Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дмитрий Песков Рамзан Кадыров улы турында сөйләүдән баш тартты, Собчак гаепләп чыкты

news_top_970_100
Дмитрий Песков Рамзан Кадыров улы турында сөйләүдән баш тартты, Собчак гаепләп чыкты

Кичә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров улы Адамның Коръәнне яндыруда гаепләнеп кулга алынган Никита Журавельны кыйнаган видеосын чыгарды. Бу ролик кичә иң күп шәрехләнгән вакыйгаларның берсе булгандыр.

Никита Журавель – Волгоградтан, тикшерү версиясе буенча, ул Украина махсус хезмәтләре күрсәтмәсе буенча эш йөртеп, май аенда Коръәнне яндыра. Аны кулга алалар, ул бу гамәле өчен 10 мең сум акча бирүләрен әйтә.

Кеше җинаятьне эшләгән урында, ягъни бу очракта Волгоградта хөкем ителергә тиеш. Әмма Никита Журавельны Чечняга җибәрәләр. 15 яшьлек Адам Кадыровның Никита Журавельны кыйнавы турында хәбәр чыккан иде инде. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова Адамның Никита Журавельны кыйнавын хәбәр итте. Рамзан Кадыров, үзе бүлмәдән чыгып китүдән файдалананып, улының гаепләнүчене кыйнавын әйткән иде. Чечня башлыгы бу видеоны чыгаргач, моны инде кешеләр үз күзләре белән күрде.

Чечня Башлыгы улының Коръән яндыручыны кыйнавын Чечнядан Думада депутат Адам Делимханов һәм Чечняның милли мәсьәләләр буенча министры Әхмәт Дудаев хуплады. Министр видеоны музыкалар белән эшкәртеп, бизәп тә тәкъдим итте.

Россия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков бу вакыйганы шәрехләмәвен әйтте. «Ни өчен» дип сорагач, «теләмим» дип җавап кайтарды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Никита Журавельның әнисе бу хакта сөйләшүдән баш тарткан.

Бу хәлне 2 кеше тәнкыйтьләп чыкты. Журналист Ксения Собчак «Рамзан Кадыровның улына җәза бирергә кирәк» дигән фикердә. Ул Рамзан Кадыровның «кыйнады һәм дөрес эшләде», «Мин Адамның гамәле белән горурланам» дигән сүзләренә җавап итеп: «Бу – җәһәннәм. Бу – республика башлыгы. Бу – илнең законнарын хөрмәт итмәү», – дип язды һәм Адам Кадыровны җаваплылыкка тартуны таләп итте. «Россиядән күпме көләргә була», – дип язды ул.

Бу чыгыштан соң, Рамзан Кадыров Ксения Собчакка шалтыраткан. Ксения Собчак әйтүенчә, республика башлыгы гаиләсенә тимәскә кушкан. «Минем моны яшерәсем килми, моны яшерүнең мәгънәсе юк», – дигән. Рамзан Кадыров улын «үзен чын ирләрчә тотты» дигән.

Рамзан Кадыров әйтүенчә, Журавель Рамзан Кадыров белән сөйләшергә үзе теләгән, ислам кабул итәсе килүен әйткән. Рамзан Кадыров аңа «син – шайтан, үзеңне коткарырга телисең, андый мөселманнар кирәк түгел» дигән. Рамзан Кадыров үзенең закон сагындагы гражданин булуын, әмма үзе чыгып киткәч, тавыш ишетүен әйткән һәм Журавельны кыйнаган Адамны аралап алганнар. «Суд «Адам гаепле» дисә, димәк, ул җәзасын алачак», – дигән Рамзан.

Президент хозурындагы кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Ева Меркачева да бу хәлне гаепләп чыкты. Ул моны «җинаять» дип атады. «Бездә җинаятьнең видеодәлиле бар. Бу фактны беркем кире какмый... Тикшерү чара кабул итәргә тиеш... Бу – бөтен Россиянең хокук системасына сорау. Бер конкрет төбәктә җинаять эшли алачакларын, һәм моның өчен берни булмавын күрсәттеләр. Бу – чакыру. Алга таба башкалары да булачак. Алары бик куркыныч булыр дип куркам», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100