Адвокат мәетләрне ярдырмый калу буенча киңәшләр бирә: «Законда ярудан баш тарту каралган»
«Интертат»та мәетләрне яру мәсьәләсенә кагылышлы «Үлгәннән соң да тынычлык юк, яки Татарстанда мәетне ярмыйча җирләү мөмкинме?» дигән язмабыз чыккан иде. Адвокат Сәйдәш Сираҗиев үзенең телеграм-каналында, язмага сылтама белән, мәетләрне ярдырмый калу буенча киңәшләр биргән. «Бу тема мине шәхсән борчый, тормышта берничә тапкыр әлеге мәсьәлә белән очраштым, шуңа күрә бу темага карата киңәшләремне түбәндә язам», – дип язып киткән адвокат.
«Чыннан да, хәзерге вакытта хәлләр югарыда тасвирланганча. Мин, табиблар гаиләсендә үскән кеше буларак, моның ничек булганын, үлгән кешенең туганнары белән нинди «бәрелешләр» башлануын, шулай ук һәр якның аргументларын беләм.
Кечкенә ачыш: табиблар күпчелек очракта туганнарның позициясен аңлыйлар һәм үзләре дә рәттән бөтен кешене ярырга теләми. Анда маньяклар эшләми.
Күпләргә «алсу күзлекләрне» салып, «status quo»ны танырга киңәш итәм («status quoны тану» – юриспруденциядә «барысын да ничек бар, шулай калдыру»ны аңлата – ИТ). Бу – тормыш өчен файдалы. Күпләрнең бу хәл белән еш очрашмавын аңлыйм, бәлки, кемнәрдер гомерендә бер генә тапкыр очрашыр. Шуңа күрә бу мәсьәләдә бик азны гына аңлавыгызны таныгыз. Сезнең интернет һәм брошюралар укуыгыз, әлбәттә, яхшы, ләкин алар практикадан ерак. Әлегә сезнең генә андый хәлдә булмавыгызны аңларга кирәк, ләкин хастаханәләр кеше ярмаска курыкмасын өчен сезнең бу ситуацияне җайларга ничек тәэсир итә алуыгыз – башка мәсьәлә. Алга таба шуның турында.
Беренчедән, табиблар – юристлар түгел. Әлбәттә, законнар алар өчен буш сүз түгел, әмма аларның эше РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының, төбәк министрлыклары/департаментларының үз боерыклары белән шактый нык регламентлаштырылган, алар чынлыкта бар кешене да диярлек ярырга кушалар (моңа җирле хокук саклаучыларга комачауларга теләмәүне дә өстәгез).
Икенчедән, әгәр дә мәрхүмнең туганнары яки хокук саклау органнары берәр нәрсә сизеп ала икән, кемнең «башлары очачак»? Нәкъ менә медицина хезмәткәрләренеке.
Хәзер хокукый нигез турында.
«Җирләү һәм җирләү эше турында» һәм «Гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» федераль законнар белән ярудан шәхсән баш тарту хокукы каралган. Шул ук вакытта ул мәҗбүри рәвештә мотивацияле булырга тиеш (аны дәлилләргә кирәк).
Билгеле булган «дини сәбәпләр буенча»дан тыш, ярдыруга риза булмау сәбәпләре буларак түбәндәгеләрне күрсәтергә була:
- мәрхүмне үлем алдыннан берничә көн/атна алдан госпитализацияләү;
- ярты ел дәвамында участок табибына даими рәвештә бару/күзәтү;
- үлемгә китерү ихтималы зур булган хроник авыру;
- тормыш дәвамында җентекле гистологик анализлар булу.
Шулай ук аз кеше генә түбәндәгеләрне белә: кеше, исән чагында, тиешле гариза язып һәм аны нотариуста раслап, үзен ярдырудан баш тарта ала. Бу – «Җирләү турында»гы федераль законнның 5нче маддәсендә язылган.
Соңыннан аның туганнары бу документны яки аның күчермәсен югарыда әйтелгән ярдыруга каршы булган кирәкле формада төзелгән үз белдерүләренә куша ала.
Әгәр дә туганнарыгызның берсе үлсә, ә сез ярдырырга теләмәсәгез, эш итүнең кыска механизмы:
1. Ярдырудан баш тарту өчен мотивацияләнгән гариза язу. Аны тапшыру өчен сезгә тән моргка кергәннән соң 3 көн бирелә (шул ук көнне эшләргә тырышыгыз);
2. Сезнең гаризага һичшиксез җавап бирергә тиешләр, бу вакытта мәрхүмнең гәүдәсе ярылмый тора. Кире кагылган очракта, сез аны шикаять итәргә хокуклы;
3. Судка шикаять суд тикшерүе вакытында, ягъни суд карары законлы көченә кергәнче, үлгән кешенең тәнен яруны тыю рәвешендә тәэмин итү чараларын куллану турында гариза белән бергә бирелә (кассацион шикаять очрагында аерым гариза бирергә мөмкин).
Суд карарының сезнең файдагызга булачагына беркем дә гарантия бирми, ләкин түбәндәгеләрне аңлау мөһим:
1. Сез кулыгыздан килгән гамәлләрнең максимумын эшләдегез;
2. Әгәр дә кешеләр юридик механизмнарга ешрак мөрәҗәгать итсәләр, практика үзгәрергә мөмкин. Регламентлар үзгәреп, медицина оешмалары үлгән кешенең гәүдәсен ярмаска җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмаячак.
Дәүләт механизмнарына грамоталы мөрәҗәгать итмичә генә билгеле урыннарда хәлне үзгәртү мөмкин түгел».