Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175нче гимназиядәге атыш ничек булган: хроника

«Интертат» фаҗигагә күзәтү ясый.

news_top_970_100
175нче гимназиядәге атыш ничек булган: хроника

11 май

11 май көнне иртәнге сәгать 7:45 тирәсендә 19 яшьлек Илназ Галәвиев Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175нче гимназиягә дәресләр расписаниесен карарга бара. Вахтер ханым аның янына килә, мәктәп укучысы булмагач, расписаниене карарга ярамавын әйтә. Ул чыгып китә.

Илназ Галәвиевнең йорты мәктәптән ерак түгел, Туганлык урамында. 2021 елның 1 апреленнән ул үзе генә яшәгән. Әти-әнисе һәм абыйсы башка йортка күченеп киткән. Ул үзе дә дүрт ел элек 175нче гимназияне тәмамлаган. Аннан соң Галәвиев ТИСБИ колледжына укырга керә, укуы начар булу сәбәпле, 26 апрель көнне аны колледждан куалар.

Илназ Галәвиев өенә кайтып мылтык ала да, кире мәктәпкә китә. Киткәндә ул үзенең фатирын яндырырга тели, берничә шырпы сызып ташлп калдыра, янгын чыкмый кала.

Ул 16 апрельдә Йошкар-Ола шәһәрендәге корал кибетеннән Hatsan ESCORT мылтыгын сатып алган. Аның корал йөртү өчен лицензиясе була, ул быел 14 апрельдә бирелгән. Илназ Галәвиевнең мылтык тотып мәктәпкә баруы видеокамераларда күренә. Икенче кулындагы рюкзак була, мылтыктан кала ул үзе белән патроннар һәм үзе ясаган шартлаткычны алган була. Ул балалар мәйданчыгы аша уза, мәктәп яныннан барганда бер хатын-кызга кул селтәп исәнләшә.

Мәктәп ишегалдында Галәвиев берничә тапкыр мылтыктан ата. Аткан тавышка мәктәп хезмәткәре Мулланур Мостафин урамга йөгереп чыга, аны кертмәскә тырыша. Галәвиев аңа ата, яралый. Ул вакытта беренче катта утырган вахтер ашыгыч ярдәм чакырту төймәсенә басып өлгерә, үзе өстәл астына кереп кача. Галәвиев аның яныннан узып китә. Аның каршына башлангыч сыйныфлар укытучысы 55 яшьлек Венера Айзатова чыга. Галәвиев аңа ата. Укытучы яралана. Аннан соң ул коридорда бер укучы кызны очрата, төбәп ата, тик пулялары беткән була.

Ул вакытта мәктәп директоры хәбәр итү системасы буенча барлык укытучыларга укучылар белән сыйныфларда бикләнергә куша. Мәктәптә икенче дәрес бара торган була. Галәвиев беренче каттагы бер сыйныф бүлмәсе янында бомба шартлата. Үзе өченче катка менеп китә, бер сыйныфның ишеге ачык була. Анда 8 сыйныф укучыларының инглиз теле дәресе була. Ул беренче булып укытучы Эльвира Игнатьеваны атып үтерә. Балаларга ата башлый. Балалар парта астына кереп яшеренә. Аннан соң ул сыйныф бүлмәсеннән чыга, башка ишекләрне тартып карап йөри, "полиция" дип кычкыра. Балалар бикләнеп утыралар. Ишекләр бикле булгач, ул яңадан шул ук кабинетка керә. Ике бала тәрәзәдән сикереп котылмакчы булалар. Галәвиев җиде баланы үтерә. Шуннан соң ул мәктәптән чыга һәм ул вакытка инде килеп җиткән ОМОН хезмәткәрләренә бирелә, кулларын күтәреп үзәк ишектән чыга.

Фаҗига урынына килгән экстрен хезмәткәрләре балаларны мәктәптән чыгара. Ул вакытта җинаятьченең берәү генә икәнлеге билгеле булмый. Шул сәбәпле, өстәге каттан балаларны тәрәзәгә куелган баскыч аша чыгаралар.

Фаҗигадә егермедән артык кеше яралана.

Фаҗига урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Җиде баланың үлүе рәсми рәвештә хәбәр ителде. Татарстанда 12 май матәм көне дип игълан ителде. Атышта туганнары һәлак булган гаиләләргә 1 миллион сум биреләчәге билгеле булды.

Кулга алынган Илназ Галәвиевне сораштыралар. «Үземнең Алла икәнемне аңладым, 1-2 ай элек аңладым моны. Ә җәй миндә монстр уяна башлады. Мин бөтен кешене күралмый башладым», — дип сөйли, истерикага бирелә.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова хастаханәдә вафат була. Үлүчеләр: җиде укучы һәм ике укытучы.

Татарстан Президенты, республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин озатуында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Республика Балалар клиник хастаханәсенә килде.

Мәктәп янында мемориал барлыкка килде, Казан халкы бертуктаусыз анда чәчәкләр һәм уенчыклар китерде.

12 май

12 май көнне мәктәпкә һөҗүм вакытында һәлак булучыларны җирләделәр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева укуларның ничек дәвам итәчәген аңлатты. 175нче мәктәпкә ремонт ясалачак. 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары вакытлыча 171 һәм 174 нче мәктәпләрдә укып торачак. Калган сыйныфларда уку дистанцион форматта булачак. 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен имтихан вакыты үзгәрмәде.

Атыш вакытында зыян күргән биш баланы алга таба дәвалану узу өчен Казаннан Мәскәүгә күчерделәр. Берничә бала хастаханәдән чыкты. Казан хастаханәсендә 14 бала дәвалана.

Казанда Илназ Галәвиевкә суд булды. «Мин үзем аткан бөтен кешеләрне дә үтерергә теләдем, яралап калдыру теләгем генә юк иде», — дигән Илназ Галәвиев. Ул 6 май көнне үк мәктәпкә барган, гимназия бикле булу сәбәпле, терактны яллардан соң ясарга булган. Ул ике айга тикшерү изоляторына җибәрелде.

Илназ Галәвиевнең әтисе чүп ташу машинасында, әнисе — банкта кассир булып эшли, өлкән абыйсы — КФУ студенты, элек ул да 175 нче гимназияне тәмамлаган.

13 май

Һәлак булган балалар һәм укытучылар рухына Гает намазы вакытында дога кылдылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100