Суфиян Поварисов истәлегенә китап чыкты: «Ул – фаҗигале елларның тере шаһиты»
Күренекле шәхесләрнең, әдипләрнең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, хәтер-хатирә китаплары нәшер итү бер традициягә әйләнеп китте. Күптән түгел генә филология галиме һәм язучы-фронтовик Суфиян Поварисовка багышланган басма да дөнья күрде. Бу җәһәттән язмасы әлеге китапка кергән журналистыбыз Юлай Низаевның басмага күзәтүен тәкъдим итәбез.
Башкортстанның халык язучысы, галим, Бөек Ватан сугышы яугире Суфиян Поварисовның тормышына багышланган истәлекләр китабы Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшрияты басмаханәсендә дөнья күрде.
Суфиян Поварисов кем ул?
Суфиян Поварисов 1924 елның 29 августында Илеш районының Тыпый авылында туа, 18 яше тулар-тулмас фронтка китә. 469нчы мина ату полкы сафларында Курск дугасыннан башлап Украина, Польша, Румыния, Маҗарстан, Чехословакия ил-җирләре аша узып, Җиңү көнен Алманиянең Дрезден шәһәрендә каршылый.
Суфиян Поварисов туган якларына 1947 елда кайтып төшә һәм Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем ала. 1955-1958 елларда Татарстанның Актаныш районы Бурсык урта мәктәбе директоры булып эшли.
Соңыннан Уфага кайтып төпләнә. 1958-1960 елларда «Кызыл таң» гәзитендә эшләп ала. Бераздан мөгаллимлеккә һәм гыйльми эшчәнлеккә сәләте булган яшь белгечне Башкорт дәүләт университетына эшкә чакыралар. 1960 елдан бирле шунда татар һәм рус теле кафедрасында белем бирә. Татар филологиясе бүлегендә мөгаллимлек итеп, йөзләрчә белгеч тәрбияләп чыгара, фән кандидатлары әзерли, дистәләрчә гыйльми хезмәт яза. Әйтергә кирәк, Башкортстандагы татар басмалары журналистларының күпчелеге нәкъ шушы бүлекне тәмамлый. Алай гына да түгел әле, олпат журналистика аксакалларыбыз – аның шәкерте булулары белән гомер бакый горурланып яши. Мәсәлән: Әгъдәл Низаев һәм Хәйдәр Басыйров плеядасын күпләр хәтерлидер әле ул...
48 ел буе төп эш урыны университетта укыту эшчәнлеге, филологлар әзерләү булса да, Суфиян Поварисов гомере буе әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә форсат таба килә.
Мөгаллимлек эшчәнлегендә Башкортстанның шактый гына шәрәфле исемнәренә лаек булды аксакал галим: «Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе», «РСФСРның атказанган югары мәктәп эшлеклесе»; 2004 ел азагында, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев фәрманы белән, С.Поварисовка «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән югары исем бирелгән. БР Авыргазы районы хакимияте Г. Ибраһимов премиясе белән бүләкләгән.
2011 елда Башкортстан җитәкчелеге Суфиян Поварисовка «Башкортстан халык язучысы» дигән шөһрәтле исем бирә.
Суфиян Поварисов 2016 елның 3 июлендә Уфада вафат булды.
Китап чыгару – җиңел эш түгел!
Ә инде дәүләт нәшриятында бастырыр өчен аеруча зур тәвәкәллек мөһим, күпме ишекләрне шакырга да, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәскә!
Китапны төзүчеләр – Гөлфинә Сәлимова һәм филология фәннәре докторы, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов. Әлеге әдәби-нәфис басма 154 биттән тора.
«Әлеге китапны данлыклы якташыбыз Суфиян Поварисовның 100 еллыгына өлгертергә омтылдык. Берникадәр кыенлыклар туып, юбилей чараларына нәшер итәргә өлгермәдек. Бу атнада китап презентациясен үткәрергә планлаштырабыз. Китап нәшер итү җиңел эш түгел, әлбәттә, шулай да ерып чыга алдык. Һәм хөрмәтле якташыбызның юбилей елында булуы да әһәмияткә ия», – диде матбугат ветераны, БР Илеш районының «Маяк» иҗтимагый-сәяси газетасы каршындагы «Балкыш» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова.
Саллы хезмәт булган әлеге басма «Сынаулы елларның тере шаһиты» дигән язма белән башланып киткән. Аны Башкортстанның Язучылар берлеге идарәсе рәисе, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты Айгиз Баймөхәммәтов язган. Гомумән алганда китап 3 бүлектән тора. «Суфиян Поварисов – галим һәм язучы», «Язучы – якташлар хәтерендә», «Үзем турында үзем» һәм «Суфиян Поварисов белән интервьюлар» дигән бүлекләр бар.
Сынауларга бай еллар аны ныгыткан гына
– Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов – Бөек Ватан сугышында чыныккан, тормышның ямен, яшәлгән һәр көннең кадерен белгән көчле әдип һәм олуг галим булды. Ул төрле жанрларда уңышлы иҗат итте. Журналистикада очерклар язу остасы булып танылды. Драматургиядә, прозада үз сүзен әйтте.
Суфиян Поварисов – төрле заман аралыгындагы фаҗигале вакыйгаларның тере шаһиты. Аның бай иҗаты халыкны илебезгә фидакарь хезмәт итәргә, эшсөяр, илсөяр булырга чакыра. Әдипнең әсәрләрен бүгенге китап укучылар гына түгел, киләчәк буын кешеләре дә яратып укыр, алардан фәһем алыр һәм тарихи дөреслек табар, – дип яза Айгиз Баймөхәммәтов.
Якты җанлы шәхес истәлегенә
Суфиян ага Поварисовны шәхсән күреп белмәсәм дә, аның хакында һәрчак бәләкәй чаклардан ук ишетеп үстем. Ник дисәгез, картәтием, журналистика аксакалы, бар гомерен Чакмагыш районының «Игенче» иҗтимагый-сәяси гәзите редакциясенә багышлаган, «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсенә нигез салучы һәм оештыручы язучы һәм шагыйрь Әгъдәл Низаев – Суфиян Поварисовның шәкерте булган. Картәтием 1961-1966 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында Суфиян агада укый. Аны гомере буена үзенең алыштыргысыз остазы, төр белемне биргән мөгаллиме буларак ихтирам итеп яшәде. Картәтинең Суфиян Поварисовны тирәнтен хөрмәт тойгылары белән искә алуы хәтеремдә саклана.
«Суфиян ага – искиткеч дәрәҗәдә зыялы зат иде. Ул бик йомшак кеше иде, шул ук вакытта чын зыялы, үрнәк шәхес, мөгаллим булды. Аның әсәрләрендә шулай ук ифрат дәрәҗәдә халыкның йөрәк тибеше интонациясе бар иде», – дип искә алулары истә калган.
Үземнең дә хезмәт юлым берникадәр Суфиян Поварисов исеме белән бәйле булуы белән дә чиксез рәвештә горурланам һәм тәкъдиргә рәхмәтлемен. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең филиалы булган «Актаныш-информ» редакциясендә эшләгән чорымда Суфиян Поварисов оештырган «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсендә каләм чарладым. Әйтергә кирәк, урындагы мөхәррият журналисты буларак, газета сайтында, социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә бик күп әдәби рубрикалар алып, иҗатчылардан, даими авторлардан килгән хатлар белән эшләдем. Җирле шагыйрьләрнең иҗатын еш кына укучылар игътибарына җиткереп бардым. Алай гына да түгел, махсус «Күңел энҗеләре» исемле видеороликлар форматында шигъри тапшырулар циклын эшләдем. Аның кысаларында һәр иҗатчы үзенең шигъри гөлләмәләрен халыкка җиткерә алу бәхетенә иреште.
Алга таба, 2024 елның гыйнвар аенда Суфиян ага Поварисовның исеме «Агыйдел дулкыннары» берләшмәсенә бирелүе турында карар кабул ителгәч тә, бик нык шатландым. Бу хакта район матбугатында гына яктыртып калмадым, ә республиканың дәрәҗәле, төп мәгълүмат агентлыгы булган «Татар-информ»да мәкалә дә чыккан иде.
Суфиян аганы якташларыбыз матур итеп искә алуларына, китап нәшер итүләренә гаять куанам. Мөхтәрәм әдипнең мирасы, аның хакындагы якты истәлекләр мең яшәсен.
Бу урында Актаныш мөхәррияте каршында эшләп килүче «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлем язганнардан өзек тәкъдим итәсем килә.
– ...Суфиян Поварисовны күрү бәхетенә мин дә ирештем. Ул Актанышны онытмады, шәкертләре белән аралашып яшәде. Мәдәни, юбилей чараларының мәртәбәле, хөрмәтле кунагы булды. Ул кабызган ут йөрәкләрдән йөрәкләргә үрләвен дәвам итә.
...Әдип 2012 елда «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсенең 55 еллык юбилеенда бәйрәм тантанасында катнашты. Үзенең чыгышында тормышы, хезмәте белән таныштырганнан соң: «Әдәби эшчәнлек белән гомерем буе шөгыльләндем. Газета мөхәррире булырга да тәкъдим иткәннәр иде, тик мин мәгариф өлкәсен сайладым. Үзем Актаныш районына якын Илеш районыннан булгангамы – актанышлыларның киң күңелле, талантлы, игътибарлы халык икәнен аңлап, эшемне яратып башкардым. Биредә иҗатка аеруча игътибар итүче халык яши. Актаныш халкы – изге күңелле, иманлы, мәгънәле халык. Актанышны сагынам, Актанышны яратам. Рәхмәт аның халкына. Тагын да зурдан-зур уңышлар телим. Берләшмә эше дөрләсен!» – диде.
«Син – иң якын туганым»
Шулай ук СССРның Журналистлар берлеге әгъзасы булган, заманында БР татар телендә нәшер ителүче Чакмагыш районының «Игенче» иҗтимагый-сәяси газетасында хезмәт куйган, әлеге вакытта мәгариф һәм хезмәт ветераны Розалия ханым Закированың бик җылы истәлекләр белән сугарылган язмасы бирелә китапта. Аны 95нче биттә табу мөмкин. «Син – иң якын туганым» дип атала ул. Биредә «Без – авыл малайлары», «Таләпчән җитәкче», «Конкурста катнаштык» һәм, бик кызыклы, Суфиян агабыз сүзләре баш исем итеп куелган «Без кияү ягына сатылдык» дигән бүлекләрдән тора.
Туганы булган абзые турында Розалия ханым, әлбәттә, бик яхшы белә. Шуңа күрә дә ул аның шәхси тормышындагы кайбер гадәтләре, характерының нечкәлекләре хакында бәйнә-бәйнә язган. Ул Суфиян абыйның үтә дә гади холыклы, ихлас һәм шаян җанлы булуын да ассызыклап ачыктан-ачык әйткән. Аның гади генә ризыклар яратуы, пешерелгән түгәрәк бәрәңге, кыяр һәм помидор белән сыйлаулары хакында да бәян иткән.
Аның авыл яшәешен яратуын да билгели Розалия Закирова.
«Суфиян абый йокыдан иртә торырга ярата иде. Хәтердә: алар шулай җиңгәбез Рәхимә апа (без аны Рәйсә апа дип йөртә идек) белән, кечкенә оныкларын ияртеп, безгә кунакка кайтып төштеләр. Уфадан Чакмагышка автобуста килгәннәр дә, аннан «Игенче» гәзите редакциясенә кергәннәр. Ул вакыттагы мөхәррир Хәйдәр Басыйров, хатлар бүлеге мөдире Әгъдәл Низаев – аның элекке шәкертләре. Шулай ук БДУның филология факультетын читтән торып тәмамлаган Рәшит Вахитов, Зирена Бәдретдинова, Рәзифә Сәхапова да С.Поварисовны бик ихтирам итәләр, аңа рәхмәтлеләр иде. Шулай итеп абыйларны редакция автомашинасы белән Тайняш авылына китереп куйганнар. Мин ул вакытта университетта укый идем.
Абыйлар авыл һавасын сулап, 1-2 көн генә кунак булып киттеләр. Алар өчен һәр көнне мунча ягылды. Абый авыл мунчасын ярата иде. Ул иртә белән көтү киткәндә үк торып чыга. Көне физик күнегүләр белән башлау гадәтенә кергән. Алгарак китеп, шуны әйтеп үтим: сеңлем дә, мин дә гаилә корган идек инде. Кияүләр, ягъни безнең тормыш иптәшләребез, аның иртә белән физзарядка ясавын сокланып карап торалар иде. «Без бу яшьтә аның кебек иелә-бөгелә алмабыз ул, әнә абый ничек җиңел хәрәкәтләнә», – дип сөйләнәләр иде. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр ич, бәлки, шулай хәрәкәттә булуы озын гомерле иткәндер аны», – дип искә алган ул агасын.
– Бу китап чыгуы – бик шатлыклы вакыйга! Суфиян абый кебек газиз халкына һәм туган иленә хезмәт иткән олуг шәхесләребез онытылырга тиеш түгел. Әлбәттә, олы хезмәт нәтиҗәсе булган әлеге басма төрле буын укучысында кызыксыну уятыр, дип ышанам. Суфиян абыебызның рухына изге дога булып ирешсен, рухы шат булсын, – диде ул.
Билгеләп үтәсем килә: китап шулкадәр бай эчтәлекле, искиткеч. Сокланып укырлык, Суфиян Поварисовның тормыш юлын өйрәнерлек хезмәт булган. Китапның битләре Суфиян аганың үткән данлы тормышын тасвирлаган фотосурәтләр белән дә баетылган. Чын-чыннан фронтовик язучыга, тел һәм әдәбият галименә һәйкәл койган китапны һәркемгә укырга киңәш итү мөмкиндер.