соң ул — булмаган халык 7 миллионга җиткән?

— Статистика китапларын карарга кирәк. Мәсәлән, Татарстанның көнчыгыш районнарында башкорт саны азаеп, татар саны күбәя. Менә шундый могҗизаларны бер тикшереп алырга иде. Кешеләрдә сәяси фикерләп, приоритетлар үзгәргән микән, ничек булып чыккан икән ул? Йә татар идеясе шундый көчәйгән, кешеләр шуңа ышанган микән? Бәлки шуннан килеп чыккандыр. Фаразлар бар, барысын да дәлилләп, исбатлап күрсәтергә кирәк, болай гына булмый. Шуңа күрә мин еракка да китмим, тапкан нәрсәмне генә әйтәм, үзем өчен. Безнең авылларның метрикаларын гына карыйсы. Беркайда да татар күргән юк, бәлки Татарстан районнарында бардыр ул. Әгәр дә табылса, бу турыда берәр матур әңгәмә ясарга була, телевизорда, радиода.

Альберт, син хәзер кулыңны күкрәгеңә куеп үзеңне кем дип әйтәсең соң инде?

— 

Башкорт, әлбәттә. Башкорт! Ниһаять, мин үземне таптым бит.

Элек бары тик төрки дип саный идем үземне, төрки, татар. Ә хәзер инде бабаларымның исемнәрен өйрәнеп, аларның тормыштагы кайбер кызыклы фактлар таптым. Мәсәлән, әти ягыннан хәрбиләр, әни ягыннан башкорт казаклар булу, бу бит бик кызыклы мәгълүмат. Үзеңнең кем икәнеңне таный, бабаларың белән горурлана башлыйсың. Искиткеч.

Альберт, татар белән башкорт арасындагы татармы, башкортмы дип бүлгәләнү ул кайчанга хәтле дәвам итәр икән, бетәр микән ул бер, юк микән?

— Мин шуңа нокта куярга уйлаган идем. Чөнки бу бәхәсләшү, беренчедән, белемсезлектән. Татар идеясендә — мин аны идея дип атыйм — татар идеясенең эчендә баштан ук шәҗәрә кирәкми, син үзеңне таныйсың икән, син татар. Ә башкорт бит ул бөтенләй икенче идея. Идея дә түгел, милләт. Аны үзгәртеп булмый, син ата-анаңны алыштыра алмыйсың бит инде. Милләт тә шулай. Ул бөтенләй төрле яссылыкта. Әйтеп булмый аны — син татармы, башкортмы. Син башкорт чыгышлы татар була аласың, хәтта метрика да шулай яза бит инде — төрек-татар таифәсеннән башкорт. Ягъни, бу таифә — социаль төркем, йә сәяси төркемме ул. Шунда син, башкорт, төркем әгъзасы була аласың. Ягъни, башкорт булып, шул ук вакытта татар була аласың шушы мәгънәдә. Этник яктан татар түгел, ә шушы социаль төркемнең бер әгъзасы буларак.

Мәсәлән, син студентмы, пассажирмы? Чагыштырып булмый бит инде, син студент та була аласың, пассажир да була аласың, бу бит төрле әйбер. Монда да шундый нәрсә. Ләкин гади халык аны бер яссылыкка куеп, моны аңламыйча бәхәсләшә башлый. Ә галимнәр читтән карап тора. Алар анык җавап бирә алмый, б… чәйниләр һаман һәм халыкка да чәйнәтәләр. Аңлатыгыз шуны башта, кулны Коръәненә салып, чын күңелдән. Бетте. Алар — Исхаковлар, Әхмәтҗановлар, Гарифуллиннар шуны танырга теләми.

Дамир Исхаков әйтә, менә мин Альбертның документларын карадым, ул бөтенләй башкорт түгел, татар кешесе, ди.

— Әйе инде. Мин шулай әйтер идем — татар күбрәк сословие башкортка караганда, менә тикшерсеннәр, карасыннар. Мин Дамир Исхаковның позициясен беләм, бөтен башкортларны сословие дип атый. Ләкин башкорттан башка ул сословиедә беркем дә була алмый. Этносословие бу.

Менә бүген олигарх сословиесе бармы Россиядә? Әйдә мин олигарх булып язылыйм әле? Мөмкин түгел. Башкорт ул — җир биләүче, җир иясе. Син ничек барасың да үзеңне яздырасың башкорт дип, синең җирең түгел бит ул. Яки мәсәлән, квартирант булып кердең, аннары хуҗасына әйтәсең мин хуҗа дип, алай булмый бит инде. Монда да шул ук.

Ә башкортларның бу җир биләүчелеге Чыңгыз ханнан бирле килә. Һәм башкортның үзенә хас булган социаль структура булган ул. Мәсәлән, типтәрлек, типтәр сословиесе. Типтәрне иң башта (әле килмешәкләр килгәнче) арендага кергән башкортлар тәшкил иткән булган. Аннары инде Башкорстанны яулап алган чорларында анда марилар, вотяклар, чувашлар керә башлый типтәр сословиесенә. Берсе дә башкорт сословиесенә керә алмый, мөмкин түгел чөнки.

Аннары бик кызык сословие бар, ясашныйлар. Ясашныйлар алар Чыңгыз хан заманыннан килә, ясак сүзеннән, хәрбиләр. Кайбер башкортлар Казан ягына, Касыйм ягына хезмәт итәргә барган булганнар. Аннары кире кайтканда ясашный сословиесендә кайтканнар. Этник башкортлар нинди генә сословиедә булмасын, әгәр кулында шәҗәрәсе бар икән, һәрвакыт кире башкортлыкка кайту — монда сословие мәгънәсендә, башкорт этносословиесенә кайту мөмкинлеге булган. Әгәр үзенең кем икәнен дәлилли алса шәҗәрәсе белән, аннары җиргә карата бирелгән жаловная грамотасы булса. Ул очракта кире башкорт этносословиесенә керә алган. Һәм бу башкортларга гына хас. Калганнарда андый әйбер юк. Башкортлар электән-элек үз җирендә яшәгәч, торгач, әлбәттә инде андый күренеш бик мөмкин, ә калганнарга — юк. Калганнарның мин законнарын белмим, мариларда ничек булган ул, вотякларда.

Альберт, синең бу мөрәҗәгатең җанисәп алдыннан килеп чыккан махсус әйбер түгел инде алайса, бу очраклы рәвештә шулай чыктым, аңлавымча?

— Махсус түгел. Җанисәп алдыннанмы, артыннанмы -миңа барыбер. Мин бик сәяси кеше түгел. Миңа шундый мөмкинлек бирелде, үз фикеремне әйтергә, бардым да әйттем. (БСТдагы чыгыш турында сүз бара — ТИ). Миңа беләм анысы бер елдан соң җанисәп буласын.

Шуңа күрә аны сәяси адым итеп кабул иттеләр инде.

— Булсын, миңа бик куркыныч түгел. Сәяси адым дип санасалар да барыбер.

Дамир Исхаков моны сатылу дип бәяли. Альберт Исмаил сатылган.

— Сатылган. Кемгә?

Башкортларга булып чыга инде.

— Дәлилләре бармы, ничек сатылган? Әгәр үз милләтенә кире кайткан кеше сатлык булса, мин Дамир Исхаковның кем икәнен әйтеп тә тормыйм.

Ул әйтә: акча бәрабәренә яңа исем алырга тырышу бик сәер күренеш, моның артында материаль стимул бар.

— Чөнки аның миңа каршы куярга бүтән дәлиле юк, шуңа күрә шәхескә күчә. Бүтән бер нәрсә әйтә алмыйм, моны Дамир Исхаков идеологиясенең, сәясәтенең җиңелүе дип игълан итәм.

Яз, бу аның сүзе икән. Ләкин галим кешенең шулай дәлилсез, кешегә яла ягу нормаль күрсә, галим кешенең, минем бүтән бер сүзем юк. Пожалуйста! Татарстан галимнәренең кем икәнен күрегез. Мондый галим кеше буламыни соң ул? Кемнең кулында гыйлем, кемнең кулында мәгърифәт, кемнең кулында тарих икәне ап-ачык күренеп тора.

Альберт, хәзер бит инде кешеләр ДНК алып анализ ясата, аны тикшерә башласаң, чыгышың буенча әллә кайлардан булып чыгуың бар. Бик тирәнгә казысаң, барыбыз да Адәм галәйһиссәләмнән. Кеше өчен иң мөһиме үзенең үзенең кайсы милләт вәкиле икәнен билгеләү түгелме ул? "Үзеңне идентификацияләү", ягъни мәсәлән.

Шуннан? Сорау нинди?

Тагын да тирәнгәрәк казыячаксыңмы син?

— Әйе.

Аннан киләчәктә әйтәчәксеңме алайса — әйтик, мин скиф халкыннан дип.

— Иншалла. Андый гаплогруппалар бармы соң ул?

Мин шартлы рәвештә әйтәм инде.

— Аңладым, аңладым. Дөнья тестында венгрларның билгеле гаплогруппасы бар, скандинавлар, башкортлар. Хәтерләмим, татар дигән сүз бар микән анда? Башта шуны карыйк әле.

Киләчәктә син «Мин — скиф халкыннан, яки сарматлардан» дип әйтәчәксеңме инде?

Вряд ли андый булып чыга ул.

Мәсәлән, килеп чыкты ди синең ДНК венгрлардан, мансилардан, угорлардан. Син әйтәчәксеңме, гафу итегез җәмәгать, мин башкорт түгел икән, манси булып чыктым, яки венгр мин дип.

— Әгәр ДНК тест шулай күрсәтсә, мин аны күрсәтермен. Миңа куркыныч түгел. Мин шәҗәрәне эзләгәндә чуваш та булырга әзер идем, мари булырга да. Чөнки мин көтә идем шәҗәрәнең нәтиҗәсен. Чуваш булса, мин үземне чуваш дип әйтер идем, мари булсам, мари дип. Минем өчен бернәрсә түгел ул. Мин кемне алдыйм соң? Үземне алдыйммы? Мин башкорт булмыйча үземне башкорт дип игълан итсәм, ул миңа нәрсә бирә? Бернәрсә бирми. Бары тик үзең алдында дөрес булу мөһимрәк. Валлаһи-билләһи дип әйтәм, әгәр дә минем шәҗәрәдә мари булып чыкса, мин шулай ук язып куяр идем мин мари икән дип.

Ә ничек уйлыйсың, синең чыгышың кемнәргәдер тәэсир итәчәкме?

Инде тәэсир иткән. Бик күп кеше шәҗәрәсе белән кызыксына. Ә мин кем икән дип сорау куялар. Мин кабат әйтәм — кем булсагыз да, шәхси тарих белән кызыксыну яхшы нәрсә. Тик икенче яктан, сәяси яктан да уйлагыз, кем яклы, кайсы сәясәт сезгә күбрәк ошый.

«Идеология построенная на лжи все равно, когда-нибудь рухнет» дип язып куйгансың. Бу татар идеологиясенә кинаяме?

— Юк, бу гомумән әйтелгән сүз. Ул бит аерым пост итеп куелган иде инстаграмда. Бу гомумән әйтелгән әйбер, Татарстанга карата түгел. Белмим, бәлки Татарстанга да туры киләдер. Галимнәрнең идеологиясе нихәтле дөрес микән ул. Дөреслек ничә процент тәшкил итә икән?

Казанга кайчан җыенасың?

— Белмим шул әле. Эш юк Казан ягында әлегә. Берәр йомыш булса, бәлки барырбыз да.

Бер килеп чык инде. Интервью бирерсең, җырларсың «Яшә, татар”ны тагын бер тапкыр.

— «Яшә, татар”ны инде хәзер бүтәннәр җырласын.

Хәзер Фидан Гафаровны җырлыйм дисеңме?

Әйе, кайчандыр татар теленә хезмәт итеп, альтернатив музыканы үстереп йөрдек бит инде, күп көч куйдык. Хәзер инде туган төбәгемнең диалектын үстерергә кирәк. Ул бик үзенчәлекле, Казан белән Уфа арасында бик кызык тел. Казанча да түгел, башкортча да түгел, үзенчә.

Ул башкорт телеме соң, татар телеме? Әллә алай итеп әйтергә ярамыймы?

— Башкорт белән татар республикалары килгәнче дә бар иде ул. Аңарчы да бар иде ул бердәм төрки теле.

Альберт, бу вакыйгадан соң ниндидер кешеләр, дус-танышларың синнән баш тартмадымы, йөз чөермәдеме?

— Булды, тик күп түгел. Ике-өч.

Кызганыч түгелме ул кешеләр?

— Гарифуллин кызганыч түгел, Рафаэль Мустаев кызганыч түгел нишләптер. Тагын кем анда бар? Син чөермәдеңме йөзеңне алай?

Юк.

— Ярар, ярар.

Рәхмәт!

«Азатлык» дип кычкырып, «Яшә, татар» дип җырлау ул ихлас булмаска да мөмкин икән»

Альберт Исмаил хакында депутат, шагыйрь Ркаил Зәйдулла берничә пост урнаштырды. Шуңа күрә аның да фикерен сорадык.

«Мин Альберт Исмаилны белми идем, дөресен генә әйткәндә. Минем исем китмәде — беренче түгел, соңгысы булмас. Димәк, «Азатлык» дип кычкырып, «Яшә, татар» дип шигырь язып, җыр җырлап йөрү әле ул ихлас булмаска да мөмкин икән. Ул соңрак бу хакта кайдадыр «сәяси акция иде, анда милләтнең катнашы юк» дип язды.

Һәр акциядә булмаса да, күбесендә меркантиль мөнәсәбәтләр ята. Ул 45 яшенә җиткән, иҗат белән шөгыльләнгән, халык мәхәббәтен яулый алмаган. Үзенең хыялларына ирешмәгән. Артистлар бәйле бит инде концертларга халык йөрүгә. Минем дә аны ишеткәнем булмагач, димәк ул атаклы музыкант булмагандыр дип уйлыйм. Кая барып бәрелергә белмәгәч, кире кайтып киткән, шәҗәрәдән бабасының башкорт дигән сословиедә булганын тапкан да шуннан кереп киткән... Артистлар алар бит эпатаж кешеләр. Ул шушында кереп китте җанисәп алдыннан, башкорт милли хәрәкәте үткәргән сәясәттә ул бик кирәкле фигура. Үрнәк.

Бу бит озакка бармаячак, халыкны җәлеп итә торган җырларың булмаса, ясалма эпатажлык белән ерак китеп булмый.

Бу хәлдән соң мин Зәки Вәлидине (Башкортстан республикасын оештырган сәясәтче — ТИ) искә төшердем. Әлбәттә, масштаблары ягыннан бу ике кешене чагыштырырлык түгел. Зәки Вәлиди Казанда тарихчы булып таныла япь-яшь килеш. Шуннан соң Милли Мәҗлескә сайлана, әмма беренче рәтләргә үткәрмиләр, тагын да зуррак шәхесләр була, монда конкуренция көчлерәк. Шуннан соң ул Урта Азиягә китә, анда да беренче булырга тели, барып чыкмый. Аннары Башкортстанга кайтып китә. Кеше күз угында булу теләге, миндәрлек, болар эгоцентрик фигуралар. Милли мәнфәгатьләрдән бигрәк үзен күрсәтү, үзенең беренче планда булырга теләве көчлерәк. Андый фигуралар безнең милли хәрәкәттә дә бар, исемнәрен атап әйтмим. Анда барып бәрелә, монда барып бәрелә, аннары төшеп калалар.

Борынгы бабаларыңның кем булганын актарып чыгарганнан соң шул халык вәкиле дип әйтү — бу абсурд. Татарда, руста бигрәк тә, шәҗәрә тикшерә башласаң, әллә нәрсәләр килеп чыгуы бар. Милләт буржуаз мөнәсәбәтләр вакытында гына барлыкка килә. Кабиләләр, ырулар була, милләт булып соңгы дәвердә генә оеша. Ерак бабалар кем булуы бернинди роль уйнамый. Халыклар борын-борыннан катнашып яшәгән. Кайсыдыр юкка чыккан, кемдер өстенлек алган. Формалашасың икән татар булып, шул халык вәкиле буласың, беркая да китә алмыйсың. Ниндидер халык вәкиле булырга теләсәң дә, ясалма рәвештә алыштырып булмый аны.

Башкортстан татары: «Башкорт йә татар дип әйтүдә бер хикмәт тә юк»

Уфадагы «Ихлас» мәчете мәхәлләсенең шура рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов Альберт Исмаил белән шәхсән таныш булмаса да, бу вакыйгага карата фикерен җиткерде.

Бу очракта бернинди афәт юк. Татар белән башкорт бау кебек үрелгән. Җир йөзендә татар һәм башкорт кебек якын бер генә милләт тә юк. Аларның телләре дә, моңнары да бер. Алар бит аерым халыклар да түгел. Башкорт теле татар теленең бер диалекты гына. Башкортлар татар телен башкорт диалекты дип әйтсә дә ярый, ул аларның күңел шәрифенә туры килә. Ләкин без бер халык, бердәм һәм тере, эре халык булырга тиеш гамәлдә һәм фикердә. Башкорт йә татар дип әйтүдә бер хикмәт тә юк, бер нияттә булганнар гына максатка ирешә. Шунда гына алар җиңү, шәрәф казына алырлар».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100