Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровның улы Адамга «Дуслык» ордены тапшырды

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровның улы Адамга «Дуслык» ордены тапшырды
https://t.me/adelimkhanov_95/2444

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровның улы Адамга «Дуслык» ордены тапшырды. Бүләк «милләтара һәм динара тынычлык һәм килешүне ныгытуда зур өлеш керткән өчен» тапшырылган. Бу хакта Чечнядан Думадагы депутат Адам Делимханов телеграм-каналында хәбәр итә.

Депутат орденның Миңнеханов тарафыннан шәхсән тапшырылуын әйткән. «Һичшиксез, бу дәрәҗәле бүләк – минем энемнең гадәти булмаган мөмкинлекләрен һәм сәләте булуын чираттагы күрсәткече», – дип язган депутат. Ул Чечня Республикасы, Дәүләт Думасы депутатлары һәм үзе исеменнән Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйткән.

Искәртеп үтик, 19 октябрьдә парламентның 48нче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Коръән яндыруда шикләнелгән яшь егетне тикшерү изоляторында кыйнау тарихына игътибар юнәлткән иде. Моңа кадәр Чечня башлыгы Рамзан Кадыров егетне аның улы Адам кыйнаганын раслаган иде, ә соңрак аның улына Чечня Герое исеме бирелде.

«Мин үземә биргән беренче сорау – без бүген нинди хокукый мәйданда яшибез? Менә без бүген җавап табарга тиеш булган сорауның мисалы. Тормыштан. Димәк, Россия Федерациясе субъекты башлыгы, кешене кыйнаган өчен, үз улына герой исемен бирә. Алга таба, үз идеясен үстергәндә, ул аны «барлык мөселманнарның герое» дип әйтә. Кем җавап бирә ала?» – дигән иде Хамаев.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, депутатның сүзләре – аның шәхси фикере, һәм алар Татарстан Республикасы мөселманнары позициясендә түгел.

Искәртик, Волгоградтан 19 яшьлек Никита Журавельнең кыйналуы турында мәгълүмат август уртасында чыкты, ә сентябрь ахырында Кадыров кулга алынган кешегә аның улы һөҗүм иткәнен раслады һәм кыйнау вакытында төшерелгән видеоларны үзе күрсәтте.

«Арттырмыйча әйтәм, әйе, Мин Адамның гамәле белән горурланам. Ул һәрвакыт яшьтәшләре арасында түгел, ә өлкәнрәкләр арасында үсү теләге белән аерылып торды, шуның аркасында аның үз динен хөрмәт итү, яклау өчен өлкәннәр идеаллары формалашты. Ул сайлавганны хөрмәт итәм», – дип язган Кадыров үзенең телеграм-каналында. 6 октябрьдә Адам Кадыровка Чечня Герое исеме бирелүе билгеле булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100