Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова «Юксыну» җыры белән «күңел түренең яшерен почмакларын айкап чыкты»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова «Юксыну» җыры белән «күңел түренең яшерен почмакларын айкап чыкты»

Илсөя Бәдретдинова чираттагы яңа җырын тәкъдим итте. Соңгы арада чыккан җырларының күбесе кәеф күтәрә торган булса, монысы – «Юксыну» – бөтенләй башка юнәлештә эшләнгән. Тамашачы сүзләренчә, яңа җыр һәр күзәнәк аша үтеп керә, күңелләрне айкый, каз тәннәре чыгара.

«Аллага шөкер, миңа да кинода үз өлешемне кертергә насыйп булды. Тиздән «823-й километр...» дип аталган документаль фильм дөнья күрәчәк. Минем анда кечкенә ролем бар, һәм бу фильмда лейтмотив булып, минем башкаруда «Юксыну» җыры бара. Сезгә бүген шушы җырны тәкъдим итәбез. Ул барлык музыкаль мәйданнарда. Сибгат Хәким сүзләре, Ш.Мәҗитов көе. Күңелләрегезгә хуш килер дип өметләнәм», – дип тәкъдим итте бу җырын Илсөя Бәдретдинова.

«Шушындый җырны җиренә җиткереп, матур итеп башкарган Илсөягә кайсыгыз «җырлый белми» диеп яза ала хәзер, ә? Молодец, теләсә нәрсә язып утыручыларның борынына чиертте»;

«Салмак җырларны үлеп яратам, бигрәк тә куплетта шушындый татарча азагы белән»;

«Әниләр җырлый торган җыр, әнием, матур итеп, шушы җырны җырлый иде. Гомумән, бездә эшләгәндә дә, ризык әзерләгәндә дә көйләп йөрү гадәте иде, элеккеге җырлар барлык мелизмнары белән миңа да күчә барды»;

«Каз тәннәрен чыгарып, иң-иң эчкә үтеп керде»;

«Һәр күзәнәк аша үтеп керә торган җыр, зур мәгънәгә ия җыр»:

«Аххх… Күңел түренең яшерен почмакларына үтеп кереп, айкап чыкты бу җыр. Афәрин, Илсөя! Искиткеч матур булган», – дигән эчтәлекле сүзләр яза тамашачы.

Бу темага: «Кем җырлады?» «Кем елады»га әйләнмәгәе: фильмда Еники Таһирәсе Мәдинә Федоровнаны үстерә Казанда беренче мәртәбә «823нче километр» нәфис фильмы күрсәтелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100