Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Райна Сабирова «Тимер» һәм «Алга» батальоннарына багышлап җыр иҗат иткән

news_top_970_100
Райна Сабирова «Тимер» һәм «Алга» батальоннарына багышлап җыр иҗат иткән

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты, ТР Президенты стипендиаты-2019 Райна Сабирова Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына багышлап җыр яздырган.

«Бүген – тормышымда иң мөһим көннәрнең берсе. «Алга һәм Тимер» батальоннарына багышланган җырның премьерасын тәкъдим итәм.

Бу максатка мин бер ай бардым. Аны иҗат итү тарихы да зур. Яңа җыр өстендә эшләү дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта кызык та булды. Бу җырны иҗат итү идеясе – әтием Альфред Сабировныкы. Ул – минем таянычым, минем күңелемнең бер өлеше, минем барлыгым. Әгәр ул тәкъдим итмәсә, мин мондый җитди адым ясарга батырчылык итмәс идем.

«Кызым, мин ерак булсам да, син бу җырны иҗат итә алачаксың. Бу җыр безнең өчен гимн булачак», – диде ул миңа. Бу сүзләрдән соң мин эшкә тотынырга булдым», – дип язган ул «ВКонтакте»дагы битендә.

Райна Сабирова җырны чыгаруда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтен белдергән. Җырның премьерасы әтисенең туган көненә туры килгән.

Ул бу җыр турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белүен теләве турында да язган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100