Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175нче гимназиядә яраланган Мулланур абый: «Үлгән баланың анасы еш кына шунда утыра»

«Онытасы килә, тик онытылмый», – ди 2021 елның 11 маенда төбәп атылган ике ядрә ярасыннан исән калган Мулланур Мостафин. Хәзер Мулланур аганың баш миенең бер өлеше юк, табиблар титаннан баш капкачы урнаштырган. Хәлен сораучыларга ул: «Аллага шөкер», – дип җавап кайтара.

news_top_970_100
175нче гимназиядә яраланган Мулланур абый: «Үлгән баланың анасы еш кына шунда утыра»

2021 елның 11 мае Казан халкы хәтерендә куркыныч көн булып мәңгегә истә калды. Нәкъ шул көнне 175нче гимназиягә коралланган Галәвиев бәреп керде. Мәктәп бинасында тугыз кешенең гомере өзелде, 32 кеше яраланды. Фаҗигадә зыян күрүчеләрнең берсе белән нәкъ бер елдан соң «Казанские ведомости» журналисты очрашкан.

Мулланур Мостафин Казанның 175нче гимназиясендә бинага комплекслы хезмәт күрсәтүче вазифасын башкара. Һөҗүм вакытында иң беренче ядрәләр Мулланур абыйга әләгә. Авыр яралар алса да, Мулланур Мостафин исән кала. Аны шәһәрнең  7нче хастаханәсе табиблары үлем тырнагыннан йолкып алды дияргә була. Мулланур Мостафинга ике бригада хирурглар 6 сәгатькә якын вакыт дәвамында операция ясый.  Аннан соң ул бер елга якын реабилитация уза.

«Табиблар мине үлемнән йолкып алып калдылар»

11 май көнне Мулланур Мостафин, гадәттәгечә, мәктәптә эштә булган.  Ату тавышларын ишетүгә, ул шунда ук йөгереп чыга. Аның каршына коралланган һөҗүмче очрый.

«Мин сукбай этләрне атып йөриләр дип торам. Атучыга алай эшләргә ярамаганлыгын әйтәсем килде. Тик ул мин уйлаган кеше булып чыкмады. Минем үземә дә аттылар. Ул миңа ике тапкыр атты», –  дип искә ала Мулланур ага.

Беренче ату аның эченә эләгә. Ул идәнгә егыла. Икенче тапкыр җинаятьче аның башына төби. Ядрә бетон идәннән атылып китеп, Мулланур абыйның башына тиеп уза. Бу вакытта вахтер тревога төймәсенә басарга өлгерә. Мулланур Мостафин кан эчендә ятып кала. Куркыныч 8 минут узгач, җинаятьче полиция каршына бирелергә чыга. Ә Мостафинны ашыгыч рәвештә шәһәрнең 7нче хастаханәсенә алып китәләр.

Мулланур абый сүзләренчә, нәкъ менә әлеге хастаханә табиблары беренче һәм иң төп операцияне ясаган. Аны берьюлы ике төркем хирурглар бригадасы башкара. Бер төркем нейрохирурглар яраланган башка опреация уздыра, икенче төркем корсак куышлыгына керешә. Ике операция дә бер үк вакытта үтә.

«Алар мине үлемнән коткарды, кабердән чыгардылар дип әйтергә була. Шуннан соң 12 май көнне Мәскәүгә Вишневский исемендәге Хирургия институтына күчерделәр. Анда тагын дүрт операция ясаганнар, чөнки миндә тугыз ядрә кисәге булган. Алар бик кечкенә түгел, диаметры сантиметр тирәсе. Алтысын алдылар, ә өчесе ботта әле, мускулларда. Алар әлегә сәламәтлек өчен куркыныч түгел диләр, вакыты-вакыты белән сиздереп алалар инде», -  дип сөйли Мулланур Мостафин.

Ир-атның уң якта, баш мие белән бергә башының бер өлеше юк. Батынкы булып калган. Соңрак табиблар баш сөягенә титан пластина куйган.

«Хәлемне сорасалар, һәрвакыт «Аллага шөкер» дип җавап бирәм. Мин әлегә йөрим, эшлим. Әлбәттә, өянәкләр булгалый. Сирәк, айга бер тапкыр эпилепсия өянәге шикелле. Ә болай, сәламәтлегемнән зарланмыйм», –  ди Мостафин.

Табиблар аның очрагын могҗизага тиңләгән булган, Мулланур абый үзе дә шуный фикердә.

«Мине дәвалаган табиблар кешене өлешчә сүтеп җыярга һәм аякка бастырырга сәләтле, –  дип саный ул. –  Мин Марат Мулихов җитәкчелегендәге нейрохирургларга бик рәхмәтле».

«Ул бүлмәдә гел ут яна...»

Ул көннең вакыйгаларын искә алырга кирәкми, дип саный үзе дә җинаятьче корбаны булган Мулланур ага. Үтерүченең ничек атканын түгел, һәлак булучыларны истә тотарга кирәк, дигән фикердә ул.

«Бу хәлне онытырга гына кирәк. Ул бик куркыныч иде, бу хакта искә алырга кирәкми. Зыян күргән кешеләрне, шул вакытта һәлак булучыларны онытмаска кирәк. Ә менә без ул мизгелләрне онытмабыз, онытасы килә, әмма булмый. 11 май җитте, фаҗиганең бер еллыгы булды, бездә һаман курку хисе бар. Моны беркайчан да онытып булмый», –  ди ул.

Мулланур Мостафин әле дә гимназиядә эшли. Мәктәп коллективы бу авыр чорны нык һәм бердәм булып кичерә алган. Хезмәткәрләр дус булып калган. Монда мәктәп директоры Әминә Вәлиеваның да өлеше зур, дип саный Мулланур Мостафин. Аның сүзләренчә, Әминә Вәлиева шундыйларны – эшкә сәләтле, бердәм кешеләрне сайлап алган.

Фаҗига турында бернәрсә дә искә төшереп тормасын өчен, хәзер мәктәпне тулысынча үзгәрттеләр. Тик шулай да, Мулланур Мостафин сөйләвенчә, куркыныч вакыйгалар турында искә төшереп тора торган бер урын бар: «Ял мәйданчыгы шул көнне хәтерләтә. Анда гел ут яна. Бу урыннан үткәндә теге вакыйга гел искә төшә, әлбәттә. Анда һәлак булган бер баланың әнисе, безнең укытучыбыз еш кына утыра. Аны күргәч, бу хакта уйламый мөмкин түгел. Бу нәкъ менә шул урында –  фаҗига булган җирдә».

Хәзер мәктәп мемориалы урынында һәлак булганнар истәлегенә тугыз плафон һәрвакыт янып тора. Мулланур Мостафин сүзләренчә, әгәр дә ул вакытта янгын сигнализациясе эшли башламаса, директор тавыш көчәйткечтән афәт турында кычкырмаса, балалар классларда ябылмас иде, куркыныч югалтулар күбрәк тә булыр иде.

«Үлгән бала төшерелгән фотосурәт миндә һаман да бар. Мин аны карамыйм, тик әлегә бетермим. Беркемгә дә күрсәтмим. Фаҗигадән соң сыйныфта төшерелгән фотография ул. Миңа аны һәлак булган баланың әнисе җибәргән иде», –  ди мәктәп хезмәткәре.

«Мин атучыны кешегә санамыйм»

Хәзерге вакытта гимназия директорына карата җинаять эше кузгатылган. Мулланур Мостафин бу хәлгә борчыла, директор моңа лаек түгел дип саный. Аның сүзләренчә, мәктәп директоры, башка укытучылар кебек үк, балаларны коткарган.

«Без аны бик яхшы оештыручы буларак беләбез. Бездә барлык оештыру мәсьәләләре дә яхшы хәлдә иде. Ул җаны белән директор. Әминә Вәлиева шундый булды һәм безнең өчен шулай булып калачак та. Ул бу мәктәпнең төзелешен үзе күрде. Ул аның барлык хуҗалык мәсьәләләрен белә иде», –  дип сөйли ул.

Ә менә һөҗүмче турында Мостафин бер сүз дә сөйләргә теләмәде. Ул аны мәктәптә укыган чагыннан ук хәтерли. Хәтта Мулланур абыйның тормыш иптәше ярты ел дәвамында аның сыйныф җитәкчесе булган. Мулланур ага мондыйларны онытырга кирәк дип саный.

«Моны эшләгән кеше өчен әлегә җәза юк. Мин үзем үлем җәзасының тарафдары түгел, беркемгә дә үлем теләмим. Бәлки, башка җәза бардыр. Ул балаларга ата алган икән, мин аны кешегә санамыйм», –  диде ул.

Укучылар һәлак булган сыйныфтан бары бер кыз гына мәктәптән киткән. Аның хәзер өенә якынрак мәктәптә укуын әйтте Мостафин. Гимназиядә даими рәвештә ике төркем психологлар эшли.

«Мин бу мәктәптә эшләвемә шат. Китәргә уйлаганым да булмады. Әгәр мин нинди дә булса яхшылык эшли алганмын һәм миңа моның өчен балалар рәхмәт әйтә икән, димәк, бик яхшы. Тормышымның мәгънәсе – яхшылык эшләү», – ди фаҗига кичергән Мулланур абый.

2021 елның 1 июнендә Россиянең Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин 175нче гимназиядән 10 баланы «Югары гражданлык өчен» медальләре һәм «Батырлык һәм кыюлык өчен» медальләре белән бүләкләде. Ә октябрьдә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин уку йорты педагогларына һәм хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Мулланур Мостафинга зыян күрүче буларак 400 мең сум акча түләгәннәр. Аның әлегә бернинди дәүләт бүләге дә юк. Май уртасыннан Мулланур абыйны чираттагы дәвалау курсы көтә.

Шахерезада Корбанова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100