Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә җир тетрәү: хәрабәләр астында җиде сәгать яткан бала исән килеш табылган

news_top_970_100

Бүген Мәскәү вакыты белән иртәнге 4ләр тирәсендә Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Фаҗигадән соң 7 сәг узгач, Диярбакыр шәһәрендә хәрабәләр арасыннан 7 яшьлек малайны чыгарганнар. Ул җимерелгән йорт астында калган. Бала исән. Бу турыда РИА Новости яза.

Шәһәр халкы баланы «ашыгыч ярдәм» машинасына күчерү өчен коридор ясаган, сабыйны юрганга төргәннәр.

Шанлыурфада йорт ишелгән мизгел видеога эләккән

Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге белешмәсе буенча, җир тетрәү үзәге Газиантеп шәһәреннән 26 км ераклыкта 10 км тирәнлектә була. Җир асты тетрәүләре Диярбакыр, Адана, Кайсери һәм Хатай шәһәрләрендә тоела.

Сириянең берничә төбәгендә җимерелүләр бар. Бәйрут, Ливан, Кипр кешеләре дә тетрәүне тойган.

6 февраль иртәсенә булган белешмә буенча, Төркиядә 284 кеше, Сириядә 237 кеше һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100