Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Адвокат Нагиев Кадыровның улын тәнкыйтьләгән депутатның мандатын алырга тәкъдим итә

news_top_970_100
Адвокат Нагиев Кадыровның улын тәнкыйтьләгән депутатның мандатын алырга тәкъдим итә
Адвокат Руслан Нагиев
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Казан адвокаты Руслан Нагиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаевны мандатын алырга тәкъдим итте.

«Тоткарланганнарга карата көч куллануга каршы булуымны мин күп тапкырлар әйттем. Әмма мин Журавель белән булган хәлнең сәбәпләрен аңлыйм.

Эш шунда: Коръән яндырган өчен 300 мең сумга кадәр штраф яки 1 елга кадәр мәҗбүри эшләр, яисә 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган (РФ ҖК 148нче маддәсе, 1нче өлеше).

Бу маддә җитдилеге аз булган категориягә карый һәм шуңа күрә гаеплеләрне утыртмыйлар, аз штраф яки шартлы җәза белән чикләнәләр. Минемчә, шуңа күрә ...ны (монда Нагиев нәҗесне аңлаткан тупас сүз куллана) тукмаклап күрсәтеп, башкалар да алай эшләмәсен өчен сигнал бирергә булганнар.

Менә депутат Хамаевны, тугандаш халыклар арасында дошманлык кузгатырга тырышкан өчен, мандатыннан мәхрүм итәргә кирәк. Чит республика Герое исемен кемгә бирү турында уйлау аның эше түгел.

Хамаев Кадыровларны үзләрен «мөселманнарны яклаучылар» дип атаганнары өчен шелтәләде.

Бу – чыннан да шулай. Без мөселман китапларын һәм дин тотучыларның хокукларын яклау юнәлешендәге иң катлаулы һәм авыр эшләрдә Кадыровны күрдек. Хәтта Мордовия республикасының Белозерье авылында да мәктәп укытучыларының яулык бәйләп йөрү хокукына бәйле судларда безнең белән бергә аларның хокукларын адвокат Сәид-Мөхәммәт Чапанов яклашты. Ул Рамзан Әхмәт улы мәнфәгатьләрен яклаучы булды. Ә менә депутат Хамаев чыгышларын без беркайчан да – хәтта татар авылы укытучыларын яклаганда да, күрмәдек һәм ишетмәдек...

Кадыровлар бөтен Россия мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясыйлар, махсус хәрби операциядә үз гомерләрен корбан итәләр. Нәкъ менә «Ахмат», башкаланы яклап, Ока елгасында Пригожин фетнәчеләре юлына каршы төште. Һәм кадыровчылар үзләренекеләргә беркайчан да хыянәт итмәделәр», – дип яза адвокат телеграм-каналында.

Искәртеп үтик:

Волгоградта яшәүче Никита Журавель Коръәнгә ут төртә һәм шуны видеога төшерә. Кулга алынгач, ул моның өчен Украина махсус хезмәтләре 10 мең сум акча бирүен әйтә. Журавель кулга алынганнан соң, ул Чечня тикшерү изоляторына җибәрелде. Тикшерү барганда аны Рамзан Кадыровның улы Адам кыйный. Рамзан Кадыров улы белән горурлануын әйтте. Берникадәр вакыттан соң, Адам Кадыровка Чечня каһарманы дигән орден бирелде.

Рамзан Кадыровның бу адымын журналист Ксения Собчак һәм тагын берничә генә кеше гаепләп чыкты.

Татарстанда Дәүләт Советында чыгыш ясаганда депутат Азат Хамаев бу хакта гаепләп сүз кузгатты: «Мин үземә биргән беренче сорау – без бүген нинди хокукый мәйданда яшибез? Менә без бүген җавап табарга тиеш булган сорауның мисалы. Тормыштан. Димәк, Россия Федерациясе субъекты башлыгы, кешене кыйнаган өчен, үз улына герой исемен бирә. Алга таба, үз идеясен үстергәндә, ул аны «барлык мөселманнарның герое» дип әйтә. Кем җавап бирә ала?» – дигән иде Хамаев.

Шул ук көнне Татарстан Рәисе моны депутатның шәхси фикере дип атады, берникадәр вакыттан Азат Хамаев үзенең «артык хисле» чыгышы өчен гафу үтенде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100