Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абыйлы-энеле Мазовларны җирләгәнне әбисе белән бабасы белми калган

Кайгыга баткан өлкәннәр оныкларының мәете табылганын очраклы кешеләрдән генә белеп алган.

news_top_970_100

Уфада яшәүче алты яшьлек Вячеслав һәм сигез яшьлек Илья былтыр октябрьдә әтиләре Артем Мазов белән чыгып китеп югалды. Узган атнада аларның мәетләрен елгадан таптылар. Балаларны җирләргә Артем Мазовның әнисе белән әтисен — балаларның әбисе белән бабасын чакырмаганнар. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

Аркадий Мазов оныкларын исән килеш күрергә өметләнгән булган. Тик, кызганычка каршы, балалар вафат. Аркадий Мазов UFA1.RU хәбәрчесе белән аралашкан. «Ышана алмыйм», — ди ул.

Балаларның мәетләре табылганын бабай очраклы кешеләрдән генә белеп алган. Хатыны Татьяна Мазова белән бакчага барганда бер хатын аларга кайгылы хәбәр җиткергән.

«Ул балаларны тапканнарын әйтте. Мин аңа ышанмадым, без китеп бардык. Аннары мин тикшерүчегә шалтыраттым. Ул миңа Эльмираның (Аркадий Мазовның килене) балаларны киемнәреннән таныганын әйтте», — дип сөйли Аркадий Мазов.

Вячеслав белән Ильяны 25 июньдә җирләделәр. Аркадий Мазов һәм аның хатыны балаларны җирләргә бара алмаган. Алар җеназа турында белми калган, мәетләр әле дә экспертизада дип уйлаганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100