Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәламәтлек саклау министры: «Мәетне ярудан баш тартуга рөхсәт бирү мәсьәләсе каралачак»

news_top_970_100
Сәламәтлек саклау министры: «Мәетне ярудан баш тартуга рөхсәт бирү мәсьәләсе каралачак»
Фото: ТР Диния нәзарәте

"Интертат"та журналист Энҗе Габдуллина ның мәетләрне яруга кагылышлы язмасы чыккан иде. Анда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Диния нәзарәте тәнкыйть ителгән иде.

Диния нәзарәте сайтында, нәзарәт үтенече белән Сәламәтлекне саклау министрлыгында мәетләрне яру мәсьәләсе буенча киңәшмә узуын хәбәр итә. Анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм министр Марсель Миңнуллин, Диния Нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Мөфтинең җеназалар үткәрү буенча киңәшчесе, Нәзарәтнең мәет җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев, Министр урынбасары Илдар Фатихов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Павел Олейник, ТР Суд-медицина экспертизасы бюросы Марат Тимерҗанов һ.б. катнашкан.

"Киңәшмә барышында мөфтият вәкилләре җаваплы затларга Татарстанда яшәүче мөселманнардан килеп ирешкән күпсанлы шикаятьтләр хакында җиткерде. Ризасызлык олы яшьтә вафат булган мөселманнарның мәетләрен, аларның исән чакта ядыруга каршы булуы һәм туганнарының да теләкләрен исәпкә алмыйча, яру мәсьәләсенә кагыла. Мөселманнар ислам кануннарында, үтерелү очракларыннан тыш, үлгән кешенең тәненә зыян китерергә ярамаганлыгын, шулай ук федераль законда аерым очракларда патологоанатом ярудан башка үлем турында медицина белешмәсе алу мөмкинлеге барлыгын исәптә тота.

Мөфти, Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе һәм мәет җирләү хезмәте җитәкчесе министрлык һәм тикшерү идарәсе җитәкчелекләренә мәетләрне яру тәртибенә аныклык кертү буенча берничә тәкъдим белән чыкты. Министр һәм тикшерү идарәсенең беренче урынбасары аларны кертү мөмкинлеген карады һәм сорауларга җавап бирде. Шул ук вакытта алар федераль законнан чыгарга ярамаганлыгын ассызклады һәм урыннарда, үлем турында медицина белешмәсен рәсмиләштергәндә, мәет ярудан баш тартырга теләгән кешеләргә аңлату эшенең канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмавына игътибар итте. Җитәкчеләр бу бурычның җаваплы затлар алдында куелачагына ышандырды һәм халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне аерым өйрәнергә кирәклеген әйтте. Моннан тыш, Министр, вафат булган кеше диспансеризация һәм табиб күзәтүен үткән очракта, аның мәетен ярудан баш тартуга рөхсәт бирү хакында мәсьәлә дә каралачак, дип ышандырды.

Киңәйтелгән киңәшмәдә шулай ук моргларда мәетләрне юганда дини-какуни тәртипләрне саклау һәм Татарстанның медицина учреждениеләрендә хәләл туклануны оештыру турындагы сораулар да уңай яктан каралды.

Җыелыш ахырында очрашу нәтиҗәләре буенча ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм ТР МДН арасында хезмәттәшлек турында уртак документ әзерләү турында карар кылынды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 2 май 2024
    Исемсез
    Ир кеше улсэ эчеп улгэн диялэр, эчми торган булса бераз эчэргэ кирэк булган- шуна тромбасы кузгалган дилэр... Башка диагноз юк ирлэргэ... Криминал булмаса телэсэ нэрсэ язып бирэлэр. Акча тулэсэн любой диагноз яздырып була. Ярдыру кирэкмэгэн бер гэмэльдер ул!!!
  • 30 апрель 2024
    Исемсез
    Карт 80 яшьтэн узган кешене улгэч нерсэ дип ярдыралардыр, (криминал булмаган да). Улгэчтэ тынычлык юк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100