Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175нче гимназиядә атыш оештырган Галәвиев эшен тикшерү азагына якынлаша

news_top_970_100
175нче гимназиядә атыш оештырган Галәвиев эшен тикшерү азагына якынлаша

Казанның 175 нче гимназиясендә былтыр майда атыш оештырган Илназ Галәвиев эше сентябрь азагында судка җибәрелергә мөмкин, дип яза https://kazanfirst.ru.

Хәзерге вакытта Галәвиев җинаять эшен өйрәнә. Суд карары буенча, Галәвиев кулга алынган көннән бирле сак астында.

Генераль прокуратура фикеренчә, 175 нче гимназия җитәкчелеге һәм сак хезмәтен тәэмин иткән фирма гамәлләрендә җинаять составы юк.

Әмма гаепләүче як – тикшерү комитеты – аларны җинаятькә җәлеп итәргә җыена. Тикшерү фикеренчә, директор Әминә Вәлиева, «Союз пожарного мониторинга» ширкәте инженеры Марат Җиһаншин һәм «Ваша безопасность» ширкәте җитәкчесе Сергей Иванов куркынычсызлыкны тәэмин итмәүдә гаепле. Мәсәлән, гимназиядә сак булмаган, уку йортының ишеге ачык булган, укучыларны, укытучыларны кисәтү өчен динамиклар эшләмәгән. Әмма, инде искәртелгәнчә, Генераль прокуратура бу кешеләрнең гамәлләре белән Илназ Галәвиев эшләгән җинаять арасында бәйләнеш күрми.

Беренче экспертиза Илназ Галәвиевның үз гамәлләренә җавап бирмәве хакында нәтиҗә ясаган иде, шуннан чыгып, бу кеше үз акылында булмаган, дигән хәбәр таралды. Тикшерү комитеты рәисе Алесандр Бастрыкин мондый нәтиҗәнең сәбәбен аңлатты. Иң беренче экспертиза вакытында үтерүченең деструктив субкультура тәэсирендә булуы исәпкә алынмаган. Икенче экспертизада Илназ Галәвиевның мондый юнәлештәге башка кешеләрнең тәэсирендә булуы ачыкланган. Шул исәптән, беренче чиратта Керчьтагы уку йортында студентларны аткан Владислав Росляков турында сүз бара. 18 яшьлек студент Росляков 2018 елда, үзе ясаган бомба шартлатып һәм атып, 21 кешене үтерде, дистәләгән кешене яралады һәм үзен үзе атып үтерде. Галәвиев шушы кешенең гамәлләрен кабатлаган, дип саный экспертиза. Ул үзенең ни эшләгәнен аңлаган дип табылган һәм, шул сәбәпле, суд каршына басачак.

Галәвиев һөҗүме нәтиҗәсендә 9 кеше үлде, шуларның җидесе – балалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100