Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыров улының Коръән яндырган кешене кыйнавын горурланып күрсәтте

news_top_970_100

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Telegram-каналында видео чыгарды, ул видеода аның улы Адам Волгоградта Коръән яндырган өчен тоткарланган Никита Журавельне кыйный. Моны РИА Новости яза.

"Арттырмыйча әйтәм, әйе, мин Адамның гамәле белән горурланам. Ул һәрвакыт яшьтәшләре арасында түгел, ә өлкәнрәкләр арасында үсәргә теләве белән аерылып торды, шуның аркасында аның намус, дәрәҗә һәм үз динен яклау өчен өлкәннәргә хас идеаллары формалаша. Ул сайлаганны хөрмәт итәм», – дип белдерде республика җитәкчесе.

Аның фикеренчә, үз гамәлләре белән Россиянең дистәләгән миллион кешесен мыскыл иткән кеше каты җәзага тартылырга тиеш. Төбәк башлыгы Россиядә изге китапларны дәүләт дәрәҗәсендә яклый торган «уникаль закон»ның гамәлдә булуын билгеләп үтте.

Август аенда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Татьяна Москалькова Чечня омбудсмены Мансур Солтаевтан Никита Журавельнең Грозный тикшерү изоляторында кыйналуы турындагы мәгълүматны тикшерүне сораган.

Егетне яз азагында тоткарладылар. Тикшерү версиясе буенча, 19 майда ул Волгоградның Поворинская урамында урнашкан Җәмигъ мәчете янында Коръән яндырган. Шул ук вакытта Журавель үз гамәлләрен камерага төшереп, интернет-порталда урнаштырган.

Дәүләт думасы депутаты Адам Делимханов Адам Кадыровның бу адымын хуплавын әйтте.

Чечняның милли сәясәт министры Әхмәд Дудаев та, кыйнауны хуплап, музыка куеп монтажланган видео элде.

Президент хозурындагы кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Ева Меркачева моны гаепләп чыкты. Ул моны җинаять дип атады. "Бездә җинаятьнең видеодәлиле бар. Бу фактны беркем кире какмый... Тикшерү чара кабул итәргә тиеш... Бу бөтен Россиянең хокук системасына сорау. Бер конкрет төбәктә җинаять эшли алачакларын һәм моның өчен берни булмавын күрсәттеләр. Бу - чакыру. Алга таба башкалары да булачак. Алары бик куркыныч булып дип куркам", диде ул.

Кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев бу вакыйгада гаепле дип СИЗО хезмәткәрләрен - ФСИНны атады. Алар изоляторга чит кешене кертмәскә тиеш, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100