Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшендә инфаркттан вафат Азалиянең әнисе: «Балам яшәү өчен 34 көн көрәште...»

Бу көннәрдә Чаллыдагы җырчы кыз – 17 яшьлек Азалия Гыйләҗеваның якты дөньяны калдырып китүен ишетеп, тетрәнми калган кеше булдымы икән. Язгы матур көннәрнең берсендә чәчәк кебек яшь гомер өзелде. Хыялларын чынга ашырып, әти-әнисенең куанычы булып, зур сәхнәләрдә балкыйсы, бу тормышның шатлыгын тоеп, һәр мизгелен кабатланмас итеп яшисе иде дә бит...

news_top_970_100
17 яшендә инфаркттан вафат Азалиянең әнисе: «Балам яшәү өчен 34 көн көрәште...»
Гүзәл Гыйләҗева архивыннан

8 март көнне инфаркт кичереп, комага киткән Азалия 34 көн яшәү өчен көрәшә. Табиблар өмет бирми, Азалиянең могҗиза белән генә аңына килү ихтималын әйтеп, кызның әти-әнисенә сабырлык тели.

«Ә без аның тереләчәгенә ышандык. Шул ышаныч Азалиягә көч бирер, дип уйлый идек. Тик могҗиза әкиятләрдә генә була икән шул», – ди Аллаһы Тәгаләнең бала хәсрәте белән сынавына дучар булган ана Гүзәл Гыйләҗева. «Интертат» кызның якыннары белән сөйләште.

«Кызым музыка белән яшәде»

Азалия Гүзәл һәм Илсур Гыйләҗевларның беренче йөрәк җимешләре. «Иң мөһиме – төгәл саны сау бала тусын» дип йөрсә дә, Аллаһ Тәгаләнең беренчесе итеп нәкъ менә кыз бала бүләк итүенә Гүзәл апа аеруча сөенә. Азалия кечкенәдән ачык күңелле, ярдәмчел, аралашучан, актив бала була. Әкренләп, яшеренеп яткан сәләте – иҗади осталыгы да ачыла башлый.

Беренче сыйныфта укыганда кайтып керде дә дә: «Әни, минем җырлыйсым килә. Түгәрәккә яздыр әле мине», – ди. Мин аптырап калдым, чөнки өйдә алай җырлаганын ишеткәнебез булмады дисәм дә, ялган булмас. Теләгенә каршы килмәдек, шулай итеп, Азалия мәктәбебездәге «До-ми-соль-ки» дип аталган вокал студиясенә (хәзер «XXI гасыр» дип атала) йөри башлады. Үзендәге җырлау сәләтен үзе ачты, дисәк тә була, – ди Гүзәл апа.

 

Фото: © Гүзәл Гыйләҗева архивыннан

Барысы да беренче тапкырдан ук уңышлы килеп чыкмый, әлбәттә, Азалиянең. Баштарак уймак кебек кечкенә кызның калын тавышы ничектер үзенә туры килеп бетмәгән кебек була. Тик алны-ялны белми вокал белән шөгыльләнүе үз җимешләрен бирә – кыз көннән-көн остара. Халыкара, Бөтенроссия, республика күләмендәге бәйгеләр җиңүчесе, Гран-прилар иясе булу – барысы да Азалиянең үҗәтлеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсе.

Нинди генә бәйгеләрдә катнашмадык. Әлеге студиягә йөрүче балалар белән Мәскәү, Түбән Новгород, Ижау, Казан шәһәрләрендә күп тапкырлар булдык.

Үзе генә дә, 21нче төркемнең солисты буларак та, чыгышлар ясый иде. Шәһәр күләмендә узган Сабантуй, 9 Май, Яңа ел кебек бәйрәмнәр аларның чыгышларыннан башка узмады. Әлбәттә, атнага ничәшәр тапкыр җыр белән шөгыльләнү, репетицияләр кызым өчен өстәмә авырлык кебек тоела иде миңа. Без әтисе белән аны шушы юнәлешне киләчәк һөнәре итеп үк сайлар дип уйламый идек. Әле бит хәзерге заманда балаларга уку да бер дә җиңелдән бирелми. «Әй кызым, сиңа мәктәпне уңышлы тәмамларга, берәр җитди һөнәр сайлап, укырга керергә кирәк булачак. Әллә җырлавыңны ташлыйсыңмы соң?» – дип әйткән чакларым да булды инде. Азалиянең катгый җавабы бер генә булды: «Син нәрсә, әнием, ташламыйм. Миңа җырлау бик ошый». Музыка белән яшәде ул.

«Азалиянең һәр чыгышын күз яшьләре аша карый идем»

Иҗади Азалия сәнгать өлкәсендә зур үрләр яуларга, тормыш юлын тулысынча сәнгать өлкәсе белән бәйләргә хыялланган.

Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә керәсе килде аның. Имтиханнарга барырга әзерләнеп йөргәндә, кире уйладык. «Кызым, тулай торагы да юк, бездән бигрәк ерак буласың, әле 16 яшең дә тулмады бит синең. Ничекләр чыгарып җибәрим», – дип үзем дә әйттем. Шуннан, дус кызы белән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен сайлап, укырга керде. Көллияттә бик рәхәт атмосферага килеп эләкте ул. Азалияне барысы да үз итте. Үзе генә дә, вокал–инструменталь ансамбль белән дә җырлады. Көллияттә «Шатлык нуры» дигән бик матур ансамбль бар, шунда бик яратып йөрде. Әле менә бу көннәрдә «Шатлык нуры» Казандагы «Йолдызлык» фестивалендә җиңү яулады. Андагы кызлар, Азалиянең китүенә бик борчылсалар да, «үзебезнең җиңүебезне Азалиягә багышлыйбыз» дип, бөтен көчләрен җыеп чыгыш ясаганнар. 

Киләчәктә укуын Мәскәү яки Санкт-Петербургта дәвам итәргә җыена иде. Мәскәүдә Пятницкий хоры составында чыгыш ясарга хыялланды. Азалия татарча да, русча да бик матур җырлады. Быел Сабан туена гаиләбез, туганнарыбыз белән бергә бардык. Азалия дә безнең белән татар эстрадасы артистлары концертын карап, аннан бик кәнәгать булып кайткан иде.

Соңгы җырын – Мирей Матье репертуарыннан «Я ни о чем не жалею» җырын – француз телендә яздырды. «Әни, сәхнәдә миңа шундый рәхәт», – дип әйтә торган иде. Төрле бәйгеләрдәге жюри әгъзалары да аңа якты киләчәк ышандырды. «Син җырла, туктала күрмә, үзеңне тагын да үстер», – диделәр.

Азалия җырлаганда, мин аның чыгышларын һәрвакыт күз яше аша карый идем. Беренче мәлләрдә – бала сүзләрен онытмасын, дип борчылып, видеога төшергәндә кулларыма кадәр дерелдәп… Әле менә соңгы чыгышларын гына сабыррак карап: «Үстең бит инде, балам. Синең белән чын күңелемнән горурланам», – дип, үзенә дә әйткәнем булды.

«Дусты Райна һәм аның Украинага киткән әтисенә багышлап шигырь язды»

Азалия 5 яшьтә үк укырга өйрәнгән, беркайчан да кулыннан китап төшмәгән. Рус теле һәм әдәбиятын бик яраткан. Басымны дөрес куймаган кешеләргә дә кисәтү ясап, һәрвакыт төзәтеп куя торган булган. Дусларын да матур итеп сөйләшергә өндәгән.

Азалия рус һәм татар телендә шигырьләр дә иҗат иткән.

Шигырьләренең ахыры, никтер, моңсу була иде. «Нигә моңсу шигырең?» – дип сорагач: «Әй, белмим дә инде, әни. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты бит», – дип әйтә иде.

 

Фото: © Гүзәл Гыйләҗева архивыннан

Кызымның якты истәлеген саклау өчен, аның шигырьләрен әкрен-әкрен генә интернетка куя башлармын. Тик әлегә аларның барысын да халык алдына чыгарырга мин әзер түгел.

Әтисе хезмәт иткән батальон турында «Алга» дигән җырны иҗат иткән Райна турында ишеткәнегез бардыр. Ул –Азалиянең якын дусты. Райнаның әтисе мобилизациягә эләккәч, Азалиянең борчылганын белсәгез иде! Ул Райна һәм әтисенә багышлап шигырь язды. «Әти ялга кайткач, аңа кычкырып укыдым да, әти елап җибәрде», – диде безгә Райна.

«Энесен кочаклап-үбеп кенә торды»

Азалия мәхәббәт, бер-берсенә хөрмәт, кайгырту хөкем сөргән матур гаиләдә тәрбияләнгән. Барлык якыннары, туганнары белән искиткеч яхшы мөгамәләдә булган.

Бишенче сыйныфта укучы улыбыз да бар әле безнең. Азалия Вильданны кочаклап-үбеп кенә торды инде. «Әни, ул бит әле һаман сабый бала кебек, аннан хәтта сөт исе килә», – дип, нишләтергә белми ярата иде. «Мин синең яшеңдә дөнья китап укый идем, укуыңны кара», – дип ачуланып та ала иде кирәк вакытта.

Әтисе белән мөнәсәбәтләре сокланырлык иде. Әтисе эштән кайтып керүгә, Вильдан белән узышып, әтиләренең кочагына атылалар… Азалиянең: «Әтием, олыгаясың инде, чәчләреңә чал төшкән», – дип язган бик матур шигыре дә саклана.

 

Фото: © Гүзәл Гыйләҗева архивыннан. Азалия соңгы тапкыр әтисе кочагында

Туганнарыбыз да аның җырчы булуы белән горурландылар. Гаилә бәйрәмнәребез Азалиянең җырларыннан башка узмады.

Азалия белән бу хәл килеп чыккач, туганнар, дусларыбызның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңладым. Минем халәтне күреп, идәннәр юып китәргә, ашарга пешерергә тәкъдим итәләр иде. Без бөтенләй белмәгән кешеләр дә сүз беләнме, материаль яктанмы ярдәм итәргә тырыштылар. Үзе дә шундый изге күңелле булгангадыр инде, кайгыбызга битараф калмадылар, – ди Гүзәл апа.

«Инфаркт булырлык дәрәҗәдә нинди борчуы булуы мөмкин?»

Гүзәл апа белән, бик авыр булса да, әлеге бәхетсез көн вакыйгаларын да искә алдык. 7 март көнне Азалия Чаллыга кайта. Бәйрәм көнен иң кадерле кешеләре белән бергә үткәрә. Әнисе белән кибетләрдә йөриләр, Азалиягә матур күлмәк, икесенә пардан кофталар сатып алалар. Азалия белән дус кызы, бүлмәдәше Эвелинаны әти-әниләре тулай торакка чиратлашып илтәләр. Ул кичне Азалия Алабугага Эвелинаның әти-әниләре машинасына утырып китә.

Шулхәтле кәефе әйбәт иде Азалиянең ул көнне. Киткәндә, яңа сатып алган күлмәген киде. «Кызым, салкын бит, бәлки җылырак киенерсең», – дидем. « Мин бит машинада, киим инде», – дигәч, сүз әйтмәдем. Әтисе ул көнне эштә иде. Вильдан белән икәү кочаклап, уңышлар теләп озатып калдык.

 

Фото: © Гүзәл Гыйләҗева архивыннан. 8 март көнне әни белән кыз икесенә пардан кофталар сатып алганнар

Тулай торакта да дуслары белән көлешеп, шаярышып утырганнар алар. Шуннан соң Азалия күз аллары караңгылануы хакында әйткән. Дуслары «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Табиблар килгәндә, кызым клиник үлем кичергән булган инде. Эвелина: «Азалиянең хәле начарланды», – дип шалтыраткач та, әтисе белән җыенып чыгып киттек. Тик без аны шундый халәттәдер дип уйламыйбыз бит әле. Без килеп җиткәндә, Азалияне «ашыгыч ярдәм» машинасы алып чыгып бара иде инде, – ди ул.

Алабуга үзәк хастаханәсеннән Азалияне башта Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, аннары Кама Балалар медицина үзәгенә күчерәләр. Тик инфаркт булганнан соң комага киткән кыз башка аңына килми инде…

Авырган вакытларында һәрвакыт тикшеренеп тордык. Берәр кайчан йөрәге белән шундый хәл килеп чыгар дип, башыма да китерә алмас идем…

«Берәр нәрсәгә борчылдымы әллә?» – дип сораучылар күп. Инфаркт булырлык дәрәҗәдә нинди борчу булуы мөмкин? Дуслары да Азалияне үзләре белгән иң шат күңелле, тормышны яратучы, бәхетле кеше буларак искә ала, – ди ана.

 

Фото: © Гүзәл Гыйләҗева архивыннан

«Әйтелми калган сүзләр менә шундый аяныч хәлдән соң искә төшә»

Гүзәл апаны Азалия янына реанимациягә һәр көнне 4 сәгатькә кертәләр. Әнисе аңа китаплар укый, җырларын куя…

Дуслары тизрәк савыгуын теләп җибәргән смсларны тыңлата идем. Үзенең җырларын җырлый идем… Ишеткән кебек тә булып тоела иде инде үземә…

Беләсезме, үкенеч, әйтелми калган сүзләр менә шундый аяныч хәлләр килгәч кенә искә төшә бит ул. «Кызым, мин бит менә шуны аңладым», – дип, бик күп сөйләштем аның белән… Әле һаман да әйтәсе килгән сүзләрем калган төсле…

Азалия комада вакытта, табиблар кызның әти-әнисен бернәрсәгә дә өметләндерми. Мондый очракларда кеше бары тик зур могҗиза белән генә аңына килә икән.

Илсур белән мин дә, туганнар да барыбер өметебезне өзмәдек. Янына баргач та: «Кызым, балам, барысы да яхшы булачак», – дип кочаклый идем. Инде көчем калмаган мизгелләрдә дә бирешмәдем мин. Шулай да күңелемнең бер кечкенә почмагы белән бу көннең килеп җитәчәген аңлый идем… Иптәшем исә гел: «Гүзәл, юк, юк, барысы да яхшы була», – дип торды.

Азалиянең дусларына да «өметсез» дип әйтмәдек. «Үзгәрешләр юк шул, балалар», – дип кенә яза идем. Бөтенебезнең дә яратуы, өметләнүебез Азалияне терелтер, дип уйлый идек. Тик могҗиза кино һәм әкиятләрдә генә була икән. 34 көн яшәү өчен көрәште балам…

Әле һаман да: «Илсур, әйт инде, башка кайтмыймыни?» – дим. Ишек ачылыр да, көлеп, Азалия килеп керер сыман. Минем өчен ул исән – көллияттә укуда... Ә бергә яшәгән иптәш кызына Чаллыга кайтып киткән кебек тоела икән...

Азалияне белгән бөтен кеше әлеге хәбәрдән шок хәлендә калды. Әтисе белән без бу көн килеп җитәчәген белсәк тә, Вильданга бу турыда әйтми тордык. Башта: «Азалия апаң салкын тидереп, хастаханәдә ята», – дип әйттек. Безнең халәтне дә күреп торды бит инде. Өйгә хәл белергә туганнар, дуслар күпләп килә башлады. Алар алып килгән күчтәнәчләрне Вильдан апасына алып барырга куша иде. Шуннан: «Улым, ул бит әле андый әйберләр ашый алмый», – дип әйтергә туры килде. Барыбер шоколадларын, ашамыйча, апасына дип җыеп куя иде. Соңрак аңа Азалиянең комада булуын әйттем.

Вафат булуын белгәч, бик моңсуланды… Ләкин апасын җирләгәндә үзен чын ир-атларча тотты, бирешмәде. Аркамнан сыйпап, кулларымнан тотып, бер дә янымнан китеп тормады. «Бу балама да ничек кисәк олыгаерга туры килде», – дип уйладым.

«Балама каберне матур, кояшлы урын сайлап казысыннар»

Саф күңелле, мәрхәмәтле, аралашучан кыз белән бәхилләшергә килүчеләрнең саны булмаган. Азалияне әтисенең туган ягы – Сарман районы Шәрләрәмә авылына алып кайтып җирләгәннәр.

Илсурга: «Әйт, зинһар, кызыма каберне бик матур, кояшлы урын сайлап казысыннар. Азалия матурлыкны ярата иде, ята торган урыны да матур, якты булсын», – дидем.

Өчесен авылда уздырып килдек. Җидесен иртәгә өйдә уздырырга ниятлибез. Русмы, татармы, нинди милләттән булуына карамастан, ашка бөтен дусларын да дәштем. «Гүзәл апа, ярдәм кирәкмиме?» – дип дуслары гел язып торалар. Туганнар, үзебезнең дуслар тарафыннан да бик зур ярдәм күрдек.

Сезгә дә, минем баламны зурлап, аны турында язарга теләк белдерүегез өчен зур рәхмәт. Азалия бик сөенеп ятадыр, дип уйлыйм.

«Сәхнә – аның язмышы икәнлеге аңлашыла иде»

Яшь талант үзенең көчле тавышы белән укытучыларында да соклану хисләре уяткан. Аның җыр буенча беренче укытучысы, «XXI гасыр» эстрада вокал студиясе җитәкчесе Лилия Зенн сөйләвенчә, Азалиянең җырлау сәләте 7нче сыйныфларда укыганда ачыла. Азалиянең тавышы бай, матур тембрлы булган. Ул теләсә нинди чыгышы алдыннан бик нык әзерләгән, җыр тарихын өйрәнгән, аны башкаручыларны тыңлаган, үзенчәлекләрен эзләгән.

«Сигезенче-тугызынчы сыйныфларда ул искиткеч нәтиҗәләргә иреште. Сәхнәдә Азалия үзен уңайлы хис итте, оялмады, сәхнә – аның язмышы икәне аңлашыла иде», – дип сөйләгән Лилия Зенн. Бу хакта «Интертат» биредә язган иде.

 

Фото: © Гүзәл Гыйләҗева архивыннан

«Бүлмәбездә Азалиянең урыны буш тора»

Эвелина Гарипова белән Азалия беренче сыйныфтан бергә укыганнар. 5нче сыйныфтан соң кызларның аралары аеруча да якыная. Соңрак исә икесенең дә бер үк көллияткә укырга керергә җыенулары да ачыклана.

Эвелина әле имтиханнар вакытында ук Азалиянең көллият җитәкчелеге күңеленә хуш килүе, аны Спас ярминкәсендә чыгыш ясарга чакыруларын искә алды. Аның сүзләренчә, Азалия беренче көннәрдән үк Алабуга мәдәният көллиятенең «йолдызына», укытучыларның яраткан студентына әверелә.

 

Фото: © Эвелина Гарипова архивыннан

Эвелина – Азалиянең хәле начарланган көнне янәшәсендә булган, аңа беренчеләрдән булып ярдәм күрсәткән кеше. Үзенең барлык серләрен сыйдырган дустын югалту фаҗигасен ул да бик авыр кичерә.

Ул көнне хәтергә төшерүе дә читен. Бергәләп тулай торакка килдек тә идәннәрне юып чыгардык. Өйдән алып килгән азык-төлекне урнаштырдык. Шуннан соң дуслар белән кич утырдык. Аннары…

Беркайчан да кайгысы юк кебек иде бит аның. Башкаларга да күтәренке кәеф бүләк итеп йөрде. Бу хәлнең ничек килеп чыга алуын аңламыйм. Беркемгә начарлык теләмәгән, чиста күңелле дустым бит ул минем.

Бүлмәбездә Азалиянең урыны буш тора хәзер. Бик еш кына аның әйберләренә карап утырам. Әнисе Гүзәл апа соңрак аларны алып китәр инде. Соңгы көннәрдә йоклап китүе дә бик кыен. Вакыт узу белән онытыла төшә, җиңелрәк була, диләр, җиңел булмас шул. Бары тик бу фаҗигане кабул итеп, аның белән яшәргә өйрәнербез.

Азалиянең төшемдә бер тапкыр да килгәне юк. Комада вакытта уртак танашларыбызның төшенә күп тапкырлар кергән, үзе белән барысы да әйбәт булуын әйткән. Йоклар алдыннан: «Азалька, берәр билге бир миңа, янәшәмдә икәнеңне күрсәт», – дип әйтсәм дә, минем төшемә керми. Аның белән төштә булса да күрешәсем килә. Минем иң якын кешем иде Азалия, һәм бүген ул юк. Күңелемдә бушлык, аны бик сагынам.

Азалияне, аның җырларын бөтен көллият белә иде. Бу вакыйгадан соң уку йортыбыз гөж килде, безнең аша хәлен белешеп тордылар. Хәзер исә тынлык. Шулай булса да биредәге һәр кеше аны хәтерли һәм сагына, – диде Эвелина.

Татар-информ» редакциясе Азалиянең әнисе Гүзәл, әтисе Илсур һәм барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

 

Фото: © Эвелина Гарипова архивыннан

 

Фото: © Эвелина Гарипова архивыннан

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2023
    Исемсез
    Урының җәннәт түрендә булсын сандугач! Әти-әнисенә бу авыр кайгыны күтәрерлек күркәм сабырлыклар бирсен Ходай!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100