Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үлгәннән соң да тынычлык юк, яки Татарстанда мәетне ярмыйча җирләү мөмкинме?

«Ярмасалар гына ярар иде!» – чал чәчле әби-бабайларның иң курыкканы шул хәзер. Үлемнән дә, әҗәлдән дә курыкмаганнары да бакый дөньяга күчкәндә мөселманча җирләнәселәре килә. «Интертат» соңгы вакытта кискенләшкән яру проблемасын яктырта.

news_top_970_100
Үлгәннән соң да тынычлык юк, яки Татарстанда мәетне ярмыйча җирләү мөмкинме?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, архив

Журналист Гөлназ Шәмсинең ярты гомере буе йөрәк авыруы белән авырып, 5 операция кичергән 83 яшендәге әтисен ярулары, әтисенең «ярмаска» дигән васыятен үти алмавы турындагы үкенечле язмасыннан соң, бу проблема буенча башка кешеләр дә мөрәҗәгать итте.

«Бөтен кешене рәттән яра башлагач, безнең авыл халкы, җыелып, мәрхүмнәрне Мөслимгә моргка алып бару өчен арба сатып алды. Элек аның ул кадәр кирәге юк иде. Зират караучының арбасы да бар хәзер. Бу – кешенең дәүләтне җиңеп булмаячагын аңлавы гына түгел, бу – чарасызлык», – ди яру мәсьәләсен Татарстан җитәкчелегенә җиткерергә йөрүче Гөлназ Шәмси.

Үтәлмәгән васыять тарихы

Әтинең үлгәненә 18 апрельдә 3 ай була. 3 ай буена мин стресста яшәдем. Хәзерге көндә яруга каршы имза җыю белән шөгыльләнәм, – ди ул.

Гөлназ Шәмсинең әтисе Фәнис Мәүлиев 47 ел район хастаханәсендә йөрәк авыруы белән учетта тора, соңгы 14 елда йөрәгенә 3 операция һәм 2 коронография кичерә. 5 ел дәвамында трамадол кадап яши. Ай саен диярлек хастаханәдә ятып чыга. 15-27 декабрьдә кабат хастаханә эләгә, Яңа ел алдыннан кызы аны өйгә алып кайта. «Ярмасалар ярар иде» дип куркып яши. 2016 елда ярмауны үтенеп ышаныч язуы ясата, әмма Мөслим нотариусы аны расламый. «Күрше Бакалы районына чыгасым калган», – ди Гөлназ ханым. Хәер, 1 гыйнвардан ул кәгазьләрнең дә файдасы юк, дигән сүзләр йөри.

Фото: © Гөлназ Шәмсинең шәхси архивы

18 гыйнвар көнне Фәнис Мәүлиев үлә, берничә сәгать кала гына участок табибы килә. Әмма Гөлназ әтисен ярдырудан алып кала алмый – участок табибы имза куймый. Хастаханәнең баш табибы ярдыру мәсьәләсе буенча Әлмәткә чыга, Әлмәт бу эшне Казанга юллый. Казан исә декабрьдәге авыру тарихын карап: «Температура булган. Бәлки ул ниндидер инфекция белән үлгәндер. Ярырга», – дигән карар чыгара. «Ярмасалар ярар иде», – дип гомер буе куркып яшәгән Фәнис абый ярылып җирләнә.

Ә Мөслим табиблары әтине биш бармаклары кебек беләләр. Ни өчен баш табибның үз авыруы язмышын хәл итәргә вәкаләте юк? Әтигә «кинәт йөрәге туктаган» дигән диагноз куйдылар. Бөтен кеше дә йөрәге туктаганнан үлә. Кем йөрәге туктаганнан соң үлми соң? – дип өзгәләнә Гөлназ ханым.

«Бәлки сез атагызны агулап үтергәнсездер...» - диде прокурор»

Гөлназ Шәмси үзәгенә үткән сүзләрне Иске Карамалы авыл җирлегенең отчет-сайлау җыелышында ишетә.

Мин торып бастым да, шушы хәлне сөйләп бирдем. «Бөтен күрсәтмәләре бар иде, нишләп ярдылар? Җитәкчеләр, әти, үзен ярдырмас өчен, тагын нәрсә эшләргә тиеш иде?» – дип сорадым. Безнең баш табиб урыныннан торды да, главаның колагына, барып, нидер пышылдады. Глава шунда: «Бу очракта миңа мөрәҗәгать итәргә иде», – ди. Һәрбер кеше главаны борчый башласа соң!

Шунда прокурор сикереп торды. «Без каян беләбез? Бәлки, сез атагызны буып үтергәнсездер, бәлки, бәреп үтергәнсездер, бәлки, агулап үтергәнсездер? Кешене яру – шул дөреслекне белү өчен дә кирәк», – диде. «Мин аны, Казаннан кайтып, 15 ел карамас идем», – дидем. Мондый криминал очрак меңгә, ике меңгә бер буладыр. Бөтен кешене бер калыпка салмыйлар бит инде! – ди Гөлназ.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин башка җирлектә узган чираттагы җыелышта: «Гөлназның әтисенең температурасы булган, шуңа ярдылар», – дип әйтә. «Ул бернинди температура белән дә ятмады», – ди Гөлназ ханым.

Әтидән соң тагын күп кеше үлде. 97 яшьлек әбине дә ярдылар, 95 яшьлеген дә, 90 яшьлеген дә... Кайберләре 30 кило гына калган, бөтенесенең чирләре билгеле. Яралар да яралар. Безнең 105 яшендәге әби бар. Аның улына да «ярырбыз инде» дигәннәр. Ә башка шәһәрләрдә балалары карамагында үлгәннәрне ярмыйча гына кайтарып җирләделәр, – ди Гөлназ.

Морглар план үти, яки «хәзер тыныч күңел белән үләр өчен дә «блат» кирәк»

Бу мәсьәлә бер Мөслимгә генә кагылмый.

«Интертат»та мәкалә чыккач, Башкортстан, Самара, Йошкар-Ола якларыннан аптырап яздылар. Кайбер якта 70тән узса да ярмыйлар. 1 гыйнвардан Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында эчке боерык чыккан, диләр. Моргны бизнес итәргә җыеналармы шунда... Министр үзе шулай куша, дип сөйләшәләр. Морг тик торырга тиеш түгел, алар кеше ярып акча эшлиләр, бу – бизнес, – дип фаразлый Гөлназ Шәмси.

Шул сүзләрен ул моргтагы бәяләр белән дә дәлилләп куйды.

Баш табиб һәрбер авыл җыелышына йөри һәм «безнең районда кеше ярдыру - 8 мең, бальзамлаштыру булса – 10 мең» дип сөйли. Фактта ул күбрәк. Мәсәлән, мин ярдыру өчен 15 200 сум түләдем. Кемдер якын кешесен ярдырган өчен моргка 18 мең түләгән, кемдер – 24 мең. Нинди тарификациядан куа аласың, шуннан куып була дигән сүз бу, – ди Гөлназ ханым.

Ярган өчен бәяләрне сылтамадан карарга була. Махсус белеме булмаган кеше бу терминнарны аңламый, шуңа да нинди сумма сорасалар, шуның белән килешергә генә кала.

«Шәригать кушканча вакытында җирләргә мөмкинлек бирмиләр»

«Халык телендә «морглар план үти», «кеше кайгысында да акча эшлиләр хәзер» дигән сүзләр йөри. Кызганыч, бүгенге көндә өлкәннәрнең хакы хакланмый», – ди бу темага язучы «Акчарлак» газетасы журналисты Альбина Гайнуллина.

Безнең халык надан түгел бит. Илдәге вазгыятьне дә, эпидемиологик чараларның кирәклеген дә – барысын да аңлый. Мөселман булган бөтен мәетләрне ярдырмау карарын да таләп итмиләр. Бары тик авырып үлгән, билгеле бер яшькә җиткән (80-85 яшь булсын, 90 булсын), үлеме сәбәпләрендә бернинди шик булмаган мәрхүмнәргә генә кагылмауны сорыйлар, – ди Альбина Гайнуллина.

Ярдырмас өчен акча да түләргә әзер кешеләр бар. Өлкәннәр олыгайган көндә хастаханәгә дә бармаска тырышалар бит. «Яшисен – яшәгән, үз йортымда җан бирим», – диләр, бәгырькәйләрем. «Моңарчы дәваланыр, исән калыр өчен таныш-белешләр, яхшы табиб эзләдек. Хәзер тыныч күңел белән үләр өчен дә «блат» кирәк», – диләр ачынып. Чөнки сүзе үткән, танышлары булган кеше генә якыннарын ярдырмый җирли ала. Хәтта сүз өчен генә моргка алып барып, документ эшләтеп кайту очраклары турында да әйтәләр, – ди Альбина Гайнуллина.

Журналист мәетләрне яру аркасында моргта озак яткырулары турында яза. Югары Чаллы авылы өлкәннәре аңа шундый зарларын сөйләгән. «Яше 90нан узып вафат булган намазлы, иманлы, хаҗлы мөселман кешесенә ник бер дә хөрмәт юк? Урын өстендә еллар буе ятып, авырып үлгәннәрне дә ярырга, диләр. Моргка алып китеп, анда безнең мәрхүмнәрне догасыз тоталар, шәригать кушканча вакытында җирләргә мөмкинлек бирмиләр», – дип сөйләгән авыл кешеләре.

Моргтан мәетне вакытында ала алмыйча, 93 яшьлек мәрхүмәне караңгыда җирләргә мәҗбүр булулары турында сөйләделәр. Кызы сөйли – әнисе 2018 елдан авырган, төнлә үлгән. «Моргтан төнге 3тә килделәр. Әнинең гәүдәсен саксыз гына одеялга төрделәр дә салкын машинага алып чыгып салдылар. Гәүдәсен иртәнге 8гә килеп алырга куштылар. Аны ул көнне ярырга өлгермәсләр дип уйламыйбыз да. Үз кайгыбыз... Кабер казылган, халык җыелган. 30 градус салкын, туңып беттеләр. Моргта әнинең гәүдәсен яру эшен чак икенче көнгә калдырмадылар. Көч-хәл белән алып кайтып, караңгы төшкәч кенә җирләдек», – дип сөйләделәр, – ди Альбина.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Утырып елыйсылар килә»

Илдус Хатыйповның 85нче яшендәге әтисе Яшел Үзән хастаханәсендә вафат була.

30 гыйнварда әти үлеп китте. Хастаханәдә үлгәч, табиб хатасы булмаганмы икәнен белер өчен ярырга кирәк, диләр. Башка сыймаслык хәл инде. Беркайчан да бер җирдә дә мәетне ярып, табибларның гаебен ачыклап, судка биргәннәре юк бит. Икенче көнне Яшел Үзән моргына иртәнге 7дә барып бастым. Паталогоанатом килде дә, авыру тарихы булмавын әйтте. Бүлек мөдире дә кәгазьләрне «начмед»ка биргәнен әйтте. Әтине сәгать 12дә генә ярып бирделәр. Ул көнне хастаханәдә генә 5 кеше үлгән, аннары тагын 2 кеше. 7 мәет чират көтеп тора. Ул вакытта утырып елыйсылар килә иде, – ди Илдус Хатыйпов.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Яруы бер мәсьәлә булса, моргта озак тотулары – мөселман кешесе өчен тагын бер мәсьәлә. Ислам дине буенча мәетне тизрәк җиргә иңдерергә кирәклеге, кояш баешына кадәр эшен бетерергә кирәклеге турында әйтәләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Кулы белән ярдырырга имза куя, аягы белән ифтарга бара»

Ислам динендә мәетне яру да, җирләмичә озак яткыру да тыела. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, Татарстан Диния Нәзарәтенә дүрт сорау юлладык. (Ислам дине мәетләрне яруга нинди мөнәсәбәттә? Бу хакта дин әһелләре Коръән һәм хәдисләрдән нинди дәлилләр китерә ала? Нинди очракларда дин яруны рөхсәт итә һәм бөтенләй тыя? Диния Нәзарәтенең мөселманнарны яру очракларына карашы нинди? Кешенең мөселман булуы аны ярудан саклап калыр өчен берәр мөмкинлек була аламы?)

Кызганыч, бу сорауларыбызга тулы җавап ала алмадык. Сорауларны җибәргәндә үк: «Без бу мәсьәлә белән таныш, сорауларыгызны җибәрегез, ләкин җавап бирәбезме, юкмы – анысын соңрак хәл итәбез», – диделәр. Ягъни, республикада яшәүче мөселманнар өметләнеп карап торган Диния Нәзарәте соңгы елларда тагын да катлауланып, дини яктан ирекне кыскан мәсьәләгә сүзсез калырга уйлаган. Нәкъ Сәламәтлек саклау министрлыгы кебек (анысының җавабы алдарак).

Диния нәзарәте, җавап итеп, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәраковның дин буенча яруны тыйган хәдисләрне мисал итеп китерү белән чикләнде.

Пәйгамбәр с.г.в. әйткән: «Үлгән кешеләрнең сөякләрен кисү, сындыру – исән кешенекен сындырган кебек», – дигән. Ягъни, мәрхүмнең газап чигүе – исән кешенең газап чигүе белән бер. Яру, кешене үтергән очракта һәм һәм ярып кына үтерүчене белеп булган очракта гына рөхсәт ителә, – диде хәзрәт.

Бу урында «Туган авылым» имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинның «Интертат»ка элегрәк биргән интервьюсыннан җавап китерер идек.

Мәетне сәбәпсез кисү, яру, сөякләрен сындыру гөнаһ санала. Чөнки ярганда мәетнең тиресен генә кисмиләр. Анда кабыргалар сындырыла, киселә, кешенең башы ачыла, баш сөяге киселә, кайбер вакытта буыннар да сына, – ди хәзрәт.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Безнең хастаханәдә, зурлап, мөфтияттән кунаклар чакырып, намаз бүлмәсе ачтылар. Намаз бүлмәсе ачкач, нигә сез дингә каршы барып, яру белән шөгыльләнәсез соң, дип тә сорыйсым килә. Бер кул белән бер эш эшлиләр, икенче кул белән икенчене, – ди Гөлназ Шәмси, Мөслим хастаханәсендәге хәлләр турында.

Илдус Хатыйпов ярдыру мәсьәләсенең шулай тирәнгә керүен баш ию дип аңлата.

Безнең табиблар, министрлар ифтарга, авыз ачарга йөриләр. Кеше көлкесе! Куллары белән кешене ярдырырга кирәк дип кул куялар да, аяклары белән ифтарга баралар. Хет андый эшләр эшләмәсеннәр иде инде. Бу проблема яңа министр килгәч кенә барлыкка килде. Безнең Татарстанга гына хас әйбер бу. Кавказ республикаларында моның өчен әллә кайчан урыныннан алырлар иде. Бу – татарларның баш июе. Бу татарларга гына түгел, баш казыйга да, мөфтигә дә кагыла. Ул бит бәйрәмдә чәй эчеп йөрү генә түгел. Бу сорауга беркемнең дә алынасы, «пычранасы» килми, – ди Илдус Хатыйпов.

Яру системасы = мафия?

Мәетләрне яру 2011 елның 21 ноябрендә кабул ителгән 323-ФЗнче Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла. Бу закон буенча ярмый калу мөмкинлеге каралган.

Башта канунның 67нче маддәсендә яру мәҗбүри булган очракларга күз салыйк:

  • кешене үтергәннәр дигән шик булса;
  • үлемгә китергән авыруның соңгы клиник диагнозын һәм (яки) үлемнең турыдан-туры сәбәбен билгеләү мөмкин булмаса;
  • стационар шартларда үлгән пациентка медицина оешмасы тарафыннан 1 тәүлектән дә кимрәк медицина ярдәме күрсәтелсә;
  • дару препаратларын яки диагностик препаратларны артык дозада куллану шикләнелсә;
  • йогышлы авырудан үлсә яки шундый шик булса; шешнең гистологик верификациясе булмаганда онкологик авырудан үлсә;
  • экологик катастрофа нәтиҗәләре белән бәйле авырудан үлсә;
  • йөкле, бала табучы, тапкан һәм 28 көнгә кадәрге балалар үлеме булса;
  • үле бала туу факты булса;
  • суд-медицина тикшеренүе кирәклеге расланса.

Нинди очракта ярмый калу мөмкин? Кеше үзе исән чагында дини карашлардан чыгып ярудан баш тартып гариза язган булса, яки ул үлгәч якын кешесе – ире/хатыны, якын туганы (баласы, әти-әнисе, уллыкка, кызлыкка алынган кешесе, бертуганы, оныгы, бабайсы, әбисе), алар булмаган очракта, башка туганнары яки законлы вәкиле дини карашлардан чыгып ярудан баш тарткан очракта, мәет ярылмый диелгән. Искәрмә – югарыда санап кителгән очраклар. Монда гаризаның рәсмиләштерелгән булуы да шарт итеп куелмаган – гариза булуы гына шарт.

Әмма, без инде искәртеп киткәнчә, Татарстанда халык "хәзер бар кешене дә рәттән яралар" диешә. Билгеле булганча, ведомстволарда эчке кагыйдәләр дә бар. Әйтик, элегрәк 85тән узган кешеләрне ярмыйлар икән дигән сүз бар иде. Шул сәбәпле, без Сәламәтлек саклау министрлыгына хат юлладык.

Нинди очракларда яру мәҗбүри? Нинди очракта кешене ярмыйча калу мөмкин? Ничә яшькә җиткән кешенең мәетен яру мәҗбүри түгел? Дин кушканча яшәгән кешегә тәнен ярудан баш тартырга мөмкинме, моның өчен нинди документлар кирәк? Ярудан баш тартуны ничек рәсмиләштерергә?

Безнең министрлыкка сорауларыбызга югарыда әйтеп кителгән законга сылтама бирү белән генә чикләнделәр. Өйдә үлү, яшь категорияләре, дини мотивлар, кирәкле документлар турындагы сорауларыбыз җавапсыз калды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Хәзерге көндә яру – ул күз буяу, аның мәгънәсе юк»

Беркем җавап бирми, беркем җаваплылыкны үз өстенә алмый торган заманда яшибез. Өлкәннәрнең, мөселманнарның фанилыктан бакыйлыкка күчкәндә әйтелгән соңгы гозерләре дә үтәлми торган заман. Федераль законда күрсәтелгән шикле очраклар булмаса да, кеше тынычлап кына үлә дә алмый торган заман. Намазлыкка басып, Аллаһтан ялварып: «Гәүдәмне ярмыйча гына күмсәләр ярар иде!» – дип сораулары да үзәк өзгеч фаҗигаи яңгырый. Шуңа өстәп, васыять язып, нотариуста раслауларның да файдасы турында бер сүз юк. Бу урында «нишләргә? кайларга барасы?» дип җырласаң да файдасыз.

​Бар да яру очраулары ешаюны яңа министр Марсель Миңнуллин килү белән бәйли. Яңа себерке яңача себерә шул. «Татарстанда хәзер бөтен кешене рәттән яралар. Әбиләргә дә, бабайларга да тынгы юк», – дип зар елый моңа юлыккан кешеләр. Бизнесмы бу? Морглар, паталогоанатомнар эшсез утырмасын, диюме? Әллә тагын башка сәбәпләре дә бармы?

Криминал очрак, яки башка сәбәпләре булмыйча ярдыру, чыннан да акчага барып тоташа кебек.

Илдус Хатыйпов исә, хәзерге заманда яруның кирәге юк, дип саный.

Хәзерге заманда кешегә исән чагында диагноз куеп була – томография бар, узи бар, диагностик аппаратлар җитәрлек. Кеше бары 2 сәбәп белә үлә – йә йөрәге туктый, йә тын алуы бетә. Яру барыбер нигезле булырга тиеш. Диагноз куеп, элек куелган диагноз белән туры килмәсә, табибны җаваплылыкка тартмасалар, яруның мәгънәсе юк. Хәзер нинди диагноз кирәк – шундыйны куялар. Яруга да ышанып булмый, аның яныңда үзең басып тормыйсың. Хәзерге көндә яру – ул күз буяу, аның мәгънәсе юк. Үлгән кешене кире кайтарып булмый. Аның бернинди дә фәнни кыйммәте юк. Яру – ул моргта эшләүчеләргә эш булсын өчен кирәк. Эш югыннан эш. Хәзер ул – акча эшләү ысулы. Өйдә үлә икән, аны моргка алып барырга кирәк, аның өчен махсус машина чакыртасы, санитарларга, моргка акча түлисе. Кешене моргка керткәнче ритуаль хезмәтләрдән шалтырата башлыйлар. Үзенә күрә бер «мафия» бу, – ди Илдус Хатыйпов.

Кеше үзен ничек ярдырмаска тиеш дигән сорауга җавап бирә алучы кеше юк. Законда ул очрак акка кара белән язылган – әмма тормышта ул үтәлми дияргә була, чөнки үз үлеме белән үз түшәгендә үлгән кеше турында да прокурор «бәлки сез аны бәреп үтергәнсездер?» дип шикләнә ала бит… Димәк – ярырга.

Бу яктан да Татарстанның беренче булырга тырышуымы икән бу? Ник Диния Нәзарәте мөселманнарның мәнфәгатен якламый? Шушындый мөһим, мөселманнар өчен кирәкле эштә мөфтияттән дә сорамагач, каян ярдәм сорарга? «Үлгәндә дә тынычлык юк дигәннәре» шушы буламы икән инде ул? Бу сорауларга беркемнең дә бернинди дә җавабы юк. Бары тик «өстән кушылган» боерыкны үтәп яшәү.

Диния Нәзарәте Сәламәтлек саклау министрлыгына бәлки шушы мәсьәләдә мөрәҗәгать белән чыгар, мөселманнарның моң-зарын ишетер, үлемнән дә керем чыганагы ясамасыннар иде дип телисе генә кала.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 21 апрель 2024
    Исемсез
    министр мансур Миңнуллинның вафат булган туганнарын,әти-әнисен ярмыйлар ничә яштә булсаларда или башка зур түрәләрнең туганнарын ярмыйлар бит.мескен ярлы простой халыкның туганнарын яралар һәм шуңа түләтәләрдә,юк акчаны бурычка алдырып түләтәләр.дөрестәндә нигә ул министрларга Икейөзләнеп Мәчетләргә,Ифтарларга йөрергә инде.показуха ясап.барыбер динне кабул итмәгәч,дингә буйсынмагач. акча дип Аллаһ диненнән курыкмагач ,буйсынмагач.АЛЛАҺТАН курыкмагач.
  • 21 апрель 2024
    Исемсез
    Эни үлгәч моргка жибэрделэр. Бардык, чират куп, буген булмый, иртэгэ17:00 эзер булыр дилэр. Акча биргэч 1 сэгатьтэ эзерлэп бирделэр. Акча булгач чират бетте. Э акчасыз кеше нишли? Атна буе чират көтеп ятамы?Эз акча тугел бит ул. Кеше кайгысында акча эшлэу бу.
  • 21 апрель 2024
    Исемсез
    Акча очен чыккан закон бу.
  • 16 апрель 2024
    Исемсез
    Я аллам улгэчтэ тынгылык юк. 70 яштэн остеннэрне нигэ ярырга, мыскыл и у дип саныйм.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100