Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева җир тетрәгәнне искә төшерә: «Сулы стакан идәнгә төшеп ватылды»

news_top_970_100
Айгөл Бариева җир тетрәгәнне искә төшерә: «Сулы стакан идәнгә төшеп ватылды»
"Татар-информ" архивы

Бу көннәрдә коточкыч зур фаҗига кичерүче Төркия һәм Сирия халкының кайгысын уртаклашып, җырчы Айгөл Бариева үзенең хатирәләре белән бүлешә. Балачагында Айгөл Бариевага да җир тетрәгәнне үз күзләре белән күрергә туры килгән икән. 

«Төркия һәм Сириядә һәлак булучылар саны 6234кә җиткән. 37011 кеше яраланган. Нинди зур кайгы...

Бу көннәрдә мин балачагымдагы бер вакыйганы искә төшердем.

Сабый чакта әтием әни белән безне еш кына үзе белән гастрольләргә ала иде. Элегрәк Камал театры һәр 5 ел саен гастрольләр белән Ташкент шәһәренә йөрде. Миңа да 2 тапкыр алар белән бару бәхете тәтеде: 5 һәм 10 яшь булганда.

Шундый гастрольләрнең берсендә без җир тетрәгән вакытка туры килдек. Тирбәлешләр артык  сизелмәсә дә, борчылырга сәбәп булды. Бу көнне әле дә хәтерлим.

Без кунакханәдә идек. Берзаман тумбочка өстендә торган сулы стакан идәнгә төшеп ватылды. Әни безне, шаярабыз дип уйлап, ачуланып ташлады. Без аптырап калдык, стаканга якын да килмәгән идек бит.

Кич белән бу хәлләрнең бер бездә генә түгел, башка артистларның бүлмәләрендә дә күзәтелгәнен белдек. Кемнеңдер китабы төшеп киткән, кемдер үзе караваттан егылып төшкән.

Соңрак безгә җир тетрәгәне турында хәбәр иттеләр. Бу – бик куркыныч. Һәм без бу табигать афәте каршында көчсез.

Төркия һәм Сириядә яшәүчеләрнең кайгысын уртаклашам», – дип яза сторисларында Айгөл Бариева.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100